«Тантана» театр премиясенең быелгы номинантлары исемлеге билгеле
Җиңүчеләр халыкара театр көнендә – 27 мартта бүләкләнәчәк. Быел “Тантана” театр премиясен тапшыру тантанасы Әтнә театрында булачак.
«Тантана» театр премиясе быелгы номинантлар исемлеген чыгарган. Татарстан Театр әһелләре берлегенең матбугат үзәге бүген хәбәр итүенчә, комиссия утырышы Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында 14 мартта булган.
«Дебют»:
Азат Җамалетдинов - Бөгелмә театрының «Дон Кихот» спектаклендә Санчо Панса роле;
Илназ Гаффанов - Чаллы татар театрының «Алтын алка» спектаклендә Миңлебай роле өчен;
Алинә Мөхлисова - Чаллы татар театрының «Алтын алка» спектаклендә Мәрьям роле;
Зәринә Сафина – Тинчурин театрының «Кечкенә Мирза» спектаклендә нәни принц роле;
Сергей Лушкин - Казан ТЮЗының «Село Степанчиково и его обитатели» спектаклендә Сережа роле.
«Иң яхшы эпизодик роль»:
Илнур Закиров – Камал театрының «Сафлык музее» спектаклендә Заим роле;
Ирек Гайнетдинов – Буа театрының «Каюм Беренче» спектаклендә Вәли, Фатих, Гаяз рольләре;
Рамил Вафин – Кариев театрының «Тынлык» спектаклендә N иптәш роле;
Алсу Шакирова - Кариев театрының «Тынлык» спектаклендә Шукрона Маликовна роле;
Алмаз Хөсәенов – Түбән Кама татар театрының «Көз» спектаклендә Автор, Энекәш, Зариф рольләре;
Фаил Сафиуллин Әлмәт театрының «Курку» спектаклендә Хәбибуллина роле.
«Курчак театрында иң яхшы актёр»:
Егор Митрофанов – Чаллы курчак театрының «Я родился. Защитник» спектаклендәге рольләре;
Наталья Егорова, Гүзәл Гаязетдинова – «Әкият» курчак театрының «Снежная королева» спектаклендә Кар патшабикәсе роле;
Ирина Гайнуллина, Алсу Хайсарова - «Әкият» курчак театрының «Снежная королева» спектаклендә Герда роле;
Альбина Шаһалиева - «Әкият» курчак театрының «Су анасы» спектаклендә Су анасы роле.
«Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле»:
Алинә Мөдәррисова - Камал театрының «Сафлык музее» спектаклендә Сибель роле;
Эльза Сөнгатуллина Бөгелмә театрының «Три сестры» спектаклендә Наталья Ивановна роле;
Зөһрә Мөхәммәтгалиева - Әтнә театрының «Яшен» спектаклендә Кабанова роле;
Фирая Әкбәрова - Камал театрының «Аналар улларын көтәләр» спектаклендә Хафаса роле;
Дарья Бакшеева - Казан ТЮЗының «Село Степанчиково и его обитатели» спектаклендә Татьяна роле;
Ләйсән Рәхимова - Камал театрының «Башмагым» спектаклендә Җиһан роле.
«Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле»:
Алмаз Сабирҗанов - Камал театрының «К.Ү.Р.Кә» спектаклендә Васил Васимович роле;
Рөстәм Гайзуллин – Тинчурин театрының «Ал яулыклы язмышым» спектаклендә Байтимер роле;
Хафиз Хаматуллин – Минзәлә театрының «Үчле кешеләр» спектаклендә Фәсләх роле;
Раушан Әсәтов – Түбән Кама татар театрының «Көз» спектаклендә Хәлил, Паша роле;
Марсель Мөсәвиров - Чаллы татар театрының «Алтын алка» спектаклендә Петлюк роле.
«Музыкаль спектакльдә (опера, музыкаль спектакль, мюзикл) иң яхшы роль»:
Бу номинация буенча премия тапшырылмый
«Музыкаль спектакльдә (балет, заманча хореография, пластик спектакль) иң яхшы роль»:
Аманда Гомес - Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының «Лебединое озеро» спектаклендә Одетта-Одилия роле;
Михаил Тимаев - Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының «Лебединое озеро» Принц Зигфрид роле;
Олег Ивенко - Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының «Лебединое озеро» спектаклендә Бенно роле;
Вагнер Карвальо - Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының «Лебединое озеро» спектаклендә Ротбарт роле.
«Иң яхшы хатын-кыз роле»:
Ләйсән Гатауллина - Камал театрының «Сафлык музее» спектаклендә Фюсун роле;
Виктория Лапчук - Бөгелмә театрының «Три сестры» спектаклендә Маша роле;
Альбина Гайзуллина - «Тынлык» спектаклендә Гөләндәм роле;
Эльвира Әсәтова - Түбән Кама татар театрының «Көз» спектаклендә Нәфисә роле;
Гүзәл Шәмәрданова Түбән Кама театрының «Галия» спектакле.
«Иң яхшы ир-ат роле»:
Ришат Әхмәдуллин - Камал театрының «Сафлык музее» спектаклендә Кемаль роле;
Эмиль Талипов - «Живой город» фондының (Демидов театраль резиденциясе) «Судьба человека» спектаклендә Андрей Соколов роле;
Юрий Павлов – Түбән Кама театрының «Борһан йорты» спектаклендә Баязит роле;
Динар Хөснетдинов – Әлмәт театрының «Курку» спектаклендә Илдар роле;
Илфир Султанов - Буа театрының «Каюм Беренче» спектаклендә Каюм (Насыйри, Габделкаюм) роле;
Искәндәр Хәйруллин - «Сөяркә» спектаклендә Хәбир роле;
Роман Ерыгин - Казан ТЮЗының «Село Степанчиково и его обитатели» спектаклендә Фома Фомич роле.
«Актёр ансамбле»:
«Живой город» фондының (MON театр мәйданчыгы) «Затворник и Шестипалый» спектакле;
Түбән Кама театрының «Борһан йорты» спектакле;
Түбән Кама ТЮЗының «Чехов. Репетиция» спектакле;
«Легкие крылья» Әлмәт урам театрының «Маяк» спектакле;
Буа театрының «Капитанская дочка» спектакле.
«Балалар өчен иң яхшы спектакль»:
«Әкият» курчак театрының «Снежная Королева» спектакле;
«Әкият» курчак театрының «Марья Моревна» спектакле;
Казан ТЮЗының «Воробьишко» спектакле; Тинчурин театрының «Кечкенә Мирза» спектакле;
Минзәлә театрының «Сак-Сок» спектакле;
Камал театрының «Шүрәлене көтмәдегезме?!» спектакле.
«Кече формалы иң яхшы спектакль»:
«Живой город» фондының (MON театр мәйданчыгы) «Затворник и Шестипалый» спектакле;
«Живой город» фондының (Демидов театраль резиденциясе) «Судьба человека» спектакле;
Камал театрының «К.Ү.Р.Кә» спектакле;
Әлмәт театрының «Өзелгән көй» спектакле;
Болактагы яшьләр театрының «Пепел» спектакле.
«Зур формалы иң яхшы спектакль»:
Казан ТЮЗының «Село Степанчиково и его обитатели» спектакле;
Түбән Кама татар театрының «Көз» спектакле;
Әлмәт театрының «Курку» спектакле Чаллы татар театрының «Алтын алка» спектакле;
Камал театрының «Сафлык музее» спектакле.
«Иң яхшы музыкаль спектакль»:
«Әлиф» иҗат берләшмәсенең «balballar» («Балбаллар») спектакле;
Җәлил ис. Татар дәүләт опера һәм балет театрының «Лебединое озеро» спектакле;
Камал театрының «Башмагым» спектакле.
«Эксперимент»:
Минзәлә театрының «Нос. Сон» спектакле;
Түбән Кама ТЮЗының «Чехов. Репетиция» спектакле;
Әлмәт театрының «И’тальян» («Кьоджинские перепалки») спектакле;
«Әлиф» иҗат берләшмәсенең «Бакый» хор картиналары.
Җиңүчеләр халыкара театр көнендә – 27 мартта бүләкләнәчәк. Быел «Тантана» театр премиясен тапшыру тантанасы Әтнә театрында булачак.