Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табигатькә чыккач әзерләү өчен 10 тәмле ризык рецепты

Табигатькә чыгып ял итү – пикниклар сезоны башланды. Гадәткә кергән шашлык, уха, бәрәңгедән тыш тагын ниләр әзерләргә була?

news_top_970_100
Табигатькә чыккач әзерләү өчен 10 тәмле ризык рецепты
Табигатьтә тәмле һәм җайлы әзерләнүче ризыкларны барлыйбыз.

№1. Шубалы сосискилар. 2 йомырканы туглап, 1 аш кашыгы томат пастасы һәм каймак өстибез. 2 аш кашыгы он, тоз һәм тәмләткечләр салып яхшылап болгатабыз. Озын агач шпажкаларга 6-8 сосиска тезәбез һәм әзерләгән шушы сыек камырга батырып алабыз. Бөтен ягын да әйләндереп, күмер өстендә кыздырабыз.



№2. Диетада булучы якыннарыгыз өчен менә дигән ризык: күркә итеннән шашлык. 5-6 тырнак сарымсакны сыттырып, 3 аш кашыгы сыек май, аджика, паприка, тозны бергә болгатабыз. 2 кг күркә филесын 3-4 см кубиклар рәвешендә турап шушы маринадта 2 сәг. тотабыз. Итне шампурларга тезгәндә яшелчәләр белән аралаштырырга да була. Күмер өстендә әзер булганчы кыздырып алабыз.



№3. Шашлык өчен яхшы гарнир. Пекин кәбестәсе, 8-10 сабак туралган укроп һәм петрушка, 2 кыяр, 150 гр шпинат турап бөтесен бергә тоз һәм зәйтүн мае белән болгатабыз. Витаминлы, яшел тәмле салат әзер!



№4 Яшелчәләрдән салават күпере. Грильдә әзерләнгән яшелчәләр – табигатьтә тамак ялгап алу өчен бик яхшы ризык. 2 тырнак сарымсакны ваклап турыйбыз. 250 мл томат согын, 4 аш кашыгы соя соусы, зәйтүн мае, лимон согы белән кушып болгатабыз. Кабачки, баклажан, кишер, төсле кәбестәне зур кисәкләр белән турыйбыз. Яшелчәләрне 2 сәг. томат суында маринадлагач, күмер өстендә рәшәткәдә пешереп алабыз.



№5. Кетердәп кызган канатлар. 3 чәй калагы горчица, 50 гр бал, 200 мл сливки, 2 аш кашыгы зәйтүн мае, 1 чәй калагы карри, 1 чәй калагы тозны яхшылап болгатабыз. 1 кг тавык канатларын 1 сәг. шушы маринадта калдырабыз. Күмер өстендә рәшәткәдә, алтынсы-көрән төскә кергәнче кыздырабыз. Кетердәп торучы бу тавык канатлары беркемне дә битараф калдырмас!



№6. Сыер итеннән стейк. Тимьян, шалфей, розмарин тәмнәткечләрен ваклап турыйбыз. Шуңа сыттырылган яшь сарымсак, тоз, борыч, 3 аш кашыгы зәйтүн мае кушып болгатабыз. Зур формага стейк формасында киселгән 5-6 сыер ите салып, алар өстенә маринад агызып өстен пленка белән каплыйбыз һәм 1 сәг кә калдырабыз. Мангалда һәр ягын 8-10 мин кыздырып табынга бирәбез.



№7. Кояш сыман семга. Мангалда пешерелгән балык бик тәмле килеп чыга. 6-8 кисәк семга балыгын эре диңгез тозы һәм борыч белән ышкыйбыз һәм лимон согы сибәбез. Һәр кисәкнең янына лимон кисәге һәм туралган петрушка куеп фольгага төрәбез, ярты сәг суыткычта маринадлыйбыз.Фольгадан алмыйча гына 20-25 мин, әйләндереп, күмер өстендә рәшәткәдә пешерәбез. Бик хуш исле, тәмле балык әзер.



№8. Күмер өстендә пешкән креветкалар пикник өчен менә дигән табыш. 2 аш кашыгы балны, 1 аш кашыгы бальзамик уксус, 1 аш кашыгы зәйтүн мае белән болгатабыз. Шунда ук 1 чәй калагы кунжут, тоз, борыч салабыз. 1 кг чистартылган креветкаларны маринадка салып, 2 сәг суыткычта тотабыз. Креветкаларны шпажкаларга кертеп һәр ягын 1-2 мин кыздырып алабыз.



№9. Люля кебаб. 1 кг сарык түшкәсеннән әзерләнгән фарш, 100 г шакмаклап туралган суган, 100 г ваклап туралган яшел суганны тоз, борыч, башка тәмләткечләр кушып яхшылап болгатабыз. Мөһим момент: фаршны яхшылап тәпәнләргә кирәк. Моның өчен фаршны бер йомрам итеп кушып тупларга, кулга алырга, көч белән савытка ташларга. 10 мин шушы эшне башкаргач, үзегез үк күрерсез, фарш согын югалтачак, үзгә бер рәвеш алачак. Шуннан соң фаршны 1 сәгатькә суыткычка куябыз. Күмер эсселәнгәч, фаршны шампурларга 15 сантиметрлы колбаса рәвешендә тезәбез. Кулга ябышмасын һәм формасын сакласын өчен кулны суда юешләп, яхшылап шампурга беркетәбез. Люля кебаб тиз пешә, табынга аджика яки башка соуслар, лаваш һәм яшелчәләр белән бирелә.



№10. Күмердә кыздырылган шампиньоннар. Пикникка чыкканчы аларны маринадлап алсаң тагын да тәмле. Кайберәүләр, маринадсыз гына да кыздыра. 1 кг шампиньонны юып кәгазь салфетка белән корытабыз. Аларны 1 лимон согы белән “коендырабыз”, тозлап, борычлап алгач савытка салып, өстен каплап 5-6 сәгатькә суыткычка куябыз. Табигатькә чыккач шампурга киертеп, күмер өстендә кыздырып алабыз. Бераз кыяфәтен югалтса да, гөмбәләр бик сусыл, тәмле булып чыга. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100