Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Табиблар коткарды» — язучы Илдар Әбүзәровның коронавирустан соң үпкәсенә кан сауган

Россиянең күренекле язучысы Илдар Әбүзәровның үпкәсенә кан җыелып, шушы көннәрдә Казанда Республика хастаханәсендә операция ясаганнар. 7 февральдә Казанда командировкада вакытта ул аңын җуеп егылган һәм аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә китергәннәр.

news_top_970_100
«Табиблар коткарды» — язучы Илдар Әбүзәровның коронавирустан соң үпкәсенә кан сауган
Илдар Әбузәровның Фейсбуктагы шәхси аккаунтыннан

Илдар Әбүзәров коронавирус белән авыруы хакында Фейсбуктагы шәхси аккаунтында язган иде. «Бар да яхшы. Үпкәне тиштеләр, кан алалар. Йөрәк янында ук булуы начар. Бер банканы алдылар инде. Үпкә әле эшләми, суламый. Әмма коткарып калырлар дигән өмет бар. Бик авырта икән. Ну, пасаран (җиңәрбез)», дип язган иде язучы.

«Татар-информ» хәбәрчесенә бу хакта тулырак сөйләде. Ул әле берничә ай элек кенә коронавирус белән авырган һәм шуның нәтиҗәсендә өзлегүләргә дучар булган.

— Узган елның ноябрендә Мәскәүдә коронавирус белән авырдым. Каты авырдым, дельта штаммы белән чир бер айга сузылды. Үпкәләр 30 процентка зарарланган иде. Температура 40 ка күтәрелеп, төшмәде дә. Балашихада авырдым мин, табиб минем янга килеп җиткәнче атна узды. Көненә 700-800әр кеше чакыра, ничек җитешик без, мин 20ләп кешене генә йөреп чыгарга өлгерәм, ди. Аның ул вакытта табиблары да аз, бик күпләр шул ноябрьдә пик чорында, акчасы күбрәк дип кызыгып, Мәскәүгә китте бит эшләргә.

Ул вакытта хастаханәдән чыккач, спорт белән шөгыльләнеп тернәкләнәм дип уйлап йөрдем. Моңарчы да сырхаулаган вакытларда шулай эшли идем инде. Футбол, волейбол, фитнес… штангалар күтәрәм. Үпкәләрнең эшчәнлеген шулай яхшыртам дип өметләнәм инде үземчә. Ә уйнаганда терсәк белән дә бәрелеп китәләр, гәүдә белән кара-каршы да бәрелешәсең бит, нәтиҗәдә, сул як үпкәдә пневмоторакс килеп чыкты. Үпкәгә кан сауган.

Минем андый нәрсәне ишеткәнем дә юк иде, алай куркынычтыр дип башыма да килмәде. Пневмоторакс булганда шундук хастаханәгә салалар икән, ә мин әле ничә көн йөргәнмен дигән сүз. Әле командировкада да шул халәттә ничә көн… — дип уртаклашты язучы.

Язучы берничә көн күкрәк өлешендә авырту сизеп йөргән, нерв кысылгандыр, невралгия-мазар дип кенә уйлаган, тик ул уйлаганнан күпкә мөшкелрәк булган.

— Сулавы авыр иде, тын бетте, баш әйләнде. Менә шулай йөрдем-йөрдем дә, аннары Казанда командировкада вакытта бөтенләй аңымны югалтып егылдым. Аңарчы утыра да алмаслык хәлгә җиткән идем инде. Ятканда да уң ягыма гына ята алдым.

Ашыгыч ярдәм чакырттылар, үпкәң суламый, диләр. Хастаханәгә илткән машинадан туп-туры операция өстәленә килеп эләктем. Дренаж ясап, кан һәм һаваны суырттылар, табиблар үпкәне саклап калу өчен тырышты. Хәзер үпкә сулый кебек, ләкин барыбер хәлем яхшы ук диярлек түгел әле, вакыт кирәк.

Бу узган атнаның дүшәмбесе — 7 февраль иде. Бәхеткә, ул көнне Республика клиник хастаханәсе кизү торган. Мине Евгений Тришин җитәкчелегендәге торакаль хирургия бүлеге табиблары кабул итте. Бу Идел буенда иң яхшы торакаль хирургия бүлеге дигәннәр иде, үзем дә шикләнмим, бик яхшы табиб кулына килеп эләктем. 1 нче категорияле торакаль хирург Рәнис Гайсин оператив һәм төгәл эше белән мине коткарды, бик зур рәхмәт аңа.

Мин бик каты борчылдым, әле һаман да борчылам, хәзер ул борчылу гомерлеккә калыр төсле инде. Ник дигәндә, теләсә кайсы вакытта бу хәл янә кабатланырга мөмкин икән, 50 процент очракта шулай була, диләр. Ул вакытта үпкәнең бер өлешен кисеп алачаклар, Аллаһ сакласын. Минем белән бер егет ятты, аның бер атнадан үпкәсе кабат өзелгән.

Хәзер миңа бик сакланырга кирәк, кимендә бер ай спорт белән шөгыльләнүне, зур эш йөкләнешләрен, көчәнешләрне тыйдылар. Хастаханәдән чыккач та, өйдә бер ай дәваланачакмын.

Барлык кешегә дә сакланырга киңәш итәм. Коронавирус — бик мәкерле, куркыныч чир икән. Терелдем дә бетте шуның белән дип тынычлап йөрисе түгел. Теләсә кайчан килеп чыгуы бар, өзлегүләр ихтимал. Шуңа күрә гел үз организмыңны ишетеп яшәргә кирәк, — дип киңәш итә Илдар Әбүзәров.

Илдар Әнвәр улы Әбүзәров 1975 елның 5 июнендә Горький (Түбән Новгород) шәһәрендә туган. Түбән Новгород дәүләт университетының тарих факультетын һәм Мәскәү ислам көллиятен тәмамлый. Каравылчы, йөкче, тәрәзә ясаучы булып эшли. 1998 елда беренче хикәяләре журналларда чыга башлый, спорт журналисты булып эшли, "Маһинур" мәдрәсәсендә укыта. «Знамя», «Вавилон», «Октябрь», «Урал», «Новый мир», «Нева», «Дружба народов», «Юность» басмаларында чыга. «Осень джиннов», «Курбан-роман», «Хуш», «Агробление по-олбански», «Мутабор» китаплары чыга. «ХУШ» романы «Большая книга» бәйгесендә финалга чыга. Немец, чех, швед телләренә тәрҗемә ителгән. «Курбан-роман» әсәре буенча Салават Юзеев нәфис фильм төшерә. Яңа Пушкин һәм Валентин Катаев исемендәге әдәби премияләр лауреаты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100