«Сәләт» әйдәманы, база директоры Айдар Якупов һәлак булган
Сәләтлеләр мәрхүмнең якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.
«Сәләт» сайтында әйдәман Айдар Якупов үлеме турында хәбәр итәләр.
«Кояш кебек балкып торучы, тирә-юньне якты нурга күмүче кешебез…
Сәләт берләшмәсе өчен зур югалту. Сәлкеш, әйдаман, башҗитәк, база директоры. Шушы вазифаларның барысын да төгәл, үрнәк булырдай итеп башкарган Айдар абый Якупов арабыздан китеп барды.
Барлык сәләтлеләр исеменнән якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Көч һәм сабырлык телибез.
Хуш, Айдар, син мәңге безнең йөрәкләрдә!» диелә кайгынамәдә.
Ул быел Кама Тамагындагы «Аргамак» лагерен җитәкләгән булган. Бу турыда «Идел таңнары» район басмасы хәбәр итте.