Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тамада Фәнил Мөбәрәкҗанов: «Бер айлык хезмәт хакын биш сәгать эчендә эшләп кайтып киттем»

Яңа ел төнендә ватсапта шаян аудиоязма таралган иде. Бәйрәмгә әзерлекне кызык итеп сурәтләгән язма авторы – 20 ел стажлы тамада, диктор, экскурсовод Фәнил Мөбәрәкҗанов булып чыкты! Фәнил әфәнде «Интертат» ка үзенең язмышы, Яңа елны ялгызы каршылавы, тамада булып китү тарихын сөйләде.

news_top_970_100
Тамада Фәнил Мөбәрәкҗанов: «Бер айлык хезмәт хакын биш сәгать эчендә эшләп кайтып киттем»
Фәнил Мөбәрәкҗановның шәхси архивыннан

«Туганнарга баргач, табыннары сыгылып тора инде, нәрсә генә әзерләмиләр...»

– Мин халык өчен яңа кеше түгелдер. Мәдәният, сәнгать өлкәсендә эшләүче кеше мин, – дип, үзе белән таныштырды Фәнил әфәнде.

Чыгышы белән ул Теләче районы Айдар авылыннан, хәзерге вакытта Казанда яши. 1995 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында режиссерлык бүлеген тәмамлаган. Өч ел «Дулкын» радиосында диктор булып эшләгән.

Габдерәхим, Ризәлә Исмәгыйлева, Дилбәр Фәизләр белән бергә эшләдек, – ди.

Радио ябылгач, концертлар алып бара башладым, күп артистлар белән хезмәттәшлек иттем. Популярлык казанам дип, йолдыз булырга омтылган кеше түгелмен. 8 ел элек артистлар белән Раушан Шәрифнең «Мәхәббәт, кәҗә һәм башкалар» дигән комедиясен куйган идек. Республика буенча бик күп районнарда йөрдек, кешеләр мине шуннан да күреп белә.

Радиодан киткәнгә 20 ел, әле хәзер дә кайчак танып алалар. Яңа ел алдыннан таралган аудиоязмадан да «син бит бу!» дип, танып язучылар булды. Шаярып кына яздырылды ул. Ике төндә «иң еш җибәрелгән хат»ка әйләнеп, кире үземә әйләнеп кайтты.

Ватсапта 8 кешедән торган туганнар чаты бар. Алинә исемле туганнан туган сеңлем бер кызның: «Кунакка килсәгез, күп әйбер алып килмәгез», – дигән аудиосын җибәргән иде. Шуңа җавап итеп, «ярар, ярар, туганым» дип яздырып җибәрдем. Туганнарым арасыннан язмам каядыр чыгып киткән! Дөньяларны йөреп, кире үземә әйләнеп кайтты.

– Язманың текстын кәгазьгә язып тормадыгыз, алайса?

– Юк, ул импровизация иде. Яңа ел төне алдыннан машинамны юдым да, кипкәнен көтеп утырган арада, теге кызның аудиосын тыңлап, үземнекен «экспромт» яздырдым. Яңа ел котлавы шикелле дә булып китте ул.

Чаллыдагы туганнан туган апам да: «Язмаңны Минзәләдән җибәрделәр», – ди. Самара өлкәсеннән дә бер танышым җибәрде. Шул арада кая барып җиткән диген! Мин шаккаттым. Кызык булып чыкты ул.

– Туганнарыгызның реакциясе?

– Алар һәрвакыт көлә. Туганнарга баргач, табыннары сыгылып тора инде, нәрсә генә әзерләмиләр... Узган ел да туганнарга кайткач, дүрт төрле иттән генә дә шашлык әзерләгәннәр. Бассейнда су коенып, төне буе ял итеп, иртән генә китеп бардык. Көн яктырды, өстәл тулы ризык, туганнарны шулкадәр нык якын кабул итә алар.

Минем туганнар – шаян кешеләр, һәрвакытта да мәзәкне аңлыйлар. Бәйрәмнәрдә бергәләп җыелышып, шаярып утырырга яратабыз. Миңа инде берничә кеше, «Интертат»тан сине эзлиләр анда, дип әйтте. Хәбәр сылтамасын туганнар чатына куйдым да: «Кайсыгыз чыгарды?» – дип сорадым. Партизаннар әле дә дәшми-нитми утыра (көлә). Сер булып калды ул.

Әнигә охшаганмын, ул бик тә җор телле иде. Без – авылыбыз белән җор телле, күңелле кешеләр. Конферансье булып туйларда, юбилейларда күп эшләргә туры килде. Быел, Алла бирсә, 50 яшь тула үземә. Хәзер инде туйлар алып бармыйм. Яшьләргә икенче төрле кирәк, замана үзгәрә. Урынны башкаларга да бирергә кирәк. Яше илледән артса да, әле дә туйлар алып баручылар бар – менә шуларга шаккатам. Туйда тамада булырга сорыйлар икән, танышларымнан яшь тамадаларны тәкъдим итәм.

Туган көнем дә – 1 апрельдә. Тормышымда уен-көлке күп булды. Концертларда чыгыш ясаганда да үзем белән булган хәлләрне сөйлим. Кызык хәлләр әллә кайдан чыкмый, кеше авызыннан чыга. Язып куйганым да юк, сөйләшкәндә, үзеннән-үзе искә төшә ул.

«Ярты ел эчендә берничә туганымны югалтканнан соң, Яңа елны каршыламыйм»

– Яңа елны ничек каршы алдыгыз?

– Дөресен әйтим: Яңа елны туганнар белән җыелып каршы алмаганга 23 ел булды. 1 гыйнварда иртәнге 5тә 23 ел элек 37 яшендә бертуган абыем вафат булды. Шуннан бирле җыелмый башладык. Аннан соң абыем үлде, 2015 елда бер абыем 55 яшендә җан бирде, шул ук елны октябрьдә әнием арабыздан китте. Ярты ел эчендә иң якын кешеләремне югалтканнан соң, кәефләр төште инде, эстрада өлкәсендә эшләү авыр булды.

Гаиләдә без 6 бала идек, мин – алтынчысы. Хәзер өчәү калдык. Миннән өч яшькә олы бер абыем бар. Авылда төп нигездә торучы юк. Абыем авылда тора, нигез йортны аның гаиләсе карый. Авылга кайтып-китеп йөрим.

Әни мин гастрольдә булганда вафат булды: абый үлгәч, ул депрессиягә китте, озак тормады. Урын өстендә ятып азапланмады. Азат – Алсу Фазлыевлар белән концерт куярга дип, Бәкергә барып җиттек. Концерт башланырга 2 сәгать вакыт бар иде әле, авылдан абый шалтырата: «Әни китте бит», – ди. Урамга чыгып, күз яшьләремне агызып кергәч, Азат әйтә: «Талантың бар, пульт артында гына утырып тор. Сәхнәгә чыгарлык кәефең юк. Халыкка сиздермәбез, Алсу белән икәү сөйләрбез, ерып чыгарбыз әле», – ди. «Юк, Азат. Мин бит профессионал кеше. Артистлыкка укыган. Кешегә сиздермәскә тырышырмын», – дидем. Сәхнәгә чыгып, концертны алып бардым. Азатларга бик тә рәхмәтлемен. Ярдәм дә иттеләр, юл буе, авылга кайтып җиткәнче, шалтыратып тордылар. Үземне кулга алып, иртәнге 3тә авылга кайтып җиттем.

«Мәхәббәт, кәҗә һәм башкалар» комедиясен дә куеп йөргән чак иде ул. Азат калганнарга хәбәр иткән иде. Айгөл Бариева шалтыратты: «Спектакльне күчерикме, килә аласыңмы?» – ди. Шуннан тиз генә минем рольгә алмаш тапканнар – Фәрит Галиевны чакырганнар. Минем рольне ул уйнап торды.

– Үзегезнең гаиләгез бармы?

– Гаилә турында сөйләшергә яратмыйм. Гаиләм бар иде, 2000 елда аерылыштык. Балаларыбыз булмады. Әлфия Афзалова әйтмешли, «ирсез дә тормадым, ир белән дә тормадым». Кер юу машинасы, микродулкынлы мичем бар – шул җиткән.

Гаилә корып яши башлаган вакыт искә төшә. Акча юк заман. Хезмәт хакын өчәр ел соңга калып түлиләр. Күршеләргә рәхмәт. «Дулкын»ның кибете бар иде. Хезмәт хакы хисабына продукция алып яшәдек. Күршеләр – өлкәнрәк кешеләр, әзрәк акчалары бар. Минем белән машинага утырып кибеткә баралар да, продукция алгач, безгә артык акчаларын бирә иделәр. Шулай итеп, хезмәт хакын акчага әйләндердем.

Төпчек бала булгач, гел өйдә кала идем. Әниләр печән әзерләргә чыгып китә иде. Вак-төяк эш миңа йөкләнә: тавык-чебеш карау да, ашарга пешереп кую да һ.б. Пешергән ашларым тәмле булгандырмы – белмим, әни кәгазьгә язып, өйрәтеп калдыра иде. Ашарга пешерергә иренмим, күп төрле әйберләр пешерә беләм. Олы абыем Наил һәм тормыш иптәше Рәгъдә апага рәхмәтлемен. Бакча тутырып җиләк-җимеш үстереп, мал-туар тоталар, хуҗалыклары мулдан. Җәй буе азапланалар. Кыш җиткәч, шәһәргә «качып» беткән туганнарына түшкәсе-түшкәсе белән каз үрдәген өләшеп, күчтәнәчләрен тутырып җибәреп, безгә гел булышып торалар.

Ләкин эшләмичә торып булмый бит: оештыру эшләре белән дә шөгыльләндем, автобус турларында экскурсовод та булдым. Җәен теплоходларга утырып, экскурсия үткәрәм, бу шөгылемә инде 20 ел.

Ялгыз калгач, кешеләр депрессиягә бирелә. Дуслар, туганнар, якыннар белән аралашып яшәгәч, андый хәлгә калмадым. Аларга рәхмәт. Кайгырып, борчылып йөрергә ирек бирмәделәр. Әни вафат булганнан соң бер ел авылда яшәдем, нигез өйне ташлап китәсем килмәде, шәһәргә барып эшләдем.

Шөкер, авылдашлар бик ярдәмчел. Кайтып киткән арада да, чәй эчәргә чакырып торалар. Гомер бер бирелә бит, яшәп калырга кирәк.

Тамада булу тарихы: «Бер айлык зарплатаны биш сәгать эчендә эшләп кайтып киттем»

– Тамада булу сагындырмыймы әле?

– Сагындырырга ирек бирми, чакырып торалар. Туйларны гына үткәрергә ризалашмыйм. Юбилейлар, никах мәҗлесләрен хәзер дә алып барам. Рекламалар биргәнем дә юк, халык арасында «сарафан радиосы» яхшы эшли. Татар эстрадасында Гүзәл Мостафина белән Рәшит Сабиров кына тамада булып йөри иде. Шулардан соң тамадалар арта башлады.

«Дулкын» радиосына эшкә кергәч, тамада булып эшли башладым. Бер гаилә радиога килеп, мин сөйләгәнне генә тыңлауларын әйтеп, мәҗлесләрендә тамада булырга үтенде. Тамада булып йөргәнем юк, дип, карышып та карадым. «Күпме сорасаң, шулкадәр түлибез», – диделәр. Ул вакытта 500 сум түлиләр иде бугай... Дөресен әйткәндә, туйларда 20 тапкырдан артык шаһит булганым бар иде, үзебезнең райондагы бөтен егетләрне өйләндереп бетердем (елмая).

«Киләм, эшлим, бер тиен дә алмыйм», – дип кенә ризалыгымны бирдем. Алып барып кына булмый, ди-джей да кирәк бит әле... Гайфулла Абзаловны чакырдым. Аппаратурасы бар, концертларга барганын белә идем.

Туйны үткәрдек, акча алмагач, бер пакет күчтәнәч тутырып бирделәр. Коньяклар, шәраблар, җиләк-җимеш салганнар. Кибеттән сатып алу мөмкинлеге юк иде. Гайфуллага акча түләделәр, «нормально, әле болай түләгәннәре юк иде» ди.

«Буш калдыра алмыйбыз, барыбер аласың», – дип, хуҗалар кесәмә конверт тыкты. Конвертны өйгә кайткач кына ачтым. 1000 сум акча тора. Чагыштыру өчен: радиода дүртәр сәгать эшләгән өчен 1200 сум хезмәт хакы чыга иде. «Бер айлык зарплатаны биш сәгать эчендә эшләп кайтып киттем», – дидем үз-үземә. Шуннан азарт башланды. Шактый популяр тамада булып киттем, чакыручылар артты! Акча күрә башладык, тормышлар җайланды. Шул вакытта кияү белән кәләшнең туен алып барган идем, инде балалары туып, буйга җиткәч тә мине чакырдылар. 22 елдан соң балаларының да туенда да тамада булырга туры килде.

«Тамада булуны, җиңел генә акча эшләү юлы, дип уйлыйлар»

– Төрле тамадалар бар. Танышлар арасында да, кемдер – элекке университет мөгаллиме, кемдер җырчы һ.б. Тамада кеше белемле булырга тиешме ул?

– Белем алу кирәктер дә. Мин алып баручыларның сөйләменә игътибар итәм. Туган телне саклыйбыз, диләр. Ләкин тел югала бара. Хәзер татар сәнгате турында әйтергә куркыныч, чөнки кем нәрсә тели, ничек тели – шуны сөйли. Сүзенең ата-анасы юк. Кеше көлдерәм дип, теләсә нәрсә сөйләп, теләсә нәрсә эшләп йөрүчеләр бик күп. Миңа шул күренеш ошамый.

Татар мохитендә үсмәгән кешеләр дә тамада булып эшли башлады. Җиңел генә акча эшләү юлы, дип уйлыйлар, ләкин мин аны «авыр хезмәт» дип бәяләр идем. Кемгәдер, күрәсең, җиңел бирелә, чөнки уйлап тормыйлар, теләсә нәрсә әйтәләр. Тамада булгач, тузга язмаган уеннар уйнаталар. Кешегә кызык инде. Кеше шуны кабул итә. Һәр уен эзлекле рәвештә бер-берсенә бәйле булырга тиеш, хәтта уен да кешегә тәрбия бирергә тиеш. Ә хәзер аны уйлап тормыйлар. «Әйдә, 2 кеше килегез әле монда, уйнап алыйк әле», – дип чакыралар да, сценка күрсәтеп, кешене көлдереп кенә утыралар. Тәрбия чарасы буларак уйната торган уеннар юк.

Аңлыйм: кешеләр дә, замана да үзгәрде. Бөтенесендә кредит, ипотека, түләргә дә кирәк, укытучы, тәрбиячеләр 3 мең, 5 меңгә ризалашып, барып эшли. Акча эшлим дип, булдыра алмаган әйберне кыланырга кирәкми.

Менә мин Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлап, режиссер булсам да, акча эшләп алыйм әле дип, балалар бакчасына кереп, тиз генә 3 сәгать балалар белән тәрбияче булып эшләп чыга алмыйм. Аның өчен талант та, белем дә булырга тиеш. Этика, эстетика дигән төшенчәләр бетте.

Татарның сәнгатен түбән төшереп йөрүчеләр күп. Мәрхүм Илһам Шакировның сүзләре искә төшә: «Җырлаучылар күп, җырчылар юк». Шуның кебек, эшләүче күп, «сайрап йөрүче»се дә күп. Халыкка шул ошый, халык шуңа чаба. Халыкның башын бутадылар.

Өч тиенлек җырчылар, тавышлары юк, моң бөтенләй юк. Халык шул «сайрап йөрүче»ләргә котырып, концерт залларын тутырып киләләр. Безнең бит нинди талантлы, яхшы тавышлы җырчыларыбыз күренми. «Тәртип» радиосына «5»ле билгесе куям. Башка радиоларны тыңлый алмыйм мин. Тыңлый башласаң, җирәнә башлыйм. «Тәртип»тә чын артистлар, гел мәгънәле җырлар яңгырый. Киләчәк буынга ретро җырчыларыбызны танытып торалар, менә шунысы ошый. Берсеннән-берсе матур тапшырулар эфирга чыга. «Шырдый-бырдый» сөйләшүчеләр юк. Ризәләгә рәхмәт.

«Татар радиосы»н тыңлый башласаң – чыктым аркылы күпер. Нәрсә сөйләгәннәрен колаклары ишетми, уен уйнаткан булалар. Рус радиоларын тыңлыйм да, «Татар радиосы»ндагы уен шуннан күчереп алынган икән, дим. Уйлап табып эшләү юк. Ул радиоларда кеше өчен кызык яңалык юк. Аңлыйм – акча кирәк. Акчага корылган инде. Сәнгатьне акчага сатып ала, сата башладылар.

Телевидениенең элекке хуҗалары миңа: «Фәлән кадәр акча түләсәң, телевизордан күрсәтәбез, юморларыңны сөйләтәбез», – дип тәкъдим иткәннәр иде. Нишләп мин үземнең талантымны акчага сатып алыйм әле?! Кирәк кеше күрә, белә, таба. Бөтен кешегә билгеле: кемдер акча түләп, үзен җырлаттыра. Синең талантыңны халык күрергә тиеш, акча түгел. Шуңа күрә бөтен әйбер акчага корылды. Замана авыр, бөтенесенә дә акча кирәк. Акча түләүче бар икән, ул сорый инде.

Татар телен саклыйбыз, дип тырышкан булалар. Шәһәр буйлап элмә такталарны карап йөрим, эч поша инде. Үзгәртеп бетереп булмый. Әле һаман шул инглиз теленә дан җырлыйбыз, рекламаларда да инглиз теле хәзер. Татар теле дә матур, дип әйтүче юк. Татар телен Татарстаныбызда күтәрмәсәк, аны тагын кайда күтәрәләр? «Мишәрләр, вперед!» – дип кычкырып йөреп кенә татар телен күтәрә алмыйбыз. Балтач, Теләче, Саба районнарында – иң чиста, дөрес сөйләм. Арча районында «әчкеч» дип сөйләшәләр, шуңа аптырыйм инде. «Ишекне «әчеп» керәсеңмени»? – дип сорыйм. Алар аны автоматик рәвештә, уйламыйча әйтә.

«Маңкортлар аркасында татарларның саны кими»

– Күптән түгел үткән җанисәптә 600 мең татар кимегән икән. Күңелдә юшкын калмыймы?

– Ул – бик зур сан. Татарлар ничек кими? Тел белән. «Мин – татар» дип, үзен яздырмаган кеше дә күп булгандыр. Хәзер: «Миңа бүген рәхәт, яхшы. Миңа ничек әйтәләр, шулай эшлим. Тамагым тук, өстем бөтен, торырга урыным бар. Статистика нипочем!» – дип фикер йөрткән кешеләр күп. Үземә дә ул турыда әйтүчеләр булды. Кеше бүгенге көндә үзенә ничек җайлы – шулай яраклаша.

Без сәясәтчеләр түгел... Өстә утыручы кешеләр, депутатлар җанисәпкә салкын карый. Алар фикерен үзгәртсә, телгә игътибар булса, бик әйбәт булыр иде.

Экскурсияләр оештырам, дидем. Кырлай музеена, Биләргә бик күп кешеләрне алып барабыз. Маршрут төзегәнче, баштан үзем барып, өйрәнеп, күреп, карап кайтам. Кама Тамагына баргач, кешене Туфан Миңнуллин музеена алып керәсе килә. Шулкадәр матур, зәвык белән эшләнгән музей. Әмма керергә – дамбадан төшәргә баскыч ясап куючы юк. Йә бөтенләй полиция ягыннан әйләнеп керергә кирәк... Җайсыз.

Красновидово авылында Максим Горький музее юл уңында кала, анда 3 чакрым керергә кирәк. Авылның үзәгенә кадәр асфальт салдылар, музейга барып җитәргә 300 метр ара калган, җәяү дә барып булмый. Музей бар, керергә уңайлыклар юк. Хакимият моңа әзрәк игътибар итәргә тиештер. Кечкенә генә әйберләр дә уңайсызлык тудыра.

Биләргә экскурсия оештырган вакытта, автобуста 60-70 процент урыс кешеләре бара. Татар кешеләренә әйтсәң: «Нәрсә бар анда?» – диләр. Беренчедән, бу – тарих. Икенчедән, Изгеләр чишмәсеннән су эчеп, кешеләр шунда коенып, теләкләр теләп кайта. Инде 7 ел дәвамында ел саен Марий Элдан 20ләп мари кешесе килә. Алар аны традициягә керткән. Үзләренә шифа таба, файдасын күрә.

Теплоход белән Зөя утравына барыйк, дип тәкъдим итәм. Татарлар: «Анда бит чиркәү! Безгә чиркәүдә нәрсә калган?!» – диләр. Алайса, Болгарга барыйк, дим. Теләмәгән кеше теләсә нинди сәбәп таба. Татар кешесе шундыйрак инде ул. Раифа монастыренә барыйк, дим. 25 ел буена ел саен йөрим, мине көчләп чиркәүгә алып кереп, чукындырган кеше юк әле. Татар булып калам барыбер.

Иске Аракчинода «Барлык диннәр гыйбадәтханәсе» бар. Безнең татарлар: «Анда чиркәү бар», – диләр. Янында шунда ук мәчете дә бар бит, дим. «Юк, кермибез. Кырыйдан гына карыйбыз», – диләр. Тарихны белим әле, дип тә тырышмыйлар. Халык шуны аңламый. Ләкин бу бит – тарих, халык тарихны белергә тиеш! Тарихын белмәгән кеше маңкорт була. Ул инде татар түгел. Шундый кешеләр аркасында татарларның саны кими.

Чувашиягә дә экскурсияләр оештырган булды. Юлда барганда Татарстан экскурсоводы сөйли, шәһәргә кергәч, җирле экскурсовод сөйли. Алар үзләренең тарихын күбрәк белә. Мин аларга шаккатып карап торам: экскурсовод милли киемен кия. Үзенең чуваш икәнен күрсәтеп тора.

Казанга елына 8әр миллион турист килә, никадәр экскурсовод эшли, ник бер татар экскурсоводы түбәтәен, калфагын кисен икән? Баш киеме булмаса, татар икәнеңне тасвирлый торган әйбер булырга тиеш. Берсенә әйттем дә әле. Татар хатын-кызы була торып, акчаңны кызгансаң, үзем калфак алып бирәм, дим. «Ә миңа ул нәрсәгә?» – дип тартыша бу. Икенче бер рус экскурсоводына: «Калфагым бар иде, туристлар белән йөргән вакытта киеп йөри алмыйсыңмы?» – дидем. «Рәхәтләнеп!» – диде бу. Ул калфак киеп йөргәненнән кимсенмәде. Безнең татарлар үзләренең милли киемен киеп күрсәтүеннән кимсенә. Чувашлар, марилар шундый костюмнардан йөри...

Шуңа күрә татарның саны кими дә инде! Татарлыкны күрсәтү чарасы буларак, бу әйберләр өстендә эшләсеннәр иде.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 12 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Акыллы кешедән акыллы сүзләр чыга шул.Безнең халыкка эш кенә булсын,ял итә белми....
  • 11 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Эфарин...дус... якташ.,.килешэм!!! 👍👍👍👏👏👏🎯
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100