Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа елга әзерлек: «Бер биш банка булса, җитә инде, күп кирәкми»

news_top_970_100
Яңа елга әзерлек: «Бер биш банка булса, җитә инде, күп кирәкми»
Максим Смагин карикатурасы, "Чаян"

Яңа ел төнендә ватсапта шаян аудиоязма таралды. Аның авторы кем икәнен белмибез, әмма бәйрәмгә әзерлекне кызык итеп сурәтләгән бу язманы «Интертат» укучыларына җиткерергә кирәк дип таптык.

«Ярар, ярар, туганым. Бер-ике чекушкасын да алып килермен. Пилмәнен дә алырмын. Сез күп әзерләнмәгез инде. Өстәлләрегезне мул итеп әзерләп тормагыз. Әзерләргә кирәк булса, шул ике-өч бәлеш пешерерсез инде шунда. Күп салмагыз. Артык майлы булмасын, күп салмагыз – бер үрдәк, бер каз, бер тавык салып, ашын пешерсәгез шунда. Токмачлы аш кына ашарбыз. Пилмәнен үзем алып килермен анысын, ярар. 

Әрмән коньягы алып куегыз инде. Вак-төяк, шырдый-бырдый шампаннар алып тормагыз. Әйбәтрәкләрен карагыз инде. Күп алмагыз. Әрмән коньягын шул бер бишне алсагыз, җитәр инде безнең өчебезгә.

Тагын нәрсә алырга? Соклар алып тормабыз инде. Анысы үзегезнең теге көз көне ясаган җимеш суларыгыз җитәрлектер әле. Күптер әле шунда, 3 литрлы банка белән бер 5 банкагыз булса, җитә инде, күп кирәк түгел ул анда. Күп кирәк түгел. Күп әзерләмәгез, яме. 

Салатларны инде шунда «Оливье» ясасагыз, «Сельдь под шубой» булса шунда, винегрет булмаса да ярый. Затлырак салатлар ясасагыз, әйбәтрәк булыр күбрәк итеп, ашала бит инде ул шунда бер утыргач, күбрәк ясагыз. 

Әллә ни күп әйбер кирәк тә түгел инде шунда бер утырганда. Бер 10 кило мандарин алып куегыз шунда, 3 кило апельсин, 1-2 ананас булса өстәлдә, әллә нәрсә кирәк түгел. Күп әзерләмәгез. Күп әзерләмәгез».

Бу язманың авторын белсәгез, безгә хәбәр итсәгез иде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 1 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Хэерле кичлэр интертат. Бу язманын авторы минем икебертуган абыем Фэнил була
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100