Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Төнлә уянып, эшлиме дип тикшердек» - инстаграм һәм ватсаптан башка тормыш бармы?

4 октябрь көнне 6 сәгатькә якын инстаграм, фейсбук платформалары һәм ватсап мессенджеры эшләмәде. Интернет бәйлелек белән интеккән, эш өчен даими инстаграм кулланган һәм ватсап төркемнәрендә «яшәгән» кешеләр өчен бу гадәттән тыш хәл буларак кабул ителде.

news_top_970_100
«Төнлә уянып, эшлиме дип тикшердек» - инстаграм һәм ватсаптан башка тормыш бармы?
https://pixabay.com

Кичә алты сәгатькә якын инстаграм, фейсбук һәм ватсап эшләмәде. Кич белән ялкау гына инстаграм лентасын актарып ял итәргә өйрәнгән баш миенең, әлбәттә инде, моның дөреслегенә ышанасы килмәде. Куллар үзеннән-үзе телефонга үрелде, кат-кат инстаграмны ачты. Китте ах-вах итешү, «синеке дә эшләмиме» дип дус-ишләр аша белешү. Юк шул, бу чынбарлык иде. Инстаграм лентасы ачылмады, ватсаптагы хатлар да төн уртасы җиткәнче китә алмыйча, бер урында әйләнеп утырды. 

Моның уңай яклары да күп булды, әлбәттә. 4 октябрь киче күп гаиләләрдә элекке рәхәт заманнардагы кебек үткәндер. Ниһаять, бер-беребезгә игътибар итү, аралашу өчен җай чыкты, рәхмәт төшкере.

Шулай да, инстаграм, ватсап эшләмәү — зур бер вакыйгага әверелде. Шул форсаттан файдаланып, «Интертат» блогерлар, җырчылар һәм башка интернет кулланучылардан сораштыру уздырып алды.  

Айсылу Лерон: «Төнлә уянып, эшлиме икән дип тикшердем»

«Тәртип» радиосының PR бүлеге җитәкчесе Айсылу Лерон:

Эшем турыдан-туры социаль челтәрләр белән бәйле булгач, инстаграм белән ватсапның эшләмәве шактый кыенлыклар тудырды. Берничә кешегә шалтыратып сорадым, алар да инстаграмның эшләмәвен хәбәр итте.

Фейсбукта мин артык актив түгел. Аның эшләү-эшләмәвен артык сизмәдем дип тә әйтә алам. Әмма менә инстаграм белән ватсапны юксындык. Кайчан эшләп китәр икән бу дип көттек инде, дөресен генә әйткәндә. Телеграм каналлардан, интернеттан шул турыдагы яңалыкларны укып бардык. Төнлә уянгач та, эшли башладымы икән дип тикшердем хәтта. Барысы да әйбәт икәнлеген күргәч, и шатландым инде. 

Инстаграм бөтенләй юкка чыгар дигән борчылу булмады. Әмма эшләми торуы барыбер үзен сиздерде. Бер хикмәт шикелле булды бу. Кайберәүләр паникага бирелде. Бик күп кешенең бизнесына да зыян китергәндер, чөнки бүген күп кенә оешмалар да, шәхси эшмәкәрләр дә инстаграмда сату итә, рекламалар ясый. Матди яктан да зыян күрүчеләр күптер дип уйлыйм. Болай да булырга мөмкин дип, халыкны кисәткән кебек килеп чыкты. 

Ә болай тормыш инстаграм, ватсаптан башка да бара ул. Чөнки аларга гына терәлеп калмаган бит, башка социаль челтәрләр дә күп. Вайбер, телеграм, ТикТок бар. Әгәр берсе бетсә, халык икенчесенә генә күчәчәк. Кичә, мәсәлән, шул берничә сәгать эчендә телеграмга бик күп кеше теркәлгән. Халык барыбер альтернативасын эзли инде. Ә менә бөтен социаль челтәрләр бер көнне юк булса, ул вакытта «нишләргә» дигән сорау туачак.

Гүзәлия Гаделшина: «Дөньякүләм проблема булган икән…»

Өлкәнрәк буын өчен инстаграм да түгел, ә менә ватсап — төп яшәү чыганагы.

«Пандемия башлану белән ватсапка бәйлелегебез аеруча артты. Хәзер кунакка йөрешүләр бетте, шунда гына аралашабыз», — дип башлады сүзен Мамадыштан Гүзәлия Гаделшина. 

Кичә ватсап белән инстаграм эшләмәгәч, гел аптырауда калдым. Бер ияләнгәч, бу дөньяда ансыз яшәп булмый икән. Эчем пошып бетте, яратып карый торган киноларымны ташлап, шуларны көйләмәкче булып, әллә никадәр утырдым. Җитмәсә, Укытучылар көне алдыннан эшләми башладылар. Элекке хезмәттәшләремне тәбрикләп булмас инде, үзем дә котлаулар кабул итә алмаячакмын дип тә борчылып беттем. Әллә кайсы җирләренә басып бетереп тә, көйли алмагач, улыма шалтыраткан идем, ул эшнең минем телефонда булмавын, «дөньякүләм проблема» икәнен аңлатты.

Гомумән, ватсап булу бик рәхәт инде. Үзем берничә ватсап төркемендә утырам. Авылдашлар төркеме аша бөтен авыл яңалыкларын белеп торабыз. Сыйныфташлар, курсташлар төркемнәрендә студент, мәктәп елларындагы хатирәләр белән уртаклашабыз, бер-беребезгә матур котлаулар юллыйбыз. Чатларга килгән һәр хатны чын күңелемнән укып утырам, җырларны кат-кат тыңлыйм. 

Аннан ватсап минем өчен төп элемтә чарасы да. Балаларым белән тиз генә хәбәрләшеп алу өчен дә бик әйбәт. Без студент вакытта телефоннар юк иде. Мәктәпне тәмамлагач, Алабуга педагогия институтына укырга кердем. Авылдан Алабугага барып җитеп, автобустан төшү белән телеграмма сугу өчен телеграфка чабам. Чөнки без барып җиткәнче, әнинең ут йотып торачагын белә идем.

Ул заманнар белән чагыштырганда җан рәхәте бит хәзер. Исән-сау эшләсен генә, — ди ул.

Айназ Габидуллина: «Чамасын белеп кулланасаң, инстаграмның файдасы да бар»

Блогер, никахлар теркәүче Айназ Габидуллина кичә кич рәхәтләнеп ял иткән. 

— Минем өчен социаль челтәрләр, мессенджерларның эшләмәве бик зур плюс кына булды. Эштә ут сүнсә яки су бетсә эшкә чыгармыйлар бит әле, мин дә моны шулай кабул иттем. Чөнки блогер булуның аның сүзе генә җиңел. Без ике сәгать саен сторис куярга, директка килгән һәр хатка, пост астындагы комментарийларга җавап бирергә тырышырга тиешбез. Шуңа күрә бу мәсьәләдә шатландым гына, аз булса да ял булды. 

Гомумән, инстаграмсыз яшәве ничек булыр идеме икән? Барыбер ул безнең тормышыбызны күпкә җиңеләйтә бит. Мәсәлән, инстаграм ул бизнесы булган кешеләргә нык ярдәм итә. Үзебезнең өлкәдән чыгып та әйтә алам: инстаграмда активашканнан соң, безнең аудиториябез артты. Хәзер безне халык күбрәк белә, таный. Туйларга да төрле төбәкләрдәге татар яшьләре чакыра башлады. Чамасын белеп куллансаң, инстаграмның файдасы да бар. 

Инстаграм бетсә, яратмасам да, ТикТокка күчәр идем. Ихтияри-мәҗбүри күчелер иде. Ә ватсап урынына телеграм кулланачакмын. 

Илсөя Бәдретдинова: «Бүтән болай итмә, инстаграм»

Инстаграмның эшләмәве артистларга да шактый тәэсир иткән. Илсөя Бәдретдинова, мәсәлән, инстаграм эшли башлау белән бик кызык пост урнаштырган.

«Бүтән болай нитмә, инстаграм! Кызык дип беләсеңме әллә? Бала-чага кебек качышлы уйныйсың. Әти әйтмешли, ял итә-итә кыйнарсың чистый. Ачудан төнлә бөтен ябыштырган керфекләремне йолкып бетергәнмен", — дигән ул. 

Илсөя Бәдретдинованың язылучылары да бик интеккән инде. Комментарийларга күз салыйк.

«Менә төнге сменада интернетсыз эшләү авыр икән ул. Телефонны ачып-ябып, арып беттек»;

«Әйе, Илсөя, нервыда уйнады ул. Бу бәйлелек дип атала инде. Дөнья беткән кебек, әйтерсең башка мәгълүмат юк. Төне буе кайчан „пикать“ итәр икән дип көтеп яттым»;

«Вәт покой булды. Бер уйласаң, рәхәт икән, күңел тыныч»;

«Покой булмады, покойник булды бу»;

«Бик рәхәт кич булды. Балалар белән торт пешердек, уйнадык, чәй эчтек тә, иртәрәк йокларга яттык»;

«Акчасы беткән дип, күпме кеше телефонга акча салгандыр» ;

«Эш беткәч, инстаграмга кермәкче идем, ачмады. Әһә, булган икән смартфоным, мин әйтәм. Рәхәтләнеп, җыелган газеталарны укыдым. Телевизор кабызып булмый, чөнки ирем салып кайткан, аны уятырга ярамый. Уянса, инстаграм күрсәтми дип, телефонын тотып ук аткан булыр иде»;

«Пешергән ризыкны статуска куя алмыйча җәфаланып беттем», — дигәннәр. 

«Үлде бит… инстаграм»

Илсөя Бәдретдинованың бу актуаль посты Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмовны яңа вайн төшерергә этәргән. Аларның геройлары Дивания Критиковна белән аның «подружкасы» да инстаграм булмаганга кара кайгыга баткан.

Дивания Критиковна:

Үлде бит бетте бит, инс… инс…

Иптәш кызы:

Инструктор?

 Инспектор?

Дивания Критиковна:

Юләрме әллә син, нинди инспектор булсын, әнә инстаграм үлде бит. Ничек яшәргә? Нигә миңа хәзер бу тормыш, кызыгы да калмады бит…

Иптәш кызы:

Нигә мине чакырмадың соң төн утырып чыгарга?

Дивания Критиковна:

Ничек сине чакырыйм соң, ватсап та эшләмәде бит. Үлде бит!

Иптәш кызы:

Соң шалтыратырга иде. 

Дивания Критиковна:

Чыннан да, подружка, шалтыратып була бит. Әй, туктале, карале, инстаграм воскрес бит. Урра, чынлап та! Әйдә, йолдызларга кереп чыгыйк әле, агуыбызны чәчеп. Карале, болар да безнең кебек икән, әнә инстаграм юкка чыкканга борчылып, керфекләрен йолкып чыккан берсе, ясалма керфекләрен, аха-ха -ха! 

Инстаграм белән ватсап эшләмәгәндә Зәмирә Рәҗәпова нишләгән?

Телетапшырулар алып баручы Зәмирә Рәҗәпова, инстаграм эшләмәүдән файдаланып, әллә никадәр эш эшләргә өлгергән. 

«Кичә суыткыч юылды, шкаф җыештырылды, гардеробта ревизия ясалды. Данил белән легодан өй төзедек, Камиләнең кечкенә киемнәрен, җәйге аяк киемнәрен аерып куйдым. Ваннаны юдым, әллә ниләр пешердем. Макысым белән сөйләшеп яттык, соңгы вакытта телефон белән йоклап китә идек. Шундый рәхәт кич булды. Тагын кайчан сүндерерләр икән? Җәйге киемнәрне алып куясы, китаплар шкафын чистартасы, лифт артындагы кладовканы җыештырасы иде», — дип язган ул инстаграм челтәренә.

Лилия Хәйруллина: «Инстаграмны үземне таныту өчен кулланам»

«Мин, гомумән, бик тә аралашырга ярата торган кеше һәм миңа үземнең язылучыларым бик мөһим. Алар белән даими элемтәдә торырга тырышам. Шуңа күрә, элемтә өзелгәч рухи яктан авыр булды. Әмма мин югалып калмадым, бик сирәк кенә керә торган телеграм каналыма кереп, кич буе шунда аралаштым. 

Блогер буларак, миңа инстаграмсыз тормышны күз алдына китерүе бик авыр. Ул миңа һәр көн эшкә барып кайткан кебек. Инстаграмдагы шаян роликны да юкка гына төшермәдем. Менә кайбер кеше рәсми рәвештә эшкә йөри. Ә минем эшем инстаграмда. Мин аңа бик җаваплы карыйм, һәр көнне берәр яңа әйбер уйлап чыгарырга, статистиканы алып барырга тырышам. 

Кайвакыт үзем дә бу инстаграм, виртуаль аралашу тормышыбызның күпме өлешен алып тора бит дип уйланып куям. Ләкин инстаграмның уңай яклары да бар — ул бик күп мөмкинлекләр бирә торган платформа.

Инстаграмга альтернатива буларак, телеграм каналларны сайлар идем. Менә минем ул каналым бар, әмма мин аны үстерү өстендә эшләмим. Ә бит телеграм инстаграмны алыштыра алыр иде. Чөнки анда видеолар да куеп, тавыш та яздырып була, шулай ук кешеләр дә сиңа җаваплар кайтара ала. 

Ватсап, инстаграм эшләмәү бераз куркытып алды инде. Шулай да, артык борчылмадым, моның вакытлыча икәнен, тиздән үз җаена киләчәген белә идем. Инстаграм - ул минем акча эшләү мөмкинлегем дә, халык белән аралашу чарасы да. Аны үземне таныту өчен дә кулланам. Һәр нәрсәм шушы инстаграм белән бәйле. Шуңа күрә аның эшләмәвен җитди кабул иттем. 

Болай инстаграмнан килә торган керемгә зыян килмәде. Алты сәгать кенә эшләмәде бит, ул арада язылучыларымның активлыгы кимемәде.

Юлия Насыйбуллина: «Кулыма китап алу өчен менә дигән мөмкинлек булды»

Чаллыда яшәүче Юлия Насыйбуллина өчен ватсап һәм инстаграм - эшенең аерылмас бер өлеше.

«Кичә инстаграм белән ватсап эшләмәгәч, үземне дөньядан аерылган кебек хис иттем. Клиентларымның яртысыннан артыгы миңа инстаграм аша языла икән. Күбесендә хәтта минем телефон номерым да юк. Инстаграм берничә көн эшләмичә торса, бер атна эшсез утыру мөмкинлегем гарантияләнгән дип уйладым.

Ирем кичне компьютер уеннары уйнап үткәрде, ә мин телеграмда языштым. Шулай ук ничә айга беренче тапкыр кулыма китап алу өчен менә дигән мөмкинлек булды. Ешрак эшләмичә торсалар да начар булмас иде. Кешеләрне китап уку, театр, концертлар белән кызыксындыру өчен, бәлки шулай вакыт-вакыт сүндереп алу да комачау итмәс», — дип сөйләде ул.

Чулпан Гыйниятуллина: «Инстаграм эшләмәгәннән салкын да, эссе дә булмады»

Чаллы кызы, блогер Чулпан Гыйниятуллина инстаграм белән ватсапның шулай озак эшләми торуын аңламый да калган.

Чулпан, сез блогер. Инстаграм, ватсап эшләмәгәнне аңлагач, куркуга калдыгызмы? 

Мин инстаграмның алты сәгать үк эшләми торуын аңламый да калдым, дөресен әйткәндә. Өч сәгать тирәсе генә эшләмәде дип торам. Юк, борчылмадым, чөнки карауларым артык кимемәде. Мин инде көндез үк рекламаны урнаштырып, аның өчен акчамны кесәмә салып куйган идем. Инстаграм эшләмәгәннән миңа салкын да, эссе дә булмады. Гадәттәгедән иртәрәк ятып йокладым, яхшы кәеф белән уяндым.

Инстаграмның эшләми торуы матди зыян да китермәде. Ә менә аккаунтым юкка чыккач, шактый стресс кичергән идем. 2 октябрь көнне өч еллык хезмәтемне юкка чыгарып, минем аккаунтымны ябып куйдылар бит. Гивларга бик күп акчалар җыйган идек, аккаунтым югалгач, аларны да кире кайтарырга туры килде. Шулар белән генә дә бер 100 мең акча югалтканмындыр. 

Мин реклама бирүчеләр белән гадел эш алып барам. Хәтта реклама стористан берничә сәгатькә югалып торган өчен дә, мин реклама бирүчегә аның ярты бәясен кире кайтарам. Хәтта реклама бирүче үзе сорамаса да. Аккаунтым югалган көнне дә реклама бирүчегә ярты бәяне кире кайтардым. Миңа артыгы кирәк түгел. 

Хәзер менә рекламаны ике мең сумга очсызлатып, яңадан инстаграм дусларымны җыеп ятам.

Сәхифәгезне ни сәбәпле яптылар?

 Инстаграмның үз кагыйдәләре бар инде аның. Мәсәлән, анда трусиктан гына йөргән балаларны күрсәтергә ярамый икән. Минекеләр памперстан чабып йөргәч, кагыйдәләрне бозу булды. Аннан кафеда иптәш кызлар белән шампан шәрабе эчеп утырганны куйган идем. Анысын да эләктереп алганнар. Гомумән, блогерның язылучылары 100 меңнән артып китә икән, аны тулы контрольгә алалар. Минем язылучыларым 128 меңнән артык иде. Менә ике көн эчендә 50 мең язылучымны кире кайтардым. И, эзлиләрдер инде мине, югалтканнардыр.

Хәзер яңа аккаунтымда бөтен кагыйдәләрне үтәп, ялгышларсыз эшләргә инде. Иң мөһиме - харизмам, тәҗрибәм бар, алар югалмасын, калганы булыр.

Инстаграмсыз тормышыгызны күз алына китерәсезме? 

Инстаграмсыз яши алмаячакмын. Ул минем тормышым, ипием. 

Шулай да, көннәрдән бер көнне инстаграм бөтенләй ябылса, нишлисез? Эшкә чыгасызмы?

Ул бетми, ул бетсә дә аның урынына башка әйбер уйлап табачаклар. Твиттер, фейсбук, ТикТок куллана башлармын. ТикТокта хәзер үк бар инде мин. 

Кешелек социаль челтәрләр, аралашу чараларыннан башка яши алыр идеме икән?

Ай-һай, миңа калса, кичә бар кешенең дә үзенчә бер «ломка”сы булгандыр.

Менә шундый нәтиҗәләр. Әйтергә кирәк, Fox News телеканалы бу очракны бөтен дөнья буенча социаль челтәрләрне өзү тарихында иң озыны дип атаган. Шулай ук телеканал әйтүенчә, фейсбук һәм инстаграмга хакерлар зыян салган булу да ихтимал. Бу турыда «Интерфакс» яза.

Фейсбукка нигез салучы Марк Цукерберг социаль челтәрләр һәм сервислар компаниясенең глобаль өзеклекләре аркасында 6,6 миллиард доллар акчасын югалткан. Ватсап, Инстаграм кебек Фейсбук сервислары эшендәге өзеклекләр, компания акцияләренең кискен түбәнәюенә китергән.

Марк Цукерберг үзе, комачаулыклар тудырганы өчен, интернет кулланучылардан гафу үтенгән, башка мондый өзеклекләр килеп чыкмаячагына ышандырган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100