«Печән базары — 2020» фестивале программасы: милли киемлеләргә - бүләк!
29-30 августта Кабан күленең яңартылган яры буенда татар дизайны һәм шәһәр мәдәниятен берләштергән зур чара — «Печән базары» фестивале узачак. 2013 елдан башлап үткәрелә торган фестиваль быел Татарстан Республикасы суверенитеты турындагы декларация кабул ителүенә 30 ел һәм ТАССР оешуына 100 ел тулуга багышланган.