Таһир Асылгәрәй: «Хәрби операциядән кайткач бик каты тынгысызландым. Ул халәт әле дә бар»
Җырчы Таһир Асылгәрәй белән узган ел, ул махсус операциядән кайткач та сөйләшкән идек. Шуннан бирле элемтәгә кергәнебез булмаган икән. «Интертат» җырчының хәлләрен белеште.
Таһир абый, хәлләрегез ничек?
Хәлләр бер көйгә. Әкрен генә, алга таба.
Ниләр белән шөгыльләнәсез?
Әллә нинди зур планнар юк әлегә, Гөлназ. Хәзер җәй бит инде. Үземнең халәтем дә шулайрак. Язга зурлап концертлар кую планым да бар иде. Ләкин килеп чыкмады, реабилитация үтәргә туры килде. Хәзер инде тагын да ныграк әзерләнеп, көзгә сольный концерт ясау һәм аерым чыгышлар ясау теләге бар.
Иҗатка килгәндә, махсус операциядән соң тернәкләнеп бетәр өчен шактый вакыт кирәк булды. Кайту белән сәхнәгә чыгып китеп булмады. Әкрен генә җырлар язам. Күңелдә яңа хис-кичерешләр, тойгылар, яңа уйлар бар. Аларны җырга саласы килә. Барыбер иҗаттан читкә китеп булмый.
Сез махсус операциядә вакытта да, күңелгә килгән җырларны диктофонга яздырып куям, дип сөйләгән идегез. Аларның берәрсе дөнья күрмәдеме әле?
Ул җырлар эшләнмәде әле. Чөнки барысын да җиренә җиткереп башкарасы килә. Анда вакытта, әйе, ниндидер шигырьләр язылды, көйләр туды. Аларны егетләрнең үтенечен истә тотып та чыгарасым килә. Әле дә аралашкан егетләр «Безгә багышлап җыр яз әле» дип әйтеп торалар. Андагы чын дуслык турында булыр кебек ул җырлар. Анда бит икенче төрлерәк дуслык. Кем беләндер бер-береңә ияләшеп бетәсең, якынаясың, ә ул һәлак була… Андагы дуслык хисен башка дуслык хисе белән чагыштыра торган түгел. Без элек мондый дуслык, бер-береңә терәк булу кебек әйберләр турында уйланмый да идек. Менә шул темалар, сәяси нечкәлекләргә бирелмичә генә, егетләр, дуслык, кешелек сыйфатлары, мөнәсәбәтләре турында язасым килә.
Андагы егетләр белән аралашып торасызмы?
Күп егетләр югалып бара… Яраланучылар күп. Вакыт-вакыт элемтәгә чыгалар. Мин үзем элемтәдә инде, аларның гына гел шалтыратырга мөмкинлекләре юк.
Сез үзегез дә хастаханәдә ятып чыктыгыз дип беләм.
Уфадагы хәрби госпитальдә ятып чыктым. Чөнки махсус операциядән кайткач бик каты тынгысызландым. Ул халәт әле дә бар, әмма үз-үземне контрольдә тотарлык дәрәҗәдә. Госпитальдә хәрби хәрәкәт ветераннары өчен махсус тернәкләндерү программасы буенча дәвалыйлар. Бу – Россиядәге иң яхшы клиникаларның берсе. Бик көчле реабилитация булды, файдасын күрдем. Иртәрәк тә барасы калган дип уйладым. Баш авырту, борчылу хисе тынычлык бирмәсә дә, «үтәр әле» дип, сузып йөргән идем.
Аннан кайткач реабилитация узу – гадәти күренеш. Егетләргә дә үз-үзләрен кайгыртырга кирәк булачак. Чөнки 3 ел булсаң да, 3 көн булсаң да, сугыш ул – сугыш инде. Анда барып кайткач, син үзеңне икенче суга тыгып алган кебек хис итә башлыйсың, башка кешегә әвереләсең.
Бергә хезмәт иткән дусларыгызны югалту турында хәбәрләр еш килеп торамы?
Бик авыр андый хәбәрләр алу. Күз алдына китерәсезме, якын дустың һәлак була, ә аның, хәтта, җирләр өчен гәүдәсе дә юк. Озату мәрасименә барып булмый, чөнки ул юк… Танк эчендә янып беткән…
Анда бөтенләй башка тормыш, аңлатып була торган әйберләр түгел болар. Кинода яшәгән сыман.
Андагы кичерешләрдән соң кайту белән иҗатка да утыра алмагансыздыр?
Иҗат – эчке халәт бит, ул әкрен генә бара. Ләкин конкрет утырып эшләрлек хәл булмады. Дөресен әйткәндә, мин, гомумән, алай булыр дип уйламаган идем. Кайткач, ял итеп күпмедер вакыт узгач, барысы да җайланыр дип көттем. Аны шулай күз алдына китерәсең. Ләкин, монда кайткач, бөтен нәрсәгә башкача карый башлыйсың.
Дөнья болай да нык үзгәрде. Вакыт тиз ага, 1 ел эчендә дә нинди генә вакыйгалар булып бетми. Шуңа өстәп, син үзең дә башка халәттә, башыңда башка уйлар. Моңа ияләшеп булмый инде, моның белән яшәргә өйрәнергә туры килә.
Мин һәрвакыт дөресен сөйлим. Кемгәдер ошый бу, кемгәдер юк, һәм бу – нормаль күренеш. Махсус операциядән кайткач байтак интервьюларым чыккалады. Аларга төрле комментарийлар, кайтавазлар килде. Минем кайбер фикерләремне, гамәлләремне ошатмаган кешеләр дә булды. Ләкин берни эшләтеп тә булмый. Беренче чиратта син үзең нинди адым ясаганыңны аңларга тиешсең.
Кайвакыт, үз-үземне читтән карап торган кебек, «минме соң бу, мин ничек монда килеп эләктем» дип уйлап куя идем. Махсус операциядән кайткач, андагы хәлләр төш булып тоелды, ә анда вакытта сугышка кадәрге тормышым бөтенләй булмаган кебек иде. Бу фәлсәфә белән чынбарлыкның чиге бик нечкә. Реаль карый башласаң, башың китәчәк. Артыгын уйлана башлау бик куркыныч.
Менә хәзер урамга чык та кара. Ышанырлык түгел бит янәшәдә генә сугыш баруына. Иң начары – ул башкалар кайтып сөйләгәннән генә аңлашыла торган әйбер дә түгел. Мин, мәсәлән, егетләрдән: «Ничек анда хәлләр?» – дип сорый алам һәм алар биргән җавапны аңлыйм. Чөнки анда нәрсәнең ничек барганын яхшы беләм. Безнең тормышта гына түгел, анда да барысы да үзгәреп тора. Ниндидер яңа корал уйлап табыла, көтмәгән җирдән куркыныч яный башлый. Ләкин мин барыбер егетләр сөйләгәнне аңлыйм. Ә мондагылар ул турыда сорау бирә башласа, кыен. «Ничек анда хәлләр?» – дип… «Ну, бар да кара», – дип әйтеп булмый бит кешегә.
Сез кайткач, гаиләгезгә дә тынычрак булып калгандыр.
Әлбәттә. Мин аларга күп борчу китердем. Шул ук вакытта исән-сау кайтуым, бүген янәшәләрендә булуым белән барысын да компенсацияләдем.
Концертлар дип сөйли башлаган идегез, башка темага кереп киттек.
Планымда сольный концертлар бар. Минем иҗатым шундый – мине ниндидер проектка кертеп җибәреп, кушып булмый. Матур җырларым аша үз сүземне әйтәсем, үз фикерләремне җиткерәсем килә. Моның өчен, клуб форматындагы концерт булса да, сольный проект эшләргә кирәк дип саныйм.
Мәсәлән, ниндидер солянка концертында чыгып, 1-2 җыр башкару минеке түгел. Башыннан алып ахырына кадәр сәхнә артындагы һәр тамашачым белән аралашып, аларга нәрсәдер җиткерү – минем концерт менә шундый ул.
Минем тамашачым киң спектрлы. 3-4 буын тамашачым бар, дип тә курыкмыйча әйтә алам. Җырлый башлаганда, миннән өлкәнрәкләр дә тыңлый иде, алар хәзер әби-бабайлар инде. Җырларыма минем яшьтәгеләр дә, яшьрәкләр дә тартыла. Концертта менә шул олы яшьтәге апа-абыйлар өчен җырларымны да, үземнең стилемдә язылган заманчарак җырларымны да күрсәтергә кирәк.
Планнарым шундыйрак. Тик минем моны популярлык өчен эшләмәвемне дә әйтеп китәсем китә. Мине күбрәк кеше белсен иде, дигән әйбер артыннан кумыйм. Публикам үзенчәлекле, җырларымны аерым бер категория кешеләр тыңлый. Шулар миңа җитә.
Мин үзем һәм кешеләр өчен язам. Әгәр дә син намус белән иҗат итәсең, дөреслекне язуыңны үзең тоясың икән, халык та моны бик яхшы сиземли.
Иң мөһиме: исән-сау булыйк. Бүгенге көндә үзәгебез нык булу кирәк, чөнки гади вакытта яшәмибез.
Тирә-ягыбызда матур күренешләр дә бик күп, мин аларны тегендә вакытта да күзәттем. Кешеләрдә патриотик рух югалып бетмәгән икән әле. Гади, яхшы кеше булу – нормаль күренеш икән. Әрсез, үткен, бай, матур булырга кирәк дигән «бозык» төшенчәләр, әкрен генә модадан чыгып бара кебек. Гадилек, намуслы булу кебек төшенчәләр югалмаган әле. Алар бүгенге көндә ниндидер күтәрелеш тә кичерә кебек тоела миңа.
Әйе, югалтулар күп, сугыш ул – сугыш инде. Ләкин шушы шартларда гына халыкның бердәмлеге күренде. Күп әйберләрнең кадерен белә башладык. Бу еллар буе дәвам итәргә дә мөмкин, ләкин без моның нәрсә өчен икәнен дә белмибез әле. Барысы да соңрак билгеле булачак. Бу – безгә Аллаһы Тәгалә җибәргән сынаумы? Максатлары нинди? Соңрак барысын да аңларбыз, күрербез.
Рәхмәт, Таһир абый.
Таһир Асылгәрәйнең махсус операциягә киткәнче иҗат иткән җыры «Күбәләкләр мизгеле»: