«Ә сез бәби көтәсез икән!» — Рөстәм Асаев дүртенчегә әти булачак!
Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев кызы Гөлназ Асаеваны туган көне белән котлаган. Җырчы Инстаграм битендә гаиләсе белән төшкән фотосын урнаштырган. Инстадуслары Асаев хатынының авырлы булуын күреп алган.