Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2000 еллар легендасы Таһир Асыл Гәрәй: «Неформат» төшенчәсен әле дә аңлый алмыйм»

Таһир Асыл Гәрәй (Таһир Асылгәрәй) 2000 еллар башында эстраданы күзәтеп барган кешеләргә яхшы таныш — аның җырлары ул чорда татар дискотекалары хитлары иде. Айдар Галимовка иң матур аранжировкаларны кем ясады дигән сорау туса да, Таһир Асыл Гәрәй искә төшә. Ә аннары ул сирәк күренә башлады, хәтта юкка чыкты…

news_top_970_100
2000 еллар легендасы Таһир Асыл Гәрәй: «Неформат» төшенчәсен әле дә аңлый алмыйм»
Султан Исхаков

Хәерле көн, Таһир! Сезне күрүебезгә шатбыз! Әйдәгез, башта сезнең иң танылган җырыгызны укучыларыбызның исенә төшерик әле.

Соңгы елларда нишләптер сәхнәдән югалдыгыз. Кайчандыр мега популяр булган, татар тыңлаучыларына бик күп хитлар бүләк итеп, легенда дәрәҗәсенә җиткән шәхеснең шулай югалып торуы сәер, әлбәттә. Бу нәрсә белән бәйле?

Русча әйткәндә, бу чорны «период творческого осмысления» дип атап була. Үткән этапларга йомгак ясагач, дөньяга карашлар үзгәрә бит ул, миндә дә шул чор булды дияргәдер. Ә 2013 елда мин кабат тамашачыларым янына кайттым. Соңгы хитым — «Күбәләк» җыры. Заман үзгәргәч, минем дә читтә каласым килмәде, яңадан башлап җибәрдем иҗатны.

Дөньяга, иҗатка карашлар үзгәрә дип әйттегез. Сезнең үзгәреш нәрсәдән гыйбарәт булды соң?

Заман үзенекен эшли. Бик күп нәрсә белән мин бәлки риза да түгелмендер, әмма заман таләп иткәч, җырчылар да үзгәрә. Дөресен әйткәндә, мин башта заманча ритмга кереп китәргә микән әллә дип уйлаган идем. Туктап калуым бәлки шуның белән бәйле булгандыр. Соңыннан уйладым да, үз йөземне, үз стилемне саклап калырга ниятләдем. Мине «мәхәббәт җырчысы» дип йөртәләр, шул стилемә тугры булып калдым.

Димәк, сез иҗатыгызның хәзерге заманга ничектер туры килмәвен сизгәнсез, шулаймы? Дөрес аңлыйммы?

Мин Айдар Галимов канаты астында матур гына иҗат итеп эшләдем. Бу эшне дәвам итәргә була иде, ләкин үз юлымны табасым килде. Казанга килеп, монда «Яшьлегем чишмәләре» дигән студия ачып эшли башладым. Оештыру моментлары белән йөреп, күп вакыт узды.

2013 елда, яңадан сәхнәгә кайтканда сезне кайчандыр шулкадәр яраткан аудитория көтә идеме соң? Сез аны кире җыя алдыгызмы?

Беренче концертны 2013 елда Ульяновск шәһәрендә уздырдык, заллар тулы булды. Аннан соң Казанда филармониядә берничә концерт, Казанның 3-4 залында концертлар эшләдек. Шунда мин иҗатымны яраткан кешеләрнең күп булуын аңладым. Залларга минем яшьтәшләр җыелган иде.

Хәзер өч буын минем иҗат белән таныш — безнең буын, безнең балалар һәм оныклар. Минем соңгы хитым 2017 елда чыкты, «Күбәләк» җыры. Ул бөтен дискотекаларда яңгырады, хит-парадларда җиңде. Аны бәләкәй генә балалар да җырлап йөри, сикереп бии.

Миңа зал җыю кыен дип әйтә алмыйм, әмма тамашачым үзенчәлекле. Әгәр мин икенче стильгә күчеп, үзгәрсәм, бәлки, халык күбрәк тә җыелыр иде, ләкин ул ничектер үземне сату була иде. Ничек бар, шулай барсын, яраткан кеше килсен, алар миңа кызыграк.

Кире сәхнәгә кайтканда беренче концерт Ульяновскида булды дидегез. Ни өчен Ульяновск?

Ульяновскида татарлар бик күп. 

Күп җырчы концертларын Ульяновскидан башлыймы?

Юк, Ульяновскида татар концертлары бик күп.

Ләкин сез Ульяновскидан башлагансыз…

Гаилә шунда булгач, иҗат та шунда.

«Өч курс медицина институтында укыганнан соң, ташлап, музыка училищесына кердем»

Тормыш юлы турында сүз чыккач, биографиягезгә дә тукталып үтик. Сез бит Ульяновскида туып-үскән кеше түгел…

Тумышым белән Башкортстаннан мин.

Сез авыл егетеме, шәһәрнекеме?

Авылныкы. Кыска Елга дигән авыл, Туймазы районыннан мин, бәләкәй генә матур авылдан. Әти-әни җырга-моңга бик якын булды. Әти гел гармун уйнап, моңланып утыра иде. Бәләкәй чакта өстәл астына кереп утырып җырлый идем, шул истә калды. Балачактан ук күңелдә, йөрәктә җыр бар иде. Мәктәпне бик әйбәт тәмамлап, медицина институтына кердем, педиатрия факультетында өч курс укыдым. Шунда гитара белән җырлар яза башладым. Һәм бер уй туды: укуны ташлап, музыка училищесына күчәргә. Моны әтиләр дә, укыган җирдә декан да бер дә хуплап алмадылар, каршы килделәр, уйлап кара диделәр, уйларга вакыт та бирделәр. Әмма мин карар кабул иттем, нинди табиб булырмын икән дип уйлый-уйлый, музыка юлын сайладым. Октябрьский шәһәренә музыка училищесына укырга кердем. Шуннан соң күп еллар Туймазыда татар драма театрында музыка бүлеге мөдире булдым, спектакльләргә музыка яздым.

Шул вакытта Айдар Галимов белән танышып киттек, бер студиядә язылганда үзенә гитарачы булып күчәргә тәкъдим ясады. Шуннан соң аның белән эшләп киттек. Күп еллар Айдар белән эшләдем. Соңыннан Казанда эшләдем. Һәм бер чарада булачак тормыш иптәшем белән танышу насыйп булды, ул Ульяновскидан иде. Бу шәһәрдә төпләнүем шуңа бәйле, күченеп килдем.

Ни өчен Башкортстанда калмадыгыз?

Туймазы — бәләкәй генә шәһәр. Анда калсаң, иҗат итү кыен булыр иде.

Ә Уфа?

Элек Казан алдынгырак иде бит, гөрләп тора иде. Хәзер генә ул Уфа белән Казан тигезләште. Казанда иҗат итеп, масштаблырак проектлар эшлисе килде. Ул Мәскәүгә дә, Башкортстанга да якын. Монда берничә продюсерлык үзәге бар иде, диск, кассета чыгару мәсьәләләрен хәл итү җиңелрәк иде.

Казанга омтылу — татарлыгыгыз белән дә бәйле түгелме?

Шулайдыр. Хәзер инде Башкортстанда да татар телендә җырлауга бернинди каршылык юк, ә ул вакытта бәлки булгандыр.

Хәзер Уфада концертларыбыз күп, тамашачы да бик күп. Уфада минем концертлар хәтта күбрәк тә үтә, заллар да ныграк тула. Казанда иҗат итү җаваплырак дип әйтәсем килә, Казанда концерт кую бик җиңел түгел.

Укуыгызны ташлап, иҗатка килүегез — язмышыгызда кызыклы сәхифә. Соңыннан үкенмәдегезме?

Үкенмәдем, чөнки минем медицинада алган белемнәрем үземә ярдәм итте. Анатомияне «бишле»гә биргән идем, ул бит инде медицинаның нигезе. Медицинада төп белемнәрне күп алдым. Әниемдә бәләкәй балаларны дәвалау сәләте бар, хәзер инде кабул итми, чөнки картайды. Һәм ни гаҗәп, үземдә дә шушы сәләт ачылды. Кешеләргә ярдәмем тия. Бу урында шуны да әйтим: музыка да медицина белән тыгыз бәйләнгән икән, ансыз дәвалау мөмкин түгел дип саныйм.

«Татар сәхнәсендә йолдызлар җитми»

Сез авыл егетеме, шәһәр егетеме дип сорадым. Беләсезме ни өчен? Чөнки иҗатыгыз стандарт түгел. Гадәттә, үзгәрәк кешене күргәч, бу мөгаен башка төбәктә, хәтта чит илдә үскәндер дип уйлыйсың. Ә сез гади авыл егете һәм бөтен татар җырчылары гармун белән синтезаторга җырлаганда сез сәхнәгә гитара белән килеп кердегез. Кайдан килә бу нестандартлык?

Баян бастырып куйсаң, җиңелрәк булыр иде. Татар эстрадасының дәрәҗәсен төшереп әйтәсем килми, шулай да бер төрле җырлар, бер үк стильдә аранжировкалар, бер үк тавышлы җырчылар бик күбәйгән иде һәм мин дә шул юлга кереп китсәм, нәрсә була иде инде? Тавышны да үзгәртәсе килмәде. Миңа ни татарча, ни русча түгел, нинди җырлар бу, диләр иде. Тик менә күп вакыт үткәч, минем стильгә ихтыяҗ туды.

Димәк, сез трендларны тоясыз. Ә менә хәзер татар эстрадасына нәрсә тәкъдим итәр идегез?

Сәхнәдә йолдызлар бик әз. Ниндидер йолдызлылык җитми җырчыларда.

Ул тумыштан буламы?

Тумыштан була ул, аны ясап булмый. Күп җырчылар баеп бетә, ә дәрәҗәле клиплар төшерергә әллә акчаларын жәллиләр, әллә башлары эшләп бетми, халык өчен калсын дип уйлап бетермиләр микән. Татар, башкорт халкын моң, дәрәҗәле клиплар, яхшы концертлар белән күтәрик дип уйлау җитми.

Татар, башкорт халкын моң, дәрәҗәле клиплар, яхшы концертлар белән күтәрик дип уйлау җитми.

Арзан күренә дип әйтәсегез киләме дәрәҗә дигәндә?

Әйе, арзан күренә. Чөнки аранжировкаларга, клипларга әз бюджет салына.

Хәзер бит худсоветлар да юк. Кемнең башына нәрсә килә, шул темага җыр яза да, чыгара үзенең Ютуб каналы аша, яисә телевидение каналларына акча түли дә таныла. Тик бу чор барыбер мәңгелек түгел. Табигый сайланыш бар, барыбер моңлы, матур җырлар гына күңелдә калачак, шулар гына мәңгелек булачак. Шундый җырчылар гына соңыннан әйтәчәк мин җырчы дип. Аларга гына бәләкәй балалар карап өйрәнәчәкләр.

Хәзерге вакытта татарлардан кемнең иҗатын игътибар белән күзәтәсез?

Аерым әйтә башласаң…

Аерым әйтсәгез иде.

Фирдүс Тямаевны алыйк, анда күп нәрсә бар, ул шәхес. Рәхәтләнеп аның җырларын тыңлап, нинди энергетика белән үзен сәхнәдә тотканын анализлап, үрнәк алам.

Кайбер чакта югалып та ала, кайбер чакта килеп чыга — Ринат Рәхмәтуллин. Аның җырлары да мәгънәле.

Ришат Төхвәтуллинның моңлы, матур җырлары бик күп. Шул ук Филүс Каһировның.

Айдар Галимовны күзәтеп барам. Салаватның җырларын яратып тыңлап барам.

Элвин Грей турында да фикерегезне беләсе килә.

Матур, халыкчан җырчы, безнең эстраданы күтәрде. Яңалык кертте. Мин башта аптырый идем, хәтта моның иҗатына кешеләр килә дип. Шулай да элекке моңлы җырларны заманча стильдә эшләп чыгаргач, молодец дип әйтәм.

Сез молодец дип әйтәсез, әмма башка фикер дә ишетергә туры килә: Элвин Грей шушы җырлар белән манипуляция ясап, үзенә популярлык эшли.

Беләсезме, бу аның гаебе түгел. Бүген шоу-бизнес шулай таләп итә. Манипуляция бар, дөрес, башка кеше ул җырларны күтәргән, ул җырлар инде чыннан да хит, Элвин Грей моны куллана. Нишләтәсең, заман рөхсәт итә. Моны законсыз әйбер дип әйтә алмыйм. Ләкин элекке җырларны бик күп җырчылар яңадан җырлап карады, ә югары дәрәҗәгә күтәрелгәннәре сирәк, чөнки җырны кабат күтәрү бик кыен.

Худсоветлар турында әйтеп киттегез. Элек радиода эшләгән бер журналист күптән түгел искә төшерде ("Интертат"та бу материал чыкты да), проблеманы күтәрде, элекке худсоветлар сез әйткән Айдар Галимовны үткәрми торган булганнар. Бүгенге көндә бик популяр булган кайбер җырчыларның җырлары ул вакытта худсоветны чыннан да үтми иде. Ул, билгеле, худсоветта ул вакытта кемнәр утыруы белән дә бәйле булгандыр. Ә менә бүген татар халкының худсоветын булдырабыз, татар җырларын шушы худсовет аша үткәрәбез дигән бер тәртип чыкса, сез худсоветка кемнәрне тәкъдим итәр идегез?

Худсовет булмас инде ул…

Шулай да, кемне тәкъдим итәр идегез?

Әйтә алмыйм.

Ләкин ниндидер оешма барыбер булырга тиеш. Бөтенләй цензурасыз, бернинди фильтрсыз сәхнәгә чыгару, телевидениегә җибәрү дөрес түгел.

Минем «Күбәләк» җырын алдылар бер радиога. Көндез куймыйбыз, кич куябыз дип әйтәләр. Чөнки неформат диләр. Мин аны хәзергә кадәр аңлый алмыйм, нәрсә ул формат һәм неформат.

Теге сораудан тайпылмыйк әле. Әйтә алмыйм, дидегез. Худсовет юк — чөнки худсоветта утырырдай шәхесләр юк булып чыга түгелме соң?

Тупикка килеп терәлгән хәл.

Мин әйтәм инде, теория буенча, булырга тиеш ул худсовет.

Теория буенча булганны күз алдына китереп уйлап карыйкчы, Таһир. Сездән худсоветка керердәй шәхесләрне әйттерәсем килә.

Бу кешеләрне әйтәсем килми. Шул ук алда әйткән җырчылар лаеклы. Худсоветта җырчылар булсын, ә исем алган, кайдадыр утырган абзыйлар, апалар түгел. Үзләре үткән юлны аңлап, килгән кешегә ярдәм итәрдәй кешеләр булсын иде. Иҗатка якын, иҗатны аңлый торган кешеләр кирәк.

Формат, неформат турында да сөйләштек. Минем катгый фикерем бар бу уңайдан: татар радиоларының репертуарын формат яисә формат түгел калыбы буенча билгеләргә ярамый дип саныйм. Чөнки безнең татар музыкасында стильләр төрлелеге чит ил сәхнәсе яисә рус сәхнәсе белән чагыштырырлык түгел әле. Ни өчен өч бөртек җырчыны формат, неформатка бүләргә? Сезнең фикерне дә беләсем килә.

Мин килешәм. Казанда эшләгән бөтен радиода да шул сүзне ишеткән бар минем. Үзләре аңлата белмиләр, нәрсә ул формат һәм неформат. Бары тик модалы сүз бу.

Әлбәттә, сез иҗат кешесе буларак планнарсыз тормыйсыздыр, ниндидер хыялларыгыз бардыр. Сизеп утырам, ничектер бик үзгә планнарыгыз да бар…

Планнар бар. Сәхнәдә эшлисем килә. Сәхнәдә йөрәктән йөрәккә, кешене күреп, күзенә карап җырлыйсым килә. Концертларны сагындым. Бу ел минем юбилей елы, 55 яшь. Зур-зур концертлар куярга уйлап торам, заллар белән килешүләр төзи башладык. Казанда, Башкортстанда, Уфада концертлар ясыйбыз, инде программаны ясый башладым. Анда «Таһир-Зөһрә», «Розалар» кебек элекке хитлар да булачак. Бу минем өчен бер бик җаваплы чор. Бәлки, минем җырларны җырлаган кешеләрне дә чакырып, уртак концерт ясармын. Яңа җырларны да кертәсе, халыкка ишеттерәсе, күрсәтәсе килә. Шушы идея белән йөрим әле мин.

Ниятләрегез тормышка ашсын дип теләп калабыз!

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100