«Тамашачы моңга сусаган»: Таһир Якупов исемендәге фестивальнең гала-концерты узды
7 октябрь көнне Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә «Китап» радиосы тарафыннан уздырылган «Карачтау авылы көйләре» – Татар җырын башкаручылар арасында Таһир Якупов исемендәге II республика фестиваль-бәйгесенең гала-концерты гөрләде. «Интертат» чарадан репортаж тәкъдим итә.
Быел «Карачтау авылы көйләре» бәйгесе икенче мәртәбә уздырылды. 28 сентябрьдә Теләче районы Иске Җөри авылында Таһир Якупов исемендәге II Бөтенроссия фестивале концертында бәйгенең лауреатлары һәм дипломантлары билгеле булган иде.
Бәйгегә барлыгы 103 гариза кабул ителгән, шуларның 26сы финалга чыккан, араларыннан 10сы лауреат исеменә лаек булган. Шулай ук Гран-при иясе дә бар. Үткән ел белән чагыштырганда, быел фестивальнең географиясе киңәйгән: бәйгегә Татарстаннан кала Мәскәү, Кемерово, Башкортстан, Оренбург, Ульян, Киров, Чувашстан, Мари Иле, Казахстан һәм Кытай да кушылган.
Гала-концертка, бәйгенең җиңүчеләре белән бергә, татар эстрадасының популяр җырчылары чакырылган иде. Алар тамашачыларга Таһир Якупов репертуарыннан җырлар тәкъдим иттеләр. Баянга башкарган моңлы көйләр барысының да күңеленә хуш килгәндер.
Бүген Теләче районында бөек җырчының исемен мәңгеләштерү буенча эш алып барыла. Теләчедә инде Таһир Якупов исемен йөрткән урам бар, тиздән Теләче районы Карачтау авылында җырчының нәсел нигезендә мемориаль истәлек тактасын ачарга ниятлиләр. Әлеге комплексның проекты инде әзер. Аны Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты шәкертләре ясаган.
Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фәтхуллин:
Районыбызда данлыклы, тырыш, матур халык яши. Туган ягыбызны таныткан артистларыбыз бихисап. Районыбыздан чыккан зур шәхес, кабатланмас тавыш иясе Таһир абый Якуповның урыны җәннәттә булсын, җырлары, моңнары мәңге яңгырап торсын. Аның исемен мәңгеләштерү өчен бүген безнең районда күп эш эшләнә. Теләчедә Таһир Якупов урамы бар. Инде икенче ел Карачтауда бик матур бәйге үткәрәбез. «Карачтау авылы көе» – әлеге җыр әллә каян гына барлыкка килмәгән. Теләче районының Карачтау авылындагы Мишә буенда, бик матур урында тәгәрәп үскән безнең Таһир абыебыз. Аның барлык җырлары, моңнары шушы урыннардан күчкәндер.
Район башлыгы бәйгене оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды:
Фестивальне оештыручыларга, композитор Җәүдәт ага Гыйльмановка, фестивальнең инициаторы Алмаз Миргаязовка бик зур рәхмәт. Алар шушы фестивалебезне башлап җибәрделәр, бик күп көч куелды. Бәйгенең киләчәге зур булсын. Катнашучыларыбыз күбрәк булсын иде, дигән теләктә калам.
«Таһир абыйның якты исемен, мирасын халыкка кире кайтару...»
«Китап» радиосы баш мөхәррире, фестивальнең инициаторы Алмаз Миргаязов:
Мин бик куркып читенсенеп, оялып кына башладым бу эшне. Чөнки беренче мәртәбә, барып чыгармы-юкмы дигән шикләнү бар иде. Зал тулы булырмы, кеше килерме, Таһир Якуповны хәтерлиләрме, беләләрме, дигән уйлар булды... Баштагы мәлне билетлар да сатылмады, аннары кисәк кенә сатыла башлады һәм сатылып та бетте, зал тулды. Дуслар, туганнар билетлар сорыйлар, ә билетлар инде юк. Башлангычлар һәрвакыт авыр була, велосипедны да кузгатып җибәргәндә һәрвакыт көч куярга кирәк. Минем уйлавымча, безнең беренче куелган максатыбыз – Таһир Якупов исемен кире кайтаруны без үтәдек. Бу – беренчел максат иде. Кеше алдында ниндидер рәсем ясау, концерт оештырып күрсәтү түгел. Мөһим, иң беренчел әйбер – Таһир абыйның якты исемен, мирасын халыкка кире кайтару, дип әйтсәм дә зур сүз булыр дип уйламыйм. Кем оныткан – исләренә төшерү, кемнәр белми – таныштыру. Кемнәр белә – аларның күңелен күрү.
Безнең фестиваль быел икенче тапкыр узды. Узган ел без гала-концертны Казанда ясап тормаган идек. Киләсе елга инде Мәдәният министрлыклары белән дә бергәләшеп, «Татмедиа» белән шушы эшне ел буена яктыртып, әзерләнеп, шулай ук көзгә тагын да зуррак, масштаблырак бәйрәм уздыру планда бар.
Узган ел бәйгедә 132 кеше катнашкан иде. Быел 103 кеше, ләкин быел география бик киң. Россиянең, дөньяның төрле почмакларыннан җырчыларны барладык. Икенче елга инде минем уйлавымча Татарстан да, Россия дә бергә кушылып, без бөтенроссия фестивален тагын да зуррак масштабларда уздырырга планлаштырабыз.
Монда бер кызык нюанс бар: без гади, үзешчән башкаручылар белән күбрәк эшлибез. Ваһапов фестивальләрендә, «Татар моңы» фестивальләрендә инде күнеккәнбез пафослы, белемле, классик җырчыларны күрергә. Ә монда без авылларда яшәп иҗат итүче үзешчәнләрне күрергә телибез, үзешчән ансамбльләр, коллективларга игътибар бирәбез. Таһир абый үзе нинди булган, шундый ук катнашучыларны эзлибез һәм, табып, дөньяга чыгарырга тырышабыз.
«Тамашачы моңга сусаган»
«Китап» радиосының тапшырулар мөхәррире, шагыйрә Гөлинә Шәйхи:
Таһир Якупов фестивален без, зурлап, беренче тапкыр үткәрәбез. Үткән ел Теләчегә кайтып башлап җибәргәндә, «Эх, Казанда зурлап үткәрәсе иде әлеге затлы кичәне» диешкән идек, менә, шөкер, быел Филармония сәхнәсендә гөрләп үтте. Бәлки, кимчелекләре дә булгандыр, беренчесе шулай «төерле» була инде аның барыбер. Әмма алга таба тагын да зуррак масштаб алыр, дип уйлыйм. Тамашачы моңга сусаган, бу – залдагы һәркемнең тын да алмый карап утыруыннан да сизелде. Ә бу кичәдә сәхнә моң тулы иде, чөнки Таһир Якуповның иҗатын хөрмәт иткән затлы җырчылар җыелды. Мин сәхнә артында аларның һәркайсына сокланып һәм әлеге затлы кичәне алып баруыма сөенеп утырдым. Гадилекләре белән гади булучылар шундый тансык заман. Ә әзерлеккә килгәндә бар авырлык Алмаз Таһирович белән Җәүдәт абый җилкәсенә төште, чөнки мин бераз гына, тормыш мәшакатьләре белән, әлеге «арбадан төшеп» тордым. Әмма, күңел халәтенә карамыйча, мин барыбер ул кичәне алып барырга тиеш идем. Вәгъдә – иман. Хәзер менә, горурланып, «мин татарның «алтын тавышлары» белән бер сәхнәдә басып тордым» дия алам.
Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов:
Безнең олпат, масштаблы җырчыларыбыз бик күп булса да, минем иң яраткан тавышым, иң яраткан җырчым – ул Таһир абый иде. Минем беренче җырлап йөргән җырларым да Таһир абыйның җырлары булды. Радиода яңгыраган беренче язмаларым да – Таһир абый башкарган җырлар. Минемчә, Таһир Якупов – татар җыр сәнгатендә иң кимсетелгән җырчы. Нигәдер аңа үз вакытында игътибар җитмәде. Бүген нинди генә җырчыларыбыз бар, Илһам абыйдан башлап, һәрберсенә пародия ясап җырлый алалар. Ә менә Таһир абыйга – юк. Аңа берсе дә пародия ясый алмый. Чөнки андый тавыш, андый кабатланмас моң бер кешедән дә башка чыкмас, дип уйлыйм.
Олы рәхмәтемне әйтәм конкурсны оештыручыларга, мине, зурлап, шушы бәйгенең жюри рәисе итеп чакырулары өчен. Әлеге фестиваль-бәйгебез татар җыр эстрада сәнгатендә иң дәрәҗәлесе булсын иде.
«Таһир Якуповны беркем белән дә бутамыйсың»
Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов:
Таһир Якупов – минем якташым, без аның җырларын тыңлап үстек. Һәммәбез дә, бүген монда чыгыш ясаучы артистлар, аның тәрбиясендә үскән кешеләр. Аның үзенчәлекле, матур тавышын беркем белән дә бутап булмый. Тигез генә, матур гына яңгырап торган тавыш. Тыйнаклык та, матурлык та, үзенә күрә бер моңлылык та бар – Таһир Якуповка гына хас. Аны беркем белән дә бутамыйсың. Нинди генә җырны башкарса да, аны җиренә җиткереп, тулы итеп башкара. Юкка гына халык җырчыны күтәреп алмый. Димәк, аның җырларын тыңлап, тавышына гашыйк булганнар. Ул үзенә гашыйк иткән.
Аны халык күтәргән, кызганыч, бәлки, әзрәк иҗат итеп калгандыр. Гомере азрак булган. Шуңа күрә, иҗат гомере дә кыскарак булгандыр. Шулай булына карамастан, аның җырлары бүген радио, телевидение аша яңгырый. Язмалары сакланган, халык аны һаман да әллә каян танып ала. Халык аны һаман да онытмаган. Кеше шуның белән бәхетле дә. Күпме эшләве, күпме җырлавы белән түгел, нәкъ менә халык мәхәббәте белән.
Бүген аның җырларын башкаралар. Аранжировка үзгәрә, ул – заман таләбедер. Гел бер төрле генә була алмый бит инде. Заманның карашы үзгәрә, ритм, яшәеш үзгәрә. Үзгәртү бар, ләкин җырның бит төп нотасы үзгәрми. Җырның төп яңгырашы кала. Композитор җырны язган, аның нотасы бар, ул тарихка кергән, аны үзгәртергә ярамый. Анысы инде аның – гөнаһ, үзгәртү җырчы өчен гөнаһ буладыр. Ә инде аранжировка үзгәртү, заманчалаштыру – анысы заман таләбе. Аны бернәрсә дә эшләтеп булмый. Аның артып киткән вакытлары да бардыр, халык җырыннан ниндидер рок та ясап бетерергә ярамый. Джаз да ясап бетерергә ярамый, ләкин тыйнаклык белән, матур гына үзгәрткәндә, нәтиҗәсе дә матур була. Ә матурлыкка беркем дә каршы була алмый.
Татарстанның атказанган артисты Люция Мусина:
Алмаз концертка чакыргач, бик куанып риза булдым. Татар халык җыры «Зөләйха»ны җырларга тәкъдим иттеләр, бераз каушап калдым. Әлеге җырны башка җырчылар башкаруында бик яратып тыңласам да, үземнең бер дә башкарганым юк иде. Беренче тапкыр җырладым, тамашачыларга рәхмәт, җылы кабул иттеләр. Бу концертның, гомумән, фестивальнең, дәвамлы булуын телим. Җырчыларның да күп килүе күңелне сөендерде, барыбыз да Таһир абыйны яратып, хөрмәт итеп килдек. Аның җырлавын кечкенәдән яратып тыңлыйм, алда тагын да зуррак масштабта чаралар булсын. Таһир Якуповның җырларын күбрәк кеше ишетсен, тыңласын өчен мөмкинлекләр булсын, концертлар булып торсын иде.
«Без аларны яшәтергә бурычлы»
Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина:
Моңлы концерт. Таһир Якупов – төрле җырлар җырлаган җырчы, күңеллесен дә, моңлысын да. Аны искә алып шундый концертлар, бәйгеләр үткәрү бик яхшы, чөнки без аны яшәтергә бурычлы. Ул – безнең милләтебезнең асылташы. Алмаз Миргаязовка, башка оештыручыларга зур рәхмәт. Мин Таһир абыйның берничә җырын башкарам. Аларның аранжировкалары бөтенесе сакланмаган, шуңа күрә бүген башкарган «Сәяхәтче җыры» бераз башкача яңгырашта булды. Бик җылы атмосфера залда, сәхнә артында да, элеккеге вакытларны искә алабыз, күңелдә рәхәт.
Җырларны үзгәртеп башкаруга килсәк, яшьләр тыңласын өчен, киләчәктә дә әлеге артистларның исеме яшәсен өчен, яңартып җырласалар да ярый, дип саныйм. Чөнки алар бу җырга тагын яңа төс биреп, яшьләргә хас элементлар белән аранжировкалар ясыйлар. Начардыр дип санамыйм, без элеккечә башкарабыз, ләкин замана бит үсештә, алай да булырга тиештер. Ошаса, халык үзе кабул итә ул.
- Таһир Габдулла улы Якупов – 1946 елның 13 маенда Казан шәһәрендә, гади эшчеләр гаиләсендә дөньяга килә. Үзенең сәхнәдәге иҗат юлын Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә (1964-1973 еллар) башлый. Соңрак филармониянең эстрада бүлегендә (1973-1982 еллар) җырчы-солист була. Җырчы 1999 елның 2 ноябрендә вафат. Казанның Яңа бистәдәге Татар зиратында җирләнгән.