news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Төркиядә һәлак булган Айдар Якуповның җәсәден алып кайту өчен кирәкле акча җыелган

Төркиядә һәлак булган Айдар Якуповның җәсәден Татарстанга алып кайту һәм җирләү чыгымнарын каплау өчен акча җыю тәмамлана.

news_top
Төркиядә һәлак булган Айдар Якуповның җәсәден алып кайту өчен кирәкле акча җыелган

«Күмәк көч белән нибары ике көн эчендә Айдарны алып кайту һәм җирләү чыгымнарын каплау өчен кирәк суммада акча җыелды. Безнең үтенечкә битараф калмаганнарга һәм ярдәм иткәннәргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез», — дигән дусты Тимур Назаров Инстаграмдагы постында.

Ул шулай ук Айдарның әти-әнисе Фәрит абый һәм Халидә апаның да бик рәхмәтле булуын әйткән. «Игелегегез үзегезгә әйләнеп кайтсын!» — дип язган.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар