Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ә сез бәби көтәсез икән!» — Рөстәм Асаев дүртенчегә әти булачак!

Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев кызы Гөлназ Асаеваны туган көне белән котлаган. Җырчы Инстаграм битендә гаиләсе белән төшкән фотосын урнаштырган. Инстадуслары Асаев хатынының авырлы булуын күреп алган.

news_top_970_100
«Ә сез бәби көтәсез икән!» — Рөстәм Асаев дүртенчегә әти булачак!
"Татар-информ" архивы

Кызым Гөлназ һәм кияү Вилдан, зур рәхмәт сезгә, балалар! Бик күңелле булды», — дип язган Рөстәм Асаев.

Фотода Рөстәм Асаевның хатыны авырлы булуы күренә: «Бу матур гаиләгә алдагы көннәрдә якты тормыш юллары теләп калам», «О-ой, ә сез бәби көтәсез икән!», «Рөстәм, молодец! Балаларың дус-тату булып үсеп киләләр. Иҗади уңышлар», «бәхетле булып, татулыкта яшәргә язсын», — дип котлап язганнар җырчыны.

Бу Рөстәм Асаевның икенче гаиләсе. Гөлназ Асаева — Лилия Биктимерова белән никахтан туган кызы. Икенче гаиләсеннән туган балалары Мөслим һәм Әминә исемле. Икенче хатыны Айгөл исемле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100