Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Педиатр Илдус Лотфуллин: «Балаларда коронавирус эч китүдән башланырга мөмкин»

Казан дәүләт медицина академиясенең педиатрия һәм неонатология кафедрасы доценты, Казанның беренче балалар хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире Илдус Лотфуллин балаларны коронавирустан саклау һәм бу пандемиягә бәйле фаразлар турында «Татар-информ»га интервью бирде.

news_top_970_100
Педиатр Илдус Лотфуллин: «Балаларда коронавирус эч китүдән башланырга мөмкин»

 «Балаларда ковид симптомнары үзгә булырга мөмкин»

 Балаларда COVID-19 (яңа коронавирус китереп чыгарган авыру) җиңел уза дип әйтәләр, бу дөрестән дә шулаймы?

Әйе, бу дөрестән тә шулай. Статистика буенча балаларда ковид җиңелрәк үтә. Беренчедән, балалар сирәгрәк авырый. Икенчедән, балаларда ковидның авыр формалары да сирәгрәк була. Ковид белән авырган кешеләр статистикасын алсаң, бары тик 1-4,5 проценты гына балалар. 90 проценттан артыгы олы кешеләр, 18 яшьтән узган кешеләр икәнен күрергә була.

7 яшькә кадәр COVID-19 бөтенләй булмый дип әйтәләр, бу дөресме?

Юк, дөрес түгел, хәтта яңа туган балаларда да COVID-19 булган очраклар билгеле.

Булуы билгеле, ә авыруы?

Авыруы да була. 1 яше тулмаган яшь балалар COVID-19 белән сирәк авырса да, авыруның зәһәр формасы еш очрый. Бер яшьтән үткән балалар, киресенчә, җиңелрәк авырый.

Ә бу нәрсә белән аңлатыла?

Коронавирус ул яңа бер проблема бит инде, фаразлар гына бар. Берничә теория бар. Балаларның иммун системасы зурларныкына караганда зәгыйфьрәк. Монда парадоксаль ситуация килеп чыга — бөтен кеше дә инфекция җиңел үтсен өчен иммунитет көчле булырга тиеш дип уйлый бит инде. Ләкин ковид булганда алай түгел. Ковидның авыр формалары синең иммунитетың чиктән тыш, бик көчле реакция биргәндә килеп чыга. Балаларның иммунитеты зурларныкына караганда җиңелрәк, зәгыйфьрәк формада эшли. Шуның өчен ул организмына зыян да китермичә шушы яна коронавирусны җиңә ала.

Икенчедән, балалар ОРВИ белән ешрак авырыйлар. Ә ОРВИ структурасында бу яңа коронавирус булмаса да, башка коронавируслар бар. Шуның өчен күпчелек балаларның коноравируска каршы иммунитеты бар дип фаразлыйлар.

Балаларның үпкә структурасы, вирусны күзәнәкләргә кертеп җибәрә торган рецепторларның структурасы башка, дип фаразлана. Шуның белән бәйле дип саный торган теорияләр бар.

100 процент дәлилләнгән теорияләр әлегә юк.

Татарстанда ничә бала авыруы турында мәгълүмат бармы?

Үзем бу юнәлештә атна-ун көн элек кенә эшли башладым, COVID-19 белән авыручы балалар күп түгел, әлегә аерым очраклар гына.

Балаларда ковид билгеләре нинди, үзенчәлеге бармы?

Күпчелек очракта ковид балаларда зурлардагы кебек үк һава юллары инфекциясе кебек үтә. Зурлардан аермалы буларак, балаларда коронавирус кайчакта эчәге, ашказаны инфекциясе, эч китү белән дә башланырга мөмкин. Бу балаларның бер үзенчәлеге булып тора.

Йөткерү, югары температурадан башка тагын кайбер симптомнарны әйтеп үтәргә кирәк. Буыннар, мускуллар сызлау, баш авырту, коры ютәл, күзләр кызару, кул-аяклар салкынаеп, дерелдәп китү. Борын ис тоймый башларга мөмкин.

Ковидның иң житди симптомы — тын җитмәү. Пневмония булып, сулыш җитми башлаганда, баланы да, олы кешене дә яна коронавируска тикшертергә кирәк.

Балалар бакчалары ябылмавы нәрсә белән аңлатыла? Балалар өчен коронавирусның куркыныч булмавы беләнме?

Татарстанда күпчелек балалар бакчаларын болай да эшләми дип әйтергә була, эшли торганнарында да бары тик дежур төркемнәр генә бар. Бу социаль як белән бәйле, минемчә, чөнки эшләвен дәвам итә торган кешеләр бар — табиблар, ипи пешерүчеләр, янгын сүндерүчеләр, полицейскийлар. Алар үз балаларын калдыра алмаса, бөтен тормышыбыз туктап кала бит инде. Дежур төркем калдыру — мәҗбүри чара.

Ул төркемнәрдә аерым гигиена кагыйдәләре кертелгән. Һәр баланың температурасы үлчәнә, бүлмәләр эшкәртелә, кул гигиенасы саклана. 

«Ковид балаларда да авыр формада уза ала»

 Нинди очракларда ковид балаларда авыр формада уза?

Ковид балаларда да авыр формада уза ала. Гомумән, гадиләштереп әйтсәк, ковидның дүрт формасы бар дип әйтергә була. Беренчесе — симптомсыз гына авыру, үзеңнең авырганыңны белмичә дә каласың. Балаларның 30 процентка чаклысы шул формада авырый.

ОРВИ формасы бар. Бу балаларда иң еш очрый торган форма. Кайчак ковид пневмония формасында үтә. Һәм дүртенче, иң авыр формасы — «дыхательная недостаточность», сулыш җитешсезлеге. Моңа дучар булган кеше сулый алмый, ясалма сулыш алуга мохтаҗ була. Моңа бары тик берничә процент балалар гына дучар була.

Авыр формада авырган балаларда, гадәттә, начар преморбид фон була, ягъни ковидның бу формасы моңа чаклы да сәламәт булмаган балаларда очрый. Бу ниндидер авыр, тумыштан килә торган иммунодефицит, бөер, үпкә, бавыр авырулары белән бәйле булырга мөмкин. Сәламәт булган, моңа кадәр каты авырмаган балада ковид күпчелек очракта ОРВИ, я пневмония рәвешендә үтә, симптомсыз да үтәргә мөмкин.

Коронавирус белән тәмәке тартучылар ешрак авырый, диләр. Әти-әнисе тәмәке тартса, балаларга да бәрә аламы?

Әйе, әлбәттә. Конкрет коронавируска бәйле рәвештә бу сорау өйрәнелмәгән, ләкин пассив тәмәке тартуга дучар булган балалар гадәти пневмонияләр белән ешрак һәм авыррак авырый.

Күпчелек ата-ана моңа бик игътибар итми, мин бит бала янында тәмәке тартмыйм дип әйтә башлыйлар. Пассив тәмәке тарту — баланың әтисе урамда тартса да өйгә кергәч аннан чыга торган ис, зарарлы матдәләр сулау. Бу баланың үпкәсенә тәэсир итә.

Күпмедер вакыт үткәч, эпидемиологик эзләнүләр беткәч, бу сорауга төгәл җавап булачак. Пассив рәвештә тәмәке тарткан балаларда ковид авыррак формада үтәргә тиеш, минемчә.

 Балага кайсын сайларга: саф һавамы, әллә коронавирустан качып өйдә ятаргамы?

 Хәзер өйдә торыгыз дип әйтәләр, балага саф һава да кирәк бит. Кайсы дөресрәк?

Мин өйдә хәзер, тәрәзәдән урамга карап торам. Бер яшь кенә пар чыккан, кырыйларында ике бала йөгереп йөри, балаларына әзрәк саф һава сулатырга чыкканнар. Минемчә, бу барыбер дөрес күренеш тугел. Балага саф һава кирәк, әлбәттә, ләкин социаль дистанция саф һавага караганда мөһимрәк. Бала бит ул, лифтта төймәгә тия дә, аннары бармагын авызына каба, аны контрольдә тоту мөмкин түгел.

Минем үз балаларым соңгы 3-4 атнаны өйдә генә уздыра. Бик кирәк булып кына бер-ике тапкыр чыгарганыбыз булды.

Сабый балаларга да кагыла бу. Яңа коронавирус сабый балага эләгеп, бөтен гаиләгә күчәргә мөмкин.

Үз йортың белән торсаң, ишегалдына чыгып йөрергә була.

Ә ничек сакланырга? Төп кагыйдәләрне беләбез дә кебек, әмма иң мөһиме нәрсә?

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы — ВОЗ коронавируска профилактика ясар өчен алты кагыйдә эшләп чыгарган. Ул балалар өчен дә, зурлар өчен дә бертөрле.

Аның беренчесе — хәзер аны бөтен кеше белә инде — кул юу. Перчатка киюгә караганда, кулны сабын белән еш юу яки кулны спирттан антисептик белән эшкәртеп тору яхшырак. Бу беренче урында, чөнки коронавирус эләктерүнең төп юлы – контакт. Авыру кеше төчкергән урынга тотынсаң, коронавирус кулда кала, шул пычранган кул белән битләреңә, күзләреңә тигәндә коронавирус организмга эләгә.

Икенче кагыйдә — битеңә тимәү. Һәр кешедә дә бар ул гадәт, уйлана башласаң, бармаклар авызга, борынга, күзгә керә башлый. Ул гадәттән бизәргә кирәк. Бу коронавирусның кешегә эләгүенең төп юлы.

Өченче кагыйдә — социаль дистанция. Кул биреп күрешмәү, кочаклашмау, бер-береңнән 1-2 метр арада тору кирәк. Кеше күп булган җирләргә, лифтка керергә кирәк түгел. Шушы социаль дистанция кыска булган илләрдә коронавирус авыррак үтә. Мәсәлән, Италиядә коронавирусның авыр формада үтүен шушы социаль дистанциянең кыска булуы белән аңлаталар.

Дүртенче кагыйдә — йөткергәндә, төчкергәндә авыз-борыннарны каплау.

Бишенче кагыйдә — авыргач урамга чыкмау, докторны өйгә чакырту.

Һәм алтынчысы — мәгълүмат белән эш итү. Социаль-эпидемиологик хезмәтләр биргән кагыйдәләрне үтәү, мәсәлән, үз-үзеңне изоляцияләү. Фейк яңалыклар белән мавыкмау, имеш-мимешләрне таратмау да бик мөһим.

Шушы алты кагыйдә коронавирус белән ситуацияне җиңәргә ярдәм итә дип саный ВОЗ. 

БЦЖ ясаучыларда коронавирус җиңелрәк узамы? 

Пневмококк вакцинасы, БЦЖ ясаучыларда коронавирус җиңелрәк үтә дигән сүз чыкты. Имеш, ГДР территориясендә дә әзрәк булган коронавирус, чөнки элек мәҗбүри БЦЖ ясаганнар. Берәр нинди йогынтысы бармы бездә ясала торган прививкаларның?

Болар фараз рәвешендә генә бит, алаймы-түгелме икәне соңрак билгеле булачак. Пандемия тәмамланып, эпидемиологик эзләнүләр беткәч, бу сорауга төгәл җавап табып булачак. Минемчә, БЦЖ белән ковидның бәйләнеше булырга тиеш түгел, чөнки моның ниндидер аңлатмасы юк. Андый фаразлар күп хәзер, вакыт үтү белән аларның күбесе бары тик ниндидер бер ялгышлык икәнлеге ачыкланачак. БЦЖ теориясе расланмаячак дип уйлыйм.

 Бу авыру ничек тәмамланырга мөмкин: өч юл

 Кешелек тарихында шундый авырулар бар идеме соң? Бер кеше бернәрсә белми нинди реакция буласын?

Бар иде, бар. Мәсәлән, XX гасыр башында «Испан гриппы» чыккан булган бит.

Кайбер кешеләр коронавирус шул грипп инде ул, андый эпидемияләр булган дип әйтә. Булган, әлбәттә. Ләкин бу коронавирус безнең социаль система, медицина өчен өр-яңа, моңарчы булмаган проблема.

Испан гриппы берничә дистә миллион кешенең үлеменә китергән. Проблема бары тик кешелекнең коллектив иммунитеты барлыкка килүе белән чишелде.

Бүген без берничә дистә миллион кешене югалтырга әзер түгел, элек кешелек бу проблемалардан чыккан юл белән аннан чыгарга әзер түгелбез. Бүген җәмгыять башка, кешеләр үзгәрде, гуман юл белән чыгарга тиеш без бу проблемадан.

Иң кулай, нәтиҗәле юл билгеле – вакцина булдыру. Ләкин яңа вакцина ясау өчен бер-ике ел вакыт кирәк, аны тиз ясый торган технологияләр бүгенгә юк. Вируска тәэсир итә торган дару да пандемияне бетерә алыр иде, ләкин хәзерге вакытта исбатланган, коронавируска каршы тора торган (этиотроп) дару юк. Яңа коронавирус бүгенгә дәвалап булмый торган инфекция дип санала.

Пандемиядән чыгуның өченче юлы — иммун катлам булдыру. Әмма бу иммун катлам кинәт кенә берничә дистә миллион кешене югалту исәбенә түгел, ә әкрен-әкрен генә барлыкка килергә тиеш. Бу юл озын, ул берничә елга да сузылырга мөмкин.

Ковид пандемиясе — ул чишелә торган проблема, әмма аның өчен вакыт кирәк. Кешелек, дистәләгән миллион кеше югалтмыйча гына, бу авырлыктан чыгып китәргә тиеш. Бу көннәрдә ВОЗ ковид пандемиясенә каршы тору стратегиясен булдырды, эшләрме ул стратегия, юкмы  — анысын вакыт күрсәтер.

Әгәр ковидтан дару юк икән, хастаханәгә эләккән кешеләрне ничек дәвалыйлар соң алайса?

Терапия чаралары төрле була. Сүз этиотроп, ягъни инфекциянең үзенә тәэсир итә торган дәва турында бара - бүгенге көндә андый терапия юк.

Алай булса да, ковид белән авырган кешегә бөтенләй ярдәм итеп булмый дигән сүз түгел бу. Коронавируска кушылып, бактериаль инфекция кешенең үпкәсенә зыян китерә - шуңа күрә антибиотиклар кирәк. Гидроксихлорохин, тоцилизумаб кебек дарулар иммун системасының чиктән чыгып реакция бирүен киметеп, кешенең хәлен әйбәтләтә. ВИЧ инфекцияне дәвалаганда куллана торган дарулар кешенең хәлен җиңеләйтә. Әмма боларның берсе дә чын этиотроп терапия түгел.

 Чит илгә йөрүчеләрне тәнкыйтьләү дөресме?

Кайберәүләр чит илдән кайтучыларны тәнкыйтьли, алар аркасында авырыйбыз, диләр. Моңарчы башка авырулар чыккан очраклар да булды бит. Сезнең чит илгә баруга мөнәсәбәт нинди? Кайберәүләр бит инде яңа туган сабыйларын да алып бара.

Хәзерге дөнья глобальләшә, кешене өйдә ябып куеп булмаячак, бу системаны без үзгәртә алмаячакбыз. Шәхсән үзем дә чит илгә чыгып йөрмәскә әзер түгел. Минем әнием, туганнарым Төркиядә тора. Пандемия беткәч, барачакмын алар янына. Дусларым чит илләрдә яши, мин ничек аларны күрмичә яшим? Күп кеше шулай фикер йөртә хәзер. Шуның өчен иртәме-соңмы халыкара самолетлар, халыкара сәяхәтләр дәвам итәчәк. 

Хәзерге көннәрдә чит илләрдән кайтучы кешеләр чит илгә чыгып киткәндә, бу проблеманың никадәр мөһим икәне әле аңлашылып бетми иде. Бу кешеләр арасында төрлесе бардыр, бөтенесен дошман дип санау кирәк түгел. Авыр чорларда киресенчә бер-береңә ярдәм итеп, бер-береңне аңлап яшәргә кирәк. Чит илгә киткән кешеләр арасында мөһим эше, йомышы булып киткәннәре дә бардыр.

Чит илгә балаларны алып барырга кирәкми дигән фикер бар. Сез килешәсезме?

Бик бәләкәй, ике яшькә җитмәгән балаларны чит илгә алып барырга кирәкми: беренчедән, аларның вакциналары куелып бетмәгән, коклюш, ротавирус кебек авырулар эләктерергә мөмкин алар. Икенчедән, яшь баланың физиологиясе кинәт кенә климат, ризык, суның үзгәрүенә әзер тугел. Ике-өч яшькә җитмичә, баланы йомышсыз гына еракка йөртү бик дөрес түгел.

Алай булса да, бала үсә төшкәч, аңа дөньяның нинди зур булуын күрсәтергә кирәк. 

Россия халкы коронавирус белән инде авырган дигән сүз — ялган 

Күптән түгел Казан каналларының берсендә шундый репортаж да чыкты, халык телендә дә шундый сүз йөри — имеш, коронавирус белән без инде авырганбыз икән. 2019-2020 елның кышында күп кеше коры ютәл белән авырган, пневмония белән авыручылар да кисәк арткан булган икән. Бу инфекция инде бездән узып киткән дигән фикер әйтүчеләр бар. Бу дөресме?

Юк, бу ел пневмония һәр елгы сыман сезонлы күтәрелеш кенә кичерде. Быел ситуация һәр елдагыдан аерылмады.

Ковид белән гадәти пневмониянең аермасы, беләсезме, нәрсәдә? Ковид Кытайда 2019 елның декабрендә килеп чыкты. Аның яңа вирус икәне тиз аңлашылды — кинәт кенә бөтен хастаханәләр, бөтен реанимация бүлекләре сулыш ала алмыйча ята торган өлкән яшьтәге кешеләр белән тулды. Моңарчы юк иде андый проблема. Эпидемия үзләрендә юк дип күрсәтергә тырышкан илләрдә дә бу күренеш кабатланды.

Татарстанда андый ситуация булмады. Без коронавирус белән авырганбыз, безгә куркыныч түгел дип әйтүчеләр ялгыша. Бу проблема безгә әле килмәгән.

Кыш көне коры ютәл белән авыру нәрсә булды икән алайса?

Грипп. Быел грипп күп булды. Кешеләр икешәр-өчәр тапкыр авырды грипп белән. Ул һәр ел кабатлана торган ситуация. Авыр формада сулыш ала алмыйча, сулыш җитешсезлеге белән үлеп китүчеләр саны артмады, димәк, коронавирус бездә әлегә булмаган.

Кеше үзенең коронавирус белән инде авырып терелгәнен каян белә ала?

Кеше бәлки коронавирус белән авыргандыр да, инде терелгәндер, моны белеп буламы берәр ничек?

Бу бик дөрес сорау, күп кешене кызыксындыра ул. Ковид диагнозын куюның ике юлы бар. Беренчесе ПЦР — Полимеразная цепная реакция. Икенчесе ИФА — Иммуноферментный анализ. ПЦР хәзерге вакытта кулланыла, бөтен хастаханәдә дә ясала торган анализ ул. ПЦР кешедә хәзерге вакытта вирус бармы-юкмы икәнен күрсәтә. Кеше авырып терелгәч, ПЦР бернәрсә дә күрсәтмәячәк.

Ә менә икенче анализ, ИФА, ул кешедә бу инфекциягә каршы иммунитет бармы-юкмы икәнлеген күрсәтә. Кеше ковид белән авырып терелгән икән, ИФА моны күрсәтәчәк. Хәзерге вакытта Россиядә бары тик ПЦР гына бар. Серологик анализны алга киткән илләрдә, Америкада, Кытайда ясап чыгара башладылар, бездә әлегә бу серологик анализлар лицензияләнмәгән. Апрель ахырында Россиядә серологик анализлар эшләнә башлаячак дигән хәбәрләр чыкты, алаймы-түгелме икәнен әйтә алмыйм, вакыт күрсәтер.

Серологик анализлар бик кызык мәгълүмат күрсәтә ала. Ничә процент кешенең иммунитетка ия булуын белсәк, күпме вакыттан соң пандемия бетәчәген фаразлап булыр иде. Пандемияне туктату өчен кирәк иммун катламны серологик скринингтан күреп була.

Кеше үзе белә аламы авырып терелгәнен?

Тышкы билгеләрдән, фараз рәвешендә генә. Ә төгәл итеп әйтү өчен шушы серологик анализ кирәк.

Ни өчен коронавирус кайбер илләрдә киң таралган?

Коронавирусның Италиядә, Испаниядә, Америкада, Иранда көчәюен, ә бездә киң җәелеп китмәвен нәрсә белән аңлатып була?

Монда төрле аңлатмалар бар. Беренчедән, без глобаль дөньяга кереп бетмәгән. Италия, Испания - алар бит туристлар йөри торган, бөтен дөньяга билгеле урыннар. Нью-Йорк, Америка дөньяның үзәге дип санала бит инде. Кытай - инфекциянең килеп чыккан җире, шулай ук күп кешеләр йөри торган җир. Россиянең иң популяр урыны — Мәскәү. Һәм анда авыручылар саны да иң күбе. Син дөньяга билгелерәк булган саен, синең ситуацияң дә начаррак. Безнең Казан, Татарстан көнгә әллә ничә меңләгән чит ил кешесе килә торган урын түгел. Минемчә, безнең бик глобаль булмавыбыз безгә фора бирде, дип әйтергә ярый.

Икенчедән, минемчә, безнең халыкта, милләттә социаль дистанция зур. Безнең кешеләр бик якын социаль дистанция белән яшәмиләр, көньяк илләрдәге кебек кочаклашып утырыша торган гадәтләр юк бит бездә. Шуның өчен дә бәлки авыручылар әзрәктер. Мәсәлән, Төркиядә ситуация Татарстанга караганда ике-өч тапкыр начаррак. Ул шушы социаль дистанциянең кыска булуы белән бәйле булырга мөмкин.

Һәм тагын бер нәрсә. Без бит инде, гадәттә, дәүләтне тәнкыйтьлибез, мин үзем дә һәрвакыт шулай итәм. Ләкин бу юлы, ничек кенә сәер булмасын, безнең дәүләт үз эшен вакытында эшләде. Интернеттан карадым, Кытай белән чикне Россия 31 гыйнвар көнне япкан. 31 гыйнварда без әле ул проблеманың җитдилеген аңламый да идек бит!

Коронавирустан да куркынычрак авырулар булуы хакында мәгълүмат ни дәрәҗәдә дөрес?

Статистикалар китерәләр, туберкулез, кызамык куркынычрак, курыкмагыз, коронавирус шуларның исемлегендә түбәндә, диләр. Хәзер булган йогышлы авыруларның кайсын коронавирус кебек куркыныч дип санар идегез?

Начар авырулар күп, әлбәттә. Туберкулез ул коронавирустан җиңелрәк авыру дип әйтеп булмый. Холера, ваба тагын да начаррак.

Беренчедән, коронавирус бик йогышлы авыру. Исегездәдер, 2002 елда атипик пневмония дигән авыру чыкты. Ул шушы коронавирусның бер төре. Коронавирус турында без беренче тапкыр шул елда ишеттек, аңа чаклы аны бар дип тә белми идек. Андый вирус бар икәне билгеле иде, ләкин ул әһәмиятле булмаган, ОРВИ китереп чыгара торган вирус кына дип санала иде.

2002 елда коронавирус үзенең нинди начар нәрсә икәнен күрсәтте. Аннан үлүчеләр проценты зур иде, әмма бүгенге яңа коронавирустан аермалы буларак, атипик пневмонияне китереп чыгара торган коронавирус кешедән кешегә начар күчә иде, шуңа гомуми масштабта үлүчеләр дә әз булды.

2012 елда коронавирусның тагын бер төре — бик зәһәр Якын Көнчыгыш респиратор синдромы килеп чыкты. Ул да кешедән кешегә бары тик бик тыгыз контакт белән генә йога иде.

Ә менә бу яңа килеп чыкканының аермасы нәрсәдә? Ул кешедән кешегә бик җиңел күчә. Мәсәлән, туберкулез белән авырыр өчен синең чирле кеше белән тыгыз контакт булырга тиеш, туберкулез белән авырыр өчен тырышырга кирәк әле. Яки ВИЧ инфекция — ул да болай гына йокмый. Бу инфекция бик җиңел йога, аның беренче аермасы шул.

Икенче аермасы — ул өйрәнелмәгән, аның дәвасы юк. Мәсәлән, туберкулездан дәва бар, хәтта ВИЧ инфекциядән дә бар. Ә моннан юк.

Һәм өченчесе. Ул бер мизгелдә күп кешегә йогып, социаль проблема китереп чыгара ала. Италиядә, Нью-Йоркта, Иранда булган вакыйгалар башланса, ул инде медицина проблемасы гына түгел, ә социаль проблемага әйләнә. Хастаханәләр тула, табиблар авырырга тотына, саклану чаралары, дарулар җитми башлый. Туберкулез куркыныч, әмма коронавирус кебек бер моментта миллион кешегә йога алмый. Ул әкрен-әкрен генә килә торган авыру.

Шушы өч билгесе коронавирусны яңа бер проблема дип санарга мөмкинлек бирә. Һәм аның ничек чишеләсен әлегә аңлап булмый.

Кешеләр сорый, бу кайчан бетәчәк инде, июньдә бетәме, безгә июльгә, августка юллама алыргамы, диләр? Аны бер кеше дә әйтә алмый сезгә. Аның ничек бетәсен хәзерге вакытта күз алдына китереп булмый.

Әйтүемчә, аның берничә юлы бар — я вакцина килеп чыга, я этиотроп дару, я әкрен-әкрен бөтен кеше шуның белән авырып чыгып, коллектив иммунитет булдыру. Кайсы юл белән барачакбыз, әлегә билгеле түгел. Ләкин бу кешелек өчен моңарчы булмаган проблема икәнлеге аңлашыла.

Коронавирус каян килеп чыккан, аны «лабораторияләрдә махсус уйлап тапканнар» дигән сүз дөресме?

Бу чир каян килеп чыккан? Төрле фаразлар бар. Ярканатны ашаганнан шундый чир чыга аламы?

«Заговор теориясе» тарафдарлары аны ясалма вирус дип тә әйтә. Әмма аның ясалма түгел икәне дәлилләнде, 2020 елның апрелендә Nature журналында моның турында фәнни эш басылып чыкты. Вирусның РНК структурасын өйрәнгәндә аның ясалма икәне күренә, ясалма икәнен яшереп була торган алым юк хәзерге вакытта.

Моңа чаклы, 2002 һәм 2012 елларда килеп чыккан яна төр коронавируслар хайваннан кешегә күчеп барлыкка килгән. Бу яңа коронавирус та ярканат һәм еланнар арасында таралган коронавирусларга охшаш. Яңа коронавирус чынлап та шушы Ухань шәһәрендәге кешеләрнең кыргый хайваннарны ашау гадәтеннән килеп чыккан булырга мөмкин.

Бу вирусның килеп чыгу ихтималын 2015 елда ук Америка һәм Кытайның танылган вирусологлары алдан фаразлаган да иде. Мондый ихтимал булуын дәлилләгән мәкалә шул ук Nature жруналында басылып чыккан иде. Вирусның РНК структурасы эпидемия китереп чыгару ихтималын алдан фаразларга мөмкинлек биргән. Мондый фараз булган, ләкин беркем дә аңа колак салмаган.

Ә аның ясалма булмаганы ничек күренә?

Хәзер вирусларны конструкцияли торган технологияләр бар, ләкин ул технологияләр әлегә бик нечкә, нәзакәтле итеп эшли белми, алар нибары ике яки өч вирусны бергә берләштерә ала. Яңа коронавирусның РНК структурасы табигый юл белән килеп чыкканын күрсәтә: аның структурасы аерым ике-өч кисәктән түгел, аерым-аерым киселеп, яңадан бергә кушылган берничә йөз кисәктән төзелгән. Мондый алга киткән технологияләр хәзерге вакытта беркемнең кулында да юк, алар бәлки берничә дистә елдан соң гына килеп чыгарга мөмкин. Аңлата алганмын микән?

Гаҗәп.

Нәрсә белән чагыштырырга икән? Мәсәлән, без урманчы булмасак та, табигый урманны парктан аера алабыз бит инде. Бу урман, ә бу парк. Вирусологлар бөтенесе дә бу яңа вирусның ясалма түгел икәнен әйтә.

Һәм минемчә, «теория заговора» озак вакыт бара алмый. Шундый гыйбарә бар бит: бер кешене озак вакыт алдап йөреп була яки күп кешене аз вакытка алдарга мөмкин, әмма бөтен кешене дә озак вакыт алдап йөреп булмый. Монда да шулай ук, ясалма булса, аны озак вакыт яшереп торып булмас иде.

Һәм илләрнең үз-үзләрен тотышыннан да аңлап буладыр.

Әйе, аны кемнәр кемгә каршы ясаган соң? Бөтен дөнья хәзер шуннан зарар күрә. Моннан файда күргән бер ил дә юк, бөтенесе акчаларын югалта. «Заговор теориясенә» бирелергә кирәк түгел.

Өстәвенә, аның шулай булуы мөмкин икәнлеге фаразланган булган. Бу иртәме-соңмы килеп чыгарга тиешле проблема булган, чөнки ничәдер дистә елга бер андый вируслар килеп чыга. XX гасырда кешелек берничә пандемия аша үтте. Киләчәктә дә кабатланачак пандемияләр.

Коронавирус тиз арада юкка чыгарга мөмкинме?

Атипик пневмония тиз генә башланды да һәм шулай тиз генә юкка да чыкты. Ә коронавирус та шулай булырга мөмкинме? Иртәгә уянабыз — коронавирус инде беткән.

Юк, алай булмаячак. Атипик пневмония белән бу яңа коронавирусның аермасы шунда да инде. Атипик пневмония коронавирусы тагын да зәһәррәк иде, үлүчеләр саны 10 процентка якынлашты. Бу яңа коронавирустан үлүчеләр 4-5 процент. Әмма тегесе кешедән кешегә авыр йога иде. Яңа коронавирус кешедән кешегә җиңел күчә, шуңа күрә бу вирус үзеннән-үзе юкка чыкмаячак.

Бер табиб «коронавирус Россияне кызгана» дип язды. Кызганамы соң?

Русларда бар бит мәкаль — «не кричи гоп, пока не перепрыгнешь». Безнең күрәселәр алдадыр әле бәлки, без аны әйтә алмыйбыз, алай булмасын, тик иркенәергә әле иртә. Дөрес, иң начар, Италиядә, Нью-Йоркта булган сценарийлар булырга тиеш түгел кебек, ләкин без бу проблеманы әле үтмәдек.

Ни өчен өйдә утырырга кирәк?

Швеция шундый юлны сайлады бит — бөтенебез дә тизрәк авырып чыкса, тизрәк котылабыз, шуңа үз-үзеңне изоляцияләү режимына кермәделәр. Дөрес карашмы, сезнеңчә?

Бөтен дөнья хәзер Швециягә карап тора нишләрләр икән дип, чөнки бу эксперимент дияргә була. Чынлап та, бу ситуациядән чыгуның бер юлы шушы иммункатлам булдыру, авырып терелгән кешеләрнең процентын күбәйтү. Андый юл чынлап та бар. Әмма соңгы көннәрдә Швеция дә бу модельдән баш тарта башлады.

Монда мәгънә шунда: иммунитеты булган кеше ул үзен генә түгел, үзенең тирә-юнендәгеләрне дә саклый. Мәсәлән, җил чәчәгенә каршы иммунитетым бар икән, мин үземне генә түгел, өйдәге балаларымны да бу инфекциядән саклыйм, чөнки аны хастаханәдән өйгә алып кайтмыйм. Бу да нәкъ шулай. Әгәр ниндидер бер процент кешенең коронавируска каршы иммунитеты бар икән, инфекция юкка чыгачак.

Алайса безгә авырыргадыр бәлки бөтенебезгә?

Юк, берьюлы бөтенебезгә бергә авырырга ярамый, авырсак, биш процентыбыз үлеп китә. Уйлап карагыз әле, Казанда бер миллион кеше яши, барыбыз да авырсак, 20 кешедән берсе үлә — 50 мең кеше үлсен дигән карарны кем бирә ала? Бу бит гумансызлык! Коллектив иммунитетны кинәт түгел, әкренләп булдырырга кирәк.

Иммунитетны ныгытырга… кирәкми?

Балаларның һәм олыларның иммунитетын ныгытыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Монда иммунитетны көчәйтү проблемасы юк ул. Коронавирус сиңа йокса, аның синдә нинди формада үтәсе синең иммунитетыңның никадәр көчле булуы белән бәйле дә түгел, ул синең иммун системасының реакциясе белән бәйле. Шуның өчен ниндидер витамин эчегез дип әйтү дөрес түгел. Сарымсак, лимон, имбир ашауга да карамый ул. Син күпме витамин эчсәң дә, иммун системаң коронавируска көчле, кирәкмәгән реакция бирсә, ковид авыр формада булып, сулыш җитешсезлегенә китерергә мөмкин.

Ә иммунитетны көчәйтә торган дарулар юк алар. Аны көчәйтү файдалымы, зарарлымы икәне дә билгеле тугел.

Нинди дә булса киңәш бирә аласызмы? Иммунитетны ныгытыр өчен нинди дә булса дарулар эчәргә кирәкме?

Өйдә утыру сәламәтлек өчен бик файдалы әйбер түгел, әлбәттә. Физик күнегүләр ясарга, үз-үзеңне кулда тотарга, иртә ятып, иртән торырга кирәк, көне буе телевизор, сериаллар карамаска, депрессиягә бирелмәскә, якыннарың белән әйбәт мөнәсәбәттә яшәргә кирәк. Эчкечелек, тәмәке тарту, хәрәкәтсез яту кебек начар гадәтләргә бирелергә ярамый. ВОЗ тәкъдим иткән шәхси гигиена кагыйдәләрен сакларга кирәк.

Ниндидер дару әйтеп, кешенең башын бутыйсы килми. Коронавируска каршы дару юк.

…әмма ничек кенә саклансагыз да, барыбер авырыйбыз дияргәме?

Анысын да әйтеп булмый, иртәме-соңмы бу проблема бетәчәк. Иманым камил, киләчәккә оптимизм белән караган кешеләр генә бу проблемадан сәламәтлекләрен югалтмыйча чыга алачак.

Коронавирус кайчан бетәчәк?

Күпме дәвам итәчәк соң бу? Сез бер дә өметләнерлек сүзләр әйтмисез әле.

Бүгенге көндә бу - иң популяр сорау! Ләкин бу сорауның дөрес җавабы юк, сез аны үзегез дэ аңлыйсыз. Әлегә ВОЗ тәкъдим иткән стратегия — социаль контактларны киметү, шәхси гигиена чараларын үтәүне булдыру, авырган кешеләрне ковидның беренче фазаларында табып изоляцияләү, дәвага мохтаҗ кешеләрне дәвалау, берьюлы күп кешенең авырып китүен булдырмау. Пандемиянең төрле траекторияләре булырга мөмкин, иртәме, соңмы, кешелек бу проблеманы җиңеп чыгачагына иманым камил. Ләкин нинди юл белән, нинди икътисади, гуманитар бәя белән — менә анысы билгеле түгел.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100