
Җырчы, блогер Лилия Хәйруллина тагын Аргентинага киткән. Артистның кинәт кенә япа-ялгыз чит илгә китеп баруы язылучыларын аптырашта калдырган. «Тагын бәби көтәсезме әллә?», «Балаларыгыз кем белән калды?», «Озакка киттегезме?» – дип кызыксыналар алар. Чөнки узган ел башында Лилия социаль челтәрләрдән югалып торган иде. Соңрак ул дуслары белән элемтәгә чыкты һәм үзенең Аргентинада яшәп алуы һәм дүртенче тапкыр әни булуы хакында хәбәр итте. Малаен ул Буэнос-Айрес шәһәрендә тапты.
Менә җырчы тагын Аргентинада. Ул биредә кичектергесез эшләре булуы хакында яза. Лилия балаларын әбиләре – җырчы Гөлдания Хәйруллинага ышанып тапшырган. «Кайчан кайтачагымны әлегә төгәл генә белмим. Ләкин узган юлы кебек үк озакка китмәдем», – ди үзе. Йөкле булмаганын исбатлап, шаян видео да төшереп куйган.
Әлегә Лилия Хәйруллина ил буйлап сәяхәт итә. Ул Аргентинаның төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан Салинас-Грандес тозлыкларында, Жужуй провинциясендә, Патагониядәге Перито-Морено бозлыкларын карарга барган. Яңа җирләрдә алган хис-кичерешләре белән ул үзенең сәхифәсендә уртаклаша.

Фото: © Лилия Хәйруллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Фото: © Лилия Хәйруллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Фото: © Лилия Хәйруллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән