Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиядә һәлак булган «Сәләт» әйдәманының мәетен Казанга кайтару өчен акча җыялар

«Аргамак» лагере директоры Айдар Якупов суда батып үлгән.

news_top_970_100
Төркиядә һәлак булган «Сәләт» әйдәманының мәетен Казанга кайтару өчен акча җыялар

Төркиядә ял иткән чакта «Сәләт» хәрәкәте җитәкчеләренең берсе, «Аргамак» лагере директоры Айдар Якупов батып үлгән. Бу турыда Айдарның дусты Тимур Назаров Instagram-аккаунтында язган.

Назаров һәм Якупов бергә ял иткән. 19 ноябрьдә Газипаша аэропорты тирәсендә фаҗига була. «Татарстан 24» каналы шул хакта хәбәр итте.

«Дулкыннар аннан көчлерәк иде. 25-30 минут узгач, бер балыкчы аның янына йөзеп барды, аны катерга алып чыкты. Катер ярдәм итәргә килеп җиткән иде. Айдарны якындагы пристаньга алып киттеләр, аңа ашыгыч ярдәм экипажы беренче ярдәм күрсәтте, ләкин.», — дип яза Тимур.

Хәзер Айдарның мәетен Казанга алып кайту мәсьәләсе хәл ителә, акча җыю игълан ителгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100