Табиб гырлау һәм аны дәвалау турында: «Тончыгып үләргә дә мөмкин»
Гырлыйсызмы, әллә туганнарыгыз арасында гырлаучылар бармы? Бу үзенчәлек көндәлек тормышта сезгә һәм якыннарыгызга җитди дискомфорт китерергә мөмкин. Ни өчен кеше гырлый соң? Гомумән, аны дәваларга кирәкме? Гырлауның нинди куркыныч яклары бар? Бу сорауларга оториноларинголог Айназ Сабирҗанов җавап бирде.
-
Әңгәмәнең беренче өлешендә Айназ Сабирҗанов белән колак, тамак һәм борын авырулары турында сөйләшкән идек.
Гырлау нәрсә аркасында барлыкка килә?
Беренче чиратта ЛОР сәбәпләр турында әйтеп китәчәкмен. ЛОР органнары өч катка бүленә: борын, тамак һәм бугаз. Менә шушы өч катта проблемалар булырга мөмкин.
Борында – ул сулау кыенлыклары, кыек борын бүлгесе, борын бүлгесенең деформациясе, полиплар яки онкологик үсентеләр.
Тамак катын алсак ул – миндальсыман бизләр, аңкаудагы бизләр, кече тел, йомшак аңкау белән бәйле була. Тәмәке, электрон тәмәкеләр тарту, дөрес тукланмау, ашказаны авырулары булганга күрә кече тел һәм йомшак аңкау асылынып төшә, вибрацияләр бирә башлый. Шул вибрация аркасында сулыш юлы каплана, һәм һава шушы тар өлештән үткәндә, гырлау тавышы барлыкка килә.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Иң түбән кат ул – бугаз. Анатомик үзгәрешләр, төрле үсентеләр аркасында гырлау барлыкка килә.
Стоматологик сәбәпләр дә бар. Күп кешеләрдә тешләм бозылуы һәм аскы теш казнасы проблемасы бар. Күп кешенең, яткач, аскы теш казнасы түбән төшә. Шуның аркасында бугаз өлешендә сулыш юлы ябыла, һәм кеше гырлый башлый.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Кайбер кешеләрнең теш казнасын тотып торуга җаваплы булган мускуллары тонусларын югалта, шулай ук асылына башлый. Андый вакытта без логопедларга консультациягә җибәрәбез. Алар махсус күнегүләр белән мускулларны ныгыта, тонусын арттырырга ярдәм итәләр.
Экзоген сәбәпләр дә бар. Мәсәлән, артык авырлык, тәмәке тарту.
Шулай ук, неврологик сәбәпләрне атап була. Баш миендә йокы өчен җавап бирүче үзәк бар. Ул үзәктә берәр тайпылышлар, неврологик авыруларыгыз бар икән, гырларга мөмкинсез.
Әти-әниегез гырлый икән, сез дә гырларга мөмкинсез. Чөнки ул генетик рәвештә күчә ала. Бу – кечкенә процент, әмма ул кешеләрнең бирешүчәнлеге зур.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Кайсы очракта гырлауны дәваларга кирәк?
Авыр һәм җиңел формадагы гырлаулар була. Җиңел формасы – күбрәк социаль проблема. Чөнки кеше якыннарына йокларга комачаулый. Андый кешеләр гадәттә: «Мин бик яхшы йоклыйм. Йокым туя. Туганнарым, якыннарым гына йоклый алмый», – дип әйтә.
Җайсыз позада ятканда гырлау барлыкка килергә мөмкин. Шулай ук спиртлы эчемлекләр эчкәндә, тозлы, борычлы, әче ризыклар ашаганда, ОРВИ вакытында гырларга мөмкин. Бу – бигрәк тә балаларда күзәтелә.
Кеше гырлый, гырлый һәм берничә секундка туктала, суламый башлый. Бу бик куркыныч симптом «апноэ» дип атала. Мондый симптом булганда, гырлауны дәваларга кирәк.
«Апноэны билгеләү өчен кешене йоклатып карыйбыз»
Кеше үзендә апноэ булганын ничек белә ала?
Кеше ничә сәгать йокласа да, аның йокысы туймый. Ул йокыдан авыр, инде арып, кәефсез тора, һәм бу симптомнар көн саен кабатлана. Алар – апноэның беренче билгеләре.
Ир-атлар автомобиль йөрткәндә руль артында йоклап китә, юл һаләкәтләренә очрыйлар. Игътибар итсәгез, автобусларда, трамвайларда утырып йоклап баручылар була. Менә андый кешеләрдә апноэ булуы ихтимал. Кешенең ул көнне йокысы туймаган булырга да мөмкин, билгеле. Әгәр дә андый симптомнар атнага, айга бер булса, ул апноэ билгесе булмаска мөмкин.
Фото: © «Татар-информ»
Апноэ белән гырлауны ничек дәвалыйсыз?
Иң беренче – сәбәпләрен ачыклыйбыз. Кеше сөйләгәннән генә билгеләп булмый. Сомнография үткәрелә. Әлеге тикшерүне сомнолог үткәрә. Кешегә махсус датчиклар беркетәләр, һәм ул шулар белән йоклый. Бу тикшеренү кешедә гырлауның нинди төре булганын билгели. Йөрәге ничек эшли? Ничек сулый? Канның кислород белән тулылануы ничек бара? Авыр һәм җиңел төренә карап, тиешле дәвалау билгеләнә.
Иң элек пациент белән сөйләшәм. Тәмәке тартуы, гәүдә авырлыгы, тормыш рәвеше, хроник авырулары турында сорыйм һәм борын, тамак, бугаз ягыннан тикшерәм. Пациентны махсус камера белән карыйм. Ул «эндоскопия» дип атала. Камера борыннан кереп тамакка кадәр карарга ярдәм итә. Шуннан соң пациентка кайсы катта проблема барлыгын күрсәтеп була. Кирәк булса, өстәмә анализлар бирергә җибәрәм. Кайвакыт компьютер томографиясе (КТ) кирәк була.
Кайсы өлкәдә проблема күрәбез, шунда дәвалау билгелибез. Гырлау ул – комплекслы проблема, һәм аны комплекслы чишәргә кирәк. Пациентларга да шуны аңлатабыз. ЛОР-табиб кына дәвалый алырдай чир булмаска мөмкин.
Тагын бер диагностика төре бар: кешене йоклатып карыйбыз. Венага препарат кадыйбыз, һәм пациент йоклап китә. Гырлый башлагач, камера белән карыйбыз. Бу – төгәл диагностика. Чөнки йокламаган вакытта камерага төшергәндә, кеше барыбер үзен контрольдә тота. Слип-эндоскопия (sleep-эндоскопия, йоклаганда эндоскопия үткәрү – авт.иск.) дип атала. Бу – 20-30 минутлык тикшерү. Шушы тикшерүдән соң мин пациентларга нинди сәбәпләр барлыгын төгәл әйтә алам.
«Апноэ белән булган гырлау – аденоидны алдыру өчен төп күрсәткеч»
Апноэның төп сәбәпләре нинди?
Апноэ – ул сулышның вакытлыча туктавы. Ул берничә секунд та, минут та булырга мөмкин. Ахыргысы – куркыныч формасы.
Сулыш юллары стоматологик яки ЛОР-проблемалары аркасында ябыла, һәм кешегә кислород керми. Организмда углекислый газ җыела, һәм баш миенә «организмга кислород җитми, органнар кислород алмый» дигән сигнал килә. Апноэ булган кешеләр 10-20 секундтан кисәк кенә селкенеп китә. Баш мие мускулларга «без кислород алмыйбыз, нәрсәдер эшләргә кирәк» дип сигнал бирә. Шул хәрәкәттән соң сулыш юлы ачылып китә дә, кеше сулый башлый. Шундый эпизодлар төн буена бик күп тапкыр кабатланырга мөмкин. Кеше һава җитмәү хисе белән уянып та китә ала.
Апноэ вакытында күп кенә органнар кислород алмый. Беренче чиратта ул – баш мие, йөрәк, үпкәләр һәм башка яшәү өчен мөһим булган органнар. Алар кислород булмауга бик интегә. Бу бик еш кабатлангач, органнарда төрле авырулар барлыкка килергә мөмкин. Апноэ вакытында инсульт, инфаркт, кисәк кенә үлеп китү симптомы да була. Кешедә көчле апноэ булса, һава җитмәүгә тончыгып үләргә дә мөмкин.
Олы яшьтәге пациентларның күп кенә хроник авырулары була. Аларга операция ясап булмый. Наркоздан чыккан вакытта олы кеше аңын югалтырга мөмкин. Апноэның иң авыр формасы булса, СИПАП-терапия билгеләнә. Кеше махсус аппарат (маска) киеп йоклый. Маскадан басым белән кислород кереп тора. Шулай булгач кеше кислород ала, һәм апноэ барлыкка килми. Күп кешегә көн саен шушы масканы киеп йоклау ошамый. Чөнки аны киеп йоклау рәхәт түгел. Ул бик тавышлы да әле. Әмма кайбер очракларда шушы дәвалау ысулы гына туры килә.
Бу – гомерлеккәме яки дәвау вакытында гына кулланыламы?
Кемгәдер гомерлек. Чөнки, әйткәнемчә, өлкән кешеләргә операция ясап булмый. Наркозны авыр кичерәләр.
Кемнәр күбрәк авырый?
Кемнәрнең артык авырлыгы бар (симерү турында сүз бара). Шулай ук, тәмәке тартучылар, кемнәрнең колак, тамак һәм борын белән бәйле авырулары бар.
Балаларда төп сәбәп – аденоид, зурайган аңкау бизләре һәм миндальсыман бизләр. Операция ясагач, балаларда апноэ, гырлау бетә. Апноэ белән булган гырлау – аденоидны алып ату өчен төп күрсәткеч.
Апноэ булганда кешене селкетергә кирәкме?
Андый кешене селкетеп, янга борып яткырырга кирәк. Апноэ аркада ятканда күбрәк була. Аркага яткач, йомшак аңкау белән кече тел асылына һәм сулыш юлын каплый. Позицион гырлау бар: кеше аркасында ятканда гына гырлый.
Ничек аркада ятмаска? Кемдер аркасына теннис тубы яки башка җайсыз нәрсә куеп ята, йоклаганда, кеше автомат рәвештә янга борылып ята. Бу инде гадәткә әверелә. Маркетплейсларда махсус җайланмалар да бар.
Фото: © Рамил Гали
«Тамчыларга бәйлелеге булган кеше дөрес сулау шулай булырга тиеш дип уйлый»
Сулышны яхшырту өчен борынга куя торган махсус зурайткычлар, капсулалар бар. Алар кешегә булышамы?
Гырлауның төп сәбәбен белмичә, бу җайланмаларны куллану дөрес түгел. Алар булышмаячак яисә, булышса да, бу – вакытлы булырга мөмкин.
Махсус гаджетлар, капалар, пластинкалар, спрейлар, капсулалар бар. Кибетләрдә, мисал өчен, универсаль капалар саталар. «Миңа булыша» дип әйтүчеләр дә бар. Ләкин кеше, аларны кулланып, үзенең тешләрен, кан тамырларын бозарга мөмкин, чөнки алар кан тамырларын физиологик булмаган урынга «күчерә». Әмма кешенең баш сөягенең үзенчәлекләре буенча ясалган индивидуаль капалар да була.
Борын тамчыларына, спрейларга бәйлелеге булган кешеләр дә бар. Тамчыларны контрольсез күп итеп куллану организмга нинди зыян китерә?
ОРВИ вакытында спрейларны 5-7 көннән күбрәк кулланырга ярамый. Артыграк булса, кешедә тамчыларга бәйлелек рискы барлыкка килә. Чөнки кешегә тамчылар биргән эффект ошый башлый.
Кешеләр көндәлек рәвештә бу тамчыларны сиптерә, аларга рәхәт була. Борын инде авыруга кадәр сулаган кебек тә булырга мөмкин, ләкин кешегә тамчылар ярдәмендә сулау ошый башлый. Допинг эчкәч, нәтиҗәләр яхшыра бит. Монда да борынга допинг кулланган кебек. Бәйлелеге барлыкка килгән кеше дөрес сулау шулай булырга тиеш дип уйлый.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Бу бәйлелекне, алкогольдән, тәмәкедән, наркотиктан булган кебек, ташлавы бик авыр. Пациентлар әйтүенчә, борыны суламаса, аның башы авырта, кәефе булмый, бернәрсә эшлисе килми, шуның аркасында психлана, агрессия күрсәтә. Алар тизрәк шушы тамчыларны сатып алырга аптека эзлиләр. Сумкаларында запас белән 5-6 спрей йөртәләр, ансыз яши алмыйлар.
Спрейны озак сиптергәнгә борын эчендә коры булырга, кан агарга мөмкин. 15-20 ел кулланган кешеләрнең борын бүлгесендә тишек барлыкка килә. Бу «перфорация» дип атала. Ике борын тишеге бер-берсе белән тоташа. Борын тагын да начаррак сулый, сызгыра башлый. Бу проблема бары тик операция белән хәл ителә.
Кан тамырын тарайтучы тамчыларны җирле генә тәэсир итә дип уйлыйлар. Күп куллана башлагач, алар кан тамырлары аша организмга эләгә башлый. Кан басымы күтәрелә, йөрәк тибешендә үзгәрешләр, кан тамырлары белән проблемалар булырга мөмкин.
Җавапларыгыз өчен рәхмәт!