news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тамашачы Данир Сабировка: «Колаклы чагың ныграк ошый иде»

Данир Сабиров элек куелмый калган видеоны Инстаграмга керткән.

news_top
Тамашачы Данир Сабировка: «Колаклы чагың ныграк ошый иде»
Салават Камалетдинов

Данир Сабиров үзенең инстаграмдагы сәхифәсенә «Туган көн җыры»н башкарган видеосын керткән. Шул җыры белән җырчы октябрь аенда туган инстачыларын туган көннәре белән тәбрикли.«Колаклы вакытымнан куелмый калган композиция», — дип язып куйган ул. Хәзер җырчының чәче озынрак булганга, колакларына игътибар ителми.

«Колаклы килеш бик харизматик булгансың», — дип язган бер инстачы.

Комментарийлар язучылар арасында колагына пластик операция ясатуда шикләнүчеләр дә бар. «Колак яткырырга күпме түләдең?» — дип сораган бер инстачы. «Колак булмасын өчен колак артына скотч ябыштырырга кирәк», — дип киңәш итүчеләр дә бар.

«Колаклы чагың ныграк ошый иде», — дип язган бер ханым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар