Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ошаткан кызым төп башына утыртып качты...»

Булатка быел утыз тулды. Кызларга ышанычы әллә кайчан беткән аның, бүген ул өйләнүне кирәк дип тә санамый. «Мин инде нинди генә кызлар белән аралашмадым, нинди генә билләр тотып карамадым, әмма ике-өч ел элек ничек алданганымны әле дә оныта алмыйм», - ди ул.

news_top_970_100

Булат башы белән эшкә чумганга күрә, яшь чагындагы шикелле, кызлар белән «свиданиеләргә» йөрергә буш вакыты калмаган. Дусларының, танышларының, әти-әниләренең: «Кайчан өйләнәсең?» – дигән сүзләре басымы астында берәрсе белән танышырга ният итеп йөргән. Интернетлы телефон булганда, кызлар белән танышу өчен клубка барырга да, капка төбенә кадәр аны озатырга да кирәкми.

Үзе бу хакта болай дип сөйли ул: «Студент чакта күрше авыл кызларын озатып йөргәнемне хәтерлим. Караңгыда сөйләшеп торганда әйбәт кенә булалар да, өенә озатканда, багана утында йөзен күргәч, сискәнеп куясың. Кызык чаклар иде. Яшь барган саен сайланудан баш чыкмый икән ул. Берсенең холкы аҗдаһаныкы кебек, берсе башы белән дус түгел, берсенең үз-үзен тотышы бала-чагаларныкы кебек.

Ике ел элек Вконтакте социаль челтәрендә танышырга теләүчеләр өчен махсус чат барлыкка килде. «Леонардо Дайвинчик» дигән бот рандом рәвештә бер кешенең фотосурәтен чыгара. Кулланучы лайк куйса, бот икенче кешегә моның турында хәбәр итә. Шулай бер кичне миңа «уведомление» килде. Кем икән дип ачып карасам, үз күзләремә ышанмадым. Минем экранда бер чибәркәй пәйда булды. Зифа буйлы, нечкә билле, формалары ишелеп-ишелеп тора, йөзгә дә нык чибәр. Ә иң гаҗәбе – фонында кып-кызыл БМВ машинасы. Бу кыз ничек миңа караган икән дип уйландым. Үзе матурмы, машинасымы… Күзләрем ялтырады, кыскасы. Күңелгә ятмый торган бер генә кимчелек бар иде. Исеме – Александра. Марҗага өйләнмәсәм дә, бер төнгә булса да ярап торыр, дидем.

Лайкын кабул итттем дә, шунда ук «сәлам»емне юлладым. Әле ул яхшы тәэсир калдырыр өчен, тиз генә язмый да. Көттерә. Ә мин инде кызларның психологиясен беләм дип, тыныч кына көтә белдем. Ярты сәгатьтән соң җавап килде. Аннары без өзлексез аралашырга тотындык. Үзе Казан шәһәреннән икән, әтисе - татар, әнисе рус милләтеннән, 24 яшендә һәм башкалар... Акчасы гына кызыксындыра дип уйламасын өчен, машинасы турында сорарга батырчылык итмәдем.

Әмма борчылуым юкка булган. Кыз танышу чатында утырып, остарып беткән булып чыктымы, үзе беренче адымга бик теләп барды. Бер мәлне: «Без синең белән җитәрлек языштык инде, безгә күрешергә вакыт җиткәндер, ничек уйлыйсың, Булат?» – дип сорады. «Минем өй янында бер кальян тарту бүлмәсе бар, шунда утыра алабыз. Сылтамасын хәзер җибәрәм. Өстәлгә заказ биргәч, миңа хәбәр бирерсең, мин сине машина белән үзем килеп алам».

Бу сылтама аша кереп карасам, күзем маңгаема менде. Менюдагы бәяләрнең очы-кырые юк. Бер өстәлнең иң арзаны дүрт меңнән башлана. Үземне текә егет итеп күрсәтәсем килеп, шалтыратырга булдым.

Исәнмесез, бүген кичкә буш өстәл бармы? - дип сорагач, ягымлы гына тавышлы бер кыз җавап бирде:

Хәерле көннәр, әйе. Бездә өстәл алу өчен сумманың яртысын алдан түләп кую каралган. Заказ аласызмы? Сез ничә кеше?

Ике. Шушы номерга җибәрергәме?

Әйе-әйе.

Акчаны юлладым. Александрага сөенечле хәбәр белән смс җибәрдем. Тынлык. Берзаман диалогта ялтырап, «пользователь вас заблокировал» дигән язу чыкты. Аңлый алмыйча озак утырдым. Ялгыш сүз әйтелмәгәнмендер бит инде дип, әңгәмәне яңадан укып чыктым. Кайсы мизгелдән болай булды соң әле бу? Нәрсә ошамаган?

Шулай мең дә бер сорауны башымда әйләндерә торгач, ахыр чиктә, ниһаять, миңа барып җитте. «Вәт, дивана!» - дип акырып куйдым. Кальянканың рәсми сайтына да басып карадым. «Ничего не найдено» дигән язу. Утыз яшьлек ир-атны алдадылар.

Бу вакыйга турында кем белән дә булса бүлешергә кирәк иде, шуңа күрә дус егетемә шалтыратып сөйләдем. Ул башта шырык-шырык көлде.

Вәт маркетинговый ход бу, братан! Бу кальян сатучылар шушы чат аша синең кебек беркатлыларны алдыйлар инде. Ә син нәрсә, безнең кебек шалапайлар белән БМВда йөргән чибәр кыз танышачак дип уйладыңмыни? Ярар, икенче юлы акыллырак булырсың.

Аның сүзләре җанымны кытыклады. Тикторганнан югалткан акчам да жәл түгел. Кызларга карата булган ышанычымны гына ничек кайтарырга белмим...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100