«Печән базары»: Былтыргы печән өеме урынында милли өй, гармунчы бабай һәм «буш базар»
«Интертат» хәбәрчесе Алинә Җамалетдинова Казанның Татар бистәсендә «Печән базары»нда булып кайтты.

Кичә Мәрҗани урамында «Печән базары» фестиваленең беренче көне булды. Быел фестиваль башка еллардан аерылып тора – ул 4 көн дәвам итәчәк һәм татар йортының эчке күренеше, көнкүреше темасына багышланган.
Фестиваль мәйданына килеп керү белән үк зур, зәвык белән бизәлгән фотозона каршы алды. Узган ел монда бары тик печән өемнәре генә булса, быел инде чын фотостудия ясаганнар. Аның эчендә ретро сандык, көзге, өстәл, урындыклар урнаштырганнар. Урындык һәм өстәлдән кала, барлык җиһазларны фестивальнең үз һөнәрчеләре ясаган. Бу дизайнның концепция авторы – Җәмилә Хөснетдинова.
«Бу проектны уйлаганда, эшләгәндә, һәр һөнәрченең үз юнәлешен, стилен исәпкә алдым. Интерьер дизайны да, композицияләр дә аларның эшләренә туры килерлек итеп корылды. Төсләрне сайлаганда көзге табигатьтән – кызыл-яшел, җылы төсләрдән илһамландым. Бу төсләр безнең милли мәдәниятне дә бик яхшы чагылдыра», – диде ул.
Базар эчендә гадәттәгечә төрле милли стильдәге әйберләр: татар орнаментлары, китаплары, шулай ук хуш исле үләннәр, өс киемнәре бар. Гомумән алганда – милли сәүдә. Кызыклы остаханәләр дә бар иде. Мәсәлән, 650 сумга үз кулың белән футболкага рәсем ясап, аны өйгә алып кайтып була.
Узган елларга караганда халык әзрәк кебек
Базарга килгән халык саны бераз гаҗәпләндерде. Таптап китмәсәләр генә ярый иде дип, курка-курка бардым, ләкин яхшымы бу, начармы – халык ис китәрлек күп түгел иде. Бәлки, бу – эш көне булу белән бәйледер, ә бәлки, 4 көн булгандадыр, йә башка сәбәпләр бармы...
Кыскасы, узган елларныкына караганда тынычрак һәм иркенлек сизелә иде. Халыкның 80-90 проценты хатын-кызлар, һәм базардагы товарларның да күбесе гүзәл затлар өчен. Ләкин, шуңа да карамастан, ни беләндер риза булмаган кызлар да күренде, берсе яныннан ир-ат: «Сиңа нәрсә ошамый, күңелсезме әллә?» – дип узып китте. Адәм баласы шундый инде ул, аңа һәрвакыт нәрсәдер ошамый...
Оештыручылар ни ди?
Әлеге фестивальгә нигез салучыларның берсе Гөлназ Бәдретдин белән дә сөйләшеп алдык.
«Безнең быелгы «Печән базары» татар өенә, аның эчке бизәлешенә багышланган. «Печән базары»нда катнашкан дизайнерларның әйберләре белән бүгенге өйне, фатирны татарча ничек бизәп булуын күрсәтергә теләдек. Сишәмбе көн булуына карамастан, кеше аз дип әйтмәс идем», – ди ул.
Лекцияләргә килгәндә бүгенге программа буенча алар икәү иде. Берсе татар өйләре архитектурасы турында, икенчесе заманча интерьерда татар элементларына багышланган.
Блогер Рәфис Атаказ: «Печән базары» сатудан гына тормый»
Базарны 5 кат әйләнгәч, каршыга танылган блогер Рәфис Атаказ очрады. Ул бәйрәм мохите сизелмәвен әйтте.
«Мин инде 6 нчы ел әлеге чарага киләм. Бүтән елларда урам башыннан бәйрәм рухы сизелә иде, шау-гөр килә иде. Быел тып-тыныч, бары тик сәүдә генә, базарга килгән кебек. Бала-чага тавышы, аларның әти-әнисе: «Кая барасың! Барма анда! Кил монда!» – дип кычкырып тора.
4 көн эчендә аның җыры да, моңы да шундый әйберләр булыр, дип уйлаган идем. Менә хәзер килеп кергән кешегә «Печән базары» рухы сизелми, сәүдә генә. Шәһәрнең кайсы җиренә генә урнаштырсаң да шул ук товар – шул чиккән түбәтәй, камзул, мәтрүшкә, халык шул читек-камзулга кадалган. Минемчә, «Печән базары» сатудан гына тормый», – дип сөйләде ул.
«Печән базары»н коткарып йөрүче «супермен-бабай»
Шулай да, күңелле мизгелләр дә күп булды. Аеруча гармун уйнап йөргән бабай бәйрәм «вайбы» өстәде. Ул чараларга гел йөреп тора икән, бармаган җир юк, ди, чакырып та торалар икән.
«Кешенең күңелен күрә белеп, аның рәхмәтен алырга кирәк», – дигән фикердә иде ул бабай. Ул уйнаган көйләрне кешеләр яратып тыңлап торды.
Акчалар бирергә теләүчеләр дә булды. «Сез шундый матур итеп уйныйсыз, ярыймы сезгә акча бирергә», – диләр. Бабай, кулы белән йомшак итеп акчаны кире төртеп җибәрде: «Мин военный пенсионер, никаких! – диде. – Мин бит монда аның өчен түгел, мин бәйрәмгә чыктым! Халыкның күңелен күрергә, мин «самодостаточный», аңлашылды?!» – диде ул.
«Афәрин инде, башка берәү булса, акчаны кесәсенә тыгып тайган булыр иде», – дип уйлап куйдым.
Янына матур апалар килә, «шушы җырны уйна әле» дип сорыйлар. Ул гармунын тартып куя да, уйнап җибәрә, «зумерлар» әйтмешли «роскошный максимум».
«Печән базары» – әле башланды гына
Фестивальнең беренче көне артта калды. Элекке елларга караганда тынычрак, моңсурак та кебек. Бәлки, алдагы көннәрдә бәйрәм рухы көчлерәк булыр. Ә миллилек бар: интерьерда, сәүдәдә, хәтта гармун моңында да. Ә менә күңелләрне җылытучы «шау-шу», бәлки, әле киләчәк көннәрдә булыр…
Автор: Алинә Җамалетдинова