Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тантана» могҗизалары — 2 яки премия бүлү серләре

«Тантана» театр премиясен тапшыру тантанасына безнең хәбәрчебез карашы.

news_top_970_100
«Тантана» могҗизалары — 2 яки премия бүлү серләре
Салават Камалетдинов

«Тантана» театр премиясе — Татарстанда халыкара театр көнен бизи торган матур бер бәйрәм. Премияне алганнар өчен сөенеч, ала алмаганнар өчен, бәлки, ачу чыгаргычтыр.

«Тантана» театр премиясе идеясенең иң зур уңышы — ул Татарстандагы театрларны бер мәйданга җыя торган чара. Татарстанда уздырылган театр фестивальләре дә алай җыя алмый, чөнки аларда кемдер катнаша, кемдер эләкми кала, кемдер килә, кемдер инде киткән була. Ә монда нәкъ 27 март көнне, билгеләнгән бер сәгатьтә җыеласың, күрешәсең, котлашасың, кочаклашып фотога төшәсең… Әлбәттә, театр бөтен труппаны китерә алмый, номинантлар килә дә… Тагын кем киләсен, кем каласын театр җитәкчелеге гадел итеп хәл итәдер.

Язмамны иң хөрмәтле, абруйлы премиядән башлыйм. Җитешсезлекләр турында соңрак.

Иң затлы — «Намус һәм тугрылык» премиясен тапшыруны ТР мәдәният министры Ирада Әюпова үз өстенә алган иде.

«Сезне халыкара театр көне белән котлыйм. Мин тапшыра торган „Намус һәм тугрылык“ номинациясе иң әһәмиятлесе. Чөнки тормышта да намус һәм тугрылык яшәү нигезендә ята. Ул буыннар арасында күпер булып тора», — диде министр. Сәхнәгә үзеннән алда эшләгән ике министрны — Айрат Сибагатуллин һәм Илдус Тархановны чакырды.

«Без быел „Иң яхшы тәнкыйтьче“ номинациясен тапшыра алмыйбыз. Чөнки бездә кадрлар дефициты — „Тантана“ премиясен тапшыру өчен сайлап алырга җитәрлек санда театр тәнкыйтьчеләре юк. Без алга таба аның шартларын үзгәртербез, бу номинация булырга тиеш, минемчә», — диде ул.

Ул әлеге номинациядән калган акчаны «Намус һәм тугрылык» номинациясенә тотарга карар итүләрен әйтте.

Шулай итеп, «Тантана» театр премиясе тарихында беренче тапкыр дип беләм, «Намус һәм тугрылык» номинациясен ике актер алды — Камал театры актеры, Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй һәм Качалов театры актеры, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Геннадий Прытков.

Әйе, Татарстанга театр тәнкыйтьчеләре җитенкерәми. Тәнкыйтьчеләр җитмәве экспертлар составын белгечләрдән төзеп булмавыннан, арада татар теллеләрнең гаять аз булуыннан да күренә. Шунысы кызык, «Иң яхшы театр тәнкыйтьчесе» номинациясе беренче тапкыр былтыр булдырылып, ул бары тик бер тапкыр гына бирелде. Премия Ильтани Илялова тапшырылган иде. Ә бит кадрлар дефициты бер елда барлыкка килмәде. Әлеге нигезләмәне премияне беркемгә дә биреп булмаслык итеп кем төзегән соң? «Тантана» премиясен оештыру мәсьәләләре өчен җаваплы ТР Театр әһелләре берлеге түгелме?

Тәнкыйтьләрне азакка калдырып, тантана өлешен дәвам итик әле.

«Бу бәйрәмдә катнашу үзе бер бәхет, икенчедән, премия алу тагын бер бәхет. Тугызынчы дистәне ваклаганда бүләк алу өченче бәхет. Киләчәктә бәйрәмнәр булып торсын! Премияләр булып торсын! Аны биреп торсыннар!» — диде премия дипломын кабул итеп алган Хәлим Җәләй — Камал театрының иң сөйкемле һәм иң затлы актерларының берсе.

1999 елдан бирле тапшырылып килгән Дамир Сираҗиев премиясен ТР Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева белән бергә мәдәният министры Ирада Әюпова тапшырды. Премия Миләүшә Шәйхетдинова, Илгиз Зәйниев һәм Елена Сорочайкинага бирелде.

«Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Сез зур эш башкарасыз — сез тәрбиялисез, сез иҗат итәсез, сез матурлык тудырасыз! Минем сүзләремә Татарстан тамашачысы да кушылыр», — диде сәхнәгә үзенчәлекле затлы «королевски» күлмәктән чыккан Ләйлә Фазлыева.

«Быел минем әтиемә — Татарстанның һәм Россиянең атказанган артисты Наил Шәйхетдиновка 80 яшь тулган булыр иде. Әти минем өчен сөенәдер. Рәхмәт барыгызга да!» — диде премия дипломын алырга чыккан Миләүшә Шәйхетдинова.

ТР Дәүләт Советы депутаты Наталья Рыбакова федераль театраль проектларга катнашкан театрларга «Бердәм Россия» партиясе призларын тапшырды. «2017 елдан бирле Татарстанның 12 театр федераль театр проектында катнаша — алар партиядән дә, республикадан да финанс ярдәме ала. Бу азмы, күпме? Ике генә цифрны атыйм — 143 премьера, 45 меңнән артык тамашачы», — диде ул.

Махсус приз Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты Владислав Поджидаевка бирелде. Икенче номинант — Казан ТЮЗы актрисасы Мария Мухортова. Өченче номинант — Яшел Үзән музыкаль театры иде.

«Татар театрында татар телендә уйнаган Владислав Поджидаевны Туган телләр елында билгеләп узмыйча кала алмадык», — диде депутат.

ТР Президенты карамагындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Хашимова Минзәлә театры артисты Динара Акматованы бүләкләде.

Казан мәдәният институтының махсус призын тапшырырга ректор Роза Әхмәдиева чыкты һәм үз чыгышын бары тик татарча гына сөйләде. Ул Түбән Кама театрының «Озын-озак балачак» спектаклендә Әсгать ролен башкарган яшь артист Рәдис Гариповны сәхнәгә чакырды.

Моңарчы аңа татарча текстлар катлаулы бирелгәнгә булса кирәк, татарча сөйләшмәскә тырыша иде. Чыгышыгыз өчен афәрин, Роза ханым!

Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова Казан мэриясе призын үзе Кариев театрында эшләгәндә тормышка ашырган проектта -«Озын-озак балачак» спектаклендә төп рольне башкарган Булат Гатауллинга бирде.

Икенче махсус премияне ул «Әлиф» командасының «Сак-сок» спектакленә бирде.

«Сәхнә» журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр журналның махсус призын тапшырды. Әлеге приз инде традицион. Ул премиягә лаек булган артист турында журнал битләрендә мәкалә әзерләүдән гыйбарәт. «Сәхнә» журналында басылу өчен артистлардан су буе чират тезелгән. «Сәхнә» журналы призына лаек булган артист турында киләсе санда ук бик матур мәкалә бирәчәкбез. Премия акчасына биш мәртәбә «Пятерочка» кибетенә кереп чыгып була. Ә бу мәңгелек бүләк һәм тамашачы мәхәббәте», - диде ул.

Әтнә театры актрисасы Сиринә Хисмәтуллина ия булды «мәңгелек бүләк”кә. Белмим, матбугатта басылуны ни дәрәҗәдә приз була аладыр, шулай да 100 мең сумлык премияне биш мәртәбә азык-төлек кибетенә кереп чыгу дип бөтенләй инкарь итеп бетермик инде, Зиннур әфәнде! 

  • Сиринә — искиткеч чибәр һәм талантлы актриса. Мин Әтнә театры артистлары Сиринә һәм Риваль Хисмәтуллиннар турында бернинди призларсыз гына язарга алыначакмын. Андый уй алар катнашындагы «Җомга базары» спектакленнән үк туган иде.

Татар театры дөньясының беренче номерлы әһеле — ТР Театр әһелләре берлеге рәисе һәм Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев сәхнәгә Театр әһелләре берлеге премиясен тапшырганда чыкты.

«Сезнең барыгызны да исән-сау күрүемә шатмын. Кулисалар артында сезнең өчен шатланып йөрим. Нишләп үзем тапшырмыйм икән, дим. Һәрберсен үзем тапшырыр идем», — диде Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, сәхнәгә чыгып.

Ул премияне үз шәкертенә — «Аһәң» спектаклендә катнашкан Әлмәт театры актрисасы Наилә Нәҗиповага тапшырды.

Инде лауреатларга килик.

Быелгы лауреатлар:

  • «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә — «Хуш, авылым!» һәм «Хуш, авылым. Хыял» спектакльләре өчен Ләйсән Фәйзуллина;
  • «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясенә — «Хуш, авылым!» һәм «Хуш, авылым. Хыял» спектакльләре өчен Эмиль Талипов;
  • «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» — Бөгелмә театры артисты Анастасия Азоровага бу премия «Танцы на праздник урожая» спектакле өчен лаек булды;
  • «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» — Булат Гәрәев Айдар Җаббаров Буа театрында куйган «Тәүбә» спектакле өчен «Тантана» премиясен алды;
  • «Дебют» номинациясендә — Чаллы театрының «Шәһәр. Нокта. Брежнев» спектаклендә Артур Вафин ролен башкарган Винер Фәйзуллин;
  • «Иң яхшы эпизодик роль» — Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипованың «Сәйдәш. Йокысызлык» спектакле өчен Тинчурин театры артисты Резеда Сәлахова;
  • «Иң яхшы балалар спектакле» номинациясе икегә бүленеп, «Тантана» театр премиясе «Мио, минем Мио!» һәм «NEDОросль» спектакльләренә бирелде;
  • «Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль» — Айдар Сөләйманов «Алтын Казан» мюзиклында Нукер партиясе өчен;
  • «Иң яхшы курчак театры актеры» номинациясе — «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә Әлмәндәр ролен башкарган Юрий Чуктиев һәм Әҗәл ролен башкарган Дилүс Хуҗиәхмәтов;
  • «Иң яхшы актерлар ансамбле» — «Моң» лирик комедиясе артистлары Нурбәк Батулла, Лилия Мәсгутова һәм Анастасия Радвогина.

Болар барысы да берничә номинант арасыннан сайлап алынган бәхетлеләр. Лауреатларны игълан итәргә быел табиблар чыкты. Чөнки алар пандемияле елыбызның геройлары иде.

2020 елның башка геройлары була алмый, әлбәттә. Күрәсең, алар театрда да булмаган — «Тантана”ның быелгы лауреатларына карап фикер йөрткәндә шундый фикергә киләбез. Чөнки һәр артистның зур хыялы булган төп номинацияләрдә — «Иң яхшы ир-ат ролен башкаручы» да, «Иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы» да ансамбльдән «йолкып» алынган исемсез геройлар. Алар икесе дә Камал театрында яшь режиссёр Айдар Җаббаров куйган «Хуш, авылым!» һәм «Хуш, авылым. Хыял» документаль спектаклендә уйнадылар — Ләйсән Фәйзуллина һәм Эмиль Талипов.

Кызыклы мизгел — «Иң яхшы ир-ат ролен башкаручы» номинациясен игълан иткән табиб-невролог Гөлназ Фәсәхова конвертны ачкач: «Бу актерга гашыйк булмаган кызлар юктыр. «Мәхәббәт FM”ның йолдызы Эмиль Талипов», - дип игълан итте. Ягъни, актер «Хуш, авылым!» спектакленнән «йолкып» алынган исемсез роле өчен «Иң яхшы актер» исемен ала, ә шушы гүзәл табиб йөзендә гап-гади тамашачы сәхнәдән аның икенче бер ролен атый. «Устами младенца» диярсең ихлас табибәнең сүзләрен.

Гаҗәп инде, театрны ашата торган «Мәхәббәт FM»да уйнап үзенә гашыйклар армиясе туплады, Нәкый Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу»ында Миркәй ролен башкарды, ә театр премиясен исемсез роле өчен ала.

«Хуш, авылым!» — документаль спектакль. Биредә артистлар режиссер һәм экспедиция вәкилләре белән аралашкан информантларның образларын тудыра — бер образдан икенчесенә күчә. Шул ук Эмиль Талипов фәлән агай образын да тудыра, төгән абзыйныкын да. Әгәр ул аларны Алмаз Борһанов, Эльвир Сәлимов, Гүзәл Гюльвердиева, Алинә Мөдәррисова һәм Фәннур Мөхәммәтҗановтан яхшырак уйнаган икән — ул ансамбльне бозган булып чыга түгелме соң? Шул исәптән, Ләйсән Фәйзуллина да. Ансамбльгә катнашкансың икән — сәхнәдәшеңне хөрмәт итәргә кирәктер инде ул — бөтен юрганны үзеңә тартып ябынып куймаскадыр.

Ансамбль икән, бөтенесе бертигез дәрәҗәдә бер-берсен тоеп, бер актер сыман уйнау дигән сүз түгелмени ул? Мин шулай аңлыйм.

Шәхсән миңа Эмиль Талипов та, Ләйсән Фәйзуллина да башкалар белән бер тигез дәрәҗәдә яхшы актер булып күренде. Мин аларны аерып алырга теләмәс идем. Кыскасы, «Актер ансамбле» номинациясе өчен бер дигән спектакль иде.

Хәер, әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова да үзенең «Козгыннар тавышы… или о чем предупреждают вОроны?!» мәкаләсендә Эмиль Талипов «юрганны үзенә тартып», спектакльнең эчке композициясен бозган дип саный.

Инде «Иң яхшы актер ансамбле» номинациясенә килик. Экспертлар/жюри «Моң» спектаклен «Иң яхшы актер ансамбле» дип саный.

Спектакльдә өч артист уйный — Нурбәк Батулла, Анастасия Радвогина һәм Лилия Мәсагутова. Сүз татар ансамбле төзү һәм аның җитәкчесе Нурбәк Батулланың моң эзләве турында бара.

Шәхсән мин бу спектакль эчендә ансамбльне Нурбәк исемле герой төзегән ансамбльдә генә күрдем. Спектакль геройлары — Нурбәк, Лилия һәм Настя ансамбль төзиләр дә Рөстәм исемле каһарман турында җыр һәм башка җырларны җырлыйлар. Бар булган ансамбль шул. Башка ансамбль тоймадым. Нурбәк Батулла берничек тә ансамбль актеры була алмый. Ул — бердәнбер. Аны ансамбль әгъзасы итеп күрү өчен бик каты тырышырга кирәк.

«Моң» мәйданчыгының «Тантана» алуы өчен «Моң»нан башка да спектакльләре булгандыр ул. Шул ук «Сак-сок», мәсәлән. Ул күпкә лаеклырак булып күренде миңа. Күрмәгән булсагыз, һичшиксез, барып карагыз — Милли китапханәдә бара ул.

«Иң яхшы актерлар ансамбле» номинациясенә дәгъва итүчеләр арасында «Живой Город» фондының «Моң» спектакленнән тыш, Буа театрының «Шобага», «Мастеровые» театрының «Опасный поворот», Камал театрының «Хуш, авылым!», Тинчурин театрының «Сәйдәш. Йокысызлык», Әлмәт театрының «Кайда минем илем?», Бөгелмә театрының «Танцы на праздник урожая» спектакле бар иде.

Камал театрының «Хуш, авылым!», Тинчурин театрының «Сәйдәш. Йокысызлык», Әлмәт театрының «Кайда минем илем?» спектакльләрен күрдем һәм аларның ансамбль булуын тоям.

ххх

Кемнәр соң алар — «Тантана» театр премиясенең сайлап алу комиссиясе һәм жюри әгъзалары. Алар — театр тәнкыйтьчесе Елена Глебова, сәнгать фәннәре докторы Вадим Дулат-Алеев, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов, Актерлар йорты директоры Эльмира Фәтхуллина, Камал театрының маркетинг буенча белгече Гөлназ Хәсәнова, язучы Зиннур Хөснияр, филология фәннәре докторы Елена Шевченко, театр белгече Гөлшат Фәттахова, театр тәнкыйтьчесе Нина Карпова, театр тәнкыйтьчесе Марина Корчак, филология фәннәре кандидаты Айрат Бик-Булатов, режиссёр Туфан Имаметдинов. 

Арада ике затка игътибар итик — алар турында мәгълүмат «заместитель Председателя СТД РТ, директор Дома Актера им. М. Салимжанова», «специалист по маркетингу в ТГАТ им. Г.Камала» дип бирелә. Сайлап алу комиссиясе составы исемлегендә Эльмира Фәтхуллина һәм Гөлназ Хәсәнованың театраль, филология яки башка төрле профильле белеме күрсәтелмәгән.

ххх

Гамәлгә куелган елларында театрлар «Тантана» театр премиясенә номинантларны үзләре тәкъдим итә һәм комиссия әгъзалары шулар арасыннан лаеклы дип тапканнарын сайлап ала иде. Хәзер «Алтын битлек» театр премиясе үрнәгендә, номинантлар сайлап алу хокукын да комиссия үз кулына алды. Әмма «Алтын битлек”тә сайлап алу комиссиясенең эше номинантлар әзерләгәч тә төгәлләнә дип беләм. Лауреатларны жюри билгели. Ә Татарстанда эконом-вариант: номинантларны сайлаган комиссия үзе үк жюрига әверелеп, лауреатны да билгели.

ххх

Инде оештыручылар залга тәкъдим иткән бәйрәм чарасына килик. Аны ТР Театр әһелләре берлеге әзерләгән дип аңлыйм. Чөнки журналистларга хәбәрне шушы оешманың матбугат үзәге җиткерде, аккредитацияне дә алар үткәрде.

Быел «Тантана» республика театр премиясен тапшыру тантанасының концерт өлеше, башка еллар белән чагыштырганда, шактый эконом-вариантта оештырылган иде. Башка елларда «Тантана» премиясен тапшыру тантанасы ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Казан» бию ансамбле, альтернатив төркемнәр катнашкан зур тамаша булганын хәтерлибез.

Быелгы тамашада Филүс Каһиров белән Резеда Галимова дуэты һәм Артур Исламов белән Эльза Заяри дуэты, Ваһапов фонды җырчысы Рәнис Габбазов, Илгиз Мөхетдинов җырлады. Бар булганы шул! Әллә акча азрак бүленгән, әллә башка чыгымнар күбрәк булган.

Ххх

Иң аянычы — сәхнәдән театрларның авторларын үпкәләтә алырлык ялгыш мәгълүмат яңгыравы. Мәсәлән, «Эпизодик рольне иң яхшы башкаручы» номинациясенә дәгъва итүчеләрне игълан иткәндә Әлмәт театрының «Аһәң» спектаклен Фәрит Нәгыймов авторлыгында дип игълан иттеләр. Чынлыкта бу дөрес мәгълүмат түгел. «Аһәң» спектаклен мин карадым. Анда Фәрит Нәгыймов шеф-драматург. Ә әсәрләрне Фәрит Нәгыймов белән бергә Динә Сафина, Булат Минкин, Рәмис Нәҗмиев, Рәдиф Кашапов, Екатерина Тимофеева, Павел Поляков язган. Әлеге спектакльне эксперт комиссиясе әгъзасы Айрат Бик-Булатов та караган иде — анда бер генә автор түгеллеген ул да яхшы белә. Күрәсең, программаны әзерләгән Актерлар йорты белгечләре шеф-драматург төшенчәсен аңлап бетермәгәндер. Гаҗәп инде!..

Нәтиҗә

Әтнә, Әлмәт, Түбән Кама, Минзәлә татар театрларына төп призлар бирелмәде. Буа һәм Бөгелмә театры артистлары «Икенче пландагы иң яхшы артист» призын алды — бу театрлар икенче планда. Чаллы театрына — «Дебют», димәк, алар әле башлыйлар гына — алда олы юк көтә. Тинчурин театры — «Иң яхшы эпизодик роль» — алар театр тормышында бер эпизод дигән сүзме? «Әкият» курчак театрына һәм Кариев театрына, Опера театрына «законлы» үз номинацияләре — билгеләнгән чикләрдән читкә чыгыш юк! «Намус һәм тугрылык» — ике академия театрына — Камалга һәм Качаловка. Ә иң яхшы актерлар — Камал театрында! Пәрдә! 

P.S. «Тантана» театр премиясендә бер махсус приз белән чикләнгән Әлмәт театры «Алтын битлек» театр фечтиваленә җыена. Былтыр «Тантана» экспертлары «күрмәгән» «Көзге сере» спектакле алты номинациядә әлеге дәрәҗәле премиягә дәгъва итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100