Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тантана»: Качалов һәм Яшел Үзән театрын санамасак, иң яхшы спектакльләр Камал театрында

Татарстан театрларына «Тантана» премиясен тапшыру тантанасыннан репортаж һәм бераз гына уйланулар, күзәтүләр һәм башкалар.

news_top_970_100
«Тантана»: Качалов һәм Яшел Үзән театрын санамасак, иң яхшы спектакльләр Камал театрында

Театраль матур яңалыклар «Тантана» республика театр премиясен тапшыру тантанасына Әлмәт театрына бару юлында ук башланды. Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова шалтыратып, «Апуш» балалар театр студиясенең «Театраль Идел буе» фестивалендә балалар театрлары номинациясендә I урын алуын җиткерде. Сөенечен минем белән уртаклашуы минем ирексездән «Апуш» тарихына катнашым булуына бәйле. «Апуш»лылар, котлыйм! Бүгенге «Апуш»лар иртәгә «Тантана» һәм «Алтын битлек» премиясе лауреатлары булырга мөмкин. Мөмкин генә түгел, тәгаен шулай булачак.

Быел «Тантана» театр премиясен 13нче мәртәбә бирү тантанасын оештыру җаваплылыгы Әлмәт театрына тапшырылган иде. Шулай итеп, Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов әйтмешли, Әлмәт театры 1 көнгә республиканың театр башкаласына әверелде. Дөресрәге, миңа калса, Россия өчен Әлмәт театры күптән Татарстанның 1нче санлы театры инде. Чөнки Россиядә үткәрелгән халыкара фестивальләрдә Әлмәт театрыннан да күбрәк җиңүче Татарстан театры юк. Тьфу, тьфу, күз тимәсен!

Юлга «Әкият» курчак театры белән чыктык. Мәдәният министрлыгы быел журналистларны һәм «Тантана» комиссиясе әгъзаларын кадерләп алып бару һәм алып кайтып кую җаваплылыгын бу театрга тапшырган. Кузгалдык. «Әкият» курчак театрының биш артисты номинант буларак бара. Шуларның берсе – «Серая шейка» спектакленнән Анастасия Жукова, Наталья Егорова яки «Дитя Аллаха» спектакленнән Айвар Гыймаев, Эдгар Гайнуллин, Дилүс Хуҗахмәтов «Иң яхшы курчак театры» артисты номинациясендә җиңәргә мөмкин. Хәер, җиңмәскә дә мөмкин, премия Чаллы курчак театрына – Ева Кошкинага китәргә мөмкин. Үзе генә дә, ансамбль белән дә җәмгысы биш мәртәбә «Тантана» лауреаты булган Дилүс Хуҗиәхмәтов автобуста күренми. «Җитәр» дип әйткән, ди, дөрес булса.

«Әкият» курчак театры делегациясен сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев җитәкләми. Ул әле Мәскәүдә. «Алтын битлек» театр премиясе жюриында эшли.

ххх

Әлмәт театры кунакларны театр алдына кызыл келәм җәеп, «Легкие крылья» урам театры артистлары белән каршылады. Фойега үттек. Бәйрәмчә! Рәхәт атмосфера! Әлмәт театры бинасының зур фойелары булмауның «Тантана» премиясе тантанасы өчен бер уңай ягы бар – әз генә карамыйчарак хәрәкәт ясаган саен, берәр артистның кочагына килеп керәсең. Артистлар барысы да шундый бәхетле – кемгә генә кагылып узсаң да елмая, котлый, кочаклый. Театр җитәкчеләренең бер зирәклеге сизелә – алар номинантларның берсенә дә лауреат булу-булмавын «тишмәгән» булса кирәк. Үзләре белмәгәндер дип уйламыйм, чөнки алар өстендә лауреатны китереп җиткерү җаваплылыгы тора бит.

Кызыл келәмдә – Кариевлар. Делегацияне театр директоры Луиза Янсуар җитәкләгән.

Фото: © Салават Камалетдинов

Театрның икенче кат фойесында, аның унбишенче кичәсе кебек балкып, Тинчурин театры артисты Ирек Хафизов басып тора. «Бу кадәр матур басып торуыңа, мин оештыручы булсам, җиңмәгән очракта да җиңгән итеп, өстәмә диплом бирер идем», – дим. «Син беләсеңдер инде үткәнне-үтмәгәнне», – ди. «Белмим», – дим. Каян белим, мине бит «Тантана»га эксперт итеп алмыйлар. Ул арада, елмаер-елмаймас, Камал театры директоры Илфир Якупов килә. Элегрәк гел елмаеп исәнләшә-сөйләшә торган Илфир Илшатович, тирәлегемдәге бөтен артистлар белән исәнләшеп, хәл-әхвәл белешеп чыкты да, ары китте. Мин үтәли күренмәлегә әйләндемме икән әллә, дип шикләнеп, икенче бер артистка барып дәштем. Юк, Аллага шөкер, күрәләр, елмаялар. Соңгы арада Камал театры спектакльләрен тәнкыйтьләштергәләгән өчен шулай булды булса кирәк, дип уйладым да ары киттем.

Сәнгать җитәкчеләре Олег Кинҗәгулов җитәкчелегендә Чаллы театры күренде. Рафил Сәгъдуллин, елмаеп: «Усал журналист, барыбер яратам», – диде. Әйе, былтыр ул төп рольне уйнаган «Абага алмасы ачы була» спектакленең Тукай премиясенә тәкъдим ителүенә бераз шик белдергән идем шул.

Сүз уңаеннан, пьеса авторы Равил Сабыр тырышлыгымы икән – спектакль кандидатлар арасында быел да бар.

Тагын бер сүз уңае – «Тантана» залында Равил Сабыр очрамады. Күрми калдым, дисәм, Равил шактый «солидный» гәүдәле, күрми калу мөмкин түгел. Бу шәһәрнең беренче санлы драматургының театр премиясе тантанасына килмәвенә борчылып та куйдым – авырмыйдыр ич? Исән генә бул, Равил!

Директор Илнур Гайниев җитәкчелегендә Минзәлә театры делегациясе күренде. Легендар Рәзилә апа Муллина, үз гомерендә 3 татар театрында уйнаган талантлы актер Фоат Зарипов, «Тантана» театр премиясенең «Намус һәм тугрылык» номинациясе буенча беренче лауреаты булган Венера Нигъмәтуллина һәм яшьләр. Венера апа беренче «Тантана»ны искә төшереп алды.

Мин бүген Әлмәт театры инициативасы белән гамәлгә куелган Зәкия Туешева премиясен алырга сәхнәгә чыгачак Рәзилә апа Муллинаны кочаклап алдым. Үзе белми әле чыгачагын, ә мин беләм. Чөнки Зәкия Туешева премиясе комиссиясендә мин дә бар. Күпчелек тавыш белән, «актриса исемендәге премиянең» беренчесе актрисага булсын, дип, «сто лет театрда эшләгән» Рәзилә Муллинаны сайладык. Рәзилә апа өчен шат идем.

Кайчандыр журналист булган, хәзер инде драматург һәм либреттист статусына күчкән, өлешчә блондинга әйләнгән Айдар Әхмәдиев басып тора. Композитор Миләүшә Хәйруллина да, Денис Ханбаба да, Эльза һәм Артур Исламовлар да биредә.

Сүз уңаеннан, мин комиссиядә булсам, музыкаль номинациядә Денис Ханбабаны лауреат итү өчен ертылып талашкан булыр идем. «Кави – Сәрвәр» операсында ошады ул миңа.

Әтнәләр делегация белән узмады, театр директоры Ленур Зәйнуллин үзе дә килмәгән. Түбән Камалар да делегацияләп йөрмәде, театр директоры Рөстәм Галиев та юк. Аларда – үз фестивальләре.

Залга уздык. Вип-рәтнең үзәгендә мәдәният министры Ирада Әюпова, аның беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, район башлыгы Тимур Нагуманов, ТР Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев, ТР Дәүләт Советы депутаты Наталья Рыбакова, ТР Рәисе карамагындагы Мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева һәм башкалар утырды.

Башланды. Театраль композиция белән пролог, Әлмәт турында видеомәгълүмат... Әлмәт театры «бик эксперименталь театр» данын югары тотса да, алып баручылар мәсьәләсендә театр экспериментлар ясап тормаган – театрның «сөйкемле сөяге» Динар Хөснетдинов белән театр примадоннасы Мәдинә Гайнуллинаны һәм бу ике «йолдыз» янәшәсенә театрның яшь актеры Рамазан Йосыповны чыгарган. Сәхнә бизәге булып, театрның «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклендәге ике «ангелочек» йөреп тора.

Тантананы Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова ачып җибәрде.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов: «Ирада Хафизҗановна, сезгә һәм сезнең командагызга «Тантана»ны биредә үткәрү карары өчен зур рәхмәт: Əлмәт шәһәре – нефть башкаласы – бер көнгә булса да республиканың театр башкаласына әверелде. Бүгенге вакыйга безнең шәһәр, безнең театр тарихына язылачак. Теләсә кайсы муниципалитет театраль элитаны кабул итәргә әзердер. Минем эшемнән ике адымда гына театр урнашкан – мин ул яктан уңдым. Әмма бөтен спектакльләрне карап җитешеп булмый. Театр феериясе – ул тылсымлы дөнья, син аны гомерең буе якты бер вакыйга итеп искә алырга мөмкинсең. Бу – ниндидер сериал түгел, югары сәнгать. Безнең горурланырлык Əлмәт татар дәүләт театры бар, «Легкие крылья» урам театры кебек яңа юнәлешләр бар. Иң кыю проектларны тормышка ашырырга Әлмәткә килегез!»

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова театр әһелләрен Халыкара театр көне белән тәбрикләде.

Ирада Әюпова: «Дөрес әйтәләр: тормыш – үзе сәхнә. Бәлки, без дә актерлар кебек сәхнәгә чыгабыздыр. Спектакльнең куелышы «ышану-ышанмау» белән тикшерелә. Әгәр дә безгә кул чабалар икән, димәк, без дә начар актерлар түгел – безгә әле ышаналар.

«Тантана» премиясен тапшыру тантанасын шушы дәүләт театры мәйданчыгында уздыру мөмкинлеге өчен Әлмәткә зур рәхмәт! Мин Камал театрыннан Фәрит Бикчәнтәев, Радик Бариев һәм Нияз Игъламовның Зилә Вәлиева янына килеп, шушы профессиональ премияне гамәлгә кую кирәклегенә ышандыруын хәтерлим. Мондый премиянең булуы бик әйбәт.

Без хәзер аның эшендә үз катнашыбызны мөмкин кадәр киметтек. Бу, нигездә, экспертлар премиясе. Бу – бик яхшы. Бүген, кадерле коллегалар, сезгә чын күңелдән ирекле иҗади мохит һәм чиксез мөмкинлекләр телим.

Мин шушы кадәр театрлар ачылган башка бер субъектны да белмим. Республика рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, федераль үзәккә таянып, соңгы 3 елда гына 3 театр бинасы – Чаллыда икене һәм Түбән Камада берне ачтык. Аннан алда Түбән Камада капиталь ремонттан соң тагын берне ачкан идек. Хәзер Буада төзелеп килә. «Татнефть» ярдәме белән Әлмәт театры сәхнәсе ремонтланды, модернизацияләнде. Камал театрына яңа бина төзибез. 10 елдан күбрәк вакыт узды – Россиядә генә түгел, Европада яхшыларның берсе булган Курчак театры бинасын төзедек. Тагын кем болар белән мактана ала?! Безне таныйлар. Биредә залда Айдар Җаббаров бар. Ул 3 көн элек кенә Россия Президенты кулыннан Россия Дәүләт премиясен алды. Ул – театр дөньясыннан. Бүген яңа театр берләшмәсе – «Апуш» студиясе «Театраль Идел буе» фестивалендә 1нче урын алды. Безнең киләчәгебез бар, сөбханалла! Барыгызга да уңышлы иҗат гомере телим».

17 номинацияне бирү тантанасы бер антракт белән 4 сәгать чамасы барды. Беренче премияне – «Дебют» лауреатын игълан итәр өчен, сәхнәгә Әлмәт районы эчке эшләр идарәсенең эксперт-криминалистика бүлеге җитәкчесе урынбасары, полиция капитаны Артур Ибраһимовны чакырдылар. Артур Ибраһимов – «Яңа татар пьесасы»ында II һәм III урыннарны алган яшь драматург. Әлмәтләр эшли белә яшь драматург белән – әле спектакле чыкканчы ук сәхнәгә чыгарып күрсәттеләр.

Сүз уңаеннан, шушы арада Артур Ибраһимов интервью бирергә редакциябезгә килергә вәгъдә итте.

«Тантана» премиясе белән Тинчурин театрының «Хан кызы Турандык» спектаклендә Турандык роле өчен Әдилә Хәсәнова һәм А.В. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт театрының «Бездонное озеро» спектаклендәге Лева роле өчен Тимур Абдрахманов бүләкләнде.

Əдилә Хәсәнова үзенең остазлары Илдар Хәйруллин, Марсель Мәхмүтовка, Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдиновка, режиссер Сәрдәр Тагировскийга һәм башкаларга рәхмәтләрен җиткерде.

Әлеге язмада 4 сәгать барган кичәнең стенограммасын ясарга җыенмыйм. Традиция буенча, «Татар-информ» тантананы онлайн күрсәтте. Артистларның барлык эмоцияләрен, рәхәтләнеп, үзегез тамаша кыла аласыз.

Бу язмада премияләрнең гадел булу-булмавын да тикшермим. Россия Федерациясе Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары Дмитрий Мозговой, Россия Федерациясе Театр әһелләре берлегенең Милли театрлар кабинеты мөдире, театр тәнкыйтьчесе Марина Корчак, Александр театрының иҗади-мәгълүмати бүлек җитәкчесе Елена Герусова «Тантана»га тәкъдим ителгән 60лап спектакльне видеодан карап, номинацияләрне, аннары үзләре үк лауреатларны билгеләүдә катнашкан, дип ышанабыз бит инде, әйеме?

Камал театрының әдәби бүлек мөдире Гөлшат Фәттахова һәм Камал театрының маркетинг буенча белгече, театр белгече Гөлназ Хәсәнова, Камал театры штатында булуга карамастан, гадел бәя биргәнлегенә беркемнең шиге юктыр.

Бердәнбер ачык театр белгечебез, «Алтын битлек» театр премиясе экспертлары комиссиясе әгъзасы буларак бөтен Россия буенча очып йөргән Нияз Игъламов та 60 спектакльне карамый калмагандыр.

Шуны гына әйтәм, башка елларда комиссия, «сестрицам по серьгам» дип, беркемне дә үпкәләтмәскә тырышса (нигездә барыбер барып чыкмый иде), быел тигезләп бүлеп тормаганнар.

Татарстан театрлары арасында иң яхшы артистлар, беләсезме, кайда? Казан ТЮЗында! Театр директоры Айгөл Горнышевага «бриллиантларны» кадерләп саклавы өчен рәхмәтләр! «Тантана» театр премиясенең «Иң яхшы ир-ат роле» һәм «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинацияләрендә ТЮЗ артистлары җиңде. Артистка Эльмира Рәшитова – «Здесь был Кай» спектаклендәге Герда роле өчен, Татарстанның халык артисты Сергей Мосейко «Шварц, человек, тень» спектаклендә Шварц роле өчен бүләкләнде. Иң яхшы актер ансамбле – театрның «Людмила и Руслан» пластик балладасы (режиссер Радион Букаев).

Иң яхшы артистлар ТЮЗда булса да, иң яхшы спектакльләрнең берсен дә – зур форматлысын да, кече форматлысын да, экспериментален дә, балалар спектаклен дә, музыкаль спектакльне дә алар чыгармаган. Ягъни, «иң яхшы» дип аталган спектакльләр башка театрда.

Мин хәзер 4 сәгатьлек тамашаның аерым мизгелләрен генә тасвирлыйм.

Тамаша залы сәхнәгә «Тантана» премиясен алырга Камал театрының күренекле актрисасы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Алсу Гайнуллина чыкканда басып алкышлады. Әйе, «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр»дәге Зөһрә әби – Алсу ханымның чираттагы яхшы роле. Аның «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектаклендә комган тотып сәхнәдә йөрүе күпләрнең күз алдында торадыр. Әмма аның «Икенче пландагы» дип аталган номинацияле премия алуын күрү күңелсез булып китте. Ул урта буын һәм өлкән буын өчен бары тик беренче пландагы героиня булып күңелдә кала. Юк бүген аның кебек барлык яктан килгән актрисалар, дисәм, ачуланучылар да булыр инде. Ләкин мин шулай уйлыйм.

Сценарий матур эшләнсә дә, бер кимчелеген искәртеп узасы килә. Әле төп номинацияләр игълан ителгәнче үк махсус призлар бирелде. Ә алар гадәттә төп премия номинанты булып та, лауреат була алмаганнарга бирелә. Андыйларның махсус приз алырга сәхнәгә чакырылуы – «сезгә премия эләкмәде» дигән сүз. Шундыйларның берсе – Буа театры директоры һәм 1нче санлы артисты Раил Садриев. Ул «Тантана»га үзенең «Дәрвиш» моноспектакле белән «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә тәкъдим ителгән иде.

Кариев театры актрисасы Альбина Гайзуллина һәм Буа театры директоры Раил Садриевка «Кече шәһәр театрлары» һәм «Театр – балаларга» федераль проектларының махсус призлары тапшырылды. Махсус призны проектның партия кураторы Людмила Рыбакова тапшырды.

Раил Садриев: «Бәяләвегез өчен рәхмәт. Әмма бу – «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә бернәрсә дә алмаячагыма ишарә. Мин бик шат! Шуңа шулай киендем (галстуксыз гына булса да затлы костюмнан). Оештыручыларга зур рәхмәт! Киләсе «Тантана»ның Буада узуын телим. Яңа театр сәхнәсендә! Алла кушсын! «Дәрвиш» белән генә барып чыкмаса, берәр Пәйгамбәрне кирәктер.

Тагын берничә минут игътибарыгызны алмакчы булам. Дәрвиш – юл кешесе, Ходай юлындагы кеше. Син Ходайга бер адым ясасаң, ул ике адым ясый. Син тизләсәң, ул каршыга йөгерә башлый. Без – дәрвишләр. Мин – дәрвиш. Без – иң гастрольләргә йөрүче театр – моны барыгыз да белә. Берегез дә безнең кадәр йөрми. Без бүген Чаллыда уйнап бирегә килдек. Иртәгә Түбән Камада уйнап, Башкортстанга китәбез. Безнең икмәк авыр. Безнең театр бит Татарстан урамындагы 1нче санлы йорт адресы белән урнашмаган (Камал театры адресына ишарә. – авт.), Нефтьчеләр шәһәренең Ленин урамында да урнашмаган (Әлмәт театрына ишарә. – авт.). Аларга, шәһәр үзәгендә булгач, тамашачы үзе килә. Без Библиядәгечә: «Сорагыз – бирелер, шакыгыз – ачылыр, эзләгез – табылыр» принцибы белән яшибез. Безнең билет бәясенә ягулык бәясе дә, «суточныйлар» да, кунакханәгә түләү дә, аренда да керә. Без моңа нигә түзәбез? Хәзер бер анекдот сөйләп алам да төшеп китәм, яме.

Өчәү утыралар: һәвәс аучы, һәвәс балыкчы һәм 15 балалы гастарбайтер. Балыкчы сөйли: «Мин балык ярата дип уйлыйсызмы? Күралмыйм. Миңа процесс ошый. Иртән хатын мыжгып йөргәндә, чыгып качасың. Яр буенда синең кебекләр камышлар арасында утыра...» – ди. Аучы сөйли: «Мин кабан ярата дисезме? Дуңгыз ашамыйм. Процессы ни тора! Кыш. Чаңгы белән урманга китәсең...» Гастарбайтер кушыла: «Мин балалар ярата дисезме?.. (залда көлүләр башлана) Процессы ни тора!» Безнең дә шулай – процесс! Сәхнә тарта... Барыгызга да рәхмәт! Бәйрәм белән! Партиягә рәхмәт! Кече шәһәр театрлары... өстән караган академия театрлары түгел... кече шәһәрләрдәге театрлар... сез Әтнәдә яки Минзәләдә театр тотып карагыз. Ярый әле, 2017 елдан бирле безнең спектакльләр федераль акчалар белән финанслана. Автобус алдык, күпме спектакль чыгардык! Күпме режиссерларны чакырдык. Безнең ил бөек! Киләчәгебез бик матур! Илебезгә ышанмаган кешеләр... Партиягә рәхмәт!»

«Тантана» премиясе эченә соңгы елларда Дамир Сираҗиев премиясе дә кертелде. Бу – нигезләмәсе булмаган (аны күргән кешене белмим. – авт.) һәм аңа гаризалар бирү тәртибе игълан ителмәгән уникаль премия. Аны соңгы елларда Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев үзе тапшыра. Сәхнәгә үзе чыкты.

Фәрит Бикчәнтәев: «Хәерле кич, хөрмәтле коллегалар, хезмәттәшләр! Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм! Монда театр турында матур фикерләр әйттеләр. Барыбыз да театрга хезмәт итәбез. Кем ничек, ә мин, Раил Садриев әйтмешли, өстән карап торучы. Чынлыкта бу дөрес түгел. Барысына өстән актер карап тора. Беренче чиратта – артист! Минем педагогларымның берсе Леонид Хейфиц әйтмешли, актер җирдән 2 метрга өстәрәк тора. Димәк, ул – өстә, тамашачыдан югарырак. Актерларның яраткан бер халәте бар – бәйлелек. Алар һәрчак режиссерга бәйле булуга зарлана. Режиссер бирсә уйныйбыз, бирмәсә – уйнамыйбыз, янәсе. Минемчә, киресенчә, режиссер актерга бәйле. Актерлар моны аңлап та бетермиләр. Без коточкыч бәйле. Залда режиссерлар бик аз. Сез күбрәк. Без бик каты сезгә бәйле, кадерле актерлар! Монда Радик Бариев юк. Мин басып торам. Әйе, бу премия Камал театры диварларында туды. Татарстан урамы, 1нче йорт адресы белән урнашкан театрда. (Раил Садриевка дәшеп) Син үзеңнекен әйттең. «Дәрвиш»кә булмагач, син аны тулысынча монда булдырдың.

Рәхмәт Мәдәният министрлыгына. Алар безнең идеяне хупладылар һәм юл бирделәр. Без сездән зур ярдәмне тоябыз, Ирада Хафизҗановна! Бу инде фестивальгә әйләнде. Бөтен артистлар көтә. Борчылалар, дулкынланалар, яратмыйлар... төрлечә.

Дамир Сираҗиев премиясенә килгәндә, ул 1999 елдан бирле бирелә. Залда Дамир Сираҗиевны белгән, хәтерләгән кешеләр дә бар. Аның белән эшләделәр дә – беләм. Бу премия Дамир Сираҗиев китеп баргач барлыкка килде. Аны Марсель Сәлимҗанов та, башка бик күпләр дә алды. Аны артистлар һәм режиссерлар гына түгел, язучылар да, журналистлар да, композиторлар да, балетмейстерлар да алды. Ул – киң премия. Бүген мин аны тапшырачакмын».

Премияне Түбән Кама театры артисты Юрий Павлов, Чаллы театры артисты Рафил Сәгъдуллин («курсташыма» дип ачыклык кертте Фәрит Рәфкатович. – авт.) һәм театр тәнкыйтьчесе Айгөл Габәши алды.

Сүз уңаеннан, Дамир Сираҗиев премиясен Чаллы театры былтыр да алган иде – Разил Фәхретдиновка тапшырылган иде ул.

Тагын бер кат сүз уңаеннан, быел әле курсташы турында фикерен Фәрит Рәфкатовичның Тукай премиясе комиссиясе утырышында да әйтергә тиеш була. Чөнки Рафил абый, әлеге дә баягы «Абага алмасы ачы була» спектаклендә төп рольне уйнаучы буларак, драматург Равил Сабыр һәм режиссер Фаил Ибраһим белән Тукай премиясенә дәгъва итә.

Тагын бер кат сүз уңаеннан, бөтенләй читкәрәк китеп, әлеге спектакль Тукай премиясенә театр аша тәкъдим ителмәгән булырга да мөмкин, ди әле. Бөтендөнья татар конгрессы яки Театр әһелләре берлеге кебек берәр иҗтимагый оешма аша, мәсәлән.

Дәвам итәбез. «Тантана» премиясенең байтак еллардан бирле бирелә торган бер призы бар. Ул – «Сәхнә» журналының махсус призы, номинант булып лауреатлык эләкмәгән артист турындагы язма. Искәрмә буларак шунысына да ачыклык кертәм – сүз тышлыктагы фоторәсем турында бармый, бары тик артист турында журнал эченә урнаштырылган интервью яки башка бер жанрдагы язма күздә тотыла. Зиннур Хөснияр ел саен сәхнәгә чыгып бу премияне үзе тапшыра һәм журналга чыгуның (тышлыгына түгел) өстенлекләрен саный иде.

Быел, ниндидер сәбәпләр белән, Зиннур әфәнде килмәгән. Сүз уңаеннан, быел гомумән комиссия әгъзалары аз иде. «Тантана»га да килмәгәнне... Гафу, тагын читкә китмим.

«Сәхнә» журналының махсус призын Зиннур Хөсниярның коллегасы – «Казан» журналының баш мөхәррире Альбина Әпсәләмова тапшырды. Әлеге премиягә «Моң» театраль мәйданчыгында куелган «Әңгәмә» моноспектакленең иҗат төркеме һәм аның актеры Нурбәк Батулла лаек булды. Ә призны алырга «Живой город» заманча сәнгатькә ярдәм фондын гамәлгә куючыларның берсе, режиссер Диана Сафарова үзе чыкты.

Бу – сезнең өчен «облом года», Зиннур Зыятдинович! Диана Әсгәтовнаның үзенә үз кулларыгыз белән диплом тапшыру мөмкинлегегез бар иде. Ә сез килмәдегез...

Диана Сафарова: «Исәнмесез, кадерле дуслар! «Әңгәмә» спектаклен иҗат итүчеләр исеменнән зур рәхмәт! Мин бу бүләкне, бик рәхәтләнеп, идея авторы Нурбәк Батуллага тапшырам! Бу спектакль бик кирәкле һәм әһәмиятле эш иде. Бу – безнең әтиләребез белән заманча сәнгать аша әңгәмә. Театр көне котлы булсын! Бик зур рәхмәт!»

Язма озынга китсә дә, кичә кысаларында тапшырылган тагын бер премияне әйтми кала алмый. Ул – Әлмәт театры гамәлгә куйган Зәкия Туешева исемендәге премия. Әлмәт театры бу премияне, үзенең легендар артисты һәм режиссеры Зәкия Туешева исемен мәңгеләштерү өчен, иганәче табып, Мәдәният министрлыгы белән килештереп гамәлгә куйган. Премияне театр директоры Фәридә Исмәгыйлева тапшырды.

Премиянең берсен Әлмәт театры артисты Ләйсән Заһидуллина, икенчесен, кече шәһәр театрлары вәкиле буларак, Минзәлә театры артисты Рәзилә Муллина алды. Өченчесе халык театрларының берсенә биреләчәк. Кемгә биреләсен белсәм дә, театрдан узып, ул мәгълүматны чыгарып селки алмыйм.

Сәхнәгә Салават Фәтхетдинов чыкты. Билгеле булганча, «Тантана» кысаларында ул үзе гамәлгә куйган Шамил Закиров исемендәге премиясен тапшыра.

Салават Фәтхетдинов: «Бу «Тантана» унөченче тапкыр үткәрелә. Без беренчесеннән башлап катнашабыз. Шамил Зиннурович дигән изге кешене белмәгән театр әһеле юктыр. Ул безне яшәргә – урлашмаска, алдашмаска, әйткәнне вакытында төгәл итеп эшләргә өйрәтте. Без аның рухына багышлап премия игълан иттек. Шамил Зиннурович 66 яшендә безне калдырып китте. Премиянең бәясе бик гади – Шамил Зиннуровичка исән булса туларга тиешле яшь. Быел аңа 78 яшь булыр иде. Быел ул шул чаклы. Моңарчы премияне ала алмаучылар, бер дә борчылмагыз, аның суммасы арта гына.

Мине башка театрлар гафу итсеннәр, мин гомерем буе бер генә театрга гашыйк – Камал театрыннан башка яши алмыйм. Әмма минем шундый миссия булса, елның иң яхшы спектакле итеп, премияне Әлмәт театрының «Ул әле өйләнмәгән иде» спектакленә бирер идем. Театрда директор булу җиңел түгел. Шамил Зиннурович үзе өчен яшәмәде. Артистның теше авырта, эче авырта икән дип, шулар белән яшәде. Урыны оҗмахта булсын! Без аны догадан калдырмыйбыз.

Мин Камал театрын бик яратам, ләкин Буа театрына бәйләнмәгез! Сез икегез ике юнәлештә ике әйбер эшлисез. Камал стационар театр булса, Раил ул – дәрвиш. Киләсе елда «Тантана»ны үткәрү Раилдә булырга тиеш, дигән фикер йөри инде. 15нче сезон, әлбәттә, Камал театрында булырга тиеш. Шамил Зиннуровичка 80 булыр иде. Шуңа минем тәкъдимем – 15 еллыгы Камал театрында үтәргә тиеш. Киләсе премияне тапшыру тантанасы өчен үз театрымны тәкъдим итәр идем, театры бар, бинасы юк. Шуңа Минзәләдә дә булсын, Әтнәдә дә булсын. Барыбыз да исән-сау булыйк.

Бу премияне алу өчен зур акыл кирәкми. Аны мин хәл итәм. Ул – театрда 30 елдан да ким эшләмәгән сәхнә эшчесе. Әлмәт театры исемлегеннән мин шушысын сайлап алдым».

Бүләк электромонтер Рөстәм Гыйлаловка тапшырылды. Костюм кигән абзый каяндыр өстән төште, «көтмәдем», дип бүләген алды. Баксаң, чыннан да белмәгән икән, костюмер ханым, «бүген зур кешеләр була» дигән сылтау табып, электрик агайны матурлап киендереп куйган, ди. 

Рөстәм абый Гыйлаловның исеме дә Рөстәм бит. Салаватның улы исеме белән бер. Исемнән уңган Рөстәм абый, театрдан да. 

Әлмәт театры артистлары үзләре бөтенләй премиясез каламы, дисәм, «Дөм» спектакленә «Эксперименталь спектакль» номинациясендә «Тантана» тапшырылды. Тапшыручысы кем дисәгез, Айдар Җаббаров үзе. Әйе, 2-3 көн элек кенә Мәскәүдән – Россия Президенты кулыннан яшь иҗатчыларның дәүләт премиясен алып кайткан талантыбыз. 

Әлмәттә узган «Тантана»ның тагын бер яңалыгы – Татарстан Мәдәният министрының һәм министрның беренче урынбасарының икесенең дә, килеп, сәхнәдән премия тапшыруы. «Кече форматтагы иң яхшы спектакль» номинациясендә премияне Юлия Әдһәмова тапшырды. «Зур форматтагы иң яхшы спектакль» номинациясендә Ирада Әюпова тапшырды. Премиянең тегесе дә, монысы да Камал театрына булды.

Тик кечкенә генә бер искәрмә бар. «Тантана» республика театр премиясендә 2 театр катнашмады – Качалов исемендәге рус дәүләт театры һәм Яшел Үзән музыкаль муниципаль театры. Болар – «Тантана» уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә әйтелгән рәсми мәгълүмат. Гамәлгә куючысы Мәдәният министрлыгы булган Качалов театры гамәлгә куючысы шулай ук Мәдәният министры булган премиягә игътибарсыз калды. Ничәмә еллар спектакль кую өчен федераль акчалар алган Яшел Үзән театры өчен дә «Тантана» премиясе үзенчәлекле бер отчет түгелмени? Икенчедән, бу театрлар үз артистларын «Тантана» премиясе алу шансыннан мәхрүм итә аламы? Театр артисты өчен 100 мең сум – аз акчамы әллә?

Инде шул ук катнашмаучылар темасына икенче яклап якын килеп карыйк. Җәмәгать, «Кече форматтагы иң яхшы спектакль» һәм «Зур форматтагы иң яхшы спектакль» дигәндә нәрсә күздә тотыла? Республикада бер «Тантана» белән икенче «Тантана» аралыгында чыккан иң яхшы спектакль, әйеме? Әгәр ике театрның спектакльләре каралмый калган икән, алар чыкмаган дигән сүз түгел бит. Бу театрлар Татарстанда һәм аның тамашачысы – нигездә Татарстан кешесе. Димәк, премияләрне «Качалов һәм Яшел Үзән театрларыннан башка кече форматтагы иң яхшы спектакль» һәм «Качалов һәм Яшел Үзән театрларыннан башка зур форматтагы иң яхшы спектакль» дип атарга кирәк. Килешәсезме?

Лауреатларны да, номинантларны да, экспертлар күзенә чалынмыйча калган һәр артистны да котлыйм. Киләсе «Тантана»га кадәр!

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100