Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тамада Чулпан Гарипова коронавирустан дәвалану ысуллары турында яза

Ул ис һәм тәмне тоймый башлавы турында яза.

news_top_970_100
Тамада Чулпан Гарипова коронавирустан дәвалану ысуллары турында яза
Чулпан Гарипованың аккаунтыннан

Тамада һәм алып баручы Чулпан Гарипова үзенең Instagram сәхифәсендә коронавирустан ничек дәвалануы турында язган. Коронавируска охшаш симптомнар ханымда җәй көне үк булган.

«Көннәрдән бер көнне баш, аркалар авыртып йокыдан уяндым. Температураны үлчәдем — 37,4. Температура ике көн торды. Өч көннән соң җиңеләйдем. Авыру симптомнары бөтенләй юкка чыкты. Аллага шөкер теге „корона“ булмады, салкын тигәндер, дип уйладым, әмма бишенче көнгә кабат баш авырта, тән сызлый башланды һәм ис тою бетте», — дип язган ул үзенең сәхифәсендә.

Чулпан Гарипова исләрне тоймаганын кыяр тозлаган вакытта аңлаган. «Банканы стерильләштерергә куйдым. Онытканмын. Банка утырган кәстрүлгә күзем төшсә, кәстрүл тирәли ут. Баксаң, эчтә суы бетеп, инде кәстрүл кызып утыра икән. Түшәмгә карасам, ак түшәмдә зәп- зәңгәр төтен. Ә мин ис сизмим», — дип яза ул.

Ис тоймаган вакытта бер көн тәм тою да бетеп алган. Чулпан ханым тозлы балык китерткән, ашаганда тәмен тоймаган. Бер атна дәвамында ис тоймаган ханым.

Инстачылар аның ничек дәвалануы турында кызыксына башлаган. Ул балан, мүк җиләге морслары, лимон белән чәй эчеп дәваланган. Гаиләләре белән имбир суы эчкәннәр. «Аны болай ясадым. 250 г. имбирне, кисәкләргә турап, коймак пешергән кебек табада сүрән утта киптерергә. Шуңа 2 литр су салып, сүрән утта кайнатырга. Бер сәгатьтән соң коңгырт төстәге сыеклык әзер була. Аны суыткычта сакларга кирәк. Ашар алдыннан ярты стакан җылы суны эчтек», — дип яза ул.

Чулпан Гарипова балачакта бронхит белән интеккән. Шул вакытта әнисенең ничек дәвалавын искә алган. «Йоклар алдыннан әни зур кашык белән, дуңгызның эч маен эретеп җылы килеш каптыра иде дә, мин төренеп йокларга ята идем. Элек үпкәләрне май белән дәвалаганнар. Альвеолалар май ярата. Йоклар алдыннан мин кайнаган сөткә сары май салып эчтем.

Тамада ханым һәркөнне аякларын коры горчица кушылган кайнар суда тоткан. Ул процедура температура булмаганда, йоклар алдыннан эшләнә, 20-30 минут утырырга кирәк. Аннан соң аякка оекбаш киеп йокларга киңәш итә ханым.

Ул шулай ук аякларга һәм күкрәк читлегенә борычлы пластырь ябыштырырга киңәш итә, үзе файдасын күргән. Ай дәвамында үпкәдә вакыт-вакыт авырлык сизүе турында язгач, дус кызы аңа «Стрельникова буенча сулыш алу күнегүләре»н ясарга киңәш иткән. «Бик файдалы булды. Хәзер короновирус шартларында яшәргә өйрәнергә кирәк. Ул беркая да китми, безнең белән калачак. Шуңа күрә бу күнегүләрне көнгә 20 минут ясау файдага гына булачак!», — дип яза Чулпан Гарипова.

Тамада саф һавада булырга, җәяү йөрергә киңәш итә. Үзе һәркөнне ач карынга кайнар су белән сүндерелгән сода һәм С витаминын эчә икән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100