Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Академик Рүзәл Йосыпов 85 яшьлек юбилеенда: «Тормыш юлым мәгънәле, күпләр өчен гыйбрәтле»

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында галим һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстан фәннәр академиясе академигы, филология фәннәре докторы Рүзәл Йосыповның 85 яшьлек юбилей кичәсе булды. Кичәгә академикның шәкертләре, хезмәттәшләре, якыннары килгән иде.

news_top_970_100
Академик Рүзәл Йосыпов 85 яшьлек юбилеенда: «Тормыш юлым мәгънәле, күпләр өчен гыйбрәтле»
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте

Рүзәл Йосыпов: «Максат куеп яши белергә кирәк»

– Мөмкин булганча, тыйнак булырга тырыштым. Табигатьтән бирелгән сыйфат. Тормыш юлым мәгънәле, күп кешеләр өчен гыйбрәтле, вакыйгаларга бай. Язмышка мин үпкәләмим. Крестьян гаиләсендә, фәкыйрьлектә, сугыштан соңгы елларда кечкенәдән үк авырлыклар күреп үстек.

Кешедә тырышлык, максат, ният куеп яшәү, рух көче, үҗәтлек сыйфатлары булырга тиеш. Профессор, академик булырмын дип, махсус максат куеп йөрмәдем. Җәмгыятькә файдалы, игелекле эшләр эшләргә максат куярга кирәк. Һәм мин шундый максат куйдым да. Әти-әнием дә тырышып эшләргә өйрәтте. Акыл һәм физик хезмәткә өйрәнергә кирәк, хезмәт үзе тәрбияли! Мондый уңышлар өчен коллективның да әйбәт булуы кирәк. Бу уку йорты коллективы бик якын. Мин монда җанымны-тәнемне биреп эшләдем. Һәркемнең тормышы кызыклы, һәркем турында китап язарга булыр иде. Бәхетле булыр өчен сәламәт булырга кирәк. Сәламәт булыр өчен үзең турында уйларга кирәк. Эштән курыкмаска кирәк, эш кешене яшәтә!

Зурлаганыгыз өчен рәхмәт! – диде Рүзәл Йосыпов кичәдә.

Рияз Минзарипов: «Республикабыз, илебез өчен тирән белемле кадрлар әзерләдегез»

– Казан федераль университетының студентлары, мөгаллимнәре исеменнән чын күңелдән юбилеегыз белән тәбрик итәм. Сез бүгенге көндә зур үрләргә ирештегез: Сез – филология фәннәре докторы, профессор, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты, Казан федераль университетының профессор-консультанты. Бу дәрәҗәле исемнәр – Сезнең нәтиҗәле эшләвегезнең казанышы. Сез республикабыз, илебез өчен тирән белемле кадрлар әзерләдегез. Сәламәтлек, озын гомер телим. Казан университетында озак еллар бергәләп эшләрбез дип өметләнәм, – диде Казан федераль университеты президенты, социология фәннәре докторы, профессор Рияз Минзарипов.

Ул Рүзәл Йосыповка Казан федераль университетының «Күпьеллык намуслы фәнни-агарту эшчәнлеге һәм яшь белгечләрне әзерләү эшендә зур өлеш керткәне өчен» Мактау грамотасын тапшырды. «КФУ ректоры Линар Закиров аңа нәтиҗәле хезмәте өчен 85 мең премия билгеләде», – дип әйтте Рияз Минзарипов.

Рәдиф Җамалетдинов: «Аспирантларыбыз, галимнәребез белән тыгыз элемтәдә тора»

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов Рүзәл Йосыповның күпчелек кунакларның укытучысы булганын билгеләп үтте.

– Рүзәл Абдуллаҗановичның дәресләренә без бик теләп, бик яратып йөрдек, күп белем тупладык. Без укыган елларда ул ректор вазыйфасын башкарды. Мин аның дәрескә соңга калганын хәтерләмим. Дәрес тәмамланырга берничә минут кала, ул безнең белән аралашып ала иде: тулай торакта яшәү, уку-укыту процессында сораулар юкмы, алга таба планнар һ.б. турында сорашып, кайгыртып тора иде. Ул безнең проблемалар белән кызыксынып торды.

Үзем җитәкче булып эшли башлагач та, җитәкче кеше белән мондый аралашу бик кирәк булган икәнлеген аңладым. Студентлар, укытучыларның проблемаларын Рүзәл Абдуллаҗанович бер дә кире какмады. Ул һәрвакытта мәсьәләләрне хәл итү юлын таба, ярдәм итәргә тырыша иде.

Бүгенге көндә Рүзәл Йосыпов аспирантларыбыз, галимнәребез белән тыгыз элемтәдә тора. Еш кына без аның белән кандидатлык, докторлык диссертацияләрен яклау булганда киңәшләшәбез. Киләчәктә дә коллективыбыз белән эшләргә насыйп булсын, – диде ул.

Рифкать Миңнеханов: «Абдуллаҗанович күп еллар татар теле мөгаллимнәрен, укытучыларын әзерләде»

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты, техник фәннәре докторы Рифкать Миңнеханов Рүзәл Йосыповны академиклар арасыннан иң үрнәк шәхес буларак бәяләде.

– Без яшь вакытта 50 яшьтәге абзыйлар бабай кебек кабул ителә иде. Бабай бит инде? Бабаймы, юкмы? - дип сорады ул залда утыручылардан.

- Юк, - диде тамашачылар бертавыштан.

- Рүзәл Абдуллаҗанович та бабай булмагач, без дә бабай түгел, димәк, – диде ул.

– Тормыш юлында һәр кеше үзенең эзен, өлешен калдыра. Рүзәл Абдуллаҗанович күп еллар татар теле мөгаллимнәрен, укытучыларын әзерләде. Бүгенге көндә фән цифрлаштырусыз алга бара алмый. Гуманитар һәм техник өлкәләрне берләштереп алып барырга кирәк, шуның өчен 4-5 елдан соң нәтиҗә ясаганда Сезгә дә рәхмәт әйтербез. Чөнки хәзер Татарстан Фәннәр академиясен яңадан форматлаштыру бурычы тора, – диде Рифкать Миңнеханов.

– Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре исеменнән олуг, күркәм юбилеегыз белән тәбриклим. Минем тормыш юлымда һәм профессиональ эшчәнлегемдә Сезнең ролегез әһәмиятле булды. Беренчедән, мин Рүзәл Абдуллаҗанович җитәкләгән Казан дәүләт педагогика институтында укыдым. Аспирантурада докторлык диссертациясен яклаганда оппонент булдыгыз. Исәнлек-иминлек телибез, бәхетле, бәрәкәтле гомер кичерергә язсын. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында диссертация советы эшли, мин анда гыйльми сәркатип булганда, 100гә якын диссертация якладылар. Аларның уңышлы яклавында Сезнең дә өлешегез зур булды, – диде Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Айнур Тимерханов.

Илсур Һадиуллин: «Тел белемен яңа баскычка күтәргән олпат галим һәм абруйлы остаз»

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтүенчә, Рүзәл Йосыпов – тел белемен яңа баскычка күтәргән олпат галим һәм абруйлы остаз.

– Сезнең иртәнге сәгатьтә студентларны каршы алуыгыз, һәр бина саен йөреп чыгуыгыз, һәр студентның тормышын, хәл-әхвәлен белергә тырышуыгыз хәзерге җитәкчеләргә дә үрнәк булсын иде. Шәкертләрегез Татарстанның милли мәгариф системасында һәм фән өлкәсендә нәтиҗәле хезмәт итә. Халкыбызның хөрмәте, мәхәббәте Сезгә бетмәс-төкәнмәс илһам, яшәү дәрте өстәп торсын. Рүзәл Абдуллаҗанович турында күбрәк беләсегез килсә, ТНВ каналының «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруын карарга киңәш итәм.

Меңләгән укытучы Казан дәүләт педагогия институтын, университетын тәмамлап, хәзерге вакытта республикабызда, чит төбәкләрдә татар теле, әдәбияты һ.б. предметларны, үзләре алган белемнәрен яшь буынга биреп, тәрбия һәм гыйлем өлкәсендә зур эш алып бара. Бу, беренче чиратта, шушы югары уку йортына 16 ел гомерен биргән Рүзәл Абдуллаҗановичның зур хезмәт нәтиҗәсе. Аның белән бергә эшләгән, бергә укыган, фән дөньясына кереп китеп, фән белән практиканы, тормышны әйдәп барган мөхтәрәм укытучыларыбызның хезмәте. Студентларыбыз – киләчәк укытучыларыбыз – зур шәхесләрдән, алар белән бергә янәшә баручы, шундый ук уңышларга ирешкән укытучыларыбыздан, остазларыбыздан, тормышның матурлыгын аңларга ярдәм иткән хәләл җефетләреннән үрнәк алып, алга таба да яшәргә язсын иде. Яшь буынга безнең мәктәпләребезгә эшкә урнашып, матур итеп эшләргә язсын, – диде ул һәм Рүзәл Йосыповны «Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклау һәм үстерү өчен» күкрәк билгесе, Рәхмәт хаты һәм Мактау грамотасы белән бүләкләде.

«Татар теле белеме кафедрасының тоткасы булып яшәгез!»

Профессор, тел белгече Роза Асылгәрәева студент елларын искә төшерде:

– 1962 елда Әлки районы Базарлы Матак авылына практикага кайттык. Мәк җыябыз. Эштән кайттык, ашадык-эчтек тә, хуҗа әбиебез кич утырырга китте. Без, 6-7 кыз, үзебез генә калдык. Ул арада тәрәзә янына егетләр җыелды. Ишеккә шакыйлар, кертергә кушалар. Без кертмәдек. Аларның ачулары килде. Утларны өзеп, ишекләрне бикләп киттеләр дә бардылар. Нишләргә дә белмәдек.

Шуннан соң янә ишек кактылар. «Без бу», – дигән сүз ишетелде. Ул шулкадәр якын сүз булды. Рүзәлнең тавышын ишетеп, безнең елап җибәргәнне күз алдына китерсәгез! Шулкадәр курыккан идек бит! Рүзәл белән Индус абый Таһиров килеп керделәр. Ишекне ачтылар, утны җайладылар.

1960 елдан бирле Рүзәл белән таныш, 1966 елдан бергә эшли башладык. Бик дус, әйбәт эшләдек. Яшь чактагы бер-береңә булган мөнәсәбәт гомер буена сакланды. Бер-беребезгә авыр сүз әйтмәдек. Безнең кафедра бик кешелекле, дус булуы белән аерылып торды. Ул бүген дә шулай. Сез һаман да татар теле белеме кафедрасының тоткасы булып яшәгез! – диде ул.

Гөлшат Галиуллина: «Рүзәл Йосыпов ректор вазифасын башкарган елларда Казан педагогика институты сан һәм сыйфат ягыннан зур казанышларга ирешә»

Татар теле белеме кафедрасы исеменнән кафедра мөдире, профессор Гөлшат Галиуллина котлады:

– 1986 елда Рүзәл Абдуллаҗан улы Казан дәүләт педагогика институтының ректоры итеп билгеләнә һәм бу вазифада 16 ел – 2002 елга кадәр уңышлы эшли. Бу еллар – татар фәнендә, татар мәдәни-иҗтимагый тормышында, белем бирү системасында гаять катлаулы һәм зур үзгәрешләр барган чор. Галим һәм җитәкче – ректор вазифасында да үзе алдына куйган максатларына тугрылыклы кала. Тормыш канунына әверелгән җаваплылык хисе булачак укытучы-педагоглар әзерләү юнәлешендә яңа баскычка күтәрелү зарурлыгын күрә белергә, хезмәт коллективында оешканлык, белемле, югары кимәлдәге белгечләр әзерләү бурычын бергәләп башкарганда гына уңышларга ирешү мөмкинлеген тулаем күзалларга ярдәм итә.

Чыннан да, ул ректор вазифасын башкарган елларда Казан педагогика институты сан һәм сыйфат ягыннан шактый зур казанышларга ирешә: кафедралар һәм факультетлар, студентлар һәм мөгаллимнәр саны арта, халыкара эшчәнлек җәелә, институтның уку-укыту һәм матди базасы ныгытыла. Булачак педагогларның киңкырлы шәхесләр булырга тиешлеген исәпкә алып, уку планнарына музыкаль тәрбия, сөйләм культурасы, сөйләм техникасы, риторика, хореография һәм башка шундый предметлар кертелә.

Коллективның бердәм эшчәнлеге нәтиҗәсендә, 1994 елда ул университет статусын алып, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклату хокукына ия булган 3 яңа совет эшли башлый. Бу исә укытучы галимнәрнең фәнни дәрәҗәләрен күтәрүгә турыдан-туры юл ача. Мисал өчен, 1986 елда 16 фәннәр докторы булса, 2002 елга исә аларның саны 60ка җитә.

Нинди генә зур дәрәҗәдәге вазифалар, актив иҗтимагый тормыш алып бармасын, Рүзәл абый туган кафедрасы белән беркайчан да арасын өзми, кафедра тормышында төп көчләрнең берсе булып кала бирә. 2002 – 2012 елларда ул кафедра мөдире, профессор, бүгенге көндә профессор-консультант вазифаларын башкара. Инде мәртәбәле яшьтә булуга карамастан, Рүзәл ага – безнең киңәшчебез, кафедраның фәнни һәм иҗтимагый тормышында актив катнашучы остазыбыз. Студентлар белән һәрдаим очрашу, ачык лекцияләр бирү, семинар дәресләр үткәрү бездә бары тик соклану хисләре генә уята.

Мондый җегәрлек, максатчанлык, тормышны, сайлаган һөнәреңне ярату һәм аңа гомере буе тугрылыклы булып кала алу өчен, кешенең илһам чыганагы булу кирәк. Рүзәл Абдуллаҗан улының саекмас илһам чыганагы – аның гаиләсе. Тормыш иптәше затлы ханым Диләрә Йосыпова галимнең ярдәмчесе, төп терәге булып яши. Гомер юлында булган беренче казанышлар, зур уңышлар, кыенлыклар, күтәрә алмаслык кайгы-хәсрәтне дә алар бергә, рухларын сындырмыйча кичерәләр. Йосыповлар гаиләсе бүгенгәчә, иңгә-иң куеп, балалар, оныклар уңышларына сөенеп, матур гомер итәләр.

Галим үзенең истәлекләрендә: «Минем тормышымда азмы-күпме уңышлар, казанышларым булган икән, аларның нигезе – үз алдыңа максат куеп, бөтен көч-куәтемне сарыф итеп, аямыйча, шул максатка ирешә барып яшәүдә. Шулай яшәү минем тормышымның төп принцибы булды. Шул рәвешле алдыңа куйган максатка ирешү, бурычыңны үтәү, мораль канәгатьләнү, димәк, бәхет китерә», – дип билгели.

Рүзәл абый, Сезгә алга таба да алдыгызга максатлар куеп, аларга тулаем ирешеп, гаиләгездән аңлау һәм яклау табып, канәгатьлек хисләре белән яшәргә язсын. Моңа ирешү өчен, ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге булу мөһим. Барлык хезмәттәшләрегез, укучыларыгыз исеменнән Сезгә фәнни һәм иҗади уңышлар, сәламәтлек телибез. Сезнең тарафтан туган телебезгә мәдхия озын-озак еллар яңгырап торсын, – диде ул.

«Мәдәният дөньясында Миләүшә Хәбетдинова «йолдызы» балкый икән, аның төп сәбәпчесе – Рүзәл Йосыпов»

КФУ доценты, әдәбият галиме, тәнкыйтьче Миләүшә Хәбетдинова:

– Бүгенге көндә мәдәният дөньясында Миләүшә Хәбетдинова «йолдызы» балкый икән, аның төп сәбәпчесе – Рүзәл абый. Мин галим булырмын дип хыялланмадым, минем төп хыялым – укыту, үз авылыма кайтып, мәктәптә эшләү иде. Рүзәл абый меңләгән студентлардан һәрберебезнең исемен белеп, танып, язмышы турында кайгырып яшәде.

Мин аны «олы йөрәкле кеше» дип әйтер идем. Чөнки 25 ел элек үзенең кабинетында зур киңәшмә булды. Киңәшмә булганга күрә, сезнең алда Миләүшә Хәбетдинова – тәнкыйтьче, театр белгече, галим булып үсте. Ул киңәшмәдән мин укытучы булып кына чыгып китәр идем. Ләкин Рүзәл абый туктатты. Һәм аның бер сорау биргәне өчен аңа мин гомер буе рәхмәтлемен. Һәр аспирантның язмышын – кая эшкә урнашачагын хәл иткәндә, миннән: «Кызым, ирең акча аламы?» – дип сорады. Без Айдар белән 1990 елларда өйләнешкән идек. Ә бу чор – акчасызлык, кыскартулар чоры иде. Рус бүлеген тәмамласам да, минем язмышым турында Рүзәл абый кайгыртты. «Балалар, татар бүлегенә яңа сулыш кирәк. Сез безнең мәдәниятне дөнья кысаларында яктыртырга тиешсез», – дигән максат куйды ул. Бездә андый көч булырмы, дип, аптырап калдым. Чөнки татарча да хаталы сөйләшә идек. Ләкин безнең өчен нык нигез тудырды Рүзәл абый.

Ул безне бу илнең гражданины, хуҗасы итеп тәрбияләде. Без тулай торакта өмәләр ясадык, агачлар утырттык. Институтыбызны өебез итеп кабул иттек. Сезнең алда баш иям, – диде Миләүшә Хәбетдинова.

«Рүзәл Йосыпов – мәдрәсәле, зыялылары белән электән дан тоткан Кышкардан»

– Рүзәл Йосыпов – Арча районы Кышкар авылыннан. Барыбыз да аның белән горурланабыз. Кышкар – бик борынгы, мәдрәсәле, үзенең зыялылары белән элек-электән дан тоткан төбәк. Рүзәл абыйның әтисе Габдуллаҗан агай Кышкар мәчете мөәзине Йосыфҗан улы булган. Сез – районыбыз, республика горурлыгы булган мөхтәрәм шәхес. Тырышлыгыгыз, тынгысыз булуыгыз белән зур уңышларга ирештегез. Үз эшегезне җиренә җиткереп, һәркем сокланырлык итеп башкарасыз. Диләрә ханым белән саулык-сәламәтлектә, үрнәк гаилә булып, матур итеп яшәргә язсын, – диде Арча муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Илфар Әюпов. Ул Арча районы башлыгы Илшат Нуриевның котлау сүзләрен яңгыратты.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.

– Белем алу – энә белән кое казу, диләр. Белемнең нигезен Рүзәл Йосыпов кебек мөгаллимнәребез булдырган. Без аларга шуның өчен рәхмәтле булырга тиеш. Татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрне саклап калуда башкарган зур эшләрегез өчен, Бөтендөнья татар конгрессы Сезгә рәхмәт белдерә, – диде ул һәм Рәхмәт хатын тапшырды.

«Мәгариф» журналы баш мөхәррире Сөмбел Таишева Рүзәл Йосыповның журналистлар белән дә бик тыгыз эшләвен әйтте:

– Соңгы елларда Сезнең белән «Татмедиа»да очрашабыз. Сез безнең янга чәчәкләр, тортлар тотып киләсез. Коллектив белән бергәләшеп чәйләр эчәбез. Журналда хезмәтләрегез, мәкаләләрегезне яңартып та бастырдык, чөнки Сезнең кебек белгечләр күп түгел. Сез безнең белән булганда, журналистларны һәм укытучыларны җыеп, зур семинар үткәрергә кирәк. Чөнки Сез мәкаләләрегездә без ясаган хаталарга игътибар итәсез, безне дөрес итеп язарга, батырлыкка өйрәтәсез, – диде ул.

«Шәп укытучы, иң әйбәт җитәкче һәм искиткеч кеше»

Филология фәннәре докторы, профессор Наилә Шәрипова:

– Рүзәл Абдуллаҗанович белән 44 ел элек таныштым. Без ул вакытта Казан дәүләт педагогия институтында тарих-филология факультетының рус-татар филологиясе һәм педагогика бүлегендә укый идек. Рүзәл Абдуллаҗанович тәрҗемә теориясен алып барды. Беренче тапкыр безнең аудиториягә килеп кергәндә бик уңайсызланган иде. Соңрак аның сөйләм культурасы проблемалары, туган телнең чисталыгы һәм туган тел турында җан эретерлек сүзләр белән язылган хезмәтләрен укып, сокландык. Гомерегез буена җыйган белемегез, тәҗрибәгез белән уртаклашырга язсын.

Филология фәннәре кандидаты, доцент Зөбәйдә Биктаһирова:

– Консультациягә килгәндә, беркайчан да Рүзәл абыйның чәй эчермичә кайтарып җибәргәнен хәтерләмим. Ачык йөз, елмаю белән каршы ала. Шулкадәр кунакчыл. Шәп укытучы, иң әйбәт җитәкче һәм искиткеч кеше. Сезне бик нык яратабыз.

Рамил Мирзаһитов: «Бик күп яшь галимнәргә фәнни юлга фатиха биргән кеше»

Кичәне Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов алып барды:

– Рүзәл Йосыпов – һәр эшне җиренә җиткереп, җиң сызганып башкаручы, татар теленең чисталыгы, татар халкының матур киләчәге өчен җанатып йөрүче күренекле галим. Рүзәл Абдуллаҗановичның хезмәт юлы Фән һәм мәгариф министрлыгы белән тыгыз бәйле. Галим-педагог мәктәпләр өчен дәреслекләр, программалар авторы булу белән бергә, гомере буе педагог кадрлар әзерләү өлкәсендә әйдәп баручы булды. Гомеренең төп өлешен хасил иткән яшь буын белгечләр әзерләү дәверендә, Рүзәл Абдуллаҗанович фәнни казанышларын гамәлдә тормышка ашырды. Бүгенге көндә аның шәкертләре республикада һәм илебездә генә түгел, дөньяның төрле илләрендә татар милләтенә хезмәт итәләр, галим белән элемтәдә торалар.

Казан педагогика университетында Рүзәл Юсупов җитәкчелегендә докторантура һәм тел белеменең чагыштырма-тарихи, структуралы типология өлкәсе буенча (сравнительно-историческое и типологическое языкознание) докторлык диссертациясе яклау советы уңышлы эшләп килә. Бу советта татар, төрек, рус, инглиз телләре; татар, инглиз; татар-гарәп; урыс, поляк; француз, татар һ.б. телләр үзара чагыштырып өйрәнелгән диссертацияләр яклана. Юбиляр – фәнни җитәкче буларак та, оппонент буларак та бик күп яшь галимнәргә фәнни юлга фатиха биргән кеше. Аның җитәкчелегендә язылган кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре үзләренең югары фәнни дәрәҗәдә язылулары белән аерылып торалар.

Киләчәк тормышыгызда ныклы сәламәтлек, якты көннәр, якты уйлар һәм күңел күтәренкелеге телибез! Күңелегез һәрвакыт яшь булып калсын! Безнең белән булуыгыз өчен рәхмәт Сезгә! – диде ул.

Кичәдә Рүзәл Йосыповны шәкертләре, якыннары, хезмәттәшләре котлады. Институтның «Бәйрәм» ансамбле һәм «Яшьлек» бию коллективы чыгыш ясады.

  • Рүзәл Габдуллаҗан улы Йосыпов – танылган галим, филология фәннәре докторы (1982), профессор, Татарстан Фәннәр академиясе академигы (2007), Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1989), Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1998), Казан университетының атказанган профессоры. 1988-1989 елларда – Казан шәһәре халык депутатлары советы депутаты, шунда ук Милли мәгърифәт комиссиясе рәисе; 1991-1995 елларда ул – Татарстан Республикасы Югары советы депутаты, Милли мәсьәләләр һәм мәдәният буенча даими комиссия рәисе вазифаларын башкара. Бу елларда кабул ителгән Татарстан Республикасының статусы, телләр турындагы Закон һәм башка шундый әһәмиятле карарларны эшләүдә ул – турыдан-туры катнашкан шәхес. Бүгенге көндә Казан федераль университетының профессор-консультанты.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100