«Талмас микән кулым, ишкәкләрне ялгыз ишкәндә» - Илзидә Госман шәхси тормышы өчен борчыла
Җырчы Илзидә Госман үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсенә моңсу фото урнаштырган. Фото астына исә «Ишкәкче җыры»ннан:
Армас микән кулым,
Талмас микән кулым,
Ишкәкләрне ялгыз ишкәндә...» – дигән юллар язып калдырган.
Әлеге сүзләр җырчының сәхифәсен күзәтеп, иҗаты белән кызыксынып баручыларны борчуга салган. «Илзидә, ялгыз ишәргә язмасын», «Әхтәм белән парлап яшәгез, ялгызлык утында яна күрмәгез», – дип теләкләрен җиткергәннәр алар аңа.
Без дә, җырчыга язып, мондый сүзләрне язуының сәбәбен сораштык. Дөрес, җырчы нечкәлекләргә бирелергә ашыкмады.
«Әлбәттә, бу сүзләр күңелгә болай гына килмәде. Әлегә төгәл генә берни дә әйтә алмыйм… Язмышымда кризис чоры. Бу начармы, яхшымы икәнен тормыш күрсәтер», – диде ул.
«Кризис шәхси тормыштамы, иҗаттамы?» - дигән сорауга исә артист: «Шәхси тормышка бәйле...» – дип җавап кайтарды.