Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәрәзәдә кемдер бар (Зәмирә Сәмигуллина)

news_top_970_100

Үзәкләргә үтә буран тавышлары. Нәзирә яшәгән йорт авыл читендә. Кырдан искән җилләр аларның тәрәзәсен гел «сыпырып» тора. Әйтерсең, тышкы якта кемдер йөри. Сызгыра, улый, дулый. Буран көннәрдә, капка төбенә чыгып, олы юлны күзәтергә ярата ул. Ярату да түгел инде, балачактан шомлы хатирәләр тыңлап үскәнгәме, буранда кемдер адашып калгандыр да, юл таба алмыйдыр кебек тоела аңа. 60ка җитте инде, һаман «акыл» керми. Буран көнне гел, ярдәм итәсе килеп, капка төбенә чыгып баса. Хәзер шөкер инде, элекке кебек, җәяүлеләр бик йөрми.

Ә алар үскән чорда мәктәпкә 2-3 чакрымны җәяүләп барышлы иде бит. Ничек юлда калмаганнар, ничек җәнлекләр чыгып зыян китермәгән аларга. Ул елларда кырда куян, төлкеләр дә күп йөрде. Нәзирәнең дә күзгә күз очрашканы булды төлке белән. Алар укый торган мәктәп күрше авылда. Кичен классташлары белән мәктәпкә стена газетасы чыгарырга йөриләр. Гадәттә, Яңа ел, 23 февраль, 8 март бәйрәмнәрендә. Укытучылары да 6 чакрымлы авылдан килә. Дәресләр беткәч, өйгә кайтып килешле. Ник дәрестән соң ук эшен бетереп кайтышлы булмаган ул газетаның. Нәзирәне «язуың матур» дип, гел газетага яздырталар иде. Үзенә күрә «почет». Совет Армиясе көненә багышлап чыгарасы газетаны малайлар күрмәгәндә эшләргә кирәк. Сюрприз, янәмәсе. И, юкка да сөенә белеп яшәгән ул чор баласы. Әле үзенә күрә класслар арасында конкурс. Иң матур газетага приз бирәләр. Шуңа күрә бер классныкын башка класс укучылары күрергә ярамый. Газетаны коридорның стенасына чыгарып элгәнче сюрприз булып калырга тиеш.

Нәзирә, иптәш кызы Рәйхана белән, кичке якта газет чыгарырга күрше авылга китте. Рәйхана – шәһәрдән кайткан студент. Билгеле инде, иптәшкә малайлар барасы түгел. Итекле чаңгыларын киеп, укытучылары Роза Хәйриевна да килеп җитте. Мәш килеп эшли торгач, вакытның кичке 10га җиткәнен сизми дә калганнар. Тиз генә җыендылар да кайтырга чыктылар. Мәктәп ишеген ачып чыгуга, битләренә буран очырткан карлар килеп сыланды. Рәйхана «мәктәптә генә калыйк» дип әйтеп караган иде дә, укытучы «миңа кайтырга кирәк, кызлар, мин кайтмасам, әни эзли чыгачак, ничек булса да кайтып карыйк» дигәч, юлга кузгалдылар.

Нәзирә белән Рәйхана, куркуларын бер-берсенә сиздермәскә тырышып, ат чанасы салган эздән алга атлады. Шулвакыт тау өстеннән кар ерып төшеп килүче төлкене абайлап алдылар. Куркулары аякларын калтыратса да, дәшми генә бер-берсенә карап алдылар да, җитәкләшеп, юлларын дәвам иттеләр. Төлке артык якынаймады да, ерагаймады да кызлардан. Ул елларда котырган төлкеләр күп йөри иде кырда, ике авыл арасында. Бер чакрым араны узганнар иде, ат кешнәгән тавышка, куанышып, артларына борылып карадылар. И, сөенеште инде кызлар. Авылдашлары Хәйдәр абыйлары кайтып килә икән. Күрше авылда фермада төнге каравылда ул. Төнлә өенә «чумара» кайтара булса кирәк. Нәзирәләрдән ерак та тормый. Аның атын әллә каян таный күрше кызы. Маңгаенда ярым ай кебек бизәге бар. Сөенешеп кереп утырды кызлар ат чанасына.

Буран юлны хәйран каплаган. Кайбер урыннарда сыртлап өйгән. Ат та чак көч, юыртып килгән көйгә басыла төшеп, бик тырышып чыкты кайбер көртләрне. Рәйхана белән Нәзирә ат чанасында да җитәкләшкән кулларын ычкындырмады. Андый-мондый ат чанасы ава калса, бергә чумарбыз кар көртенә, диешкәннәр кебек. Ул уйларын икенче көнне генә көлешеп искә алды ике тугры дус. Кар көртен ера-ера, ат та арыды. Аркынаеп кына кайтты. Күз ачкысыз буран. Ике авыл арасындагы наратлык арасында җен-пәриләр яшидер кебек тоелды кызларга. Таудан тәгәрәшеп, аларның каршысына төшәрләр кебек. Ат килеп чыккач, төлке дә юкка чыкты.

Ат мескенкәй – кар ерудан, кызлар куркудан тирләп-пешеп, авыл башына кайтып җитте. Авыл йоклаган. Нәзирәләр йортының гына кече ягында ут күренә. Рәйханалар югары очта ук тора. Нәзирә Хәйдәр абыйсыннан Рәйхананы кайтарып куярга сорап дәшкән иде, Хәйдәр җавап бирмәде. Атын кайткан юлга таба кирегә борды. Кызлар ат чанасыннан сикереп тә төште, ат килгән юлыннан чаптырып китеп тә барды. Кызлар куркуларыннан кычкырып җибәрделәр дә Нәзирәләр йортына йөгерделәр. Капка төбенә өелгән карга батып егылдылар. Ярый әле Нәзирәнең әтисе тәмәке тартырга чыккан булган. Кызларның тавышын ишетеп, капканы ачты. Нәзирә Рәйхананы әтисе белән өенә кадәр кайтарып куйды. Кайтыр юлда әтисе кызга күрше Хәйдәр абыйсын кичке якта больницага алып киткән хәбәрне җиткерде. Көндез үк олы юлга кызларын автобуска чыгарганда, аты өркеп, машинага бәрелгән. Атның аягы имгәнгән. Шушы хәбәрләрне ишеткәч, кызга каз тәннәре чыкты. Ә алар утырып кайткан атчы кем булды икән? Төнге унда? Буранлы төннең могҗизасы булып калды ул кызлар өчен. Башка вакытта кызлар кич белән күрше авылга мәктәпкә бармадылар.

Икенче көнне укытучы Роза Хәйриевна линейкада класстан дүрт малайга – Наил, Латыйп, Рәис, Илшатка рәхмәт әйтте. «Кичә төнгә каршы кайтырга чыктым. Наратлыкны, аннан соң каенлык полосасын үткәч борылып карасам, артымнан ике кара әйбер килә. Беттем, дип уйладым. Кыргый этләр миннән кызурак чапса да, куып җиткермәскә тырышып, чаңгы таяклары белән тагын да ныграк этелә башладым. Тирләп-пешеп, як-ягыма карамый гына чаба торгач, ике авыл арасындагы елга янына җитәрәк, алдымда тагын кара шәүләләр күренде. Кая барырга белмим, кайсы якка барсам да куркыта. Нәрсә булса шул, авылга кайтасы бит – алга таба киттем. Кыргый этләр очраса бирергә, гел кесәгә сөякләр тыгып йөри идем. Кесәдән аларны барлап алдым да, алда торган теге шәүләләргә таба барам. Үзем елыйм, үзем әнине уйлыйм. Берзаман селкенә кебек тоелды теге шәүләләр, кешеләргә охшап китте. Әле анда буран килгәндәге эзне дә каплаган, урыны-урыны белән ачык җирләре дә бар ат юлының. Берзаман: «Роза апа-а-а, бу без», – дип кычкыра алдагы ике кеше. Рәис белән Наил икән, арттагылары Илшат белән Латыйп. Кычкырып елап җибәрдем укучыларым алдында. Безнең газета чыгарасын белеп, мине каршыларга уйлаганнар. Бер-берсенә иптәшкә чыкканнар. Бишәүләп авылга кайтып җиттек. Кайтсак, авыл башында, таягына таянып, әни басып тора. Мин кайтмасам, ике авыл арасыннан да эзли чыга ул. Төнне йокламадык, әни гел дога кылып торды. Рәхмәт сезгә, укучыларым», – диде укытучы.

Хәтер дигәнең ник алай икән ул, име. Бүген иртән ни ашадың, дисәләр кисәк кенә – һич әйтә алмый Нәзирә. Ә менә балачактагы хәлләрне бөтен нечкәлекләре белән сөйләп бирә ала. Буранлы балачаклары бигрәк тынгысызлый җил дулаган көннәрдә. Аның балачагында кышкы юлларда адашып үлгән кешеләр турында бигрәк күп сөйлиләр иде. Элек юллар да начар шул, хәзерге кебек техника да юк. Төп транспорт – ат.

Шундый буранлы көндә күрше авылга баласына дару алырга чыгып китеп үлгән бер хатынның бәетен укыйлар иде Нәзирәнең күрше апалары. Кич утырырга җыелалар да, шуны укып, елашып алалар. Көндез юлга чыгып китеп, 2-3 сәгатьтән әйләнеп кайтам, дигән ул хатын. Кичкә буран чыгып, кайта алмаган. Аты кайткан, үзе чанадан төшеп калган. Авыл борылышына кергән булган инде, күзгә бәреп котырган буран юлны күрсәтми шул. Юл күренсә, җәяүләп тә кайтып җитәрлек ара калган, дип сөйлиләр иде. Әллә ул болай да күпмедер араны буран белән көрәшеп килгәндер инде. Ул чакларда карлар да күп ява, көртләр дә бик тирән иде. Ул хатынның өч баласы ятим калган.

Балаларыңны карыйм, дип, тол иргә кияүгә чыккан хатын да әшәке булып чыккан. Кышкы салкында ишегалдына куалап чыгара торган булган балаларын. Шул хатынга өч баласын калдырып, ир шахтага эшкә киткән. Ир булганда эшләмәгән ул явызлыкларны. Чөнки заманына күрә акча эшли белгән, булдыклы абзый булган ире. Авылдашлары, ире киткәч балаларга эшләгән золымлыкларын сизеп, телеграмм сукканнар. Хәбәр килү белән кайткан, шул ук көнне бер тәүлек эчендә авылдан ук куганнар теге хатынны. Төнлә атка утыртып, станцага илткәннәр дә поездга утыртып җибәргәннәр. Элек «бер тәүлек эчендә куу» дигән нәрсә булган, халык үзенчә шулай суд ясаганмы икән?

Кияүгә чыгып, үзе балалар алып кайткач та, Нәзирәнең дә адашып калганы булды юлда. Күрше авылда кибеттә эшләгән чагы. Кибет кичке 5тә бикләнә. Шул авылда эшләүче атчы Шамил иртәрәк кайтып киткән. «Мин бүген иртәрәк таям, әйдә, биклә дә кайт», – дип керде ул Нәзирә янына. Ул арада кибеткә бер машина товар китерделәр. Товарны бушатмыйча ничек кайтып китәсең инде. Көн дә аяз кебек иде. Кичке якта уйламаганда гына килеп чыкты буран. Кичке 7дә генә кайтырга чыкты Нәзирә. Ике авыл арасыннан кайтуның үз «маршруты» бар бит аның. Аны ике авыл арасында җәяү йөргәннәр генә белә. Бу тауны төшсәм – үзәнлек, аннан инеш чыгасы, аннан наратлык, бераз баргач – ялгыз карама агачы, дия-дия йөгертеп кайтасың. Тик ай яктысында менә шул карама агачы яныннан узу шомландыра. Адаштыра, урыныннан күчә, диләр иде аны элек. Әллә бер юк сүз булгандыр инде. Ничек тик торганда агач күчсен инде. Шул көнне карамага җиткәч әллә буталып калды Нәзирә. Хат ташучылар ат юлының ике ягыннан маякка тал ботагы тезеп чыгалар иде. Һич югы шул ботакларны барлап кайтасың. Адашып йөри торгач, шундый бер «маяк» күренде хатынның күзенә. Сыек тал ботагы булса, кар күмгән булыр иде. Кайсыдыр бер мәрхәмәтлесе озын чыршы ботагы кадап киткән карлы юлга. Шуннан гына юлны абайлап, адашып менеп киткән таудан төште хатын.

Әллә шундый хәлләрнең дә йогынтысы булгандыр. Буран көнне әллә ниләр актарылып чыга Нәзирәнең хәтерендә. Кемнәрдер урамда буранда адашып йөридер кебек. Шул адашып калган кешеләргә ярдәм итәсе килә. Буранлы төндә капка шыгырдаса, тәрәзәгә җил кагылса да, тәрәзәдә кемдер бар дип, сискәнеп китә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100