Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табигать могҗизалары, яки мари урманнарындагы сихәтле күлләргә сәяхәт

Ил чикләре һаман ябык, ә җәйнең иң рәхәт, иң кызу көннәрендә өйдә ятасы килми. «Татар-информ» күлләргә бай Марий Эл Республикасы буенча сәяхәт итү мөмкинлекләре белән таныштыра.

news_top_970_100
Табигать могҗизалары, яки мари урманнарындагы сихәтле күлләргә сәяхәт
Владимир Васильев

Марий Эл Республикасы — күлләргә бай төбәкләрнең берсе. Республика территориясендә 648 күл исәпләнә, шуларның ике йөздән артыгы зур күлләр составына керә. Карст катламы убылу, елгадан аерылу нәтиҗәсендә барлыкка килгән йөзләгән күлнең үз исемнәре, тарихлары һәм үзенчәлекләре бар. Без сезне иң популяр биш күл белән таныштырып китәбез.

Диңгез Күзе

Зөбәрҗәт төсендәге түгәрәк күл фонында фотога Волжск районы Шарибоксад авылы янында урнашкан Диңгез Күзендә төшәләр. Мөгаен, ул якын-тирә республикаларда иң танылган күлләр арасында беренче өчлеккә керәдер.

Диңгез Күзе тау астында урнашуы, түгәрәк формасы һәм, әлбәттә, яшькелт-зөбәрҗәт төсе белән данлыклы. Күпләр суга якын килергә курка, шуңа күрә әлеге матурлыкны тау башыннан гына күзәтә. Швейцариянең Альп таулары бер читтә торсын. Чөнки иң югары ноктадан якын тирәдәге берничә авыл, басу-кырлар, ялтырап ятучы башка сулыклар да уч төбендәге кебек күренә. Диңгез Күзенә күпләр фотога төшәр өчен генә булса да килә.

Диңгез Күзе егерме мең ел элек убылу нәтиҗәсенә барлыкка килә. Күлнең озынлыгы — 50, киңлеге 45 метр. Уртача тирәнлеге — 37, ә иң тирән җире 44 метрны тәшкил итә. Күлнең төбе яхшылап өйрәнелмәгән, тик аның вулкан кратеры формасында булуы мәгълүм.

Диңгез Күзе җир астында урнашкан елга белән туклана. Шулай ук сулыкның үзеннән дә инеш агып чыга. Җирле халык әлеге инеш суын эчә. Ә күлнең төсе судагы үзенчәлекне суүсемнәр белән бәйле.

Күл коену өчен бик уңайлы һәм куркынычсыз җир түгел. Шулай да анда су керергә килүчеләр байтак. Ярларында кечкенә баскычлар да ясап куелган. Диңгез Күзенең суы җәйге кызу көннәрдә дә бик җылынмый. Суның өсте бераз җылынса да, төпкә таба ул -4 градусны тәшкил итә. Шуңа өстәп, соңгы елларда күлдә су кимүе дә күзәтелгән.

Диңгез Күзе тауның сул ягында урнашу сәбәпле, күл тирәсенә кояш нурлары яхшылап үтеп керә алмый. Шуңа күрә үсемлекләргә күпләп үсәр өчен шартлар җитеп бетми. Тауда чыршы һәм пихта агачлары күренә. Су салкын булганга күрә, күлдәге балыкларның да төре күп түгел. Ә суның чисталыгы — искиткеч!

Казаннан ераклыгы: 102 чакрым.

Яльчик

Яльчик бистәсеннән алга таба үтеп, Яльчик урман хуҗалыгы территориясендә шулай ук зур күл бар. Бу — иң популяр ял итү урыннарының берсе. Әлеге күл күп кенә әти-әниләргә дә яхшы таныш. Чөнки Яльчикны балалар өчен төрле-төрле лагерьлар, ял итү базалары уратып алган.

Күлгә берничә көнгә генә ял итәргә килүчеләр дә күп. Палаткалар корып, казанда ашарга пешерүчеләрне адым саен очратырга була. Тик шунысын истә тотарга кирәк: күл территориясенең кайбер урыннарына керү бушлай түгел. Территориягә үтү өчен 250 сум акча түләргә кирәк. Әлеге эшкә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре җаваплы. Алар һәр үткән машинаны туктатып, территориягә керүнең сәбәп-максатларын тикшереп тора. Шулай ук урман территориясендә җирдә учак ягарга ярамый, үзегез белән мангал алып килү сорала.

«Яльчик» атамасы чуаш теленнән «авыл янындагы күл» дигәнне аңлата. Әлеге күл берничә мең еллар элек җир убылу нәтиҗәсендә барлыкка килә һәм карст күлләре исемлегенә керә. Яльчик хәзерге көндә дә убыла. Шуңа күрә күлнең һаман зураеп баруын күзәтергә була.

Күлнең коену өчен махсус җирләре бар. Суны бары тик тиешле урыннарда гына керү мәҗбүри. Күлнең иң тирән җире 35 метрны тәшкил итә.

Яльчик — Татарстаннан килеп ял итү өчен дә уңайлы һәм матур җир. Казан — Яльчик арасы исә бер сәгатьлек юл.

Таир

Таир күле — Марий Элдагы иң билгеле күлләрнең берсе. Звенигово районы Таир бистәсендәге әлеге күл Казаннан 130 чакрым ераклыкта урнашкан. Таирның төп үзенчәлеге — күл уртасында утрау булу. Таир — Республика дәрәҗәсендәге табигый һәйкәл.

Таир атамасы «ото ер» дигән мари сүзләреннән килеп чыккан дигән фараз бар. Мари телендә «ото» сүзе — агачлык, ә «ер» күл дигәнне аңлата. Ягъни, күл уртасындагы агачлык.

Таир да убылу нәтиҗәсендә барлыкка килгән күлләрнең берсе. Аның тирә-ягында урман. Шуңа күрә алтын көз айларында монда искиткеч пейзаж күрергә була.

Карст күле булса да, Таир бик тирән түгел. Шуңа күрә аның суы тиз җылына. Ярларында чиста пляжлар, су керү өчен уңайлы урыннар да бар. Шулай ук күлне төрле шифаханә, лагерь, ял итү базалары уратып алган.

Әлеге күл янында ничә сумга ял итеп буласын да тикшереп карадык. Мисал өчен, күлдән илле адым ераклыкта урнашкан Таир дип аталучы кунак йортында бер тәүлек тору 2500 сумнан башлана.

Кичиер

Яльчиктан аермалы буларак, Кичиер күлен табу бераз гына авырлык тудырды. Трассадан барганда юл кырыенда зур ак поши һәм «Кичиер» дигән язуны күргәч тә, күлнең үзен таба алмый йөрдек. Чөнки күлгә туры юл шулай ук «Кичиер» дип аталучы шифаханә аша үтә.

Туры булмаганыннан да йөреп була, тик күлгә кадәр машина белән кереп булмый: тимер капка кеше керерлек кенә итеп ачып куелган. Күл территориясе дә, күл үзе дә чиста. Бик үк кояшлы көн булмаса да, йөзәргә килүчеләр күренде.

Дөресен әйтергә кирәк, шифаханәнең советлар заманыннан калганлыгы ерактан күренеп тора. Шуңа күрә тирә-ягы да заманча дип әйтеп булмый. Тик шунысы мөһим: монда бик тә тыныч. Шәһәр шау-шуыннан туйган кешегә нерваларын тынычландырыр өчен шәп җир.

Казан — Кичиер арасы 73 чакрым.

Көмеш Күл

Көмеш Күл карст катламы убылу нәтиҗәсендә барлыкка килгән күлләр исемлегенә керә. Аның суында файдалы матдәләр булуы да расланган.

Көмеш Күлгә бару өчен Суслонгер дип аталучы шәһәр тибындагы бистәгә эләгергә кирәк. Ул Казаннан 105 чакрым ераклыкта урнашкан. Көмеш Күлгә Суслонгердан чама белән 10 чакрым тирәсе. Күлгә нарат урманы аша барырга кирәк. Трассадан урманга таба борыласы җирдә күрсәткечләр элеп куелган.

Көмеш Күл — гадәти генә күл түгел. Ул тарихта үз эзен калдырган сулык булып исәпләнә. Бөек Ватан сугышы елларында әлеге урманда хәрби әзерлек лагере оештыралар. Тик әзерлек лагерындагы шартлар концлагерьларныкы белән чагыштырырлык була. Солдатлар фронтка китә алмыйча, шушы Суслонгер лагерында ачлыктан һәм суыктан үләләр. Көмеш Күл суында юыналар, шуны эчәләр солдатлар. Һәм күбесе шушы күлдә гомерләрен һәлакәт белән тәмамлый. Бистәдә яшәүчеләр күлнең төбендә ниндидер хәрби техника булуы хакында да әйттеләр.

Шуңа да карамастан, хәзер Көмеш Күл ял көннәрендә халыкның иң яраткан урынына әверелгән. Лагерь булган яклап керсәң, волейбол уйный торган мәйданчыкка хәтле бар. Ә күлнең икенче ягында — комлы пляж. Шулай ук су керергә уңайлы булсын өчен баскычлар да эшләп куйганнар. Хуш исле нарат урманы эчендә көмеш төсләр белән ялтыраучы Көмеш Күл туристларны көтә.

Ял итү өчен бик матур һәм уңайлы, якында гына урнашкан әлеге табигать могҗизалары кыргый яшәү рәвеше алып бара. Шуңа күрә, ял итәргә, табигать белән хозурланырга теләсәгез, әлеге матурлыкны чүп-чарга батырмыйча, үз артыгыздан җыештырып китсәгез иде. Тирә-юнебезнең чисталыгы, пөхтәлеге иң беренче чиратта үзебездән торуын онытмыйк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100