Танылган блогер Илназ Габидуллин никах укыткан
"Instagram”дагы “Кызык-мызык” аккаунты җитәкчесе, блогер Илназ Габидуллин сөйгән яры Гүзәл Габдрахманова белән никах укыткан. Бу хакта ул үзенең ВК социаль челтәрендә хәбәр итә.
“Бүген безнең Никах көне. Мин үземнең хыялымда, башымда йөрткән кыз белән гаилә булган көнебез. Мин сине бик нык яратам”, - дип язган ул.
Билгеле булганча, Илназ Гүзәлгә кияүгә чыгу тәкъдимен дусларының бергә гомер итүләренең ун еллыгы уңаеннан үткәрелгән кичәдә сорады.