«Талантлы балалар түләп укый алмый» — мәдәнияттә кадрларга ихтыяҗ
Мәдәният, сәнгать белгечләренең авылларга кайтмавы, мәдәнияттәге яңа технологияләргә өйрәтү системасы аксавы, сәнгать мәктәпләре директорларының эш хакы түбән булу, борынгы халык уен коралларын кайтару һәм башка проблемалар парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында күтәрелде.
«Әйтерсең, мәдәнияттә берни үзгәрергә тиеш түгел…»
Мәдәният өлкәсен элеккечә, гади итеп күз алдына китереп, анда берни үзгәртәсе юк, дип уйлаучылар ялгыша. Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова шуңа инандырырга тырышты. 2022 елда тармакта кадрларга гомуми ихтыяҗ 300 ләп белгеч дип исәпләнә.
— Хезмәт базары үзгәрә. Бүгенге состав ун елдан җәмгыять ихтыяҗларына җавап бирмәячәк. Инновацион процесслар кертелгәч, театр сәнгатендә яңа һөнәрләр барлыкка килә. Тавыш режиссерлары, операторлар… Китапханәләрдә, музейларда да IT-компетенцияләр күбрәк барлыкка килә башлый, — диде министр.
2021 елда 696 мәдәният учреждениесе хезмәткәре «цифрлы мәдәният» юнәлеше буенча квалификациясен арттыра.
Ирада Әюпова сүзләренчә, компетенцияле белгечләр кирәк булгач, норматив-хокукый документларны җайга салу кирәк. Хәзерге профессиональ квалификацион белешмәлекләр мәдәният тармагы спецификасын исәпкә алмый. Әйтик, производство бүлеге башлыгы дигәндә, эш үзенчәлекләре буенча төгәллек кертелмәгән. Мәдәнияттә производство бүлеге башлыгы «бутафорский, декоративный, монтировочный, поделочный» кебек цехлар белән җитәкчелек итә.
— Бу цех хезмәткәрләре «Мәдәният белгечләре» квалификацион группасына керә. Ә җитәкчеләре мәдәнияткә карамый. Менә шундый парадокс - без әлегә аны хәл итә алмыйбыз, чөнки һөнәри квалификацион белешмәлекләр федераль дәрәҗәдә раслана.
Гомумтармак вазифалары бар, мәсәлән, инженерлар, программистлар, ләкин бу белгечләр сәхнә җиһазларын, җайланмаларын, ут, тавыш җиһазларын профессиональ көйләү белән шөгыльләнә. Тармакның фәнни үсеше стратегиясе турында фикер алышкан идек. «Театрда инженер эшләре кайда соң анда» дип сораучылар бар. Эш шунда шул: бүген театрларда, концерт залларында инженер эше бик күп. Мәдәниятне примитив кабул итәләр, әйтерсең, өч йөз ел эчендә берни үзгәрергә тиеш түгел. Ә технологияләр бик үзгәрде, ләкин приказ буенча бу компетенцияләр мәдәният хезмәткәрләре вазифасына карамый.
Киләсе елга, фәнни учреждениеләр белән берлектә, 2030 елга кадәр кадрлар әзерләү методикасын эшләргә җыенабыз. Кадрларга ихтыяҗны ведомство карамагындагы оешмаларны сораштырып формалаштырабыз, ләкин алар бу сорауга һәрвакытта да җаваплы карамый. Фаразлар белән шөгыльләнүче махсус фәнни институтлар кирәк, — диде Ирада Әюпова.
Гел проблема гына димәгән, сөенечлесен дә күрергә кирәк. Әнә бит, 2020 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда, быел беренче яртыеллыкта тармакта ир-ат хезмәткәрләр күбрәк, алар 0,1 процентка арткан.
Барлыгы 22 мең 773 кеше эшли. Шуларның 6 251 е ир-ат, 16 мең 522 хатын-кыз.
Министр тармакта югары белемле хезмәткәрләр 50 проценттан артык булганын әйтте, шул исәптән 37, 65 проценты — профильле югары белемле кешеләр. Махсус урта белемле кешеләр 30 процент тәшкил итә, шул исәптән 16 проценты — профильле белемгә ия. Мәдәният тармагы кадрларының 20 проценттан артыгының профильле белеме юк. Министр әйтүенчә, алары укытырга җибәрергә тиешле хезмәткәрләр.
Ирада Әюпова хезмәт хакы проблемасына да тукталды.
— Тармак системасында хезмәт хакын караганда, профильле белеме булмаган кешеләр эш хакын шул ук квалификацион группасы буенча алыр дигән идек, ләкин барыбыз да аңлый: беребез дә профильле югары белеме булмаган табибка дәваланырга бармый. Бүген, профессиональ стандартларга күчкәндә, бу тема тагын да актуаль. Профессиональ стандартлар дигәндә, вариацияләргә урын юк, — диде министр.
Мәдәният өлкәсендәге җитәкчеләр һәм урынбасарларының 63 проценты югары белемле, белгечләр арасында югары белем алганнары — 68 процент. Ирада Әюпова авыл клублары директорлары да шушы җитәкчеләр исәбенә кергәнен искәртте. Тармакта яшь ягыннан 25 яшькә кадәргеләр — 5 процент, 25 яшьтән 40 яшькә кадәр — 27 процент, 40 яшьтән 55 яшькәчә — 40 процент, 55 яшьтән узганнар — 28 процент.
Татарстанда мәдәният өлкәсендә 9 һөнәри белем бирү оешмасы һәм 106 өстәмә белем учреждениесе бар. «Тормышын сәнгать белән бәйләүчеләр күп түгел. 100 процент булмаса да, һичшиксез, бүгенге 14 проценттан ул барыбер югарырак булырга тиештер инде», — ди министр.
Бүген һөнәри белем бирү оешмаларында 2500 кеше белем ала. 2020-2021 уку елында 890 кеше тәмамлаган, шуларның 650 се үз белгечлекләре буенча эшкә урнашкан, 214 кеше вузларда укуын дәвам иткән. Югары уку йортларын 504 кеше тәмамлаган, шуларның 373е белгечлек буенча эшкә урнашкан, 63е укуын дәвам иткән.
Декабрь башына мәдәният тармагы белгечләре өчен 118 вакансия бар. Декабрь башы мәгълүматлары буенча, китапханәләргә — 18, мәдәни-ял учреждениеләренә — 76, театрларга — 4, музейларга 4, балалар сәнгать мәктәпләренә — 9, цирк һәм концерт оешмаларына ике белгеч кирәк.
«Авыл табибы» кебек «Авыл мәдәният хезмәткәре» булырмы?
Авыл җирлегендә эшләүче кадрларны җәлеп итү һәм саклап калу максатыннан, Татарстан хөкүмәте яшь белгечләргә айлык һәм бер мәртәбә бирелә торган өстәмә түләү кебек ярдәм күрсәтә. Ирада Әюпова Татарстан Республикасының Җир кодексына торак йорт төзү өчен бушлай, конкурссыз җир кишәрлеген бүлеп бирүгә кагылышлы өстәмәләр кертелгәнен әйтте.
Моннан тыш, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы «Земский работник культуры» федераль программасын булдыру процессын башлап җибәргән. Ул авыл җирлегенә күченеп кайтып эшләүче мәдәният хезмәткәрләренә бер мәртәбә 1 миллион сум күләмендә өстәмә түләү бирүне күз алдында тота.
— Яшьләр авылга эшкә кайтмый, бу безнең алда зур проблема. Шушы системалы чаралар тармакка яшьләрне кайтарырга ярдәм итәр, дип ышанабыз.
Ел саен Татарстан Республикасының авыл җирлегендә урнашкан дәүләт һәм муниципаль мәдәният, сәнгать һәм кинематография оешмаларына эшкә килгән яшь белгечләргә министрлык тарафыннан бер мәртәбә бирелә торган пособие түләнелә.
2021 елда мондый түләүне 5 белгеч алды, шуларның 3се — урта-махсус, 2се — югары белемле. 2020 елда исә югары белемле белгечләр авылга бөтенләй кайтмады, — диде министр.
Ирада Әюпова әйтүенчә, мәдәният тармагы вәкилләре халык ихтыяҗлары белән кызыксынып торырга тиеш, мәдәният учаклары халык өчен өй һәм эш урыныннан соң, «өченче урын» булырлык итеп тырышырга кирәк. Моның өчен компетенцияле белгечләр эшләве кирәк. Ләкин бүген белем бирү программалары камил түгел.
— Белем бирү стандартлары буенча сорау бар. Хәзерге вакытта белем бирү системасы бүгенге шартларда мәдәният өлкәсендә эшли алырдай югары класслы белгечләр белән тәэмин итә алмый, чөнки хәзерге программаларда яңа эш юнәлешләренә укыту юк, яңалыклар артыннан өлгерә алмыйлар. Укыту программаларын үзгәртү кирәк, — диде.
«Борынгы коралларны торгызырга кирәк»
Казан дәүләт консерваториясе ректоры вазифаларын башкаручы Вадим Дулат-Алеев, «әгәр бала һөнәргә 6-7 яшендә кермәгән икән, алга таба сәхнәгә чыга ала торган, тамашачыларны тотып тора ала торган, профессиональ музыка өлкәсендә эшли ала торган музыкант булмаячак», дигән фикердә.
— Башта бала музыка яки сәнгать мәктәбенә бара, аннары — көллияттә, соңрак музыкаль вузда белем ала. Өзеклек булырга тиеш түгел, булачак профессиональ музыкантларны тотып калу бурычы тора.
Бүген музыка өлкәсендә заманча технологияләр белән бәйле проблема бар. Музыка — ул продукт, ул көндәшлеккә сәләтле булырга тиеш. Хәзер технологияләрдән башка мөмкин түгел. Музыкаль мәктәпләрдә бу юк, училищеларда да. Без булачак музыкантларны музыкага йөз тоткан компьютер программалары, нота редакторлары белән эшли алырдай итеп әзерләмибез. Нота редакторы нәрсә ул? Татар композиторлары кулъязмалары хәзер кулга алып, коелып төшәр хәлдә. Аны торгызырга кирәк, ксерокс аша гына чыгару түгел. Мәсәлән, «Хуҗа Насретдин» спектаклендә композитор Ильяс Камал ул битләрне алып, яңа аранжировка ясаган, оркестр партитурасын булдырып, зур эш башкарган. Мирасны саклап калу мәсьәләсе иҗади гына түгел, технология мәсьәләсе дә. Музыкаль-гамәли технологияләрне мәктәп һәм көллият этапларында да кертүне уйларга кирәк. Вузда бу инде бар, — диде Дулат-Алеев.
Ул уен кораллары темасына да тукталды.
— Халыкта ничек уйныйлар? Гармун, курай бар, ләкин кайбер татар уен коралларында халык күптән уйнамый да, мәсәлән, кылкубыз, ләкин бу күп гасырлык традициядән югалырга тиеш дигән сүз түгел. Кылкубыз искиткеч тәэсирле ул, ләкин халыкта аны хәзер алай уйнаучы юк. Нибары ике кыллы, ләкин аның яңгырашын берни белән чагыштырып булмаслык. Мәсәлән, Ильяс Камал бик яхшы итеп уйнап күрсәтте, чөнки ул виолончелист, аның техникасы бар. Ул бу коралдан тирән тавыш чыгара ала.
Шушыларга өйрәтү өчен, вуздан баскычлап аска төшәргә кирәк. Кылкубыз, татар думбырасы… Менә шундый борынгы коралларны торгызырга кирәк. Татарстан Президенты да шундый йөкләмә куйды. Милли яңгырашка игътибар кирәк, әлегә бераз аксыйбыз.
Фәнни компонентны да җәлеп итәргә кирәк. Мәктәпләрдә педагоглар үзләре моны эшли алмаячак, профессиональ баскычтан башлап, аска төшәсе була, — диде.
Вадим Дулат-Алеев музыкаль мәктәпләр Мәдәният министрлыгы методик контролендә булсын иде, дигән теләген җиткерде. Хәзер кайбер мәктәпләр Мәгариф министрлыгы карамагында.
Бу уңайдан Ирада Әюпова сүзгә кушылды.
— Мәдәният министрлыгы карамгында булган мәктәпләрдә без әле барыбер программага милли-төбәк компонентын кертергә тырышабыз. Мәгариф системасында бу стандартларда булмагач, төшеп калачак. Ни дисәк тә, барыбер бердәм методология булырга тиеш. Мин үзем Әзәрбайҗанда музыкаль мәктәптә укыдым. Бездә программада мәҗбүри рәвештә җирле авторлар иҗат иткән пьеса булырга тиеш иде. Хәзер аерым мәктәпләрдә андый мәҗбүрилек юк, — диде.
Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы директоры Ольга Гыйльметдинова хәзер училищеда дүрт юнәлеш буенча белем бирелгәнен әйтте: мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә дизайн, театр-декорация сәнгате, скульптура, декоратив-гамәли сәнгать — күнне сәнгатьчә бизәү. Училище сәнгать мозаикасын һөнәри осталык буларак яңарткан.
— Конкурс елдан-ел арта, әйе, балалар да арта, укучылар сынлы сәнгать училищесына килгәндә, шәхес буларак үсешенә өстенлек бирә, ә 4 нче курста «ипигә ничек акча эшләргә» дип уйлана башлыйлар.
Чыгарылыш укучыларының 42 проценты белгечлек буенча эшкә урнашкан. Фрилансерлар буларак эшләүчеләр елдан-ел арта — 37 процент, дизайнерлар үзмәшгульләр кебек эшли башлаячак тиздән. Еш кына училищедан чыккач, бөтенләй мәдәнияткә карамаган һөнәрдә акча эшләп, буш вакытын гына иҗатка багышлаучылар байтак, — диде.
Училищены тәмамлаган чыгарылыш белгечләре ешрак Мәскәү, Санкт-Петербург вузларын сайлаганын әйтте. Ә аннары бер проект буенча эшләргә генә кайталар.
— Бөтенләйгә кайтырга нәрсә җитми дип сорасак, алар өч параметрны күрсәтә. Беренчесе — аларның иҗаты монда бик үк кирәкми, алар никтер шулай уйлый, икенчесе — алар үзләрен үзе «сата алмый» һәм алга этәрү буенча эчке система кирәк. Арт-менеджмент үсеш алырга тиеш. Мәскәүдән берәү дә килеп, безнең рәссамны алга этәрми, эчке кадрлар кирәк. Өченче проблема — ниндидер зур проект эшләр өчен остаханәләр җитмәү. Кухняда җитди проект эшләп булмый диярлек, — диде.
Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов министрның бердәм квалификацион профессиональ белешмәлекне яңа һөнәрләр өстәп яңартырга кирәк дигән сүзләрен куәтләде.
«Федераль хакимият органнарына мөрәҗәгать кирәк. Мәдәният үзәкләрендә фронт-менеджерлар, веб-дизайнерлар, IT белгечләр һәм башкалар. Без бит 2030 елга халыкның мәдәни тормыш белән кызыксынуын да арттырырга тиеш», — диде.
Азат Абзалов сәнгать мәктәпләре директорларының, урынбасарларының эш хакы да түбән булганын билгеләп узды. Шуңа күрә аларга укытырга да туры килә. Директорлар корпусына эш хакы турында уйларга кирәк, ди ул.
Замана каршылыкларын исәпкә алып, балалар сәнгать мәктәпләре башкача эшләргә тиешлегенә игътибар юнәлтте.
— Ниһаять, законда «сәнгать мәктәбе» дигән төшенчә билгеләнде. Сәнгать мәктәпләре элек түгәрәк кенә иде. Балалар сәнгать мәктәпләре үзгәртелергә тиеш. Балалар һәм ата-аналар өчен сәнгать мәктәбе гомумбелем бирү мәктәбендә булуы мөһим. Хәзер һәр мәктәптә театр студияләрен булдыру бурычы тора. Аны хәл итәргә кирәк, — диде.
Абзалов балалар иҗаты үзәкләре принципы буенча мәдәният өлкәсендә күп профильле учреждение булдыруны тәкъдим итте.
— Ул вакытта мәктәпләрдә күбрәк программалар гамәлгә ашыра алачакбыз, Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән хәл итәргә кирәк, чөнки сәнгать мәктәпләре бу хәлдә үсеш ала ала алмый. «Мәдәният» илкүләм проекты нигезендә, сәнгать мәктәпләре капремонт системасында, кадрларны яңадан әзерләүдә, квалификациясен күтәрүдә, музыкаль уен кораллары белән тәэмин итүдә катнаша ала. Мәгариф системасындагы сәнгать мәктәпләре моннан мәхрүм», — диде.
Депутат Рамил Төхвәтуллин талантлы яшьләр өчен белем алу үтемлеге турында сорау бирде.
— Актерларга бюджет урыннары ничек? Күп кенә талантлы балалар түләп укый алмый. Акчалары юк, ә укырга кирәк. Бу авыр сорау, ләкин аны хәл итү юлларын эзләргә кирәк. Алайса үзебез эшсезлек китереп чыгарабыз. Бәлки, максатчан нигездә укытуны кертергәдер, — диде.
Ирада Әюпова сүзләренчә, республикада театрлар өчен кадрларны контракт системасы буенча әзерлеген түләү тәҗрибәсе бар. Әтнә театры өчен шундый схема буенча белгечләр әзерләнгәнен мисалга китерде. Бәлки, федераль үзәккә дә чыгарга кирәктер, ди ул. Аның фикеренчә, контракт нигезендә әзерләү механизмын тәртипкә салу да кирәк булуы ихтимал.
— Бәлки, әле студияләр дә булдырырырга кирәктер. «Щукинчылар», «Щепкинчылар» кебек тулы бер группаларны Мәскәүгә җибәрә идек, хәзер җибәрсәк, кире кайтмаячак алар. Бәлки, педагогны монда кайтарыргадыр. ГИТИС белән берлектәме, тышкы студия булдырып, кадрларны монда әзерләүне карарга була, — диде.
Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов урыннардагы мәдәният оешмаларына, китапханәләргә барып, мәдәният проблемалары турында фикерләрне тыңлап кайтырга киңәш итте.
— Безгә бу сорауларны алдан планлаштырып, урыннарга чыгып, тирәнрәк өйрәнү мөһим. Кадрлар әзерләүчеләрне дә, шушы хезмәтне күрсәтүче кешеләрне дә тыңларга кирәк. Тормыш шулкадәр кызу, бүгенге көн иртәгәгә туры килмәскә дә мөмкин. Бу теманы дежур итеп кенә калдырмаска, эшче төркем булдырып, тирәнрәк казынырга кирәк, — дип белдерде.