Тапталган сукмаклар... яки быел Татарстан кинематографиясе нинди шедеврларга йөз тота
Татарстан Мәдәният министрлыгы ел саен Татарстан Республикасының коммерциячел булмаган оешмалары вәкилләре өчен кинопроектлар конкурсы үткәрә һәм кино төшерергә лаеклы дип табылганнарга субсидияләр бирә. Соңгы елларда әлеге конкурс Кинопроектлар питчингы форматында үткәрелә башлады. Ягъни, тәкъдим ителгән проектларны эксперт комиссиясе карый. Питчингка еш кына чакырылган белгечләр дә катнаша, дөресрәге, кайчагында үзләре тезелеп утыра, кайчагында онлайн гына тоташалар.
Әлеге кинопитчинг май аенда ук булган иде. Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы кинематография, анимация өлкәсендә кайбер проектларга субсидияләр бирү турында карар кабул итте. Әлеге проектларның тиздән кино булачакларын һәм «за бортом» калганнарын карап чыгыйк.
Иң элек «Миллиард.Татар» басмасы һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналисты Регина Яфарованы әлеге конкурста җиңүе белән котлыйм – безнең журналистыбыз заманча татар модасы, дизайны һәм орнаменты турында нәфис фильм элементлары белән документаль фильм төшерү өчен грант отты. Аның проект «Орнамент: живой код» дип атала.
Регина Яфарова: «Безнең команда төшерергә алынган «Татар модасы һәм дизайн индустриясе» фильмының төп идеясе – татар орнаментларының заманча дизайнерлар иҗатында яңача аңлатылышын күрсәтү. Дизайнерлар орнаментларны гади декоратив элемент кына түгел, татар мәдәниятенең визуаль теле һәм үзенчәлекле мәдәни коды итеп тәкъдим итәләр. Тамашачы белән бергә орнаментларның барлыкка килү процессын, аларның тарихи тамырларын һәм дизайнерлар тарафыннан иҗади рәвештә үзгәртелүен күзәтербез. Гомумән, фильм милли-мәдәни мирас белән бүгенге дизайн арасындагы диалогны ача һәм традицияләрнең яңа буын авторлары кулында ничек яшәвен күрсәтәчәк».
Инде ипләп кенә кайбер тәкъдимнәргә һәм җиңгән проектларга күз салыйк.
Социаль роликлар циклы (юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, әйләнә-тирә мохитне саклау, хокук бозуларны профилактикалау, террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау) номинациясендә бердәнбер проектны – «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү» - «Гөлчәчәк юлга чыга...» социаль роликлар циклын (500 мең сум) кинорежиссер һәм язучы Нәсүр Юрушбаев тәкъдим иткән иде. Проект өчен җаваплы оешма – Татарстан Язучылар берлеге. Әйе, социаль роликлар бик кирәк әйбер: юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, әйләнә-тирә мохитне сакларга кирәк, хокук бозуларны, террорчылыкны һәм экстремизмны да профилактикаларга кирәк. Әмма Язучылар берлеге үзләренә профессиональ яктан якынрак темаларга тотынсалар дөресрәк булыр иде кебек – безнең хәтерләрдә яңартасы язучыларыбыз да, экранлаштырасы әсәрләребез дә байтак. Әмма бу очракта Нәсүр Юрушбаевның Язучылар берлеге әгъзасы булуы Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең социаль роликлар тәкъдим итүенә китергән. Хәерле юллар!

Кызык, юбилей даталарына багышланган аерым номинация (1 млн сумлык документаль новеллалар) булуына карамастан, Кави Нәҗми иҗатына багышланган аерым номинация бар. Гәрчә чагыштырмача Кави ага язучыларның иң онытылганы димәс идем, чөнки, миңа калса, композитор Миләүшә Хәйруллина нәкъ менә Кави Нәҗми биографиясен үз эченә алган «Кави-Сәрвәр» операсы аша үзенең җитлеккән композитор булуын раслый алды. Бу опера Казанда берничә мәртәбә күрсәтелде, «Мирас» татар музыкасы фестивале кысаларында да күрсәтелеп татар музыкасы тарихында үз урынын алды.
Әлбәттә, документаль фильм да артык түгел, анысы да булсын, монысы да булсын. Кыскасы, 2026 елда шагыйрьнең тууына 125 ел тулуга багышланган «Язгы җилләр» фильмын Рәшит Ваһапов исемендәге Татар мәдәниятен үстерү иҗтимагый фонды төшерәчәк. Әлеге фонд бу фильмны төшерергә алынырга бердәнбер теләк белдерүче иде. Хәтта аларның шундый кино төшерә алачагын алдан күргәннәр кебек килеп чыккан дигән гөнаһлы уйлар да сызылып узды. Продюсер – Рифат Фәттахов. Режиссер һәм сценарист – Рифат Миндубаев. Тәкъдим ителгән сумма – 500 мең сум. Кирәк булган очракта Рәшит Ваһапов исемендәге мәдәниятне үстерү фонды өстәмә акчалар табачак.
Татарстан Республикасының күренекле сәнгать эшлеклеләре иҗатын өйрәнүче эксперименталь кино (авангард, абстракт, нарратив булмаган, альтернатив, поэтик кино) жанрындагы фильм номинациясендә «Урманче. «Күренешләр» (рәссам Бакый Урманченың тууына 130 ел) фильмын «Дастан» креатив индустрияләрне үстерүче коммерциячел булмаган автоном оешмасы төшерәчәк. Оешманың җитәкчесе – Алена Батуллина. Сценарист – Рәдиф Кашапов. Продюсер – Айдар Гайнуллин.
Субсидияләр бирелү турындагы белдерүдә 2027 елда түбәндәге юбилей даталары булуы искәртелгән иде: шагыйрь Зөлфәтнең тууына – 80 ел, рәссам Иван Шишкинның тууына - 195 ел, рәссам Бакый Урманченың тууына - 130 ел, композитор Мансур Мозаффаровның тууына - 125 ел, язучы Галимҗан Ибраһимовның тууына - 140 ел, композитор Римга Хәсәновка - 80 яшь, шагыйрь Бари Рәхмәтнең тууына - 130 ел, архитектор Герман Бакулинга 80 яшь.
Сүз уңаеннан, режиссер һәм продюсер Алексей Барыкинның укучылары Герман Бакулин турында кино төшерергә теләк белдерде. Остаз Барыкин үзе продюсер буларак күрсәтелгән иде. Әмма алар үтмәде.
Без бер шәхесне төрле яклап төрле жанрда күрсәтергә яратабыз инде. Алда телгә алынганча, Кави Нәҗмигә опера да язылды, хәзер кино да төшереләчәк. Бакый Урманче да бүгенге яшь буын, дөресрәге, миллениаллар буыны эшлеклеләре тарафыннан яратылган шәхес – Туфан Имаметдинов «Татнефть» ярдәмендә Бакый Урманче шәхесен өйрәнеп, аның шигырьләре буенча «Бакый» хор картиналары («хоровые картины») эшләгән иде, хәзер аның аркадашлары кино төшерә – молодцы. Бер тапталган сукмактан атлыйсы уңайлырак инде, сүз дә юк...
Вертикаль форматтагы микродрама жанрындагы фильм-сериалны «Казань.Док Великие в городе. Другая история» сериалын (50 серия) – 2,5 млн сумга «Март» продюсерлык үзәге төшерә. Проект авторы – Айрат Галимов.

Фильмның беренче серияләре әзер: Пушкин, Горький һәм башкаларның Казанга бәйле тарихы википедиядән һәм башка интернет чыганаклардан алынып, нейрочелтәр белән эшкәртелеп, берничә минутлык вертикаль сериалга әверелдерелгән. Җәмәгать, Пушкинның Казан тарихы буенча былтыр егетләр кино төшергән иде инде, искитәрлек булмаса да, ул бар. Горькийның Казан тарихы «Горький+» сәнгать фестивале аша шулкадәр камил яктыртыла ки... Сүз уңаеннан, быел бу фестиваль Татарстан Рәисе ярдәме белән узды... Барлы-юклы 2 миллион ярым сум акчаны тотарга башка темалар да бар иде. Әлбәттә, социаль челтәрләрдә вертикаль видео караучы аудитория дә бар. Алар арасында мәктәп программасы белән генә чикләнмичә, Пушкин белән Горькийны вертикаль сериал аша караучылар да бардыр. Бәлки, әлеге номинациядәге калган 4 проект чыннан да көчле түгелдер. Әмма монысының иң отышлы булуына барыбер ышанып җитмим. Ясалма фәһем белән Пушкинны җанландырган өчен акча таратып утыру дөресме икән – шигем калды. Проектлар турында фикер алышканда экспертлар ни өчен Казанда яшәгән татар шәхесләре алынмавын сорадылар. Проектны тәкъдим итүче әфәнде башта билгеле шәхесләр белән кызыксындырып, аннары башкаларга таба барачакларын әйтте.
Белмим, экспертлар ни уйлап нәкъ бу проектка тукталгандыр, башкаларының, начармы-яхшымы, сюжеты бар иде. Монысында, тагын бер кат кабатлыйм, интернетта өстә яткан мәгълүмат кына җыештырып алынган да нейронкага салынган – шуңа 2 миллион ярым – Аллаһы әкбәр, кодагый...
Россия хәрби хезмәткәрләренә – махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган тулы метражлы документаль фильм номинациясендә ( 1 млн сум) «Ценим жизнь» коммерциячел булмаган хәйрия оешмасы тарафыннан «Фартовый Оскар» фильмы төшереләчәк. Аны Артем Семенов исемле иптәш тәкъдим итте. Артемның кинематография буенча махсус белеме юк, ләкин эшләү теләге зур һәм идеяләре күп. Ул әлеге номинациядә – 3, алдарак телгә алынган микродрама жанрында 1 проект тәкъдим иткән иде. Егеткә һәм аның командасына уңышлар.
Сүз уңаеннан, әлеге патриотизм хисләре белән сугарылган җитди номинациягә Кинематографистлар берлеге дә проект тәкъдим иткән иде. Берлекнең элеккеге рәисе, кинорежиссер Илдар Матуров төшерәчәк, хәзерге рәисе Илдар Ягъфәров продюсерлык итәчәк иде – булмады.
Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның тарихы, мәдәнияте һәм традицияләре турында анимацион фильм өчен 1 млн сум акча тәкъдим ителде һәм җиңүче команда өч проект арасыннан сайлап алынды. Марат Ганиев гамәлгә куйган ике оешма – «Татармультфильм» һәм «Татар балалар нәшрияты» ике бөек шәхесебез Тукай һәм Җәлил буенча ике проект алып килгән. Икесенең дә режиссеры – Сергей Киатров. Тагын бер проектның – «Кайту» фильмының режиссеры Илшат Рәхимбай буласы иде.
Нәтиҗәдә, Габдулла Тукай әсәре мотивлары буенча «Туган тел» анимацион фильмын – «Татармультфильм» студиясе төшерәчәк.
Соңгы – сигезенче номинациягә җиттек. Биредә 2026 елда Татарстан Республикасының күренекле сәнгать эшлеклеләренең юбилей даталарына багышланган (Фатих Әмирхан (тууына 140 ел), Габдулла Тукай (тууына 140 ел), Муса Җәлил (тууына 120 ел), Габдулла Кариев (тууына 140 ел) һәм башкалар) документаль новеллалар төшерергә тәкъдим ителә һәм шуның өчен 1 млн сум акча бирелә.
Әлеге номинация белән эшләргә теләк белдерүчеләр арасында саллы исемнәр дә бар. Алар алтау иде:
соңгы елларда зур гына кинематографик портфолио туплап килгән «Дастан» креатив индустрияләрне үстерү оешмасы (Алена Батуллина гамәлгә куйган) «Фатих Әмирхан. Туктаусыз хәрәкәт» фильмы;
ТР Кинематографистлар берлеге Рөстәм Кутуйның 90 еллыгына багышланган «Рустем Кутуй: по следам отца-героя» фильмы (сценарий авторы һәм режиссер – Фәрит Дәүләтшин, композитор Марат Әхмәтшин);
Татарстан халыклары ассамблеясе Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик әсәре буенча әдәби-музыкаль аудио-видеопроект (идея авторы, сценарист, музыкаль продюсер һәм режиссер Луиза Батыр-Болгари);
Габдулла Кариевның 140 еллыгына багышланган «Кайту» документаль новеллалар (продюсер – Алексей Барыкин);
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге татар мәдәни мирасны саклау ассоциациясе (Продюсер – Мансур Җәләлетдинов, сценарист һәм режиссер – Алсу һәм Илмир Хәбибуллиннар) «Тукай.Перезагрузка» документаль фильмын (эксперименталь кино элементлары һәм влог-формат);
«Будущее поколение» фонды белән бергә режиссер Ренат Хәбибуллин «Код Тукая. Наследие поэта в современном искусстве» фильмы.
Шулай итеп, өч Тукай, бер Әмирхан, бер Кариев һәм бер Рөстәм Кутуй арасыннан Фатих Әмирхан проекты – «Дастан» креатив индустрияләрне үстерү оешмасының «Фатих Әмирхан. Туктаусыз хәрәкәт» фильмы җиңү яулады.
Соңгы елларда әлеге җиңүчеләр исемлеген караган саен «песочница» дигән фикер сызылып уза һәм ышаныгыз – бу усал яки көлке мәгънәдә түгел. Бу яңа исемнәр эзләү һәм теләге булганнарга символик суммаларга шедеврлар тудырырга мөмкинлек бирү. Субсидияләр конкурсы – яңа исемнәр өчен өйрәнчек мәйданчык. Бу конкурс татар кинематографиясендә исемен булдырган Ягъфәровлар, Юзеевлар, Рәхимбайлар, Далматовлар, Барыкиннар өчен түгел, бу идеясе һәм мөгаен әрсезлеге дә булган кешеләр өчен. Әйе, быелгыларның да, алдагы елларның да барысы да «алтын күкәй» түгел һәм булмаячак та. Ә ул акчаларны таратмасак, бөтенләй булмаячак. Җиңүчеләргә – уңышлар. Җиңмәүчеләргә – изге ниятләрегез өчен яңа юллар ачылуын телим.