Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Илназ Габидуллин йөргән кызына тәкъдим ясады

“Instagram”да “Кызык-мызык” аккаунты җитәкчесе? блогер Илназ Габидуллин йөргән кызы Гүзәл Габдрахмановага тәкъдим ясады. Илназ Гүзәлнең кулын дусларының бергә гомер итүләренең ун еллыгы уңаеннан үткәрелгән кичәдә сорады. Туташ Илназга, уйлап та тормыйча, ризалыгын белдерде. “Интертат” алар белән аралашып алды.

news_top_970_100
Блогер Илназ Габидуллин йөргән кызына тәкъдим ясады

- Илназ, Гүзәлгә өйләнергә кирәк икәнен кайчан аңладың?

- Яңа ел алларыннан бу уйлар белән янып йөри башлаган идем. Гашыйклар көнендә кулын сорармын дип уйлаган идем башта. Ә 3 февраль көнне безне никахка чакырдылар, һәм мин нәкъ менә шушы бәйрәмдә тәкъдим ясарга булдым. Ике ай әзерләндем, бәйрәмнең хуҗалары белән киңәштем.

- Куркыттымы?

- Көне якынайган саен, җаваплылык арта барды. Бераз шүрләтте дә, ләкин барысы да әйбәт килеп чыкты.

- Юк дип әйтеп дип уйламадыңмы?

- Җомга көнне бер кино карадык аның белән. Анда бер егет үзенең сөйгән ярына тәкъдим ясый. Кыз: “Уйлармын әле”, - дип җавап кайтара. Гүзәл дә шулай дисә, нишләрмен икән дип уйлаган идем. Бераз куркытта да. Безнең очракта Гүзәл миңа ризалыгын бирде, Аллаһка мең шөкер!

Социаль челтәрләрдә әлеге яшь парны котлыйлар, аларга мәхәббәт телиләр. Без дә яшьләрне котлыйбыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100