Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тараканлы һәм кибәкле тулай торак турында сөйләгән КФУ студенты куылган

КФУ студенткасы Екатерина Петрова укудан куылган. Университет җитәкчелеге әйтүенчә, студентны укудан куу соцчелтәрләрдә таратылган хәбәре белән түгел, ә бары тик укуында проблемалары белән бәйле. Студентка инде май аенда ук зачетын вакытында тапшыра алмаган, дип хәбәр итә КФУ.

news_top_970_100
Тараканлы һәм кибәкле тулай торак турында сөйләгән КФУ студенты куылган
Владимир Васильев

Студент кыз социаль челтәрләрдә Красная Позиция урамында тулай торакта тараканнар белән һәм кайнар сусыз яшәү шартлары турында сөйли.

«КФУның локаль-норматив актлары нигезендә, студентка төп һәм өстәмә сессияләрнең рәсми билгеләнгән вакытында зачет-имтихан тапшыру өчен өч мөмкинлек бирелә. Рәсми расланган ведомостьлардан күренгәнчә, Катя өч мөмкинлектән дә файдаланган. Петрова билгеләнгән срокларда академик бурычын капламаган. Студентны укудан читләштерү аның социаль челтәрләрдә тулай торакта яшәү шартлары турында сөйләве белән бәйле түгел», — дигәннәр КФУның матбугат хезмәтеннән.

Катя быел халыкара мөнәсәбәтләр институтының икенче курсына күчкән булган. «Азия, Африка илләре икътисады һәм халыкара икътисади мөнәсәбәтләр. Шәрыкъны өйрәнү» юнәлешендә белем алган. Беренче курстан чыннан да зачет буенча «койрыгы» калган. «Көнчыгыш илләренең икътисади үсеше» дисциплинасы буенча зачетны тапшыра алмаган булган.

— Әгәр шушы өстәмә сессиягә калмаган булсам, мине куарга сәбәпләре булмас иде, ә монда шундый мөмкинлек чыккач, әлбәттә, шуннан файдаланганнар инде, — дип сөйләгән ул «kazanfirst.ru» матбугат чарасына.

Зачетны кабаттан бирергә беренче тапкыр аны 12 майда чакырган булганнар.

— Зачетка бер көн кала кичке алтыда миңа укытучыдан смс килде, анда өстәмә сессия иртәгә булачагы, 37 билет Teams та (студентлар дистант вакытында укыган платформа — редакция искәрмәсе) булуы турында хәбәр ителгән иде. Мин иртәнгә шулкадәр билетны өйрәнәсе булудан шок халәтендә идем. Сорауларга җавап бирә алдым, берни дә сөйли алмаучылар да булды, ләкин миңа зачет куймадылар, — дип уртаклашкан Катя.

Зачет тапшыруның икенче мөмкинлеге дә уңышсыз була. Соңгы мөмкинлек 24 сентябрьдә бирелә. Катяга комиссия алдында зачет тапшырырга кирәк була. Ул җавап бирергә әзерләнгәндә, институт директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Виктор Туманин килеп, аңлатма кәгазе язарга мәҗбүр итеп караган. Катя анда тулай торактан видеоны журналистлар түгел, ә ул үзе төшерүен танып язарга тиеш булган. Гәрчә, редакция хезмәткәрләре үзләре КФУның өч тулай торагына барып, шартларны тикшереп видеолар төшергән булган.

Катя аңлатма язмаган. Тулай торактан видеоның икътисадтан зачет белән бәйләнешен дә аңлатмаганнар. — Комиссиядә өч түгел, ә дүрт кеше иде. Мине сораулар белән батырдылар, җавап бирергә дә өлгермәдем. Бу дөрес түгел. Мин беренче сорауга җавап бирә алдым, икенче сорау мин япкан беренче семестр программасыннан иде. «Син аны барыбер белергә тиеш» диделәр. — дип сөйләгән.

Катя февральдән университетка кире кайтырга теләве турында әйткән. «Минем хыялым халыкара мөнәсәбәтләр институтында белем алу иде. Институтны үзгәртмәячәкмен», — дигән.

Тулай тораклар белән бәйле ризасызлыклар турында элегрәк Илшат Гафуров журналистлар белән очрашуда да ачыклык керткән. Ректор, студентларга чын вазгыятьне җәмәгатьчелеккә чыгаруы өчен, бернинди куркыныч янамаячак дип ышандырган булган. «Без бары тик квалификация эшләре тапшырылмаган өчен генә куа алабыз. Университетта укучылар өч мөмкинлек бирелүен һәм соңгысы комиссия каршында камералар астында тапшырылуын белә», — дип аңлаткан булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100