Табиб Әлфия Гарипова хиҗама турында: «Һәр кеше үзенең сәламәтлегенә үзе хуҗа»
Хиҗама – ул кан чыгару юлы белән дәвалау ысулы, медицинада киң кулланыла торган борынгы практика. Ул гарәп илләрендә, Төркиядә, Иранда, Кытайда һәм Көнчыгыш Азиядә мең еллар буе кулланылган. Хиҗаманың төп максаты – организмнан зарарлы матдәләрне чыгару, кан әйләнешен яхшырту һәм гомуми сәламәтлекне ныгыту. Ул баш авырту, арка һәм буын сызлаулары, кан басымы, стрестан интегү кебек хәлләрне дәвалауда кулланыла. Традицион медицинада хиҗама «вакуум терапиясе» дип тә атала. Бу процедура махсус пыяла, пластик яки бамбук савытлар ярдәмендә ясала, һәм савыт эчендә вакуум тудырыла. Кайбер очракларда тирене бераз кисеп, кан чыгару да кулланыла.
Хәзерге вакытта хиҗама күп кенә илләрдә рәсми медицина белән янәшә кулланыла, махсус белемле табиблар тарафыннан башкарыла. Хиҗама – күп халыкларда традицион табиблыкның аерылгысыз өлеше булып калган. Хиҗама турында ачык мәгълүмат чыганакларында шундый белешмә бар.
Әлеге дәвалау ысулы турында табиб киңәшләрен белештек.
- Әлфия Шириаздан кызы Гарипова – 39 ел гомерен кешеләрне дәвалауга багышланган билгеле табиб-невролог, рефлексотерапевт, медицина фәннәре кандидаты. Ул гирудотерапия, рефлексотерапия ысуллары белән дәвалый, умырткалыгы, терәк-хәрәкәт аппараты авырулары, депрессия һәм йокысызлык кебек нерв системасы авырулары һәм башка күп төрле аврулары булган балаларга һәм өлкәннәргә ярдәм итә.

Әлфия Шириаздан кызы Гарипова, табиб
Фото: Әлфия Гарипова «Интертат» сайтына үзе тәкъдим итте.
Әлфия ханым, нәрсә ул хиҗама? Бу ысулның фәнни нигезләмәсе бармы?
Хиҗама – ул әшәке канны тәннән чыгару. Бу ысул бик күп гасырлар элек билгеле булган. Борынгы Кытай табиблары хиҗама ясар өчен сыер мөгезләре кулланган. Азиядә савытларны кызыл балчыктан ясаганнар. Әлеге ысулны Әбүгалисина бик киң яктырткан.
Танышым бер тапкыр хиҗама ясатырга барган да, файдасына ышанмый. Хиҗама чыннан да дәвамы? Файдасы булсын өчен ничә тапкыр ясатырга кирәк?
Һәрбер дәвалау чарасы тиешле вакытта, тиешле җирдә башкарыла. Кешеләр хәзер бик күп хроник авырулардан интегә. Ул чирләрен 10-20-30 ел җыя. Һәм бер сеанс хиҗама ясап, әлбәттә, аның хәлен яхшыртып, чирдән коткарып булмый.
Хиҗама механизмы – рефлектор һәм стресслы. Тирегә күп җәрәхәтләр ясаганда, организмга да күп сигналлар килә: «Коткарыгыз! Тире яраланды! Кан күп югалтасың! Үләргә мөмкин!»
Ә безнең организм яшәүгә омтыла, шуңа күрә аның рефлектор механизмнары эшли башлый, һәм канга, күпләп, гормоннар, биологик актив матдәләр бүленеп чыга. Шуңа күрә процедурадан соң кешеләр үзендә җиңеллек сизә, дәртләнеп китәләр.
Хроник авырулар очрагында, организмның резервы аз, ә начар шлаклары күп була. Бер сеанста гына чистартынып бетеп булмый. Хиҗама ясагач, тагын 1 атна эчке органнарда үзгәрешләр була. Шуның өчен хиҗаманы атнага 1 тапкыр гына ясарга, һәм 3 сеанс үткәрергә тәкъдим ителә.

Фото: © Әлфия Гарипова «Интертат» сайтына үзе тәкъдим итте.
«Хиҗама – медицина дәвалау чарасы түгел»
Кемнәргә хиҗама ясатырга ярамый, ә кемнәргә мондый дәва кирәк?
Һәртөрле ысулга туры килә торган һәм туры килми торган чирләр була. Әмма хиҗама – медицина дәвалау чарасы түгел. Ул безгә Аллаһы Тәгаләдән иңдерелгән, һәм Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм аны теләсә нинди чирдән ясаткан. Шуңа күрә мөселманнар хиҗаманы бик ярата.
Күпләр, канга авырулар иярә, дип шикләнеп, хиҗама ясатмый.
Хәзерге вакыттта вакуумлы банкалар барысы да индивидуаль булса, йогышлы чирләр кешегә иярми. Ләкин хиҗама ясаучы кеше бик сак булырга тиеш. Ул күбрәк әшәке кан белән үзе контактта була, әгәр үзенә ялгыш яра ясаса, гепатит, ВИЧ авырулары ияртергә мөмкин.

Фото: © Әлфия Гарипова «Интертат» сайтына үзе тәкъдим итте.
«Хиҗаманы бөтен җиргә ясыйлар»
Кайсы урыннарга хиҗама ясыйлар? Биткә хиҗама ясатырга ярыймы? Җөйләр, шрамнар каламы?
Хиҗаманы бөтен җиргә ясыйлар: биткә, тәнгә, буыннар өстенә. Тик кан тамырлары һәм бизләр өстенә ясарга ярамый.
Кешенең тән тиресенең регенераторик сыйфаты (коллагены күп булса, витаминнары җитмәсә) үзгәргән булса, җөй-шрамнар кала. Шулай ук хиҗама тирән ясалса да җөйләр калырга мөмкин.
Хиҗаманың нинди зыяны бар?
Күп кан китсә, кешенең хәле начарлана, ул хәлсезләнә. Банкаларны күп куйсалар, озак ясасалар – кеше аңын югалтырга да мөмкин. Шуңа күрә тәҗрибәле белгечкә генә мөрәҗәгать итегез. Сезнең сәламәтлек – үзегезнең кулларда.
Кисеп җибәргәндә зур яра ясау ихтималы бармы?
Яра кыска һәм тиренең өске өлешендә генә булырга тиеш.
«Хиҗама эчке органнарга зыян китерми»
Ә хиҗама ясап, эчке органнарга файда яки зыян килергә мөмкинме?
Эчке органнар капсулалар белән саклана, аннары мускуллар да бар. Хиҗама эчке органнарга зыян китерми. Монда рефлектор тәэсир итүне күздә тотарга кирәк.
Хиҗаманы өйдә ясатырга ярыймы?
Мин, табиб буларак, моны хупламыйм. Һәр кеше үзенең сәламәтлегенә үзе хуҗа. Ничек дәвалануны ул үзе сайлый.

Фото: © Әлфия Гарипова «Интертат» сайтына үзе тәкъдим итте.
«Кемнең җаны тели, кем каннан курыкмый – шул ясый»
Хиҗаманы нинди табиб ясый? Хиҗама кирәк икәнен кем билгели? Һәм нинди анализлар таләп ителә?
Хиҗама – медицина эшчәнлеге түгел. Кемнең җаны тели, кем каннан курыкмый – шул ясый. Хиҗама медицина ысулы түгел, ләкин капилляр кан җибәрү (капиллярное кровопускание) дигән ысул бар. Ул кан белән эшләүнең медицина ысулы булып санала. Әгәр катлаулану очраклары булса, авыру кеше дәгъва белдерсә, хиҗаманы нәкъ менә капилляр кан җибәрү буларак тикшерәчәкләр. Капилляр кан җибәрү – кан белән эшләү ул. Димәк, бу очракта кан белән эшләү турында приказ үз көченә керә, һәм утильләштерү турында, җаваплылык турында, сәламәтлеккә зыян китерү ягыннан карыйлар. Ягъни бу – җәзасыз кала торган әйбер түгел. Шуңа күрә теләсә кем ясады да – берни дә булмый түгел: моны истә тотарга кирәк! Әгәр авыру белән берәр нәрсә булса, ул зарланса, сәламәтлекә зарар килүне менә шул яктан карыйлар.
Анализларга килгәндә – лейкоформула белән гомуми кан анализы, гепатит, ВИЧ, сифилиска анализ тәкъдим ителә.
Хиҗама – яшьләр өчен яхшы ысул. Тиз генә канны чистартып, дәрт-дәрман алыр өчен. Ләкин сәламәтлек белән проблемалар булган очракта, табиб белән киңәшеп, анализлар биреп, чирнең сәбәбен табарга кирәк.
ххх
Дәвалану алдыннан табиб белән киңәшергә кирәк!
- 25 ел сөлек куеп дәвалаучы Әлфия Гарипова «Интертат»ка: «Сөлек салгач, кешенең күзләре нурлана, яшәрә», – дип әйткән иде. Әңгәмәне сылтама буенча укып була.
Материалдагы фотоларны Әлфия Гарипова үзе «Интертат» сайтында куллану өчен тәкъдим итте.