Табиб Әлфия Гарипова муенда бөкре турында: «Шешне бетерүгә караганда, булдырмау җиңелрәк»
39 ел гомерен кешеләрне дәвалауга багышланган билгеле табиб Әлфия Гарипова муенда шеш барлыкка килү сәбәпләре, аның куркынычы һәм шештән котылу ысуллары турында сорауларга җавап бирде.

Муенда барлыкка килә торган шеш яки бөкре сыман әйбер рус телендә «вдовий горб», «холка» дип атала торган нәрсә күпләрне борчыйдыр. Ул косметик проблема гына түгел, ул баш миенең кан әйләнешенә дә тәэсир итәргә мөмкин, бу исә баш авырту һәм башка проблемаларга китерә ала. Ир-атларда ул сирәгрәк очрый, дип язылган ачык мәгълүмат чыганакларында.
Кайбер хатын-кызлар әйтүенчә, ябыккач, бу урын тагын да ныграк күренә башлый, чөнки җилкә-муен өлешендәге май катламы озак саклана.

Фото: © Ильяс Хаҗиев дизайны
Әлеге проблема турында тәҗрибәле табиб белән киңәшергә булдык.
- Әлфия Шириаздан кызы Гарипова – 39 ел гомерен кешеләрне дәвалауга багышланган билгеле табиб-невролог, рефлексотерапевт, медицина фәннәре кандидаты. Ул гирудотерапия, рефлексотерапия ысуллары белән дәвалый, умырткалыгы, терәк-хәрәкәт аппараты авырулары, депрессия һәм йокысызлык кебек нерв системасы авырулары һәм башка күп төрле аврулары булган балаларга һәм өлкәннәргә ярдәм итә.
«Дөнья үзгәргәнен телефоннан гына күрәбез»
Әлфия ханым, муенда бөкре – русча «вдовий горб», «холка» дип атала торган шеш ни өчен барлыкка килә? Аның эчендә ни була?
Олыгая башлагач, умыртка баганасы үзгәрә. Ул да картая. Кеше күбрәк башын аска иеп утыра, телефоннар да кулдан төшми бит. Кешеләр хәзер гел шуңа карап тора. Мизгелләр узганын, дөнья, табигать үзгәргәнен дә телефоннан гына күрәбез.
Кеше туры басып торганда башның авырлыгы 1,5 кг, иелгән чакта 25 кг була. Баш өзелеп төшмәсен өчен, муен артка китә, ә баш алга чыга. Шуның аркасында «вдовий горб» килеп чыга инде. Аның астына май җыела. Ә май бит аз хәрәкәтләнә торган җиргә утыра. Бу – корсак, бот арасы, култык асты, муен.
Азрак селкенгән, муенын азрак борган кешенең бөкересе үсә.
«Бөкре бик зур булып үсә ала»
Мондый шеш ир-атларда да, хатын-кызларда да буламы? Кемнәрдә ешрак очрый?
Бу май шеше ир-атларда да, хатын-кызларда да була. Хәзер мин аны яшьләрдә дә күп күрәм. Димәк, алар, башын иеп, озак кына телефоннарда утыра.
Әлеге бөкре бик зур булып үсә аламы? Аның нинди зыяны бар?
Бу бөкре бик зур булып үсә ала, чөнки ул май күзәнәкләреннән тора. Ә алар чамасыз май җыя ала. Кан тамырлары, умыртка баганасыннан арка миенә үтә торган канал май белән каплана, нервлар һәм кан тамырлары кысыла.
Баш авырту, баш әйләнү, куллар ою шушы шыксыз май җыелу аркасында булырга мөмкин.

Фото: © Әлфия Гарипова «Интертат» сайтына үзе тәкъдим итте.
Бөкре булганда, кешеләрдә нинди авырулар килеп чыга?
Бөкре үзе чир чыгармый. Ләкин баш авыртуларына, баш әйләнү, муен авыртуга сәбәпче була. Ул кешенең кан сыйфаты начарлануын, гиподинамия, холестерин югары булуын күрсәтә.
«Май бер килеп урнашкач, тиз китми»
Хатын-кызлар менопаузасы белән бөкре арасында бәйлелек бармы?
Климакс хатын кызларда да, ир-атларда да була. Бу вакытта организм күп үзгәрешләр кичерә: гормоннар үзгәрә, матдәләр алмашы акрыная, кан куера, тозлар һәм майлар утыра башлый.
Менопауза килеп җиткәч, ашауга бик нык игътибар итәргә кирәк: углеводларны киметергә, тәм-том, камыр ашлары сирәк булырга, күбрәк яшелчә, аксым булырга тиеш.
Менопауза узгач, бу бөкре үзе бетәргә мөмкинме?
Май бер килеп урнашкач, бик тиз китәргә җыенмый. Ул күбрәк 6-7 нче умыртка сөякләре өстенә җыела – тыныч шайтан оясы. Кытай медицинасы буенча ян-меридианнары шунда тоташа, энергия җыела һәм кирәкле җиргә тарала. Ә май шул энергияне тоткарлый. Шуңа күрә баш авырта, кан басымы күтәрелә, хәтер начарая.

Фото: © Ильяс Хаҗиев дизайны, фотоны Әлфия Гарипова үзе «Интертат»ка тәкъдим итте.
«Шешне бетерүгә караганда, булдырмау җиңелрәк»
Бу шешне ничек бетереп була?
Шешне булдырмау җиңелрәк. Көн саен муенга физкультура ясарга кирәк.
Операция ясап бөтенләй алып ташлау мөмкинме? Аннары кабат үсмиме?
Әйе, операция ясарга була. Ләкин кеше үзенең туклануын, физик активлыгын үзгәртмәсә, май тагын җыелырга мөмкин.
«Көн саен иртә-кич муенга 7 минут физкультура ясарга»
Заманча берәр җиңел генә ысул юкмы?
Бик җиңел ысул: көн саен иртә-кич муенга 7 минут физкультура ясарга, муенны нык итеп уарга кирәк. Шеш кими, муенның хәрәкәтчәнлеге яхшыра. Мондый физкультура баш миенә дә нык булыша, кан тамырларына төерләр (бляшкалар) утырырга ирек бирми, мускулларны йомшарта.

Әлфия Шириаздан кызы Гарипова, табиб
Фото: Әлфия Гарипова «Интертат» сайтына үзе тәкъдим итте.
Мондый шеш чыкмасын өчен нишләргә?
Физкультура ясарга, башны аска иеп озак итеп утырмаска. Көн саен физкультура ясарга. Массаж ясатырга. Сөлек куйдырырга да ярый.
Рәхмәт сезгә, Әлфия ханым!
Материалдагы фотоларны Әлфия Гарипова үзе «Интертат» сайтында куллану өчен тәкъдим итте.
- Табиб Әлфия Гарипова хиҗама турында: «Һәр кеше үзенең сәламәтлегенә үзе хуҗа»
- 25 ел сөлек куеп дәвалаучы Әлфия Гарипова: «Сөлек салгач, кешенең күзләре нурлана, яшәрә»