Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төрекмәнстан президенты хакимиятне улына тапшырган — монархияме, демократияме?

Шушы көннәрдә Төрекмәнстанда хакимият үзгәрә. Соңгы унбиш елда ил белән идарә иткән Гурбангулы Бердымөхәммәтовның бердәнбер улы Сердар Бердымөхәммәтов zңа президент булып сайланды. Россиядә төп яңалыкка әйләнердәй вакыйга, кызганыч, Украинадагы хәрби операция күләгәсендә калды. «Интертат» Төрекмәнстанга күзәтү ясый.

news_top_970_100
Төрекмәнстан президенты хакимиятне улына тапшырган — монархияме, демократияме?
Фото: © Владимир Смирнов/ТАСС

Соңгы унбиш ел буе ил белән идарә иткән Гурбангулы Бердымөхәммәтов яшьләргә юл бирергә кирәк дигән ният белән вазифасыннан китүе турында февраль башында игълан итте һәм 12 мартка сайлаулар билгеләде. 72,97 процент белән Гурбангулы Бердымөхәммәтовның бердәнбер улы Сердар Бердымөхәммәтов җиңде.

65 яше тулып килгән Гурбангулы Бердымөхәммәтов ни өчен нәкъ шушы моментта яшьләргә юл бирергә уйлаган? Аның улы Сердарга 22 сентябрьдә кырык яшь тулды, ә Төрекмәнстан кануннары нигезендә кырык яшьтән өлкән кешеләр генә президентка кандидат була ала. Хакимиятне ышанычлы кулларга тапшыру өчен Гурбангулы Бердымөхәммәтов озак еллар буе дәүләт идарәсе органнарында зур урыннарда эшләгән, соңгы бер елда вице-премьер вазыйфасында булган улына кырык яшь тулганын көткән дигән нәтиҗәгә киләбез.

Төрекмәнстанда сайлау булгач, анда берничә кандидат катнашкандыр дигән уй килә. Әйе, сайлауда барлыгы тугыз кандидат булган, тик алар президент улына көндәш булырдай танылган шәхесләр түгел, киресенчә, күбесенең исемен халык сайлау алдыннан гына ишеткән. Икенче урында — бер партиядән дә булмаган Хыдыр Нуннаев (11 процент), өченче урында аграр партиядән Агаджан Бекмырадов (7 процент), калган кандидатлар 1-2 процент тавыш җыйган. Формаль яктан бөтен таләпләр үтәлгән: кандидатлар булган, электоратның 97 проценты тавыш биргән, күпчелек тавыш белән бер кандидат җиңеп чыккан.

Гурбангулы Бердымөхәммәтов үзе президентлыктан китеп, төрекмән парламентының югары палатасы — Халык Мәсләхәте рәисе вазифасына күчәргә теләвен белдергән иде.

Төрекмәнстан — таралган СССР җирлегендә барлыкка килгән дәүләтләрнең иң «ябыгы». 6 миллион кеше яшәгән, 488 мең кв.км (Татарстан — 68 мең кв.км) мәйдандагы бу төрки дәүләт башкалар белән элемтәгә кермәскә тырышып яши. 1992 елда ул нейтраль статус алды, шул сәбәпле төрле илләр арасында барган конфликтлар вакытында да сүзен әйтми кала ала.1995-2006 елларда анда Сәфәрморат (Сапарморат) Ниязов идарә итте, ул илнең мәңгелек президенты дип игълан ителгән иде. Илдә аның культы урнаштырылды, ул язган китап — «Рухнамә» илнең төп документы, Коръән дәрәҗәсендәге китап дип игълан ителде. Сапарморат Ниязов бу китабында төрекмән халкын дөньяның иң бөек халкы дип сурәтли. 2002 елда аның хөрмәтенә атна көннәре һәм айларның атамаларын да үзгәрттеләр, әйтик январь «Төрекмәнбашы», апрель — «Гурбансолтан-эдже» (президентның әнисе) дип аталды.

Ниязов йөрәге тотып вафат булгач, элекке сәламәтлек саклау министры һәм парламент рәисе булган Гурбангулы Бердымөхәммәтов президент итеп сайланды. Ул килгәннән соң Ниязов вакытында кертелгән культ нәтиҗәләренең шактые юкка чыгарылды — әйтик, «Рухнамә» нең мәҗбүри китап булуы бетерелде, ай атамалары кире «әйләнеп кайтты», Ниязовны «милләт атасы» дип атаудан туктадылар. Әмма ил «ябык» килеш калды.

Төрекмәнстанның төп байлыгы - газ һәм мамык, бу ике продукцияне җитештерү күләме буенча ил дөньяда беренче унлыкка керә. Ниязов идарә иткән заманда газ, электроэнергия бушлай иде.

«Төрекмәнстанга кире китмәс идем»

2003 елда Төрекмәнстаннан Казанга күченеп кайткан танышыбыз илдәге тормышны бераз тасвирлап күрсәтте. Ул анда әле дә туганнары яшәвен, аларга зыян китермәс өчен үзенең исемен чыгармау шарты белән генә сөйләгәч, фикерләрен исемсез генә бирәбез.

— Төрекмәнстанда тормыш ярыйсы иде. Без газга, суга түләмәдек, бер кешегә аена 40 киловатт электроэнергия бушлай бирелде. Гомумән, коммуналь түләүләргә тиеннәр генә китә иде. Телевидениедә хезмәт хакын аена якынча 100 АКШ доллары түләделәр. Әнием белән әбием ул вакытта эшләмәделәр, пенсия алдылар. Минем хезмәт хакы белән аларның пенсиясен кушкач, гаиләгә яшәргә җитә иде.

Сәясәткә килгәндә, кыенлыклар булды инде. Һәркем яттан гимнны белергә, президент язган китапларны укып барырга тиеш иде. Аны ярты ел саен эштә тикшереп тордылар. Ай һәм көн атамаларын үзгәртүе сәер булды инде. Хәзер аларны үз урынына кире кайтардылар бугай.

Мин анда яшәгәндә сүз иреге юк иде. Телевидениедә тәнкыйди репортажлар әзерләргә ярамады, бөтен эшебез юлбашчыны, аның сәясәтен мактауга әйләнеп калды. Дәүләт халыкны артык кысса, кешеләр ризасызлык белдерә иде, трассаларны ябарга чыгучылар булды. Ул вакыйгаларның нәрсә белән төгәлләнгәнен белмим. 2002 елда президентка хәрбиләр каршы чыккан дип сөйләделәр, ул кешеләрне хөкем иттеләр - монысын телевидениедән сөйләделәр.

2003 елга кадәр рус теленә, русларга мөнәсәбәт яхшы булды. Мин рус телен әйбәт белгәч, армиядә дә хөрмәт иттеләр. Татармы син, русмы — гади халыкка барыбер иде. Гомумән алганда, төрекмәннәр бик дус-тату халык.

Ул елларда Төрекмәнстанда татарлар күп яшәде, татар диаспорасы шактый зур иде. Соңыннан аннан китүчеләр артты. Гади халык башка милләт вәкилләренә уңай караса да, дәүләт тарафыннан кысрыклаулар сизелде. Мәсәлән, рус телле кешеләргә эш табуы кыенлашты. Аннан күчеп китүем дә шул эшне югалткан очракта, яңасын таба алмам дип куркудан булды. Мин ике ил гражданины булгач, 2003 елда Россиягә чыгу проблемасы тумады. Самолетка утырдым да Казанга киттем. Әни бу якларга 2014 елда күченде. Аның тоткарлануы дәүләттән фатир алу һәм аны сату белән бәйле булды.

2010 елларда анда тормыш шартлары катлауланды: газга түләү керттеләр, коммуналь хезмәт бәяләре артты. Ярый әле әни фатирны вакытында яхшы бәягә сатып калды. Монда кайтканда ул шактый зур сумма иде. Хәзер халыкның акчасы бик юк, күчемсез милекне әйбәт бәягә сатып булмый, диләр.

Төрекмәнстанда калган кешеләр белән сирәк булса да аралашам. Дәүләт кибетләрендә азык-төлеккә дефицит, ә чит ил супермаркетларында бөтен әйбер булса да, алар бик кыйммәт, диләр. Кибеткә теләсә кем керә ала, ләкин акча җитмәү сәбәпле әйбер алу кыен.

Хәзер Төрекмәнстаннан чыгу өчен виза алырга кирәк. Кырык яшькә кадәрле ир-атларны илдән чыгармыйлар дияргә була. Моны илдә эшче куллар җитмәү белән аңлаталар. Шулай да, студентларга чыгарга рөхсәт бар. Төрекмәнстан ябык ил булып исәпләнсә дә, башка ил кешеләренә туристик визасы белән керергә мөмкин. Үзем Төрекмәнстанга кире китмәс идем, — дип сөйләде Төрекмәнстаннан Татарстанга күченеп кайткан танышыбыз.

«Президент хакимиятне үз улына тапшыру — монархия»

Төрекмәнстандагы сәяси вәзгыятьне барлау өчен без белгечләргә дә мөрәҗәгать иттек.

Татарстан язучылар берлеге рәисе, Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла Гурбангулы Бердымөхәммәтовның хакимиятне үз улына тапшыруын монархия дип атады. Сайлаулар күз буяу гына, ди ул. Без аннан татарлар белән төрекмәннәр арасындагы бәйләнеш турында кызыксындык.

— Татарлар белән төрекмәннәр арасында бәйләнешләр дигәндә, без — төрки халыклар, бер тамырдан. Татарлар кыпчак төркеменә керсә, төрекмәннәр угызларга керә, алар күбрәк төрекләргә якын. Сәлҗүк төрекләрен төрекмәннәрдән килеп чыккан, ягъни төрекмәннәрне хәзерге төрек милләтенең формалашуында иң төп рольне уйнаган халык, диләр. Иң кызыгы шул — төрекмәннәрнең теле төрекнекенә караганда татарныкына якынрак. Инкыйлабка кадәр татар сәүдәгәрләренең, мөгаллимнәренең төрекмәннәр белән багланышлары булган. Шул җәһәттән, аларның мәгарифендә татар кешеләренең катнашканы мәгълүм. Татар телендә дә угыз элементлары бар.

Ибн Фадлан сәяхәтнамәсендә дә угызлар турында сүз бара. Бу төрекмәннәрнең бер өлеше инде. Аларның бер өлеше Кырым һәм Әстерхан ханлыкларына да барып тоташа. Әстерхан татарлары арасында хәтта «төрекмән» дигән төркем бар.

1980нче елларда без университетта төрекмән егетләре белән бергә укыдык. Алар тулай торакта күрше бүлмәдә генә яшәде. Аларның элекке сугышчан сыйфатлары бу заманда да сизелә иде.

Советлар Берлеге беткәннән соң Төрекмәнстанның элекке башлыгы Сапармурат Ниязов үз дәүләтен башка илләрдән, шул исәптән төрки илләрдән дә изоляцияләде. Алар башка халыклар белән аралашмый башладылар. Шул вакытта безнең багланышлар югалды. Төрекмән язучылары белән татар язучылары арасында багланышлар юк дип өздереп әйтергә була. Безнең тарафтан омтылышлар булса да, алардан җавап булмады. Алар, төрекмәннәргә хас әйбер түгел дип, опера белән балетны да тыйганнар иде. Бүгенге көн әдәбиятлары нинди хәлдәдер, мин белмим. Төрекмән язучыларының башка ил язучылары белән багланышлары бик чикләнгән дип аңладым. Төрки халыкларның язучылары җыелган чараларда Төрекмәнстан вәкилләрен очратмадым, — дип тәфсилләп аңлатты Ркаил Зәйдулла.

Татарстанның халык шагыйре, озак еллар буе Татарстан Дәүләт Советының мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясе рәисе булган Разил Вәлиев тә Төрекмәнстан белән мәдәни хезмәттәшлек турында берни әйтә алмады. Ул төрекмән язучылары белән бик сирәк аралашканын әйтте. Төрки дөньяны тулысынча диярлек әйләнеп чыккан язучы Төрекмәнстанга бармаган әле.

«Төрекмәнстанның Россия өчен роле артырга мөмкин»

Көнчыгыш илләре буенча тәҗрибәле белгеч, Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Азат Ахунов Төрекмәнстанда демократик үзгәрешләр булыр дип фаразлый.

— Төрекмәннәрнең гореф-гадәтләре буенча, бу яшькә җиткәч, алар башка эш белән шөгыльләнергә, аксакалга әверелергә тиеш. Ягъни җитәкче турыдан-туры сәясәт белән шөгыльләнми, ә киңәшче, яшьләрне өйрәтүче, үгет-нәсыйхәт бирүче роленә күчәргә тиеш.

Хакимиятне үз улына калдыру идеясе Казахстандагы хәлләрдән соң барлыкка килгәндер. Назарбаев Президент вазыйфасын ышанычлы кешесенә — Токаевка тапшырып, хакимияттә калырга теләгән иде, ләкин хакимлек озакка бармады. Гурбангулы Бердымөхәммәтов очрагында, хакимиятне үз улына калдыру ышанычлырак инде.

Гурбангулы Бердымөхәммәтовның хакимияткә тәэсире, әлбәттә, калачак, ләкин яшь җитәкче илдә бераз демократик үзгәрешләр ясар дип уйлыйм һәм Төрекмәнстан ачык дәүләткә әверелер дип фаразлыйм. Хәзер Европада газга һәм нефтькә ихтыяҗ зур, ә Төрекмәнстан табигый казылмаларга бай. Тик андагы газны чит илләргә чыгару кыйммәткә төшә, чөнки Европага таба торба сузылмаган — чимал Россия аша сатыла. Кытайга чыгаруның да үзкыйммәте югары. Иран аша сатуның башка проблемалары бар. Шулай итеп, Төрекмәнстанда газ чыкса да, аны сату шактый катлаулы. Бәлки Гурбангулы Бердымөхәммәтов улын бу мәсьәләне хәл итә алыр дип уйлагандыр. Көнбатыш илләре Россиядән энергоресурслар сатып алуны чикләгәч, чит ил компанияләре Төрекмәнстан белән кызыксына башларга мөмкин.

Төрекмәнстанда булганым юк. Үзем күрмәгәч, халыкның тормыш дәрәҗәсен төгәл әйтә алмыйм. Матбугатта Төрекмәнстан турында ике төрле капма-каршы мәгълүмат бирелә. Анда авторитар режим булгач, ил эчендәге сайтлар, ә мин аларны күзәтеп барам, тормышны яхшы яктан гына күрсәтә. Анда бөтен нәрсә ал да гөл, икътисад үсештә, коммунизм чәчәк ата кебек. Оппозиция сайтларында халык ачтан үлә, бөтен нәрсә начар, инфляция котыра дип хәбәр ителә. Мәгълүмат капма-каршы булгач, Төрекмәнстан турында чын дөресен әйтеп булмый. Бездә Төрекмәнстаннан килгән студентлар күп укый. Алар белән аралашкач, ил чәчәк атмаса да, хәлләр бик үк начар түгел дигән фикергә килдем. Халык ярыйсы гына яшәп ята дип уйлыйм. Төрекмәннәр — бик горур халык. Илдә хәлләр начар булса, алар үз сүзләрен әйтмичә калмаслар иде.

Төрекмәнстанның чикләре ябык. Халыкның дәүләттән махсус рөхсәтсез чит илләргә чыгып йөрү мөмкинлеге юк. Ул Урта Азия республикалары арасында Россия белән виза режимы керткән бердәнбер дәүләт. Хакимияткә яшь кеше килгәч, чикләр әкренгә ачылыр дип уйлыйм. Хәзерге заманда урта гасырлар режимында яшәп булмый инде. Болай Сердар Бердымөхәммәтов адекват кешегә охшаган. Төрекмәнстанның Россия өчен роле артырга мөмкин. Ул Украинадагы махсус операциягә нейтралитет белдерде, шуңа күрә көнбатыш илләре белән сәүдәне Төрекмәнстан аша оештырырга була. Мин хакимият бик вакытлы алышынды дип саныйм, — дип аңлатты Азат Ахунов.

«Бар дөнья системалы кризиска чумды»

Сәясәт белгече Руслан Айсинның фикере белән дә кызыксындык.

— Минемчә, бу бик мөһим үзгәреш, чөнки Гурбангулы Бердымөхәммәтовның бердәнбер улы Сардар — яңа заман кешесе. Бәлки, дәүләтнең тышкы сәясәте шул килеш калыр, ләкин эчке сәясәттә реформалар булачак. Ни өчен дигәндә, бар дөнья системалы кризиска чумды. Бу сәяси, икътисадый, иҗтимагый кризистан беркем дә җиңел генә котыла алмый. Әгәр кеше яңа чорга яңа алымнар, яңа ысуллар белән аяк басса, кризистан чыгу шансы бар. Без моңарчы Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң оештырылган дөньяда яшәдек. Ул дөнья инде җимерелде, Берләшкән Милләтләр Оешмасының структуралары эшләми. Шуңа күрә без яңа дөнья барлыкка килүен күрәбез. Бу үзгәрешләрне Гурбангулы Бердымөхәммәтов та сизеп алды.

Төрекмәнстанның Татарстан белән хезмәттәшлегенә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов Сардар Бердымөхәммәтов белән күп очрашты, аларның җылы, эшлекле мөнәсәбәтләре бар кебек. Без инде төрки халыклар, шуңа күрә төрекмәннәр безгә ят түгел. Яңа җитәкченең килүе безнең мөнәсәбәтләргә яңа импульс бирер кебек, — диде Руслан Айсин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100