Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Таныш булыгыз – Дарья Минһаҗетдинова – татар фамилиясе белән Россия кинематографиясен яулаячак татар кызы

Мәскәүнең Малый театр актрисасы, кинематографиядә танылып килгән татар кызы Дарья Минһаҗетдинова татар дөньясы өчен таныш түгел иде әле. Мәскәү актрисасы үзенең татар тамырлары турында Малый театр труппасы Казанга гастрольләр белән килгәч сөйләде.

news_top_970_100
Таныш булыгыз – Дарья Минһаҗетдинова – татар фамилиясе белән Россия кинематографиясен яулаячак татар кызы
"Intertat.tatar" газетасы татар дөньясына татар кызы Дарья Минһаҗетдинованы тәкъдим итә. Татар фамилиясе белән Россия театры дөньясын һәм кинематографиясен яуларга омтылган талантлы һәм акыллы амбицияле, сөйкемле, кыю татар кызын татар дөнясына якынайтасы иде. 



Мәгълүмат өчен. Дарья Таһир кызы Минһаҗетдинова 1990 елда Магаданда туган. 1993 елда гаилә Мәскәүгә күченеп кайткан. 2011 елда М.С.Щепкин исемендәге Югары театр училищесының Ольга һәм Юрий Соломиннар курсын тәмамлаган. 2009 елдан бирле Малый театр сәхнәсендә. 2012 елдан бирле кинода төшә. «Все включено-2», «Дело следователя Никитина», «Любовь нежданная нагрянет», «Клим» сериалларында төшкән. «Околофутбола» – актрисага уңыш китергән беренче фильм.

– Дарья, Википедия “Дарья Минһаҗетдинова Магаданда туган” дип яза. Дөресме?

– Википедия дөрес яза –Магаданда туганмын. Бабам Равил Шәйхетдинович Казан ягыннан, төгәлрәге, Казан янындагы авылдан. Без Магаданга сөрелеп килүчеләрдән түгел, ә акча эшләргә чыгып китүчеләрдән. Төрле җирдә яшәп алар Магаданга килеп чыкканнар. Бабай – шахтер: алтын рудасы да чыгарган. Себер хезмәт хакы зур булу белән дан тота бит. Миңа өч яшьтә гаилә Мәскәүгә күченә. Бабамны метрополитен төзелешенә җибәрәләр һәм ул Мәскәү метросын төзүдә катнаша. Метроның мин яшәген ягы – Петровско-Разумовская станциясе төзелүдә аның да өлеше бар. Әтием инженер, әнием башлангыч мәктәп укытучысы. Минем гаиләдә барысының да бик затлы профессия. Мин генә менә... хәер, мин дә үз һөнәремне затлы дип саныйм. Әмма әти-әниемнеке аеруча хөрмәткә лаеклы профессияләр.

– Дарья Минһаҗетдинова кырыс, таләпчән татар-мөселман гаиләсендә тәрбияләнгән дип тә яза интернет. Монысы да дөресме?

– Әйе, чын татар гаиләсендә үстем. Катнаш гаилә булса да, без өйдә әти урнаштырган тәртип буенча татарча яшибез. Бу яктан караганда, минем әнием шундый изге җан. Ул – Кубаньнан. Әни әтинең татар культурасына бик игътибарлы. Ул тулысы белән иренә бирелгән хатын. Минем әле өлкән абыем да бар – Равил исемле. Әти белән әни, алдан килешеп, абыйга әти сайлаган татар исемен, миңа әни сайлаган рус исемен кушканнар. Монда миңа Дария дип дәштеләр, әмма чынбарлыкта мин әни кушкан Даша-Дарья исемен йөртәм. Мин үземдә Кубань көчен дә, татарлыкны да тоям. Минем гел кабатлый торган фразамны бөтен театр белә: “Нет лучше подарочка, чем жена татарочка”. Кичә хәтта сәхнәдән дә шулай диеп әйтмәкче идем. Әмма театр җитәкчелеге ошатмыйча, эштән куар дип курыктым.

– Дарья, сез озын, катлаулы фамилиягездән баш тартмыйча, аны саклап калгансыз...

– Фамилиям буенча бераз икеләнүләр булды. Әйе, ул татарча, шуның өстенә ул бик озын да әле. Күпләр аны әйтеп бетерә алмый. Миңа аны алыштырырга тәкъдим иттеләр. Бик озак уйландым да, бабаем янына килдем. Нәселе белән горурлана торган бабам фамилия алыштыру турындагы уйларымны бөтенләй яратмады. Дуслар үзара сөйләшкәндә кыскартып миңа “Минга” дип дәшәләр. Социаль челтәрләрдә шулай дип атыйлар. Фамилияне кыскарту уе да булып алды. “Нишләргә?” дигән сорау белән Юрий Мефодиевич Соломинга бардым. Ул миңа: “Татарлар үз фамилияләре белән горурланырга тиеш”, - диде һәм кыскартмаска кушты. “Синең фамилияңне беренче ишеткәндә истә калдыруы авыррак, әмма бер истә калдырсаң онытылмый”, - диде. “Талантыңны күрсәләр – истә калдырырлар, начар актриса булсаң, нинди җиңел фамилия йөртсәң дә, беркем дә белмәячәк”, - диде.

– Өйдә татарча сөйләшәсезме?

– Безнең өйдә гомер-гомергә татарча сөйләштеләр. Мин аңлыйм һәм җавап бирә алам. Әмма татарча сөйләшәм дип әйтә алмыйм, “Исәнмесез”, “Сау булыгыз” кебек иң гадәти сүзләрдән ары китә алмамдыр. Балачактан хәтердә калган бер сүз – “Бар ят”. Белмим, моны сөйләү дөресме икән, бабай әбине бик йөдәткәндә, әби аңа: “Бар ят”, - дип әйтә торган иде. Бу фраза минем хәтергә сеңеп калды һәм мин үзем дә аны еш кабатлыйм. Бу минем гаиләдәге “коронный” сүзем иде, берәр нәрсә минемчә булмаса, “Бар ят”, дия торган идем. Бу минем өчен “Син миңа ошамыйсың”, дигән мәгънәне дә бирә. Әби белән бабай Мәскәүдә яшиләр – без алар белән бер үк йортта - күрше подъездларда гына. Үзебез өйдә булмаганда этебезне аларда калдырабыз. Алар догалар укыйлар һәм бабай, көн саен булмаса да, мәчеткә йөри. Мин ниндидер әһәмиятле эш алдыннан, яисә гастрольләр алдыннан әби белән бабай янына керәм һәм алар миңа дога укыйлар. Бу – традиция. Мин алар янына кереп догаларын укытмыйча беркая да бармыйм.

– Дарья, «Околофутбола» фильмындагы якынлык кылу күренешләрен бабагыз ничегрәк кабул итте?

– Мине беркем дә ачуланмады. Алар бит профессиям шул икәнне беләләр. Әйе, андый күренешләр бар иде. Мин алар өчен бик борчылдым. Рольгә раслануымны әйткәч, әмма андыйрак күренешләрнең булуын белгәч, башта андый күренешләрдән баш тарттым. Мин бит Малый театр актрисасы, гаиләдә дә кырыс тәрбия алдым. Режиссер ялынып тормады: «Бар! Ишек артында тагын унбиш актриса чират көтә», - диде. Миңа әлбәттә, бу ошамады. Мин үземнең миллионга бер булмавымны аңлыйм. Талантлы һәм матур артистлар меңәрләгән. Өйгә кайтып төне буе еладым, әти-әни, туганнар белән киңәшеп, иртән ризалыгымны әйтеп шалтыраттым. Режиссер: «Киләсеңне белдем», - диде. Ә фильм туган-тумачаның бөтенесенә ошады. Әбием: «Чулпан Хаматова да шәрә килеш төшә әле», - диде. Бабам да горурланды.

– Социаль челтәрләрдәге «фанат» төркемнәрен үзегез ясадыгызмы?

– «Околофутбола» фильмыннан соң барлыкка килгәндер алар. Минем катнашым юк, белми дә калам мин аларны. Фильм шактый гаугалы да булды. Шуннан соң футбол фанатлары булган яшь малайлар минем фанатларыма әверелделәр. Бабай да яшь чагында «Рубин» өчен җан аткан.

– Дарья, татар киносында төшәр идегезме?

– Әлбәттә.

– Гонорары зур булмаса дамы?

–Әйе. Уртак тел табар идек әле. Хәтта чәкчәккә дә төшәр идем.

– Казанда туганнарыгызга бүләкләр алдыгызмы?

– Әбием татар әбиләре кия торган алдан толым кебек үрелгән баш киеме сораган идем – Кремль янында таптым. Әтигә дә, бабайга да түбәтәйләр сайладым. Безнең өйдә ат казалыгын бик яраталар – шуны алдым. Бертуган абыемның улы туды. Аңа Марсель дип татар исеме куштылар. Марсельгә Казанда ясалган саклагыч бөти бүләк итәчәкмен.






Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100