Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тәннәр чымырдап куя»: иртән йокыдан торып чыккан балалар әти-әнисен үле килеш таба

25 март көнне Чаллыда ике яшь кешенең үлеменә китергән коточкыч фаҗига бөтен республика халкын тетрәнергә мәҗбүр итте. 

news_top_970_100
«Тәннәр чымырдап куя»: иртән йокыдан торып чыккан балалар әти-әнисен үле килеш таба
https://pixabay.com

Яр Чаллының Мәләкәс аръягы микрорайонында булган канлы вакыйгадан соң ике бала бер мизгелдә тома ятим кала. Ун яшьлек малай һәм җиде яшьлек кыз бала, иртән йокыдан уянуга, фатирда әти-әниләренең җансыз гәүдәләрен табып алалар. Йокы бүлмәсендәге караватта әниләре үлеп ята, ә коридорда үз-үзенә кул салган әтиләре…

Шушы юлларны язганда ук тәннәр чымырдап куя. Әлеге коточкыч күренешкә тап булган, иң кадерле кешеләрен берьюлы югалткан ике сабыйның халәтен күз алдына китерүе дә кыен. Ничек кенә булмасын, ир бала үзендә көч табып, телефоннан ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырта, фаҗига турында туганнарына хәбәр итә.  

Мондый канлы вакыйга килеп чыгуга нәрсә сәбәпче булган соң? Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, 43 яшьлек ир-ат 35 яшьлек хатынын буып үтергән, шуннан соң үзенә кул салган дип фаразлана. Алар фикеренчә, хатынның ире белән аерылышырга ниятләве дә әлеге фаҗиганең сәбәбе булырга мөмкин.

«Интертат» хәбәрчесе мәрхүм гаиләнең күршеләре белән элемтәгә керә алды. Алар сөйләвенчә, Алсу иминиятләштерү компаниясендә бухгалтер, Роман — шәһәрара таксист булып эшләгән. Уллары һәм кызлары - мәктәп укучылары.

«Бик матур гаилә иде»

Гөлнур ханым (исеме үзгәртелде) әлеге гаиләдәге эчке киеренкелекне беркайчан да тоймаган.

Без бер подъездда торабыз. Алсуларны бик әйбәт яшиләр иде дип беләм. Икесе дә тыныч, адекват, ачык йөзле кешеләр. Шәхсән миңа ул гаилә бик ошый иде. Мөнәсәбәтләрендә үзара киеренкелек тойганым булмады. Очрашканда елмаеп исәнләшәләр иде. 

Минем кызым белән аның малае бер сыйныфта укыйлар. Урамда, лифтта күрешкәндә мәктәп хәлләре, балалар турында гына аралаша идек. Алсуның гаиләсе, ире турында нәрсәдер сөйләгәнен хәтерләмим. Җәй көннәрендә гел бергә ял итәләр, паркка баралар, бергә кайтып, бергә чыгып китәләр иде. Бик аптырадык бу хәлләргә. Мин генә түгел, алар белән якыннанрак аралашкан күршеләре дә аптырашта. Ни булган икән дип, шок хәлендә калдык. Ире дә, үзе дә гел ачык күңелле иде. Алсу бигрәк гел авызын ерып йөри торган ханым иде. 

Рус исем-фамилияле булса да, Роман татарча сөйләште. Милләтен сораганым булмады, керәшен татары дип уйлыйм. Алсуның туганнары, әти-әнисе дә якын-тирәдә, шушы безнең микрорайонда яши дип беләм. 

Аларны тормыш шартлары буенча да яхшы яшиләр иде дип әйтә алам. Икесендә ике машина, матур итеп, чиста-пөхтә киенеп йөриләр иде. Алсу хисапчы, ире таксист булып эшләде. Акчага интегеп яшәүче гаилә түгел иде алар. Гаилә эчендә нәрсәләр майтарылганын белеп булмый шул. Матур гына гаилә кебек иде алар, югыйсә.

Алсу мәктәп тормышында актив катнашты. Яңа ел алдыннан сыйныф бүлмәсен бизәшергә килгән иде. Ата-аналар җыелышын да беркайчан да калдырмады, — дип сөйләде ул.

Уллары шаянрак, тиктормас бала. Ата-аналарның ватсап төркемендә аның тәртибенә зарланып язгалаучылар булды. Шул вакытта Романның, улын яклап, төркемгә смслар җибәргәнен хәтерлим, — диде икенче әни. 

Романның социаль челтәрләрдә тормыш иптәше белән уртак фотолары юк. Җәй көне табигать кочагында улы белән бергә төшкән фотоны гына күрәбез. Анысы да бик күптән урнаштырылган.

Интернет киңлекләрендә әлеге вакыйгага карата фикер белдерүчеләр бик күп. Комментарийлар Романны начар кеше итеп сыйфатламый. Әти кеше буларак бу коточкыч адымны кылыр алдыннан балалары турында уйламаучы, эгоист дип тәнкыйтьләсәләр дә, танышлары аның начар кеше булмавы турында язалар. Мәсәлән: «Роман менә дигән егет иде. Аны бик күптәннән беләм. Нәрсә килеп чыккандыр, аңламыйм. Авыр туфрагың җиңел булсын, Роман», — дигән эчтәлекле смс бар.

«Әгәр начар тәмамланган икән, димәк, бу әле аның ахыры түгел…»

Читтән караганда барысы да идеаль күренсә дә, гаилә эчендә тавыш-гауга булмыйча калмагандыр. Чаллы матбугат чаралары Романның Алсуны бик нык көнләве турында яза. Алсу аерылышырга гариза бирергә җыенган. Бәлки нәкъ менә аерылышу турында уртага салып сөйләшү әлеге фаҗигагә китергәндер.

Алсуның социаль челтәрләрдәге статусларына да ниндидер мәгънә салынган кебек. Ул вакыт, тормышның кадере турында уйланган, аның игътибарын фәлсәфи фикерләр җәлеп иткән. «Бу тормышта ике әйберне үзгәртеп булмый — туу һәм үлем вакытын. Калганы барысы да синең кулыңда», «Дүрт нәрсәне кире кайтарып булмый: ыргытылган ташны, әйтелгән сүзне һәм үткән вакытны», «Бу дөньяда бөтен нәрсә дә яхшы тәмамлана. Әгәр начар тәмамланган икән, димәк, бу әле аның ахыры түгел», — дип яза ул Вконтакте челтәрендә. 

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе әлеге фаҗига буенча җинаять эше кузгаткан. Кичә генә әти-әниле булган сабыйларның бүген ятим калуы бик кызганыч. Аларның йөрәк сыкравы берәр кайчан төзәлерме, әтиләрен бу адымы өчен кичерә алырлармы… Анысын инде бер Ходай белә. Бүгенге көндә балалар әниләренең бертуган абыйсы карамагында. Алга таба аларның язмышын опека органнары хәл итәчәк. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100