Академик Рүзәл Йосыпов: «Улым искә төшкәндә, һаман да йөрәкне кисеп алгандай була»
Гомерен милли мәгариф һәм фәнгә багышлаган, туган тел сафлыгын кайгыртып, дистәләрчә китап язган академик Рүзәл Абдуллаҗан улы Йосыпов белән очрашып, милләт өчен актуаль темаларга сөйләштек. Әлеге очрашуда Рүзәл әфәнде тормыш хәтирәләре белән уртаклашты, бүгенге вәзгыять турында кискен фикерләрен белдерде.