Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танышкан көнне үк егетем: «Биш бала алып кайтасыңмы?» - дип сорады

Ир-атларның сорауларыннан куркырга кирәкми, бары җавапсыз калдырмагыз.

news_top_970_100
Танышкан көнне үк егетем: «Биш бала алып кайтасыңмы?» - дип сорады
pixabay.com

Күптән түгел Ютуб блогеры Фагыйлә Шакирова «Интертат»ка биргән интервьюсында үзе таныштырган кайбер парларның кавышып китә алмаулары турында сөйләгән иде. Бер егетнең аралашу практикасы булмау сәбәпле, кызлар ошатмаган. Ахырдан ачыкланганча, бу егет беренче очрашуда ук кызлардан: «Биш бала алып кайтасыңмы?» — дип сораган икән. Кызлар шуннан куркып, аның белән башка аралашмаган.

Минем белән дә шундыйрак хәл булды. 15 ел элек, «аська» дигән социаль челтәрнең эшли башлаган вакыты бу. Бергә эшләгән кызлар шуның аша танышып, әллә ничә егет белән очрашып өлгерде. Шунда үзара сөйләшкәннәр дә мине таныштырырга булганнар, «Сөйләшәсеңме бер егет белән?» — диләр. Ярар, дим. Шулай аның белән языша башладык. Фотоны сорап алды бу, «матур, әмма усалга охшагансың» дип язып җибәргән. Ә үзе «минем фото юк» дип җавап бирде (булмагандыр да, әле дә көчкә төшерәм фотога). 

Танышканның беренче көнендә үк ул да миңа: «Биш бала алып кайтасыңмы?» - дип язды. Ә бу сорау мине куркытмады, «Алып кайтырбыз», - дидем. Ул вакытта бу сорауга уйлап җавап биргәнмен дип уйламыйм, әмма куркырлык сорау да түгел. Бу очракта «Ходай ничек насыйп итә инде», - дип тә җавап бирергә мөмкин булыр иде.

Озак очрашып йөрмәдек, ике айдан аның белән өйләнешеп тә куйдык. Хәзер инде өч малаебыз үсеп килә. Ирем әле дә дүртенче вә бишенче бала алып кайтырга каршы түгел… Әмма «Син бит биш бала алып кайтам дидең», - дип әйткәне юк.

Кызларга әйтәсе килгән сүзем шул, ир-атның сорауларыннан курыкмагыз. Биш бала алып кайтканчы, беренчеләрен багып та фикере үзгәрә әле аның. Кайчандыр бу сораудан куркып калган кызлар да фикерен үзгәртеп, биш бала белән генә дә туктап калмаска мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100