«Биш бала табарга ризамы?» - Ютуб блогеры Фәгыйлә Шакирова таныштырган биш пар тарихы
Димче диңгез кичерер. Бу сүзләр юкка гына димчеләргә атап әйтелмәгән. Татар блогеры Фәгыйлә Шакирова да димче булам димәгән. «Уемда да юк иде», — ди ул. «Татар-информ» хәбәрчесенә ул үзе таныштырган биш парның тарихын, кемнәр мөрәҗәгать итүен һәм акча түләмәгән кияүләр турында сөйләде.
«Нишлим соң? Яратам бит!»
Беренче тарих
Лилия белән без студент чакта тулай торакта бер бүлмәдә яшәдек. Кияүгә чыгып, ике бала алып кайтканын белә идем. Тик егерме елга якын бергә торганнан соң, ире белән килешеп бетә алмыйча, аерылышырга карар кылганнар. Лилия икенче тапкыр кияүгә чыкты һәм авылга кайтып китте. Беренче ирдән ике баласының кайтып йөрүен яратмаганмы — белмим, тик бу ир дигәне дә юньле булып чыкмаган. Берзаман Лилия елый-елый шушы хәлләрне миңа шалтыратып сөйләде. Икенче тапкыр хәл белеп шалтыратуымда хастаханәдә ята иде. Кызганыч, бик кызганыч иде миңа Лилия.
Кич. Ятарга җыенып йөри идек, «Сездә кунып китим әле», — дип, Лилия шалтыратты. Лилияне фатирыбызга сыендырдык. Ул үзе белән чишмә сулары алып килгән иде. Күзләренә карасам, кызарып чыккан, бетеренгән иде Лилия. «Үз-үзеңне кулга ал. Болай дәвам итсәң, ычкынасың, башың китәчәк», — дип җитди тонда аңлаттым аңа.
«Нишлим соң? Яратам бит!» — дип акланырга тотынды ул. «Яратуыңны беләм. Берәр яхшы ир заты тапсак, аны да яратыр идең», — дип әйтеп куйдым. Нишләргә белмичә, башымны эшләтергә тотындым. Татар танышу сайтларына кереп киттек.
Лилиягә Казаннан ерак булмаган авылда торучы ир-ат кирәк иде. Биш номер таптык. Язып алдык та, шалтыратырга тотындым. Лилия тәмам нишләргә белмичә: «Нишлисең?!» — дип күзләрен зур итеп ачып миңа карады. «Кияүгә бирәм, тынычлан», — дип әйттем.
«Исәнмесез. Минем бер бик оялчан дус кызым бар, кияүгә чыгасы килә. Сез безгә бик ошадыгыз…» — дип тезеп киттем кандидатларга. Шулай биш тапкыр «сайрарга» туры килде. Шушы биш кандидат белән сөйләшкәннән соң, икесен сайлап алдык. Аның берсе болайрак язган иде: «Хатыным белән аерылдым, шигырьләр язам, татар телен яратам, машинам бар, Казанга эшкә килеп йөрим. Бер-беребезнең кадерен белеп яшәү өчен хатын кирәк». «О-о, Лилия, сиңа дигән ир бит бу!» — дип шатлыгымнан кычкырып әйтүемне сизми дә калдым.
«Кит аннан, ничек инде бер тапкыр да күрмәгән кешегә кияүгә бирәсең?» — дип аптырады Лилия. Лилиягә әйтмичә генә, Илфатка аның номерын җибәрдем.
Икенче көнне мин уянып киткәндә Лилия кухняда чәй эчеп утыра иде. Күзләре нурланып киткән, кәефләре яхшыра төшкән. Начар уйларга сабышмасын әле бу дип, дөнья хәлләрен сөйләштек. Савыт-сабаны юып бетерәм дигәндә кухня тәрәзәсеннән машина кычкырткан тавыш ишетелде. Сабынлы кулларымны ашык-пошык сөлгегә сөрттем дә, ул-бу булган мәллә дип, урам якны карарга ашыктым.
Урамда юл хезмәткәрләре кия торган сары комбинезоннан бер ир-ат басып тора. «Лилия дим, Лилия, синең киявең түгелме?» — дидем. Лилиям, берөзлексез шалтыраган телефонына да игътибар итмичә, телевизор «эченә» кереп китеп, сериал дөньясындагы геройлар белән яши башлаган иде. Чыннан да, Лилия телефонына кичә танышкан ир шалтырата икән. Кай арада адресны биргән, кай арада очрашу билгеләгәннәр диген…
Лилия тиз арада яулыкларын бөркәнеп, свиданиегә чыгып китте. Ярты сәгатьтән соң, бәхет кошын тоткан кебек, май кояшыдай елмаеп, Лилиябез килеп кермәсенме! Сумкаларымны алыйм әле, гомер буе синдә көн күреп ятмам бит инде, ди бу. Шулай тиз булыр дип башыма да килмәде. Лилиягә үзем кимәгән күлмәкләрне, итәк-костюмнарны бирермен дип, җыеп куйган идем. Бер сумка белән килгән Лилия Илфат машинасына биш сумка белән чыгып утырды. Ул көнне Илфат Лилияне районына кадәр озатып куйган. Бераздан Лилиягә шалтыратам: «Күңеле ошап бетми әле, Фәгыйлә», — ди бу.
Бу вакыйгадан соң ярты ел узды. Инде онытып өлгергән идем. Лилия шалтыратты да, хихылдап көләргә тотынды. «Нәрсә хихылдыйсың?» — дигәнгә, ул: «И, безнең никах булды бит әле», — дип әйтте. Менәтерәк, мине никахыгызга чакырмадыгызмыни дигәч, «Тар даирәдә генә уздырдык шул, дәшеп тормадык», — диде. Илфат белән Лилия бүген иң бәхетле парларның берсе. Рәхәтләнеп яшәп яталар. Райондагы өйләрен сатып, балаларына фатир алганнар.
«Лилия, күрәсеңме, мин сиңа бәхетеңне табып бирдем», — дидем аңа. Лилия: «Аллаһы Тәгалә шулай теләгәндер», — диде.
Ике аерылган парның кавышуы
Икенче тарих
Фирая исемле 50 яшьлек хезмәттәшем бар иде. Үзе ялгыз, бер тапкыр да кияүдә булмаган, баласы белән тора иде. Культуралы, югары зәвыклы ханым ул. Зыялы татар ханымы ничек ялгыз йөри ала икән, дип уйланып йөри идем.
Өлкән яшьтәге профессор Хәмзә абыйның малае өйләнеп, Мәскәүгә китеп барган иде. Хатыны башка ир белән йөри башлагач, улы Ришатның тормышы асты өскә килгән. Алдан әйтим, бу — культуралы кешеләр, аларга теләсә кемне тәкъдим итеп булмый… Ришат аерылып кайткан, Казанда иде. Шулчак Фирая искә төште!
Фирая ханымның өенә бер сәбәпсез барып булмый. Эштә күпме күрешсәк тә, сүз әйтергә кыймый идем. Шулчак бер финанс биремен хәл итәргә кирәк, дигән сәбәп белән кунакка бардым. Шәһәр уртасындагы кәттә йортларның берсендә ике бүлмәле затлы фатирда тора иде ул. Зиннәтле сарай дисәм арттыру булыр, фатирда һәр әйбернең кыйммәтле икәне күренеп тора. Сокланып карый-карый, аяк киемемне салмыйча кереп китә язганмын.
Фирая ханымны артык ачык кеше дип әйтеп булмый. Эштә нинди — өйдә дә шундый. «Үзеңне өеңдәге кебек хис ит», — дисә дә, кунагымда иркенәеп йөри алмадым. Аш бүлмәсендә башланган рәсми сөйләшүләр тиздән шәхси сөйләшүләргә күчте. Чәйләп алган арада: «Фирая ханым, Мәскәүдә бер абыем бар иде. Танышып карамыйсызмы?» — дидем. «Фәгыйлә, үзем дә ардым, ялгыз бигрәк авыр, ипотека да түлим. Үзе язып карасын», — диде Фирая.
Яңа гына аерылган Ришатның да яралары төзәлеп бетмәгән иде. Тик юатырга кеше эзләпме, озак уйлап тормыйча, үзе башлап язарга булды.
Фирая ханым белән Ришат озаклап язышты. Моны белүе кыенлык тудырмады — Фирая телефонда сүзләрен уйлап кына, мең кат бетереп-төзәтеп хатлар яза иде. Нәрсә язышканнардыр — белмим. Дүрт-биш ай йөрештеләр дип хәтерлим. Никахларына мине дә чакырдылар. Профессор хатыны үзенең кадерләп бәйләгән яулыгын бүләк итте, матур итеп башыма бәйләп куйды. Фирая ханым белән Ришат бүген бик матур гына яшәп яталар.
«Мөселман булсын иде, милләте мөһим түгел»
Өченче тарих
Бер йомыш белән поликлиникага терапевтка бардым. Мине 25 яшьләр тирәсендәге, яулыклы татар кызы Айгөл каршы алды. Эшләрне бетергәч, «Син шулкадәр матур, ничек урламыйлар?» — дип шаккатып карап калдым. «Монда ир-ат каян килсен инде, баш күтәрми эшлибез, тәүлек буе кизү торабыз», — ди бу.
Шулчак бер танышымның өйләнмәгән улы Гафур искә төште. Гафурның төзүчелек өлкәсендә бизнесы бар. Айгөл белән туры килерләр иде дип уйлап куйдым. «Мөселман булсын иде, милләте мөһим түгел», — дип әйтеп салмасынмы Айгөлебез! Ничек итеп татар кызын руска бирәсең, моны урнаштырып калырга кирәк дип план кордым. Айгөлгә Гафурның телефон номерын биреп калдырдым. Молодец, кызыбыз егеткә беренче ьулып язган.
Очрашканнарына бер ай булды микән, Айгөл шалтырата: «Фәгыйлә апа, рәхмәт, мин кияүгә чыгам!» — ди. Никахлары апрельдә булды. Кызганыч, бара алмадым. Инде малайлары туды. Әле һаман яннарына барып җитә алганым юк.
Аксубайдагы Таһир абый белән Гөлкәй апа мәхәббәте
Дүртенче тарих
68 яшьлек Гөлкәй апа Казанда малае белән генә тора, улы исерткеч эчемлекләргә хирыс иде. Аксубай районында берүзе яшәүче, умарта тотучы Таһир абыйны белә идем мин. Таһир абыйның хатын эзләвен ишеттем дә, әйдә ярар, бәлки берәр нәрсә килеп чыгар әле дип, Гөлкәй апага да, Таһир абыйга да бер-берсенең телефон номерларын бирдем.
Берзаман ни күрим, Гөлкәй апа белән Таһир абый уртак тел тапканнар: бүлдерәм дисәң, бүлдереп булмый, пар күгәрченнәр кебек, бер-берсенә карашып, гөр-гөр килеп утыралар. Озак та үтмәде, Гөлкәй апа бар булган мөлкәтен ташлап, Аксубайга Таһир абый янына торырга кайтып китте.
Узган ел кунакка да кереп чыктым — рәхәтләнеп яшиләр, бер сыер, алты баш сарык, унлап каз, тавык тоталар. Кыскасы, хуҗалыклары мулдан! Ә мин белгән Гөлкәй апаның күзләре моңсу, үзе дә авыру иде. Барып керсәм, танымадым үзен.
Бай бизнесмен: «Нигә шулай кыйбат?»
Бишенче тарих
Байлар да мөрәҗәгать итә. Чит шәһәрдән күченеп кайткан бер эшмәкәр килгән иде. Миңа татар кызы кирәк, ди бу. Финанс өлкәсендәге бер-ике кыз белән таныштырып карадым, барып чыкмады. Кыз табып бирсәм, әҗере ни була дип сорадым. Ни телисез, шуны бирәм, бәһасеннән тормыйм, ди.
Рәсми органнарда эшли торган 30 яшьлек бер кызны таптым. Таныштылар да югалдылар. Берзаман бу миңа туй фотосын җибәргән. «Фәгыйлә, безнең туебыз булды. Барысы өчен дә рәхмәт», — дигән. Мин сиңа шундый әйбәт килен таптым, әҗере булмасмы соң дигәч, бөтенләй югалды.
Ике ай үткәннән соң минем янга бертуган энесе белән килеп чыктылар болар. Өч мең сум алам дигәч, агарды-күгәрде дә: «Ә нигә шулай кыйбат?» — диде. Алтыннардан да кадерлерәк, фатирлы, машиналы, дәрәҗәле гаиләдән хатын табып бирдем, ә син, чит республикадан килгән кеше, кемгә кирәк идең монда, дип эчемнән уйлап куйдым… Ахыры шул: энесе моның өчен бер мең сум акча калдырды.
Төрлесеннән: кавыша алмаган парлар турында
Миңа бер гарәп язды. Франциядә яши үзе. Телефондагы тәрҗемәче аша сөйләштек. Миңа яулыклы, матур, беркайчан да егете булмаган мөселман кызы кирәк, дип сорый башлады бу. Кыз табып биргәннән соң акча бирәм дип вәгъдә итте. Акчаны алдан бирүен сорадым. «Акчаны түләмисең икән, мин сиңа ничек итеп азаплана-азаплана килен табыйм соң?» — дип каршы соравыма ул: «Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен эшләргә кирәк сиңа», — диде.
***
Казан хастаханәләренең берсендә эшләүче хирург үзенең дусты белән килде. Мөселман, намаз укый үзе, дәшмичә тора. Дусты аның өчен килен сайлый. «Матур булсын, 25кә кадәр генә булсын, авыру булмасын…» — дип тезеп китте бу. «Туктале, синең белән генә сөйләшеп бетереп булмый бит, кияү белән ачыклап бетерик әле», — дим. «Бу дустың белән йөрисең икән, мәңге кыз таба алмаячаксың, яхшыларын сызып барачак», — дидем. Ахыры нәрсә белән тәмамлангандыр — белмим.
***
Бер егет танышырга теләп, Чаллыдан Казанга кадәр килде. Танышкан вакытта янында минем утыруымны үтенде. «Чаллыда гына танышу үзәге юкмы соң?» — дим. Танышкан кызлар ни өчендер аны ошатмады, чөнки кызлар белән аралашу практикасы юк. Беренче очрашуда ук: «Син миңа кияүгә чыксаң, биш бала табарга ризамы?» — дип сораган. Кызлар оялып, куркып калганнар.
***
Димчеләр Аллаһы Тәгалә тарафыннан яратылалар, ахры. Беләсеңме, бер егет биш кыз белән танышты. Озак сайланды. «Минеке түгел, ошамый», — дип йөрде. Аннан 22 яшьлек бер кызны тапты. Тышкы кыяфәтләре белән дә охшашлар. Никах көнен билгеләделәр. Марат рәхмәтләр әйтеп язды. Ул миңа ризалык бирде, әти-әнисе белән таныштым, диде.
Никахыгызга чакырырсыз инде дигәч, «Фәгыйлә апа, ышандыра алмыйм», — диде. «Ашарга да кирәкми, каналым өчен видео төшерер идем», — дип сорадым. Чакырмыйм дигәч, күңелемдә үпкә калды. Икенче көнне шалтырата: «Фәгыйлә апа, ул миннән баш тартты», — ди. Йөзегемне өстәлгә куйды, бер намазны укыдык та никахыбызның хәерле булмаячагын аңладым, диде. Аллаһы Тәгалә боларның кавышуына каршы булган дип аңладым.
***
Бер аерылган егет язды. Хәлле кеше, инженер булып эшли, фатиры бар. Шуннан соң мин аны берничә хатын белән таныштырдым. Ахыр чиктә ул егет башына травма алган булып чыкты. Шушы очрактан соң мин димчелек белән шөгыльләнүдән бөтенләй баш тарттым. Таныштырып җибәрерсең дә, аннары үзеңне гаепле итеп калдырырлар.
Бер хәзрәт белән сөйләштем. «Миңа да бик күп киләләр, ул парлар тора алмасалар, берәр нәрсә булса, син гаепле булып калачаксың», — дип тә аңлатты ул. Әле дә ярый мин таныштырган биш пар арасында андый очраклар булмады.
«Макароннарыгызны да алып китегез, зинһар»
Бер елны хастаханәдән чыккан вакытым иде, берәү шалтыратып: «Фәгыйлә апа, җаным, минем өйләнәсем килә, анкета тутырып китим әле», — дип зинһарлап үтенә башлады. «Авырып торам әле, хастаханәдән генә чыктым», — дим. «Кирәк-ярак әйберләрегез бардыр, су алып килимме, тагын нәрсә кирәк? Энем, туган апам белән киләм, хәзер үк» — дип сорарга тотынды. Суым, чыннан да, бетеп киткән иде. «Авыр булмаса, су гына алып кил. Аннары анкета тутырырга бирермен», — дидем.
Шалтыратучым танышымның рекомендациясе белән мөрәҗәгать итә икән. Өйдә авылдан килгән әнием дә бар иде, чакырдым инде. Ярты сәгатьтән соң ишек төбенә килеп тә басканнар иде. Берсе биш литрлы су шешәсе тоткан, икенчесе өч пакет азык-төлек алып килгән. Егылып китә яздым. Мине бер димче әби дип уйлаганнардыр, күрәсең. Башта — яулык, билләргә мамык шәл яптым, күзләрне уа-уа: «Балакайларым, болай ярамый инде», — дип уфтана-уфтана үз яшемдәге кунакларымны өйгә керттем. Оялып киттем.
Мөселман егет 10 килограмм макарон, кило-кило ярымлы тавык, кулларына чәчәкләр тоткан. Кухняга үтеп, анкетамны чыгаргач: «Апа, болай ярамый, әйдә, идәнеңне юабыз», — диләр. «Юк, идән чип-чиста», — дип әйтүем булды, болардан шикләнергә тотындым. Чиләк тартып чыгарып, идән юа башладылар. Күпме карышсам да, үз сүземдә тора алмадым. Ул да түгел, «әйдә, апа-җаным, кереңне юам», — дип тотындылар.
Көчкә чыгарып җибәрдем. Күзгә карап: «Әйдә эшлибез», — дип торалар. Анкета гына тутырыгыз дип әйтә торгач, тутырасылары килми боларның. Сәбәбе аңлашылды: бу егет икенче хатын эзләп йөри икән! Анкетада гаиләң бар идеме, дигән сорау да бар, шуннан курыккан ул. Икенче хатын эзләгәнен әйтергә оялган. Аннан соң, ниһаять, «әйе» диде. «Соң, балакаем, икенче хатын эзләмибез без», — дигәч: «Апа, җаным, яраткан кызым бар, шуңа гына шалтыратып, кулын сора әле» — дип ялварды. Фотосын да күрсәтте. Фотода — бөтенләй яп-яшь кыз.
Юк, ризалашмадым. «Макароннарыгызны да алып китегез, зинһар», — дидем. Юк, апа, бу Сезгә Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дип китеп бардылар.
Димчеләрнең хезмәтенә һәйкәл куярлык
Бер мөселман егете анкета тутырып китте. Бер-ике көн уза да тагын шалтырата. Ошамый да, тагын яныма йөгереп килә. Шулай итеп, бу алты кыз белән йөреп чыкты. «Сиңа кыз эзләп туйдым», — дигән идем, бу: «Бигрәк эшегез авыр икән», — диде. Дөресен әйткәндә, һәйкәл куярлык. Димче Гөлназга да бирдем бу сорауны: «Фәгыйлә, үзем генә беләм», — диде.
Хәзер дә пар табып бирү буенча мөрәҗәгать итәләр. Тик нервыларым чыдамый башлады. Таныштырып бирәсең дә, шуннан вәссәлам, үзләре дә, эзләре дә юк — синең турында оныталар. Танышу үзәген ачып, киңәйтеп җибәреп булыр иде, югыйсә. Ярдәм итеп, рухландырып торучы юк. Акча эшләп тә булмый. Кеше авыруын яшерсә яки аерылышсалар, ахырдан үземне гаепле итеп калдыралар. Ә бу миңа кирәкме? Яучылык — ул зур җаваплылыкны сорый.
Үзебезнең кызларыбыз үзебезнең милләт кешеләренә кияүгә чыгарга тиеш дип саныйм. Берзаман Катар, Иорданиядән гарәп кешеләре яза башлады. Күпме телисез, шулкадәр акча бирәбез, диләр. Бер кыз шулай гарәпкә кияүгә чыгып, китеп барган. «Әниең ялгызы калды. „Балам“ дип үстергән әниеңне кызганасыңмы соң?» - дидем. Ике елга бер тапкыр кайта. Ул кыз гарәпләр кебек баштан аякка кадәр уралган, ике баласы бар. Ул инде гарәп хатынына әйләнгән. Бәхетне читтән эзләргә кирәк түгел…
Рәхмәтле эш димәс идем, димчелек белән шөгыльләнүчеләргә Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен.
Чиләгенә күрә капкачын туры китерсәң, суы түгелми
Тарихка күз салыйк, егет белән кызның кавышуы күп очракта димче ярдәмендә оештырылган. Өлкән буын әбиләребезнең авыл хәлләрен сөйләгәнен хәтерли торгандыр. Хәзерге буынга димләү Мирхәйдәр Фәйзи, Галимҗан Ибраһимов, Аяз Гыйләҗев әсәрләре аша таныш. Алай да, качу, ябышып чыгу, хәтта кыз урлау кебек күренешләр дә булуын беләбез.
Ул вакытта аерылышулар да сирәк күзәтелгән. Монда димче әбиләрнең өлеше зурдыр. Чиләгенә күрә капкачын туры китерсәң, суы түгелми бит.
Кыз димләү — нәрсә була соң ул? Гадәттә, авылда телгә оста, дәрәҗәле һәм ышанычлы олы кешене димче итеп җибәргәннәр. Кыз сорарга килгәндә димчеләргә кунакчыллык күрсәтелгән, сөйләшүләр исә мул гына корылган табын артында барган. Димче кызның әти-әнисен билгеле бер егеткә кияүгә бирергә күндерергә тиеш булган. Димче кеше егетне бар яктан мактарга тырышкан: йорт-җире, тормышны алып бара алуы һ.б.
Йола, гореф-гадәтләргә дә игътибар бирелгән: кызның һәм егетнең нәсел-нәсәбе исәпкә алынган, туры килү-килмәүләре хакында да сүз кузгатылган. Шуннан соң димче ата-ана ризалыгын алырга тиеш булган. Билгеле, ул шунда ук әйтелмәгән, кызның ата-анасы ныклап уйлаганнан соң гына җавабын ирештергән. Кызны бирергә ризалык бирүне халык «яхшы сүз бирү» дип әйткән. Татар халкында әле кайчан гына — бер гасырдан артык элек кенә шундый йола-тәртипләр булган.