news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Табиблар самокаттан «очкан» егетнең теш казнасын 40 минут эчендә яңадан җыйган

news_top

Түбән Камада табиблар самокаттан егылган ир-атның сынык теш казнасын 40 минут эчендә яңадан җыйган.

Бу хакта Үзәк район күп профильле хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хастаханәнең хирургия бүлегенә 30 яшьлек ир-ат «ике яктан да аскы теш казнасы сыну» диагнозы белән китерелгән. Пациентка теш казнасы-бит хирургы Владислав Слепов операция ясаган. Операция гомуми наркоз астында 40 минут чамасы дәвам иткән.

Хирург аскы казналык остеосинтезын титан минипластинасын кулланып башкарган. Тышкы яктан косметик җөй салынган.

Фото: © Түбән Кама үзәк район хастаханәсе

«Аскы казналык остеосинтезы буенча операцияләр безнең тәҗрибәдә, һичшиксез, очрый, һәм вакыт буенча аларның дәвамлылыгы 30-40 минуттан артмый. Ләкин бу очракта бик күп урында сөяк чатнап читкә күчкән. Бу барлык фрагментларны төгәл туры китерү өчен аеруча четерекле эш таләп итте. Сөяк җыю гына түгел, тешләм дөрес булуын кайгырту, йөз симметриясен һәм барлык функцияләрне саклап калу мөһим иде», – дип билгеләп узган хирург.

Хәзер пациент хастаханәдән чыгарылган. Алда аны озак вакытлы тернәкләндерү көтә. Авыз куышлыгында махсус шиналар урнаштырылган, аларны, рентген сөякләр дөрес ялгануын расласа, бер айдан соң гына салдырачаклар. Бу вакыт эчендә ир-атка бары тик сыек ризык кына ашап торырга туры киләчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар