news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Танылган фермер Морат Сираҗин вафат

Танылган татар фермеры Морат Сираҗин 12 ноябрьдә 64 нче яшендә бакыйлыкка күчкән. Бу хакта «Вконтакте» социаль челтәрендә үз битендә кызы Индира Сираҗина язган.

news_top
Танылган фермер Морат Сираҗин вафат

«Киң күңелле, оптимист кеше идең. Һәрчак тырышып эшләдең. „Мин оҗмахта яшим, монда бөтен җаным ял итә“ дияргә ярата идең. Хәзер инде тәнең белән ял итәр вакыт җиткән. Нәрсәдер ошамаган булса, гафу ит… Яратабыз сине…» — дип язган кызы әтисе турында.

Морат Сираҗин «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә «татар кәҗә сөте эчәргә тиеш» дип сөйләгән иде.

Шулай ук, Морат Сираҗин хуҗалыгына соңгы өч көндә икенче тапкыр һөҗүм ясалып, дуңгызлары атып үтерелгәнен дә язган идек.

Морат Сираҗин (Мурат Сиразин) 1957 елның 19 гыйнварында дөньяга килгән.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар