Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган блогер, Җәлил хәзрәтнең килене Альбина Фазлыева дүртенче тапкыр әни булды

news_top_970_100
Танылган блогер, Җәлил хәзрәтнең килене Альбина Фазлыева дүртенче тапкыр әни булды
Альбина Фазлыеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәтнең килене, үзенең милли күлмәкләр брендын булдырган танылган блогер Альбина Фазлыеваның дүртенче сабые – кызы туган. Ул баланы Казанда табарга җыену сәбәпле, алданрак шәһәргә килеп, туганнарында яшәп торды. Бу хакта блогер социаль челтәрдә үзе хәбәр итте.

«Безнең кызыбыз туды. 3600 граммлы бәхет төенчеге. Хәлләребез яхшы, Аллаһга шөкер. Җайлап ял итәм, тернәкләнергә тырышам. Бу кадәр котлауларны гомергә дә алган юк иде әле. Сезгә Аллаһның рәхмәтләре булсын теләкләрегезгә», – дип язган Альбина Фазлыева.

Альбина ире Алмаз белән Балтач районының Бөрбаш авылында яши, 2 ул һәм 1 кыз үстерәләр иде. Хәзер бу сабыйларның сеңлесе дә булды.

«Интертат» электрон газетасы да яшь гаиләне ишәюе белән котлый!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100