Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табиб Илдус Лотфуллин: «Ковид беркая да китми, авыручы балалар саны кимеми»

Педиатр соңгы араларда коронавируска бәйле сораулар күп булу сәбәпле, мөрәҗәгать белән чыкты.

news_top_970_100
Табиб Илдус Лотфуллин: «Ковид беркая да китми, авыручы балалар саны кимеми»
https://www.instagram.com/ilduslutfullin/

«Соңгы көннәрнең иң еш соравы: китәме ул ковид, юкмы?» — дип яза Казан дәүләт медицина академиясенең педиатрия һәм неонатология кафедрасы доценты, Казанның беренче балалар хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире Илдус Лотфуллин.

«100 процент дөрес җавапны статистика белән санэпид хезмәтләре белергә тиеш. Ковид госпиталендә эшләсәм дә, төгәл җавап миндә юк, чөнки безнең госпиталь балаларга гына хезмәт күрсәтә. Балалар ковид белән авыручыларның 2-4 процентын гына тәшкил итә, бу саннан чыгып бөтен ситуацияне бәяләү дөрес түгел.

Алай булса да, минем фикеремчә, ковид беркая да китми, авыручы балалар саны кимеми.

Соцчелтәрләрдә күп кеше ковид симптомнарын тасвирлап яза миңа. Ковид диагнозы исбатлана микән, юк микән аларның — анысын әйтә алмыйм. Телефоннан төгәл нәрсә әйтә алмыйм мин сезгә, ачуланмагыз. «Зыян китермә!» дигән принцип бар.

Ни кызганыч, кешеләр үлеп тора. Кичә бер көн эчендә ике кешенең вафат булуы турында ишеттем. Беренчесе — Мөслим районының педиатры Нассер Гассан Назим. Кырык ничә яшендә иде, якынча минем яшьтәшем булып чыга. Хатыны белән дүрт баласы да авырый, диләр. Икенчесе — коллегамның 71 яшьлек абыйсы, үләр алдыннан аңа ковид диагнозы куйган булганнар. Үткән бу атна эчендә безнең госпитальдә ковид белән авырып ятучы бер яшүсмер баланың әнисе үлде (үзе бездә ятмады ул). Яшүсмер вакытта әниеңне югалту гомерлек травма ул. Бу өч кешенең вафаттан соңгы диагнозлары миңа билгеле түгел.

Сүз дә юк, арыдык. Ләкин кемнеңдер фантазиясенә карамый - бу объектив чынбарлык, объектив реальлек! Вирусның биологиясе, генетикасы «мин китмим әле», дип кычкырып тора ич!

Бу постның максаты хайп түгел. Кисәтәсем килә сезне, дуслар. Сез 7 мең кеше, күбегезне азмы-күпме беләм. Кичә безне калдырып киткән доктор Нассерны бик әз генә белә идем мин, бездә укып йөрде берничә тапкыр. Алай булса да, бик кызганыч булды. Сезне дә шулай итеп югалтасым килми.

Шуңа курә:

— Социаль дистанция! Җыелышмагыз!

— Кул гигиенасы! Неврозга җитәрлек итеп!

— Битлек кию! Нормаль битлекне, нормаль итеп.

— Биткә, күзгә кагылмаска!

— ОРВИ белән авыргач өйдә калырга», — дип язган табиб.

Илдус Лотфуллин коронавирус симптомнары һәм авыруга бәйле мәгълүматлар турында интервью биргән иде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100