news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәтов эшеннән китә

2007 елдан бирле Төркмәнстанны җитәкләгән Гурбангулы Бердымөхәммәтов хакимиятне яшьләр кулына тапшыру максатыннан, президентлыктан китәргә җыенуы турында игълан иткән.

news_top
Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәтов эшеннән китә
Фото: Михаил Метцель/ТАСС

«Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәтов президентлыктан китеп, төркмән парламентының югары палатасы — Халык Мәсләхәте рәисе вазифасына күчергә теләвен белдерде», — дип хәбәр итә «Российская газета».

Үзенең карарын Бердымөхәммәтов «яшь җитәкчеләргә юл бирергә» теләве, дип аңлаткан.

«Мин илебез үсешенең яңа этабында дәүләт идарәсенә юлны рухи мохиттә һәм заманның югары таләпләре нигезендә тәрбияләнгән яшь җитәкчеләргә бирергә кирәк дигән фикерне хуплыйм. Үземнең зур сәяси һәм тормыш тәҗрибәмне, Халык Мәсләхәте рәисе буларак, алга таба бу өлкәдә кулланырга ниятлим», — дигән Президент.

Бердымөхәммәтов Үзәк сайлау комиссиясенә чираттан тыш президент сайлаулары уздыру өчен әзерләнергә боерган. Сайлаулар 12 мартка планлаштырылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар