Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиядә су басу: парковкада торган машиналарны су агызып алып китә

Биналарның беренче катларын су баскан.

news_top_970_100
Төркиядә су басу: парковкада торган машиналарны су агызып алып китә
https://pixabay.com

Урман янгыннарыннан соң, Төркиядә көчле су басу башланган. Илнең Кара диңгез буенда су агымы үз юлында бар әйберне, хәтта машиналарны агызып алып китә. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

11 августта илнең төньягында көчле яңгырлар ява. Daily Sabah басмасы белешмәсе буенча, хәбәрсез югалган кешеләр бар. Агым йортлар яныннан ук ага, биналарның беренче катларын су баскан.

Илнең төрле шәһәрләрендә төшерелгән видеоларны социаль челтәрләрдә тараталар. Парковкада тора торган машиналарны су агымы йомычка кебек кенә алып китә. АЗС тулысынча диярлек су астында калган. Кайсыбер районнарда су шарлавыклары барлыкка килгән.

Синоп, Бартын провинцияләрендә гарасат котыра. Биредә 80 яшьлек хатын югалган. Карабюк һәм Кастамон провинцияләрендә дә пычрак су агымы зур тизлектә ага.

Бартын провинциясе губернаторы Синан Гюнер кешеләрне коткару турында сөйләгән.

Төркиянең Гадәттән тыш хәлләр идарәсе Бартын провинциясендә күпер җимерелгәч, 13 кеше имгәнүен хәбәр итә.

  • Төркиядә янгын котыра: «Анда хәлләр куркыныч, дөнья беткән кебек», дип язган идек.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100