Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тәнендә җиде пуля тапканнар…»: мәктәптәге атышта Чаллы журналистының туганы үлгән

Беренче партада утырган кызның исән калырга шанслары бөтенләй булмаган.

news_top_970_100
«Тәнендә җиде пуля тапканнар…»: мәктәптәге атышта Чаллы журналистының туганы үлгән

"Челнинские известия" журналисты Ләлә Гайфетдинов 175 гимназиядәге фаҗига вакытында һәлак булган кыз турында яза.

11 майда Казандагы 175 гимназиягә кергән җинаятьче ике укытучы һәм җиде баланы үтерә. Һәлак булучылар арасында Чаллыдагы "Эфир" каналы журналисты Лилия Денисованың туганы да бар.

Ул фаҗига турында Интернеттан белгән. 15 яшьлек туганы Зөлфиянең шушы урамдагы гимназиядә укыганын белсә дә, нәкъ менә ул корбан булыр дип уйламаган да. "Кинәт кенә миңа авылдан, хәтта Томскидан шалтырата башладылар", - дигән ул. Туганнан туган сеңлесе - әнисенең туганы кызы Зөлфиянең вафат икәнен соңыннан гына белгән.

«Фирдинә апаның улы бар иде, кырык яшь тулгач ул күптән көткән кызын тапты. Минем апам аны кадерле чәчәк кебек үстерде, һәр нәрсәдән саклап, кайгырып яшәде, кызы балачактан авырыбрак та торган иде..."

11 майда Фирдинә Галимҗанова кызын мәктәпкә озаткач, үзенең рецепты белән печенье пешерә башлый. Рамазан бетү уңаеннан ул, һәр елдагыча, балалар йортына фитыр сәдакасы илтергә уйлаган булган. Гимназиягә һөҗүм турында ул мәктәпнең ватсап чатыннан белә һәм чыгып йөгерә. "Бар да әйбәт булыр дигән өмете пыяла кебек коелып төшә. Зөлфия дус кызы белән беренче партада утырган булган, икесе дә берьюлы ут астына эләгә. Апа әйтә - моргка баргач, аягында көчкә басып калган, ап-ак блузкасы кып-кызыл кан булган, тәнендә 7 пуля санаганнар".

Зөлфия бик тырышып укыган, тыйнак, сабыр кыз булган. Дизайнер булу турында хыялланган. Чаллыга еш килгән. Җәен Санкт-Петербургка бару турында хыялланган. Соңгы тапкыр туганнары - Лилиянең әтисе вафат булганнан соң Чаллыга килгән булган. "Хушлашканда кочаклаштык. Бүтән күрешеп булмады. Бер елдан соң Зөлфия минем әти артыннан китте. Балалар үлгәндә "вакыт дәвалый" дип әйтү мәгънәсез. Апаның оныклары тизрәк тусын иде, алар аңа бу газаптан котылырга ярдәм итәр иде", - дигән Лилия.

Зөлфия "Курган" комплексында җирләнгән. Шушы ук зиратта аның классташлары да җирләнгән.

"Кабердә балалрның исемнәре һәм бер үк дата - 11.05.21 язылган. Чәчәкләр белән күмелгән каберләргә әниләр бер үк сорау белән килә: "Ә хәзер ничек яшәргә?" Өлкәннәр балаларны җирләгәндә югалту газабына гаделсезлек хисе дә өстәләр. Аларның тормышлары шундый иртә өзелде", - дип яза журналист.

«Әтисе кызы иде шул...»: гимназиядәге атышта һәлак булган Зөлфия белән хушлаштылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100