news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Тантана-2026» яки Памук фанатлары

«Тантана» театр прмиясен тапшыру тантанасыннан Рузилә Мөхәммәтова репортажы

news_top
«Тантана-2026» яки Памук фанатлары
Фото: © Әтнә театрының матбугат үзәге, Рәмис Нәҗмиев

Театраль сезон дәвамында Татарстанның дәүләт, муниципаль һәм шәхси театрларында куелган 70тән артык спектакль арасында иң яхшысы Камал театрының «Сафлык музее» спектакле булып чыкты – «Тантана» премиясе комиссиясе шулай хәл итте. «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә дә шушы спектакльдә төп рольне башкарган Ришат Әхмәдуллин лауреат булды. Комиссия тутырып Памук фанатлары («Сафлык музее» драмасы төрек язучысы Орхан Памукның шул исемдәге романы нигезендә Никита Кобелев тарафыннан куелган) утыра диярсең...

«Тантана» театр прмиясен тапшыру тантанасы турындагы язманы финалдан башлап киткәнмен икән. Башыннан башлыйк.

«Тантана» театр премиясе 15нче мәртәбә үткәрелде һәм ул быел Әтнә театрында үтте. Чөнки Әтнә театрының дәүләт театры статусын алуына 15 ел. Театр Тукай исемен йөртә, ә быел Тукайның тууына 140 ел.

Әтнә театры Юрий Федоров җитәкчелегендәге Yummy Music Band музыкаль ансамбле һәм ике Илгиз катнашында (җырчылар Илгиз Шәйхразиев һәм Илгиз Мөхетдинов) өч сәгатьлек шәп концерт-тамаша әзерләгән иде. Сценарий авторы – Альберт Шакиров, режиссер – Рамил Фазлыев. Сәхнәгә чыгачак һәрбер кеше күп сөйләмәскә кисәтелеп куелган һәм регламентны артык бозулар булмады да – барысы да ипләп кенә үз җаена барды.

Максатым, әлбәттә, кичәне тасвирлау түгел, чөнки «Тантана» ул беренче чиратта театраль сезонга ниндидер бер нәтиҗә, билгеле бер вакыт аралыгында театраль киңлектә билгеле бер театрның урынын барлау, аның үсешен күзәтү һәм, әлбәттә, артистларның уңышларын күреп, аларның күңелен үстерү... булырга тиеш. Чынлыкта да шулай булдымы – лауреатлар «әйе» дияр, «за бортом» калганнар килешмәс. Мин дә «әйе» дип әйтә алмыйм, ләкин шунысы хак – биредә бер-берсен ярты сүздән дә, сүзсез дә аңлый торган һәм барысы да театрны ярата торган кешеләр җыелган һәм бу кешеләр 3 сәгать вакытларын бергә үткәрделәр.

Мин өч сәгатьлек тамашаның кайбер эпизодларына гына тукталырмын.

Номинацияләрне игълан итүчеләр ниндидер төгәл мантыйк белән сайланмаган - театр директорларының кайберләре, шулай ук, театрны яраткан һәм театр да аларны яраткан төрле статустагы җитәкчеләр. Минем текстта бүләкләүләр тасвирламасы да кичәдәге тәртиптә бармый, үзем теләгән тәртиптә язам. Гүзәл Сәгыйтовадан башлыйм.

Казан шәһәре башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова «Икенче пландагы ир-ат роле» номинациясен игълан итәргә чыкты.

Гүзәл Сәгыйтова: «Кадерле театр әһелләре! Һәр иҗат кешесе – үз эчендә казынучы, үзен тәнкыйтьләүче, яратмаучы кеше. Чөнки сез һәрвакыт игътибар үзәгендә, сезне гел яратып кына карамыйлар, тәнкыйтьлиләр дә, утта да тоталар, мәкаләләр дә дөнья күрә. Шушы театр көнендә генә булса да үзегезне үзегез алкышлагыз әле, яратыгыз – тамашачы да сезне яратып кына карасын. Үзегез белән бераз гына булса да канәгать булып яшәсәгез иде. Халыклар бердәмлеге елында барыгызга да бердәмлек телим».

Гүзәл Сәгыйтова һәм Рөстәм Гайзуллин

Фото: © Рәмис Нәҗмиев, Әтнә театрының матбугат үзәге

Әлеге номинациядә лауреат Тинчурин театрының «Ал яулыклы язмышым» спектаклендә Байтимер ролен башкарган Рөстәм Гайзуллин иде. Рөстәм остазлары Илдар Хәйруллин һәм Тәслимә Фәйзуллинага рәхмәт әйтте. «Тинчурин театрында – «Яңа сулыш», яңа бина - «вторичка» булса да, яңа режиссер – талантлы режиссер – аның белән театр тормышы буйлап җитәкләшеп түгел, кочаклашып барасы килә», – диде һәм үз номинациясендә премия алырга хатыны да чыгачагын искәртеп куйды (алга китеп әйтәм – чыкмады, башкага бирделәр).

Гүзәл Сәгыйтова оештыручылар конвертын ачу өчен генә түгел, Казан шәһәре башлыгы премиясе белән килгән иде – ул аны «Хыял артыннан» спектакле өчен Айдар Җаббаровка тапшырды.

«Хыял артыннан номинацияләргә эләкмәгәч каушап калган идек, сезгә бик зур рәхмәт», – диде Айдар Җаббаров Гүзәл ханымга. «Әлеге «Хыял артыннан» спектакле хәзерге авыр вазгыятьтә өмет уята торган спектакль, икенчедән, Казан монда декорацияләр генә түгел, аерым персонаж кебек», – дип аңлатты Гүзәл ни өчен бу спектакль сайлануын.

Айдар Җаббаров, Гүзәл Сәгыйтова

Фото: © Рәмис Нәҗмиев, Әтнә театрының матбугат үзәге

ххх

Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин «Дебют»ны игълан итте. Алар икәү иде: Чаллы театрыннан «Алтын алка» спектаклендәге Миңлебай роле өчен Илназ Гаффанов һәм Бөгелмә театрының «Дон Кихот» спектаклендә Санчо Панса роле өчен Азат Җамалетдинов.

Ленур Зәйнуллин, Азат җамалетдинов, Илназ Гаффанов

Фото: © Рәмис Нәҗмиев, Әтнә театрының матбугат үзәге

Чаллы театры сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов «Иң яхшы эпизодик роль» номинациясен игълан итте. Аларикәү иде: Буа театрының «Каюм Беренче» спектакленнән Вәли, Фатих, Гаяз рольләре өчен Ирек Гайнетдинов һәм Кариев театрының «Тынлык» спектаклендәге N иптәш роле өчен Рамил Вафин.

Ирек Гайнетдинов һәм Рамил Вафин

Фото: ©

Кариев театры директоры Илнур Гайниев «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясен игълан итте. Конвертны ачканчы: «Казан театрлары белән Казаннан читтәге театрларның мөмкинлекләре җир белән күк аермасы», – дип искәртеп, Әтнә җирлеген шушы кичә өчен мактап алды да, сәхнәгә Әтнә театры актрисасы Зөһрә Мөхәммәтгалиеваны чакырды («Гроза» спектаклендә Кабанова роле).

Илнур Гайниев, Зөһрә Мөхәммәтгалиева

Фото: © Рәмис Нәҗмиев, Әтнә театрының матбугат үзәге

«Балалар өчен иң яхшы спектакль» номинациясен игълан итәргә Гөлүсә Батталова чыгып, театрның халкыбызны, милли мәдәниятебезне, телебезне үстерүдә һәм саклауда, яшь буынны тәрбияләүдә иң көчле нәтиҗәле инструментларның берсе булуын искәртеп, лауреатны игълан итте. Лауреат Тинчурин театрының «Кечкенә Мирза» спектакле иде. «Бу матур авантюрага ачык йөрәк белән бәйләндем», – диде режиссер Руслан Риманас.

Жюри әгъзасы, ИЯЛИ галимәсе Елена Шевченко «Эксперимент» номинациясен игълан итте. Алар икәү иде: Минзәлә театрының «Нос.Сон» һәм Әлмәт театрының «Итальян» спектакле.

Дөресен әйткәндә, мин Әлмәт театрының «Кьоджинские перепалки» пьесасы нигезендә куелган спектаклендә әллә ни экспериментлык күрмим, әйбәт итеп куелган чит ил классикасы. Татар образы кертергә тырышуларын эксперимент дип санадымы икән комиссия әгъзалары? Миңа калса, аларның «Өзелгән көй» күбрәк эксперимент иде кебек һәм иң яхшы спектакльләребезнең берсе булырлык спектакль иде, ә ул төп геройга махсус премия белән генә калды.

Ә менә Минзәлә театрының нәкъ шушы номинациядә җиңүенә сөендем. Чөнки Роберт Шәймәрданов җитәкчелек иткәндә шактый кыю экспериментлар ясаган театр соңгы елларда саграк эш итә иде. Ә кыюлык кирәк – театрга уңышлар!

Әлмәт һәм Минзәлә театрлары коллективлары

Фото: © Әтнә театрының матбугат үзәге, Рәмис Нәҗмиев

«Иң яхшы музыкаль спектакль» номинациясен Әтнә театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев тапшырды. Алар өчәү иде. Өчесе дә номинантлар иде һәм «оптом» лауреатлар булдылар: «Әлиф» иҗат берләшмәсенең «balballar» спектакле, Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрының «Лебединое озеро» спектакле һәм Камал театрының «Башмагым» спектакле.

«Иң яхшы музыкаль спектакль» киң мәгънәгә ия номинация. Опера спектаклен дә, музыкаль драма жанрын да, пластик спектакльне дә бер казанга салып, болгатып, сайлап ала алмагач, бер премияне өчесенә бүлеп бирү – шушы юл сайланган. Ә нинди критерийлар буенча сайларга соң аларны - алар бит өчесе өч формат. Шуңа сайлап та тормаганнар.

«Актерлар ансамбле» номинациясен Фәрит Бикчәнтәев тапшырды. Ул конвертны ачкач гаҗәпләнеп: «О здесь три спектакля», – диде. «Три спектакля, три ансамбля» дип дәвам итте: «Затворник и шестипалый» («Моң» театр мәйданчыгы), «Чехов. Репетиция» (Түбән Кама ТЮЗы) һәм «Маяк» (Әлмәт урам театры). Алар өчәү иде. «За бортом» Буа театрының «Капитанская дочка» һәм бу номинациядә бердәнбер татар спектакле Түбән Кама театрының «Борһан йорты» калды.

Фәрит Бикчәнтәев һәм лауреатлар командалар

Фото: © Әтнә театрының матбугат үзәге, Рәмис Нәҗмиев

Үземнең беркатлылыгым белән мин Түбән Кама театрының «Борһан йорты» спектаклен сезонның иң яхшы спектакле яки «актерлар ансамбле» белән танылырга лаеклы дип уйлый идем һәм үземнең хаклыгыма ышанып беткән идем. «Борһан йорты» – миңа калса, Илгиз Зәйниевның иң яхшы пьесаларының берсе. Әлегә аның Казанда куелмавы драматургның түгел, куймаучылар проблемасы. Аны Түбән Кама театрында Лилия Әхмәтова куйды һәм ул бик әйбәт куйды.

Махсус призларны «оптом» диярлек биреп кую – кичә программасының иң уңышсыз һәм мәгънәсез өлеше. Затлы шәхесләр Зәкия Туишева исемендәге премия (Әлмәт театры инициативасы белән гамәлгә куелган премия), Дамир Сираҗиев исемендәге премияләр үзләре бер сәхнә тотарлык ләбаса. Аларның үз тарихы бар, үз статусы бар, үз бирелү тәртибе бар, тапшыручысы бар, бүләккә азмы-күпме финансы бар – кыскасы, алар «Тантана» кысаларында тапшырылса да, мөстәкыйль премияләр. Мин «Казань» журналы һәм «Сәхнә» журналы премияләрен дә, СТД премиясен дә түбәнсетмим, һич кенә дә алай түгел, ләкин, җәмәгать, болар бит инде тигез хокуклы, тигез статуслы премияләр түгел. Соңгылары «Тантана» эчендәге махсус премия, алар үзбаш яшәми.

Зәкия Туишева исемендәге премия Түбән Кама театры актрисасы Гүзәл Шәмәрдәновага, Әлмәт театры актрисасы Гөлнара Кәшиповага, Апас халык театры режиссеры Земфира Мөхәммәтшинага тапшырылды.

Фәридә Исмәгыйлева, Земфира Мөхәммәтшина

Фото: © Әтнә театрының матбугат үзәге, Рәмис Нәҗмиев

Дамир Сираҗиев премиясе быел театр белгече Марина Корчакка, журналист Рәдиф Кашаповка һәм Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтовка тапшырылды.

Алгы планда – Рәдиф Кашапов, Лилия Гәрәева

Фото: © Әтнә театрының матбугат үзәге, Рәмис Нәҗмиев

Бер кызыклы мизгелгә тукталасым килә. Тапшыру вазифасы бер ай чамасы элек Театр эшлеклеләре берлеге рәисе урынбасары булып эшли башлаган, «Калеб» яңа буын берләшмәсенең алыштыргысыз кураторы Лилия Гәрәевага тапшырылган иде – «с корабля на бал» дияр иде руслар мондый очракта. Лилиянең берничә ел Тинчурин театрында директор урынбасары булып эшләве һәм моннан берничә ай элек бернинди аңлатмаларсыз аның белән контракт озайтылмаганлыгы билгеле факт. Бер зал булып Лилиянең Фәнис Мөсәгыйтовка диплом тапшыруын күзәттек. Лилия ханым өчен бу әһәмиятле мизгел булгандырмы-юкмы - белмим, Фәнис Мөсәгыйтов өчен алай ук әһәмиятле булмады да кебек, Лилия белән кочаклашты да җитез генә микрофон янына килде – чөнки кыска гына һәм оста гына итеп чыгыш ясап аласы бар иде.

Фәнис Мөсәгыйтов: «Ходай биргән яшь талантлы режиссерыбыз булды – Айдар Тәлгать улы Җаббаров. 22 октябрьдән без Татарстан урамы, 1 нче йорт адресындагы Камал театрыныкы булган бинада уйный башладык. Шунысы да бар – май аенда без бу сезондагы унынчы премьераны чыгарачакбыз һәм унберенчесенә әзерләнә башлыйбыз».

Театр эшлеклеләре берлегенең махсус премиясе Әлмәт театрының «Өзелгән өмет» спектаклендә Фәрит Яруллин роле өчен Раушан Мөхәммәтҗановка тапшырылды.

Миңа калса, Раушанның бу роле «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясенә туры килерлек һәм җиңүгә лаеклы иде. Әмма комиссия аның иҗатын һәм татар сәхнәсенә Фәрит Яруллин образын лаеклы чыгара алуын «махсус» белән генә бәяләде. Ә иң яхшы ир-ат роле «Сафлык музее» спектаклендәге роле өчен Ришат Әхмәдуллинга бирелде (анысы соңрак, әлбәттә).

Махсус премияләр темасын дәвам итеп, Салават Фәтхетдинов шәхсән үзе гамәлгә куйган Шамил Зиннурович Закиров исемендәге премияне тапшыру үзе бер аерым блок иде. Илфир Якупов чыгып чыгышын ясап, Салават Зәкиевичның бүләген Әтнә театры артисты Таһир Габидуллинга тапшырылды. Әйе, ул сәхнәдә һәрвакыт уйнаган, хәзер дә уйный, әмма машина йөртүче штатында булган. Дөрес, хәзер актер штатына күчкән, әмма премияне элек эшләгән һөнәре буенча алды. Котлыйбыз! Ә шулай да чын-чын сәхнә арты хезмәткәренә бирсәгез дә яраган булыр иде.

Махсус премияләр темасын дәвам итеп, быел алар азрак иде. «Бердәм Россия»нең «Кече ватан мәдәнияте» программасы да үз премиясен куймаган. Мәдәният министрлыгының да махсус премиясе юк иде. Тагын төрледән-төрле махсус премияләр була торган иде.

Илгиз Зәйниев

Фото: © Әтнә театрының матбугат үзәге, Рәмис Нәҗмиев

Сезон казанышын игълан итәргә Илгиз Зәйниев чакырылды. «...безнең хәзер картларча инде, әллә ни эшләмәдем дә бу юлы, шуңа бик күренмим. 5-6 спектакль чыгардым, 4-5 пьеса язган идем. «Насильно мил не будешь», ди. Шул меңләгән тамашачы мәхәббәте белән «придется довольствоваться». Барыгызны да бәйрәм белән! Конкурс булгач җиңүчесе була, җиңмәүчесе була, ләкин иң мөһиме – бу бәйрәм, без күрешәбез. Безнең монда утыруыбыз мөһим, анда экранда булуыбыз түгел. Алга таба бер-беребезне хөрмәт итеп эшләргә насыйп булсын», диде ул һәм конвертны ачып Туфан Имаметдинов һәм Эльмир Низамовның «Бакый» хор картиналарын игълан итте. Туфанның «перфоматив сәнгать өлкәсендә әйдәп баручы» булуын да искәртте.

Туфан залда юк иде, «Әлиф» исеме чыккан саен сәхнәгә Алена Батулла күтәрелде.

Туфан Имаметдинов дигәннән, аңа да «сәлам» җиткерелде. Казан ТЮЗы актеры Роман Ерыгин сәламе. Үз премиясен алырга чыкканда...

ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясен игълан итте. Алар икәү иде. Премия Камал театры артисты Ришат Әхмәдуллинга («Сафлык музее» өчен) һәм ТЮЗ актеры Роман Ерыгинга («Село Степанчиково и его обитатели») тапшырылды.

Роман Ерыгин, Нурия Хашимова

Фото: © Әтнә театрының матбугат үзәге, Рәмис Нәҗмиев

Роман Ерыгин: «Мине көне буе котырталар: «сине «сәхнәдән югалган» дип язалар», диләр, «син кайткансың икән», диләр. Чынлыкта мин беркая да китмәдем, һәрвакыттагыча театрда аена 8-9 спектакль уйныйм. 2 ел элек тә шундый ук номинация белән «Тантана»га тәкъдим ителгән идем. Сүз уңаеннан, Айдар Җаббаров спектакле иде – Айдарга әлеге «Музей» спектакле өчен рәхмәт! Әмма ул чакта премияне бирмәделәр.

Ни өчен минем онытылуымны да аңлатам. Чөнки театрда шундый чор иде: кайбер әсәрләрдә миңа сәхнәгә чыгу оят иде. Хәзер ул чор узды, хәзер оят түгел. Ә бу сәхнәгә чыгу бик рәхәт икән. Рәхмәт!»

«Кече формадагы иң яхшы спектакль» һәм «Зур формадагы иң яхшы спектакль» номинацияләрен ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов тапшырды.

Валерия Завьялова, Дамир Натфуллин, Айдар Җаббаров

Фото: © Әтнә театрының матбугат үзәге, Рәмис Нәҗмиев

Дамир Натфуллин: «Бу залда 100 процент диярлек театрга битараф булмаган кешеләр җыелган. Хөрмәтле актерлар, сәхнә эшчеләре, сез яшәү дәрте, тормыш яме биреп, көлдертеп-елатып гади кешенең тормышына тәэсир итәсез – хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бүген хронометраж турында уйламыйча, бәйрәм ничек барган – шулай барсын. Театр дөньясында да башка өлкәләрдәге кебек дәвамчанлык әһәмиятле. Шуңа күрә аеруча зур шатлык белән хәбәр итәм – бүген Идел буе федераль округының театраль бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды һәм безнең «Апуш» театр студиясе беренче урын алды. Бу зур җиңү!»

Дамир Натфуллин «Кече формадагы иң яхшы спектакль»не игълан итте – Демидов особнягында чыккан («Живой город» фонды) «Судьба человека» моноспектакле иде ул. Аны Айдар Җаббаров Камал театры артисты Эмиль Талипов белән чыгарды. Чын күңелдән куллар авыртканчы алкышладык.

Дипломны алырга сәхнәгә тагын бер кат Айдар Җаббаров чыкты. «Барыгызга да кызыклы, катлаулы яңадан-яңа спектакльләр чыгарырга насыйп булсын! Бу җиңүемне хатыным Эльвинага һәм кызым Мәликәгә багышлыйм», – диде ул.

Эмиль Талиповның хатыны һәм кызына да багышларга иде инде – аның да өлеше зур ич. Курчакларны ясаучыларның да, йөртүчеләрнең дә хатыннарына (ирләренә) һәм балаларына...

«Живой город» фонды вәкиле Валерия Завьялова бу спектакльгә билетлар мизгел эчендә сатылып бетүен әйтте.

«Зур формадагы иң яхшы спектакль» номинациясен игълан итәргә ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов чыкты.

Ришат Әхмәдуллинны Марат Әхмәтов бүләкли

Фото: © Әтнә театрының матбугат үзәге, Рәмис Нәҗмиев

Марат Әхмәтов: «Бу очрашуның көне дә, урыны да символик мәгънәгә ия. Бөек Тукаебыз елы һәм без шул исемне лаеклы йөртүче Әтнә театрында. Һәр халыкның үз милли сәнгате, традицияләре, рухи кыйммәтләре бар. Безнең халыкның театры бар – гасырлык язмышы булган театры, ул илне-көнне сөендереп гасырдан артык халкыбызга хезмәт итә. Милли сәнгатебез турында кайгыртып яшибез – моңыбыз да бар, җырыбыз да бар, сүзебез дә бар. Театр ул сәнгатьнең күп төрләрен берләштергән – сүз дә бар, җыр да бар, милли кием дә бар. Шуңа да без аны бәялибез. Театры халкы белән бергә булган милләт яши. Безнең республикада театр сәнгатенә игътибар зур, беләсез бит инде – Республика Рәисе дә «Алтын битлек» иясе. Театрга тамашачы кызык эзләп кенә килми, яшәү рәвешенә фәлсәфи мәгънә эзләп, ям һәм гамь эзләп килә».

Камал театрының «Сафлык музее» спектакле бүләкләнүе турындагы игъланны ул әйтте. Бетте... Хәер, финалда якты мизгел калсын өчен Кариев театрының аксакалы булган Нуриәхмәт Сафинның «Намус һәм тугрылык» премиясен алуын турында азактан язам.

Үзләренең ветеран артистларына «Намус һәм тугрылык» премиясен алырга булышу – театр директорларының намус эше, дияр идем. Премия бер генә, Татарстандан 15 дәүләт театры бар һәм аларның һәрберсендә берничә аксакал артист бар, вакыт бара һәм ул артистлар... кыскасы, премияне алып өлгерергә кирәк. Бу урында Кариев театры директоры Илнур Гайниевка рәхмәт – Нуриәхмәт абый Сафинның бу премиягә лаеклыгы турындагы мәгълүматны дөрес итеп җиткерә алган.

Нуриәхмәт Сафинга «Намус һәм тугрылык» премиясен Әтнә театрының дусты, Россия герое Рәсим Баксиков тапшырды.

Рәсим Баксиков, Нуриәхмәт Сафин

Фото: © Әтнә театрының матбугат үзәге, Рәмис Нәҗмиев

Ххх

«Тантана» премиясе киләсе елга нинди булыр, кемнәр тавыш бирер – анысы билгесез. Миннән беркем дә киңәш сорамаса да, берничә теләгемне языйм әле.

Аның комиссия әгъзалары мөмкин кадәр мөстәкыйль булсын иде, театрларның штатында булмасыннар иде, татар театрының контекстын да белсеннәр иде.

Әгъзалар театрларга йөреп спектакльне залдан карасыннар иде, чөнки театр – тере сәнгать. Соңыннан спектакльгә анализ да ясалсын, рецензияләр дә язылсын иде. Казаннан читтәге театрларның спектакльләрен мәгълүмат кырына чыгаруны да «Тантана» үз өстенә алса начар булмас иде.

Ә шулай да «Тантана» театрлар өчен бик кирәкле чара. Театр эшлеклеләре өчен үзенчәлекле трибуна да, үзенчәлекле интрига мәйданы да диярсең...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар