news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Гайморит, отит, тонзиллит һәм башкалар» – Укучыларыбыз сорауларына ЛОР-табиб җавап бирде

Гайморит, отит, тонзиллит... Күп кенә кешеләрнең реаль тормыштагы «кошмары» бу. Бу авырулар белән ничек көрәшергә? Үз-үзеңне, якыннарыңны ничек итеп сакларга? Оториноларинголог Айназ Сабирҗанов белән колак, тамак һәм борын авырулары турында сөйләштек.

news_top
«Гайморит, отит, тонзиллит һәм башкалар» – Укучыларыбыз сорауларына ЛОР-табиб җавап бирде
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

«Балаларда аденоидлар һәм аллергия күбрәк күзәтелә»

Айназ, ни өчен бу һөнәрне сайларга булдыгыз?

Кечкенә чакта бик еш авырадым, шуңа әнием белән хастаханәләргә еш йөрдек. Табиблар миңа һәрвакыт зирәк һәм интеллигент булып күренде, мин аларны хөрмәт итә идем. Әмма ул вакытта табиб булырмын дип уйламадым, бары тик бу һөнәр күңелемдә ниндидер эз калдырды.

Мәктәпне 2013 елда тәмамлаганнан соң, Ижевск дәүләт медицина академиясенең педиатрия факультетына укырга кердем. Балалар белән эшләү миңа ошый, шуңа бу юнәлешне сайладым. Башта дәвалау факультетына кермәгәнем өчен бераз борчылу булды, ләкин педиатрияне сайлаганга беркайчан да үкенмәдем.

2019 елда академияне тәмамлап, ординатура юнәлешен сайларга кирәк булды. Озак уйлаганнан соң, ЛОР-табиб белгечлегенә тукталдым. Оториноларингологиянең мин уйлаганга караганда күпкә киңрәк һәм җаваплырак өлкә икәнен аңладым.

Казан дәүләт медицина университетында 2 ел укып алдым. 2021 елдан башлап ЛОР-табиб булып эшлим. КОВИД чорында, педиатр сертификатым да булганга, вакытлыча педиатр булып та эшләргә туры килде. 2023 елдан тулысынча оториноларингология юнәлеше буенча гына эшлим. Хәзер мин күппрофильле клиникада кабул итәм: консультацияләр үткәрәм һәм операцияләр ясыйм.

Балалар белән дә, олылар белән дә эшлим, дип әйттегез. Нинди үзенчәлекләре бар сезнең өчен?

Балалар белән эшләү кызыграк. Аларның эчкерсезлеге, чын эмоцияләре мине җәлеп итә: авырта икән – авырта дип әйтәләр, чын күңелдән көлә дә, рәхмәт тә белдерә беләләр. Бу мизгелләр миңа бик ошый. Олы кешеләр дә төрле, әлбәттә, ләкин балаларның дәваланганнан яки операциядән соң сәламәт һәм якты йөзләрен күрү мине икеләтә бәхетле итә.

Балаларны куркытмас өчен, кызыксындыра белү мөһим. Мин алар белән күбрәк сөйләшәм, игътибар бирәм, уен элементлары кертәм, инструментларымны тотып карарга рөхсәт итәм – болар барысы да аларның ышанычын арттыра.

Дәүләт поликлиникаларында вакыт аз булу сәбәпле, балаларга игътибар да җитми, шуңа күрә алар андый урыннарга куркып килә. Ә мин эшләгән җирдә һәр пациентка җитәрлек вакыт бирелә. Кабинетта балалар өчен махсус почмак та бар – бу да эшне җиңеләйтә.

Гомумән, табиб булып эшләү – бер үк вакытта психолог булу да. Һәр пациент белән уртак тел табу кирәк, чөнки һәр кеше – индивидуаль. Пациент табибка ышанырга тиеш. Әгәр шикләнсә, курыкса, дәвалау нәтиҗәләре дә начар булуы мөмкин. Табиб белән пациент арасында иң мөһим нәрсә – ул ышаныч.

Бүгенге көндә колак, тамак һәм борын белән бәйле нинди авырулар күбрәк күзәтелә?

Балаларда – ул аденоидлар һәм аллергия. Бик күп балалар аллергиядән интегә. Минем уйлавымча, бу – экологик хәл, туклану белән бәйле.

Зурларга килсәк инде – ул гайморит, кан тамырларын тарайтучы борын тамчыларына, спрейларга бәйлелек, аллергия, гырлау. Бу юнәлешләр элек тә актуаль булган, бүген дә актуаль булып кала.

Бүгенге көндә вейблар, электрон тәмәкеләр пациентларда хроник фарингит, хроник тонзиллит авырулары һәм борын сулау авырлыклары китереп тудыра.

«Гайморитларны тишемсез дә дәваларга мөмкин»

Борынны дәвалаганда төрле халык ысуллары да кулланалар. Мисал өчен, бәрәңге пешкән су парын сулыйлар, йод сөртәләр һәм тозлы су белән чайкаталар. Мондый ысулларга ничек карыйсыз? Кайсыларыннан баш тартырга кирәк?

Бу өч ысулның берсен – тозлы су белән юдыртуны хуплыйм. Борын тыгылган вакытта бу – иң билгеле һәм кирәкле дәвалау ысулы. Тозын гына күп кушмаска кирәк. Күбрәк кушылса, борын эчен яндыра.

Балачакта әнием дә шулай юрган белән капландырып, бәрәңге суы парын сулата иде. Ул вакытта мин аны булыша дип уйлый идем. Әмма бәрәңге суы пары борын тыгылуга, үпкә авыруларына карата берничек тә булышмый. Җылы пар әзрәк кенә сулау юлларын дымландырып җибәрә.

Йод ул – антисептик һәм бик агрессив буяучы. Ул сезнең борындагы лайланы тышчаны яндырырга мөмкин. Аны кулланырга киңәш ителми.

Халыкта борынга сарымсак тыгу да бар. Бу бик куркыныч күренеш. Борынга, колакка теләсә нәрсә тыгарга ярамый.

Гайморит белән күбрәк кемнәр авырый? Аның нинди төрләре бар?

Гайморит белән балалар да, олылар да авырый. Бигрәк тә яз-көзге чорда ОРВИ вакытында.

Кешенең борын тирәсендә куышлыклар бар. Алар безгә эволюциядән һава запасы саклау өчен бирелгән. Шул куышлыкларсыз безнең баш сөяген селкетергә дә бик авыр булыр иде.

Өске теш казнасы куышлыгы «гаймор куышлыгы» дип атала (Исеме Англия табибы Натаниель Гаймор хөрмәтенә бирелгән – авт.иск.). Бүгенге көндә теләсә кайсы куышлык шешсә дә, кеше аны «гайморит» дип атый. Бу – дөрес түгел. Гайморит ул шушы гаймор куышлыгы шешкәч кенә була.

Бер яклы одонтоген гайморитны ничек дәваларга?

Одонтоген гайморит булганда, иң беренче чиратта, тешне стоматологка күрсәтергә кирәк. Тештә киста, шешү бар икән – шуларны дәваларга. Стомотолог дәвалап бетергәч тә гайморит кала икән, ЛОР-табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Гаймор куышлыгына чит нәрсә, мисал өчен, пломба материалы эләгергә мөмкин. Баштан бернәрсә дә булмый. Күпмедер вакыттан шул пломба материалы тирәсендә грибоклы шеш барлыкка килә. Аны куышлыктан алмыйча, гайморитны бетереп булмый. Бу операцияне ЛОР-табиб эшли.

Компьютер томографиясе төшерергә һәм аны ЛОР-табибка да, стоматологка да күрсәтергә кирәк.

Гайморит бер тапкыр булса, ул хроник авыруга әверелергә мөмкинме?

Бер тапкыр гына булса – юк. Хроник гайморит борын эчендә анатомик үзенчәлекләр, борын бүлгесе кыек булса, аллергия, ашказаны белән проблемалар, иммунитетта дефицит, куышлыкларда кисталар булса, борында полиплар үссә барлыкка килә ала.

Гайморитны дәвалаганда пункция ясаламы?

Бик сирәк ясыйм. Чөнки кешеләр бу процедурадан бик курка. Әлбәттә, ул кирәк икән, мин аны эшлим. Күп кенә гайморитларны тишемсез дә дәваларга мөмкин. Гайморит булгач тишәргә дигән сүз түгел. Аның хәзер кирәге дә юк. Кешеләргә күбрәк препаратлар белән булышырга тырышабыз.

«Интертат» укучыларыннан да сораулар язуларын үтендек. Шундый сорау килеп иреште:

«8 яшьлек бала. Төнлә ятканда борынның бер ягы, аннары икенче ягы тыгыла, «вазомотор ринит» диделәр. 2 тапкыр «Назонекс» курсын, җылыту процедуралары, электро-физик-лазерлы дәвалау – барысын да уздык. Аденоидлар юк, аллергия дә табылмады. Өйне еш җыештырабыз, мендәрне алыштырдык, һава дымландыргыч бар, өйдә хайваннар юк. Хәзер спрейсыз яши алмыйбыз, табиблар спрейны туктатырга куша. Әгәр сиптермәсәк, бала төнлә дөрес йоклый алмый, шуңа күрә көндез бөтенләй хәлсез була. Тагын нишләп була? Баланың борын белән дөрес сулый алуына ничек ярдәм итәргә? Әтисе аллергик һәм аның да риниты бар». Нинди киңәш бирер идегез?»

Иң беренче чиратта, приемга килеп, эндоскопия үткәрергә кирәк. Бәлки, аның борын бүлемтеге кыектыр. Анда бернинди дә мәгълүмат булмаса, компьютер томографиясе эшләргә кирәк.

Монда сәбәпләр күп булырга мөмкин – аллергия, ашказаны авырулары, хроник гайморит... Тамчылар куллангач, аның бәйлелеге барлыкка килә дә башлагандыр.

«Колак ул – үз-үзен чистарта торган орган»

Күп кеше колакны мамыклы таякчыклар белән чистарта. Болай эшләү дөресме?

Мамыклы таякчыклар белән чистартырга ярамый. Ул колак өчен эшләнелмәгән. Аның зыяны нәрсәдә? Колак сагызын эчкә кертеп җибәрү ихтималы бар. Колак эчен таякчыклар белән чистарткан вакытта, ышкылып, сагыз күбрәк бүленеп чыга башлый. Шуңа күрә даими чистарта торган кешеләрнең колак сагызы күбрәк тә булырга мөмкин. Ваталы таякчык белән чистартканда колак пәрдәсен тишергә мөмкинсез. Ул алдагы тормышта хроник отитка китерә.

Ничек чистартырга? Күп кешеләргә гаҗәп булыр, әмма колакны чистартмаска да була. Колак – ул үз-үзен чистарта торган орган. Ашаганда безнең чәйни торган мускуллар эшли, теш казнасы да селкенә, һәм шул вакытта колак сагызы чыга. Яки инде душта юынганда, мунча кергәндә, ул үзе чыгарга тиеш. Бик каты чистартасы килсә, колакны су белән юдырырга була.

Ләкин колак анатомиясе икенче төрле булса яисә консистенциясе катырак булса, сагыз чыкмаска да мөмкин. Шул вакытта ЛОР-табибка күренергә кирәк.

Колакка перекись водорода салырга ярыймы?

Колак төрле сәбәпләр белән тыгылырга мөмкин. Табибка күрсәтмичә теләсә нинди тамчылар салырга ярамый.

Шулай да перекись колак сагызын бераз гына җебетә. Аның белән генә сез чистартып бетерә алмыйсыз. Барыбер табибка күренергә кирәк.

«90 процент кешенең борын бүлгесе кыек»

Борын бүлгесе кыек булса, операция ясатырга кирәкме?

90 процент кешенең борын бүлгесе кыек. Әлбәттә, 90 процент кешенең дә борын бүлгесен тигезләмибез. Кешенең нинди дә булса борчулары булса: борыны суламый яисә начар сулый, башы авыртса, начар йокласа, бик еш гаймориттан интексә, гади генә суык тиюләр, ОРВИ озакка сузылса һәм бу сәбәпләр аның яшәү сыйфатына тәэсир итсә генә операция ясала.

Бүгенге көндә операция (септопластика) наркоз белән эшләнелә. Пациентлар аны чүкечләр белән сугып, ватып эшләнелә дип уйлый. Эндоскоп белән карап, махсус инструментлар белән пациентны сак кына дәваларга тырышабыз.

Пациентның операциядән соң ук борыны сулый башлый. Борынына силикон «трубкалар» тыгабыз. Ул трубкалар белән 5-7 көн йөри. Тышкы кыяфәтендә дә үзгәрешләр булмый. Шул трубкалар белән көндәлек яшәү рәвешен алып барырга мөмкин.

Кайбер очракларда септопластиканы ринопластика белән бергә ясарга кирәк. Мисал өчен, борын очы кәкре, ди. Аны тәзәтмичә, борын бүлгесен көйләп булмый. Бу операция «фунциональ риносептопластика» дип атала. Ул беренче чиратта – сулышны, шулай ук эстетик компонентны да яхшырту.

Сезнең практикада иң еш башкарыла торган операцияләр нинди?

Септопластика, аденоидларны һәм миндалиналарны алу (хроник тонзиллит). Соңгы вакытта гырлау проблемасы юнәлешендә эшлим. Яңа техникалар өйрәнәм, белемнәр алырга тырышам.

«Аденоидның булуы бала өчен куркычрак булса, без аны алып атабыз»

Аденоидны кайсы очракта алып атарга кирәк?

Аденоид – ул иммунитет органы. Ул балага 1-2 яшьтә үсә башлый һәм 11-12 яшькә кадәр булырга тиеш. Аннары ул үзе югала. Шушы вакытта аденоид баланың иммунитетына булыша.

Кайчан алдырырга кирәк? Апноэ (сулыш туктап тору – авт.иск.) белән гырлау булса. Бала еш авырса, аденоид шешкән саен, үлекле маңка килсә.

Бала дөрес суламаса, һаваны авыз белән ала башлый. Шуның аркасында аның тешләме үзгәрә һәм баланың теш казнасы дөрес формалашмый, «осанкасы» дөрес булмый. Бу – аденоидны вакытында алып атмасаң.

Аденоидның анатомик урнашуы колак һәм сулыш трубасы белән янәшә урнашкан. Шуңа күрә бала отит белән еш авырый. Отитның шундый төре бар: колакта сыекча җыела. Бала начар ишетә. Ул сыекчаны бетерү өчен, аденоидны алдырырга кирәк. Колакта бу сыекча озакка калса, алга таба баланың колак белән проблемалары булачак.

Аны алдырсаң организмга зыян килмиме?

Ул иммунитет органы булгач, аны болай гына алдыру мәҗбүри түгел. Булдыра алганча консерватив метод белән дәваларга тырышабыз.

Хроник авырулы бала өчен аденоид артык инфекция һәм йөкләмә булып тора. Бала өчен аденоид куркынычрак булса, без аны алдырабыз. Аденоидтан башка да саклагыч органнар бар.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«БАДлар, комплекслы витаминнар гына иммунитетны рәтли алмый»

Колак, тамак һәм борын авыруларын китереп чыгармас өчен, көндәлек нинди гадәтләр булырга тиеш?

Бу – иммунитет буенча сорау. Колак, борын беренче чиратта зыян күрә. Чөнки ул – кешенең капкасы кебек. Инфекция иң беренче шунда килеп эләгә. Кешенең иммунитеты яхшы эшли икән, андый авыртулар елга 4-5 тапкыр булса, һәм бу эпизодлар тиз үтсә, бу – патология түгел.

Иммунитетны ныгытырга кирәк: спорт, дөрес туклану, тиешенчә йоклау, начар гадәтләр һәм стресс булмау. Нинди дә булса БАДлар, комплекслы витаминнар гына сезнең иммунитетны рәтли алмый.

Иммунитет яхшы булып та чирләргә мөмкин. Бу – сезнең локаль проблемаларыгыз бар, дигәнне аңлата.

ОРВИ һәм ГРИПП вакытында борынны тозлы су белән юдыртып алырга, тамакны антисептик белән чайкатып алырга кирәк. Бу – вирус эләктерү рискын бераз гына булса да киметә.

Җавапларыгыз өчен рәхмәт!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар